Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әхәт Сафиуллин: Колакка токмач элү

Бик еш кына телевидение каналлары безгә президент һәм хөкүмәт башлыгының, министр, губернатор яисә эре компания җитәкчесен каршысына утыртып, алар җаваплы өлкәдәге эшләр торышы турында сүз алып баруларын күрсәтә. Шәхсән үзем аларны караганда: "Түрә болар колагына токмач элә", - дип елмаеп куям. Чөнки түрәне, әйтик, губернаторны каршыңа утыртып берничә минут сораштырып...

Бик еш кына телевидение каналлары безгә президент һәм хөкүмәт башлыгының, министр, губернатор яисә эре компания җитәкчесен каршысына утыртып, алар җаваплы өлкәдәге эшләр торышы турында сүз алып баруларын күрсәтә. Шәхсән үзем аларны караганда: "Түрә болар колагына токмач элә", - дип елмаеп куям. Чөнки түрәне, әйтик, губернаторны каршыңа утыртып берничә минут сораштырып кына өлкәдәге хәлнең асылын һич ачыклап булмый. Шуңа күрә бу сөйләшүләрнең халыкта эшлеклелек иллюзиясе тудыру өчен генә үткәрелүен төшенү авыр түгел. "Сезнең май күрсәтмәләрегезне тормышка ашыру җәһәтеннән..." - дип башлый гадәттә губернатор сүзен ил башлыгы белән сөйләшкәндә. Әлегә бер түрәнең дә президент май күрсәтмәләренең "уңышлы" үтәлүен искә алмыйча калганы юк. Мондый формаль очрашулардан соң ике як та канәгать кала: президент яисә премьер-министр үзе ишетергә теләгәнне ишетә, ә чакырылган түрә: "Шөкер, бу юлы да үтеп китте!" - дип җиңел сулап куя. Моның шулай икәнен президент күрсәтмәләренең асылда яртылаш кына үтәлүе үк күрсәтеп тора. Моны беркем дә инкяр итә алмый. Әйтик, президентның сайлау алды вәгъдәсендә дә, май күрсәтмәләрендә дә илдә миллионлаган эш урыннары булдыру да каралган иде. Тик кайда алар? Ә бу - ил халкы өчен бик әһәмиятле мәсьәлә.
Узган ел ноябрь аенда телевизордан хөкүмәт башлыгы Д.Медведевнең "Газпром" җитәкчесе Алексей Миллер белән Россияне газлаштыруның барышын тикшерүен күрсәттеләр. Аларның бу очрашуы турындагы хәбәр "Российская газета"сында да (9 ноябрь, 2017 ел) урын алды, хәтта рәсемнәре белән бирелде. Шунда кылт итеп үземнең 2011 елның 21 ноябрендә илне газлаштыру мәсьәләсенә багышлап бастырган "Аларда - газ, бездә - утын" дигән язмам исемә төште. Туктале, мин әйтәм, чагыштырып карыйм: хәзер Россия авыл һәм шәһәрләрен газлаштыру ничек бара икән?
Әлбәттә, премьер-министрның бу мәсьәлә буенча кызыксынуы хуплауга лаек. Тик ул Миллерны үзенә җылылык сезоны башлану уңаеннан чакыр­ган: янәсе, кышка керәбез, "Газпром" моңа әзерме? Әлбәттә, сөйләшү вакытында Россия төбәкләрен газлаштыруның барышы турында да сүз булды: "Российская газета" язганча, "Медведев поинтересовался, как продвигается газификация России". Илне газлаштыру программасы 2005 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул елда илне газлаштыру 54 процент тәшкил иткән булган. Ә 2011 елда язылган язмамда 63 процент күрсәтелгән иде: газ шәһәрләребезнең - 70, авылларыбыз­ның 47 процентына кертелгән. Миллер сүзләренә караганда, илне газлаштыру 2018 елның 1 гыйнварына 68,1 процентка җитәчәк икән. Эшләр 68 төбәктә алып барыла, моңа 36 млрд чамасы акча каралган, 1700 км газүткәргеч сузу, 160 котельный төзү, 76 мең йортка (фатирга) газ кертү планлаштырыла. Шунысы кызык: Миллер әфәнде инде ничә йорт-фатирга газ кертелүе турында әйтми, ә "планлаштырыла", ди. Тик "Газпром" башлыгы сөйләгән чакта бу эшләр тәмамланырга, ягъни 1 гыйнварга... нибары ай ярым вакыт калып бара иде!
Хәер, ул моны теләсә дә әйтә алмас иде, чөнки ул җитәкләгән "Газпром" йортларга газ кертү белән шөгыльләнми - ул газ торбаларын бары тик шәһәр яисә авыл янына гына суза. Шул торбадан йортларга газ кертү эше исә төбәкләр өстенә йөкләнгән, дөресрәге, №131-ФЗ дигән Федераль закон буенча муниципаль биләмә чикләрендә газлаштыруны башкару җирле үзидарә карамагына керә. Ә моны эшләргә аларның акчалары юк. Шул сәбәпле хәзерге вакытта хәтта инде кайбер шәһәр яисә авыл янына хәтле сузылган торбалардан да йортларга газ кертү күп җирләрдә тоткарланып килә, торак пунктларын газлаштыру эше гафу итмәслек дәрәҗәдә акрын бара. Әйткәнемчә, төбәк җитәкчеләре моны халыкка акчасызлык белән аңлата һәм бу эшне кешеләр өстенә аударырга омтыла: газны үзара берләшеп, акча җыеп үткәрергә өнди. Халык нишләсен, күп очракларда бу юлга барырга мәҗбүр.
Мин югарыда телгә алган язмамда андый мисаллар турында да язган идем. Кайбер авылларда һәр гаиләдән 500 әр мең сум акча җыйган төбәкләр бар... Бер караганда, 36 млрд сум зур гына акча сыман. Тик башта аны 68 төбәккә, аннары төбәкләр район, авыл яисә шәһәрләргә бүлә башлагач, бу акчаның бик аз икәне аңлашыла булыр. Шулай итеп, Миллер әфәнде Медведев колагына чираттагы токмачны элеп куйды һәм бу сөйләшүдән алар икесе дә канәгать калды.
Ярар, ул әйткәнгә ышаныйк та, Россияне газлаштыруның узган ел ахырына 68,1 процент тәшкил итте дип кабул итик. Димәк, 12 ел эчендә илне газлаштыру 14,1 процентка арткан (елына 1,2 процент чамасы). Россияне газлаштыру эше мондый темп белән барганда, аны 100 процентка җиткерү, ягъни калган 31,9 процентны үтәү өчен... 26 елдан артык вакыт кирәк булып чыга! Моның 3-5 минут эчендә сөйләшеп кенә чишә торган мәсьәлә түгеллеге сабыйга да аңлашыладыр. Ил масштабындагы бик җитди, кичекмичә һәм дәүләт күләмендә чишелергә тиешле, ил җитәкчелегенең төшләренә кереп борчырга тиешле зур проб­лема бу! Аны һич тә, Миллер әйтүенчә, без кышка әзер, җир асты саклагычларына 72 млрд кубометр запас газ тутырдык, дип кенә чишеп булмый. Россиянең әле газ кермәгән 31,9 % авыл һәм шәһәрләрендә яшәүче россиялеләр дә кышка керә түгелме? Алар нишләргә тиеш? Һаман баллонлы газ яисә утын ягып яшәргәме? Халкыңның кышка керүе кызыксындыра икән, бу кешеләр дә искә алынырга тиештер, чөнки алар да безнекеләр ич. Димәк, бу мәсьәлә белән кызыксыну чын күңелдән түгел, ә каныбызга сеңгән формальлек, чираттагы токмач элү генә...
Бу язманы укыганда: "Нәрсә, чит илләргә көнен-төнен газ куып яткан Россиябездә әле газ кермәгән шәһәр һәм авыллар да бармыни?!" - дип гаҗәпләнүчеләр дә булыр. Ни кызганыч, бар һәм күп! Хурлык бит бу! Менә шуннан соң: "Без бөек ил, без бөек халык!" - дип йөр инде... Шунысын да әйтергә кирәк, чынында газлаштырылган шәһәр һәм авылларыбыз­ның күбесе аны яннарыннан Көнбатышка газ куучы торбалар узганга гына күрә алды! Хәер, хәтта инде газ кергән дип саналган авылларда да "зәңгәр ягулык"сыз утырган йортлар күп, чөнки газ, гадәттә, үзәк урамга гына керә, ә калганнарына үз акчаларына кертергә кушалар.
Менә шундый тормыш газ өстендә утырган һәм аны кая сатарга белмәгән Россиядә: җылы - утын ягылган мичтән, су - урамдагы колонкадан, мәктәп (оптимизациядән соң) - 10 чакрымда. Россиялеләрнең язмышы шулай. Әйтерсең кемдер каһәрләгән аларны...
Ә бездән газ сатып алучы Евросоюз дәүләтләрендә газлаштыру 2011 елда ук 90 процент тәшкил иткән! Элек СССР составында булган илләр арасында газлаштыру буенча беренчелек - Әрмәнстанда: соңгы 22 ел эчендә үсеш 22 дән 93%ка җиткән (бу -2011 елгы мәгълүмат). Икенче урында - Үзбәкстан: шул ук 2011 елгы мәгълүмат буенча, торакны һәм сәнәгать предприятиеләрен газлаштыру дәрәҗәсе 75 процент булган (миндә яңа мәгълүматлар юк). Ә бездә... Хәер, кабатлап тормыйм.
Шагыйрь Тютчев тикмәгә генә: "Россияне акыл белән аңлап булмый", димәгәндер. Әле ул моны бездә кайчандыр нефть белән газ чыгасын да, аннары, тырыша-тырыша шулар энәсенә утырып, аларны чит илләргә сатасын да белмәгән килеш, башка мәсьәләне күздә тотып әйткән. Россиянең чит илләрнекеләрне үз халкыннан күпкә артык яратуын да алдан белеп торса, тагын нидер әйткән булыр иде, мөгаен. Монысын үзебезгә әйтергә кала инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев