Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әхәт САФИУЛЛИН: ТАГЫН БЕР РЕФОРМА КИРӘК...

Беренче укытучым Фатыйх абый Гимушинны хәзергә тикле зур хөрмәт белән искә алам, урыны җәннәттә булсын, дип телим - инде күптән вафат, чөнки инде мин, ул әйтмешли, шул чактагы самавыр хәтле буйлы малай, үзем дә сигезенче дистәне вакладым. Ул безне 1-4 классларда бар фәннән дә укытты. Хәтта аның авырган чакларында да...

Беренче укытучым Фатыйх абый Гимушинны хәзергә тикле зур хөрмәт белән искә алам, урыны җәннәттә булсын, дип телим - инде күптән вафат, чөнки инде мин, ул әйтмешли, шул чактагы самавыр хәтле буйлы малай, үзем дә сигезенче дистәне вакладым. Ул безне 1-4 классларда бар фәннән дә укытты. Хәтта аның авырган чакларында да безне укытырга килүен хәтерлим: үз һөнәренә, балаларга җаны-тәне белән гашыйк укытучы иде ул. Ул, безгә, балаларга, дөньяда тиңе булмаган зур белемле кеше булып тоела, шуңа күрә авылыбызның һәр кешесе дә аны чын күңелебездән хөрмәт итте. Билгеле, 5-7 һәм 8-10 классларда башка авылларга йөреп укыганда да, үз эшләрен бөтен күңелләрен биреп башкаручы укытучылар шактый күп булды. Мин Балык Бистәсе районының Олы Солтан урта мәктәбен 1954 елда тәмамладым, 8-10 классларда булачак язучы Вакыйф Нуруллин һәм шагыйрь Мидхәт Миншин (урыны җәннәттә булсын, инде вафат) белән бер класста укыдым. Андагы укытучылардан Кәнифә апа, Сөләйман абый һәм Мөхәммәт Мазһаровлар һич онытылачак түгел, чөнки алар чын мәгънәдә укытучылар иде.
Беркемгә дә сер түгел, СССР заманында совет мәгариф системасы дөньяда иң камил система булып саналды. Моның шулай икәнен беркем дә инкяр итә алмый. Ләкин капиталистик юлга басу белән, безнең мәгариф системасында да реформалар, дөресен әйткәндә, дөньяда иң камил булып саналган шул сис­темабызны җимерү башланды. Бу өлкәдә чит илләр мәгариф сис­темасында нинди "яңалык" бар, ул безгә ярашлымы-юкмы икәнен уйлап тормыйча, аннан-моннан йолкып, үзебезгә кертә һәм, шулай итеп, үз мәгарифебездән әкренләп, ләкин зур адымнар белән читләшү юлына бастык. Аннары ул читләшү кыска гына вакыт эчендә шул дәрәҗәгә җитте ки, инде бүгенге көндә алдынгы ул системабыздан берни дә калмады дияргә була. БДИ кертеп, үз системабызның бетерелүен законлаштырып ук куйдылар. Бу БДИ тирәсендә инде ничә еллар буе бәхәсләр өзелмәвен белеп торабыз: үз эшләренең осталары булган укытучылар, югары уку йортлары галимнәренең күбесе аны кертүгә каршы иде. Тик аек акыл белән эш итүчеләр сүзенә колак салучылар булмады, мәгарифебезне җимерү шушы юл белән дәвам итте. Кыскасы, бу өлкәдә дә Россиядәгечә килеп чыкты: бер көн дә мәктәптә укытмаган мәгариф "эшлеклеләре"нең сүзе өстенлек алды. Имтиханнар вакытында укучыларның нинди стресслы хәлләргә куелуын ничәмә еллар буе күзәтеп киләбез. Ләкин бу ялгышны төзәтүче, БДИны бетереп, элеккеге имтиханнарны кире кайтарырга тырышучы гына күренми. Киресенчә, өсте-өстенә чүмәлә дигәндәй, аңа һәр ел саен ниндидер үзгәрешләр кертелә. Соңгы вакытта Россия хөкүмәте моңарчы бирелеп килгән фәннәргә өстәмә рәвештә БДИне тарих һәм әдәбияттан бирү тәкъдиме белән чыкты. Тәкъдим дигәннән, хәзер алар бик күп төрле: кайбер түрәләр БДИны география­дән дә тапшыру ягында, кайберләре мәктәпкә астрономия укытуны кире кайтарырга тәкъдим итә. Бу мәсьәләдә, белүебезчә, дин әһелләре дә читтә калмады, мәктәпләрдә дин дәресләре кертелде, хәзер исә патриарх Кирилл мәктәптә православие мәдәниятен өйрәнүне 10-11 нче сыйныфларда да дәвам итәргә чакыра. Күп милләтле, күп конфессияле Россиядә яңгырый бит бу тәкъдим! Монысын инде, укучыларга өстәмә йөк дип кенә түгел, ә милләтара ызгышларга китерергә мөмкин булган экстремистик саташу дип тә кабул итәргә кирәктер. БДИның иң тискәре ягы шунда: ул фәннән төпле белем урынына, бирелгән сораулар арасыннан дөресен сайлап алуны күздә тота. "АиФ" газетасында БДИ тикмәгә генә балаларга белем бирүче дип түгел, ә аларны "белемнән саклаучы" (оберЕГЭющий от... знаний) дип аталмаган. Хәзерге мәгариф сис­темасына карата Түбән Новгород өлкәсе укытучысы Дмитрий Казаков үз фикерен болай дип белдерә: "Безнең хәзерге мәгариф системасының иң зур проб­лемасы - аның имитациясендә. Мәктәптә бер көн дә укытып карамаган теоретик-педагоглар белем дәрәҗәсен билгеләү күрсәткечен чыгарды: алар - тикшерү эшләре, олимпиадалар, конкурслар... Синең укучыларың кайдадыр отарга тиеш, отмыйлар икән, димәк, син начар педагог". Бу исә мәгарифнең максатын ук бозу: укучыларга төпле белем бирәсе урында, укытучы үз укучыларын ниндидер олимпиада һәм конкурсларда катнашу өчен әзерләргә тиеш булып чыга. "Түрәләр үзләренең эшлек­лелекләрен күрсәтү һәм шулар белән укытучыларның вакытын алу өчен һаман яңадан-яңа идеяләр тәкъдим итә, - дип дәвам итә укытучы. - Хәзер мәктәптә, укытучы теләсә ни белән шөгыльләнсен, бары тик кенә тормасын, дигән шаяру хөкем сөрә".
Хәзерге мәгариф системасының тагын бер тискәре ягы - укучылар өстенә төшкән йөк-­авырлыкның (нагрузканың) ел саен арта баруы һәм моның, билгеле, аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавында. Соңгы вакытта мәктәпләрдә тагын бер яңалык көтелә: безнең түрәләр, укучылар мәктәптә укыганда ук финанс мәсьәләләре буенча да белемле булырга тиеш, дигән карарга килде. Бу яңалык, мәктәпләрдә яңа стандартлар һәм "бөтенроссия тикшерүләре" кабул ителүгә карамастан, 2017 елдан ук кертеләчәк - инде бу фән буенча программалар төзелә, дәреслекләр языла. Ә бит мәктәп программалары болай да яңа фәннәр кертү түгел, артык дәрес үткәрерлек тә түгел - бик кысан һәм бик тыгыз.
Бездә эшчеләрнең эш сәгате 8 сәгать булса, хәзер укучыларыбызның "эш сәгате" 11-12 сәгатькә җыела (6-7 сәгать - дәресләр, берничә сәгать факультатив һәм өй эшләрен башкару - дәрес әзерләү). Әйе, балаларны артык уку нагрузкаларыннан саклау өчен санитар нормалар бар, тик, бернинди аек акылга ярашсыз рәвештә алар да үзгәртелә. Мәсәлән, Россиянең баш санитар табибе А.Попова тарафыннан хәзер 5-6 нчы классларда, элеккеге 6 сәгать урынына, 7 сәгать укыту рөхсәт ителә. Ләкин сүз балалар турында бара бит! Алар кайчан йокларга, кайчан уйнарга һәм кайчан ял итәргә тиеш соң? Без үзебезнең киләчәгебез булган балаларыбызның сәламәтлеген күрәләтә явызларча бозып ятабыз түгелме?!
Без балаларыбызны газапларга телибезме, әллә аларга белем бирергәме? Бәлки, яңа реформалар турында түгел, ә балалар һәм укытучылар турында уйларга вакыт җиткәндер?
Укытучылар дигәннән, элеккеге мактаулы мәгарифебез белән бергә, бу өлкәдә реформалар битлеге астында җимергеч гамәлләр башлангач, аның белән бергә без коточкыч ялгыш юнәлеш алдык: укытучыларга карата элеккеге хөрмәтне саклыйсы, аларның җәмгыяви абруйларын күтәрәсе урында, соңгы ике-өч елда безнең түрәләр, шул исәптән, мәгариф өлкәсендәгеләр дә, укытучыларны мыскыллау, алардан ачыктан-ачык көлү юлына басты. Аларны кабат-кабат сынаулар, хәтта БДИ тапшыруны да мин нәкъ шундый адым дип атыйм. Эш алайга китсә, нишләп соң без бары тик укытучыларның белеменә, абруена карата гына шикләнергә тиеш? ВУЗдан ярым-йорты белем алып чыккан, дөрес диагноз да куя алмаган, аларның белемсезлеге, битарафлыгы аркасында меңнәрчә үлем очраклары ачыкланган табибләребез юкмы? Берсеннән-берсе көлкеле, кайчак, акыл ягы сай булган кешеләрдән генә чыгуы мөмкин булган тәкъдим-закон проектлары инициативалары белән чыгучы депутатларыбыз юкмы? Алар бар һәм аз түгел дип уйларга кирәк. Ил икътисадын үстерү белән шөгыльләнергә тиеш булып та, бернинди эшлекле гамәл дә майтара алмаган министрларыбыз юкмы? Бар! Бу урында, боларны раслау өчен, ил президентыннан алып, хөкүмәтебез составында утыручыларның кризис турындагы фаразларын искә алу да бик җиткән. Без бу мәсьәләдә аларның нинди генә фаразларын ишетмәдек һәм ишетмибез инде! Берсе, кризисны үттек, ди, икенчесе, әле аның иң куркыныч стадиясе алда, ди, өченчесе, инде тезләнеп егылуыбызга карамастан, аягыбызга бастык, ди... Кайберләренең фаразлары, һава торышына карап, һәр атна саен үзгәреп тора... Шуңа күрәдер, мөгаен, без хәзер кая таба баруыбызны, нинди җәмгыять төзеп маташуыбызны да белмибез. Кайчак минем күңелгә: "Чит илләрдән товарлар кертүебез өстенә, нишләп финанс һәм икътисад өлкәсендә бик белемле чит ил кешесенең берничәсен илгә министр итеп алмыйбыз икән?" дигән уй килә. Бәлки, кем белә, бу эксперимент уңышлы чыгар иде. Бу өлкәләрдә ниләр барганын күреп торабыз лабаса! Әйтик, махсус Икътисади үсеш министрлыгыбыз бар. Ул бары тик шушы мәсьәлә белән генә шөгыльләнергә тиеш. Тиеш тә, тик үсеш юк. Бәлки, инде бу министрлыкны, Артка тәгәрәү министрлыгы дип, исемен җисеменә туры китереп атаргадыр?
Финанс мәсьәләсен кулларында тотарга тиешле Үзәк банкыбыз һәм Финанс министрлыгыбыз бар. Шул ук вакытта Россия сумының ничек кәгазьгә әйләнә баруын күзәтәбез. Боларның сәбәпләре бардыр бит? Йә аларның җитәкчеләре финанс мәсьәләсен аңлаудан бик ерак тора, йә бездән күп нәрсәне яшерәләр...
Шунысын да басым ясап әйтергә кирәк: мәгариф системасына җимергеч реформалар үткәрә торгач, укытучылар җилкәсенә төшкән нагрузкалар да бермә-бер артты, хәзерге укытучы тәмам кәгазь боткасына батты. Чөнки өстәге инстанцияләрнең үзләрен эшлекле итеп күрсәтәсе килә, шуңа күрә алардан отчет өстенә отчет, хисап өстенә хисап таләп итәләр...
Кыскасы, имитация белән түгел, балаларга белем бирү белән шөгыльләнү турында уйларга кирәк безнең мәгариф системасы түрәләренә. Тик моның өчен мәгариф системасында тагын бер кискен реформа ясап, камиллеге белән бөтен дөньяга танылган элеккеге системага кайту юлларын табу сорала. Реформаның монысын исә, укытучыларны мыскыл итүдән туктап, аларның хезмәтенә түләү мәсьәләсен, ясалма рәвештә күпертеп түгел, ә чын мәгънәдә хәл итүдән, аларга карата җәмгыятебездә абруй тудырудан башларга кирәк. Эшләр хәзерге көндәге шикелле барса, киләчәктә бу һөнәрне сайлаучылар саны тора-бара нульгә тикле төшәргә мөмкин. Чөнки хәзерге көндә бездәге шикелле мыскыллауга, түбәнсетүгә тартылган укытучылар башка бернинди илдә дә юк! Шуннан соң безгә, очучыларны да чит илләрдән эзләгән шикелле, аларны да чит илләрдән китертә башларга туры килмәсме? "Юк!" дияргә ашыкмагыз - Россия бу! Ә без җимерергә өйрәнгән ил, чөнки бу гамәл акыл сорамый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев