Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илгизәр ЗӘКИЕВ: КӨН ДӘ 1 АПРЕЛЬ

1 апрельне алдау көне, ялган көне дип көтеп алабыз. Ләкин чынлап баксак, тормышыбызда ел әйләнәсе 1 апрель түгелме соң? Тирә-яктан агылган ялганга шулкадәр күнегеп җиттек, күбесенең ялган икәнен белә торып та ышанабыз. Сайлау алды вәгъдәләре турында сүз дә куертып торасы юк. Бу вакытта әйтелгән ялган хәзер инде шулай тиеш дип...

1 апрельне алдау көне, ялган көне дип көтеп алабыз. Ләкин чынлап баксак, тормышыбызда ел әйләнәсе 1 апрель түгелме соң? Тирә-яктан агылган ялганга шулкадәр күнегеп җиттек, күбесенең ялган икәнен белә торып та ышанабыз.
Сайлау алды вәгъдәләре турында сүз дә куертып торасы юк. Бу вакытта әйтелгән ялган хәзер инде шулай тиеш дип кенә кабул ителә. Өстәвенә, төп башына утыртуның хәзерге алымнары канун белән ныгытылып, тәмам ышандырырлык итеп башкарыла.
Замана ялганының төп максаты - халык аңын томалау, аның игътибарын көндәлек проблемалардан читкә юнәлтү. Шул ук вакытта тормышыбызның ал да гөл икәнен төрлечә аңлатырга тырышу. Аллага шөкер, без Зимбабве, Эфиопия ише илләрдә ачка интеккән, сусызлыкка тилмергән мескеннәргә караганда бик күпкә яхшырак яшибез. Ләкин илебездәге, республикадагы нефть белән газны исәпкә алганда, без инде һәр дә иртә кара уылдык белән чәйләргә тиеш сыман.
Тормышның үсешкә, яхшыга баруын күрсәтә торган бик гади алдау ысулларының берсе процентлар белән эш итү. Процентлар белән хисап тоту ике тиенлек керемне зур эш дип күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әйтик, Казан самолет заводы бер елга көч-хәл белән 1-2 очкыч эшләп чыгара. Киләсе елга тырышып-тырмашып, 4 самолет күккә күтәрелсә, бу кәгазьдә нәрсә дигән сүз? План 200-300 процентка арттырып үтәлде, завод 200 процент алгарышта! Ә самолет дүртәү генә! Калганына чит илләрнең иске-москысын алырбыз. Чагыштыру өчен бер генә мисал: "Боинг" һәм "Эйрбас" заводлары уртача алганда, көнгә бер самолет чыгара. Менә кемнәргә кирәк ул процентлар белән хисап язу!
Процент дип аталган кулай ысулны хезмәт хакларын, пенсияләрне арттырганда да бик еш кулланалар. Пенсия арту турында хәбәр җиткергәндә, әйтик, 5 процент, 10 процент дип алдан шаулый башлыйлар. 8 мең пенсия алган апага 800 сум өстәлә дип уйлыйсызмы? Асылда, ул процент дигәннәре иминият өлешен генә күздә тота булып чыга. Хезмәт хакын арттырганда да, процент дигән зәхмәт оклад дигән өлешне "уйлый". Ә Россиядә бюджет өлкәсендә тир түккән миллионлаган хезмәткәрнең рәсми оклады 8-12 мең сум. Хезмәт хакын 50 процентка арттыру да (ә андый хәл төшкә дә кермәстер) кибеткә бер-ике кереп чыгарлык 4-5 мең генә өсти дигән сүз.
Илебездә пенсия программасы исә 1 апрель бәйрәмен гомер буена сузарга тели. "Киләчәкне бүген үк кайгыртыгыз" дип, хөкүмәт халкыбызны ничә тапкыр алдаганын инде үзе дә оныткандыр. СССР вакытында коммунизм турында хыял белән алдаган кебек, безнең чорда яхшы пенсиягә өмет белән яшәтмәкчеләр. Тегесе дә, монысы да утопия булыр, ахры... Пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә акча салып барырга кыстадылар, аннары ул өлешне арттыру дәүләтнең хәленнән килми дигән сылтау белән вакытлыча "туңдырып" куйдылар. Хәзер инде мондый тупланма өлешне бөтенләй бетерү турында да сүзләр йөри.
Бу хакта сүз башлагач, бер эшмәкәрнең кызыклы хисабын искә алу урынлы булыр. Моннан берничә ел элек 30 яшенә җитеп килгән бер ир-егет шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Бездәге кагыйдәләр буенча, синең керемең бармы, юкмы - мөһим түгел: син пенсия фондына ел саен кесәдән чыгарып салырга тиеш. Бу елда фондка еллык түләү 35 мең сум тәшкил иткән. Тукта әле, дигән теге ир, калькулятор кулда бит, санап карыйм. Әгәр ул, шушы яшеннән бу сумманы фондка түләмичә, 10 процентлык кертем итеп, банкка салып барса, 60 яшенә 5 миллион сумнан артык акча җыелачак икән. Пенсиягә чыгып, шул акчаның процентларына гына яшәп торса да (5 миллионнан 10 процент 500 мең сум була), ай саен 42 мең сум белән тормыш итәчәк. Әле үзе үлгәч, теге 5 миллионы балаларына кала. Бу ир, кызыксынып, пенсия фондына бара. Менә хәзер ел саен сезгә 35 мең сум түләп барып (инфляция дигән зәхмәтне, пенсияне арттыру кебек нәрсәләрне исәпкә алмаганда), 60 яшемдә лаеклы ялга чыксам, күпме акчага өмет итә алырмын икән, дип сораган бу. Компьютер төймәләрен шалт-шолт баскалаган кыз әйтеп тә биргән: аена 6700 сум! Гомер буе алдау көне түгелме бу?
Ялган көнен банклар да үз бәйрәме дип игълан итә ала. Аеруча Татфондбанк, Интехбанк ишеләр белән бәйле хәлләрдән соң. Боларны тикшерә башлагач, акча капчыкларының әллә нинди алдау ысуллары кулланганнары ачыкланды. Гади кешенең түгел, банк өлкәсендә азу ярган шома куллар да тел шартлатырлык. Ләкин май кисәге шулкадәр зур ки, кулдан-кулга күчкәндә һич тә эреп юкка чыгарлык түгел бит. Бу очракта хакимияттәгеләрнең мөнәсәбәте цирктагы күз буучы белән тамашачыны хәтерләтә. Фокус күрсәтүчегә, әйтик, ун тәңкә бирдең, ди. Ул синең күз алдында аны әле уң кесәсенә, әле сул кесәсенә сала, әле түшенә куя да, акча югалды дип, нәтиҗә ясый. Моның фокус кына икәнлеген аңлыйсың, акчаның да кайсыдыр кесәдә икәнен чамалыйсың, ә үзең инде аның югалганлыгына ихлас ышана башлыйсың.
Банклар белән бәйле рәвештә замананың тагын бер уңышлы алдау ысулы - рейтинглар турында искә алмый мөмкин түгел. Россиянең бик озын банклар рейтингы исемлегендә Татфондбанк шактый куәтлеләр арасында иде. Ләкин күкрәк сугып мактанырлык әлеге үзенчәлек матур тышлыкка төрелгән черек кәнфит булып чыкты. "Фәлән рейтингта Татарстан икенче урында, фәлән рейтингта өченче урында" кебек хәбәрләрне көн дә ишетеп торабыз. Ул рейтинг­ларның ничек төзелгәнен кем аңлаган да, кем тикшергән. Әле күптән түгел генә хөкүмәт җыелышында республика районнары рейтингы буенча җыелыш узды. Алдынгыларны мактадылар, ахырдагыларга кисәтү ясадылар. Бу рейтингның чын асылны күрсәтмәвен түрәләр югыйсә үзләре дә бик шәп аңлый, чөнки исемлекнең алгы өлешендә - нефть районнары, Түбән Кама кебек сәнәгать алга киткән калалар. Алардагы саннар, керемнәр белән башкалары ярыша аламы?
Шунысын да әйтергә кирәк, матбугатта нигездә Татарстанның рейтинглардагы призлы урыннары гына искә алына. Асылда исә, пәрдәне бераз ачып караганда, республиканың кайбер тармакта шактый койрыкта сөйрәлүен күрербез. Табигый тот­рыклылыкның сакланып ка­луы, башкача әйткәндә, табигатьнең хәл-әхвәле мәсьәләсе ягыннан Татарстан Идел буе федераль округында иң ахырда. Күптән түгел Россиянең "Яшел патруль" иҗтимагый оешмасы төзегән рейтингта да безнең төбәк һич тә алдынгылар арасында түгел. Әллә нинди экологик программалар, яр буйларын чистарту, химик торбалардан ага торган суларны тазарту кебек проектлар, димәк, ялган һәм сафсата булып чыга түгелме?
Әлбәттә, икътисади яктан алга киткән Татарстанда табигатькә зыян сала торган сәнгать предприятиеләр булу күзне алдамасын. Ил күләмендә экологик чиста төбәкләр исемлегендә беренче урында - Алтай крае. Анда трактор-машина заводлары да, сульфат комбинатлары да бар югыйсә. Менә шуларны исәпкә алганда, кайсы рейтинг ялган да, кайсы дөрес икәнен Алла белсен!
Кайбер мәсьәләләрдә мин Татарстан җитәкчелеген дә бераз ялганлый белергә өндәр идем. Билгеле булганча, безнең республика донор төбәк санала. Донор төбәкләрнең керемнәреннән федераль үзәккә өстәмә салым алу турында карар шау-шу куптарды. Тырышларны талыйлар, акча эшләргә сти­мулны бетерәләр диючеләр булган кебек, читтән теш кайраучылар, Татарстан нефтькә бай ул, бүлешсен дип нәтиҗә ясаучылар да табылды. Эшнең кызыгы шунда, кара алтынга, алтын-көмешкә, төрле металл рудаларына тиенгән төбәкләр дә, җилнең кай таба искәнен вакытында чамалап, реципиент өлкә-республикалар исемлегенә кергән. Әйтик, күрше Башкортстан, табигать тарафыннан кара алтынга кытлык кичермәсә дә, өстәвенә, үзендә үк куәтле нефть эшкәртү заводы эшләп торса да, Россия хөкүмәтеннән иң күп дотация алган 10 төбәк арасында. Рейтингларда югары үрмәләү түгел, аскарак шуышу файдалырак түгелме соң? Ә түрәләрне алдарга өйрәтәсе юк, аның бар нечкәлекләрен энәсеннән-җебенә кадәр беләләр булыр.
1 апрельдә безне ничек алдарлар дип борчыласы юк, җәмәгать. Чөнки көндәлек тормышыбыз тоташ ялганга корылган. Бу очракта без нишләргә тиеш? 1 апрельдә генә түгел, көн дә игътибарлырак булып, һәр тарафтан агылган алдауларны колак читеннән үткәреп җибәрә белү кирәк. Илкүләм ялганны бетерү көчебездән килмәгәндә дә, безгә акны карадан аера өйрәнү, чын дөреслекне тоемлау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев