Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: Россия чын федерациягә әверелерме?

Соңгы 10-15 елны, мөгаен, дөньяда федераль мөнәсәбәтләрнең чәчәк ату чоры дип санарга мөмкиндер. Нәкъ менә күп кенә дәүләтләрдә милли-этник проблемаларны чишүнең яңа механизм­нарын эзләү нык активлашты. Аз санлы төп халык вәкилләре хокукларына хөрмәт белән карый башладылар. Үзәк белән субъект­лар арасындагы моңарчы игътибар бөтенләй бирелмәгән проблемаларны чишү юллары да ачыклана. Дәүләтләрнең...

Соңгы 10-15 елны, мөгаен, дөньяда федераль мөнәсәбәтләрнең чәчәк ату чоры дип санарга мөмкиндер. Нәкъ менә күп кенә дәүләтләрдә милли-этник проблемаларны чишүнең яңа механизм­нарын эзләү нык активлашты. Аз санлы төп халык вәкилләре хокукларына хөрмәт белән карый башладылар. Үзәк белән субъект­лар арасындагы моңарчы игътибар бөтенләй бирелмәгән проблемаларны чишү юллары да ачыклана. Дәүләтләрнең Европа союзына берләшүе икътисади тармакларга гына түгел, сәясәт, хокук, мәдәният өлкәләренә дә кагылды. Евросоюз төзелгәндә федерация субъектларының хокуклары кысыла төшәр дигән шик бар иде. Ә чынлыкта киресе килеп чыкты. Евросоюз составына кергәннән соң Германиядә, мәсәлән, Конституциягә үзгәрешләр кертелде. Ул үзгәрешләр җирлекләрнең (илдәге федерация субъектларының) хокукларын һәм җаваплылыгын сизелерлек арттырды. Субъектлар тышкы элемтәләр урнаштыруда мөстәкыйльлек алды. Алар хәзер төрле дәүләтләр белән килешүләр төзи, үзләренең вәкиллекләрен оештыра ала.
Европаның күп кенә федераль дәүләтләрендә субъектлар күпчелек мәсьәләләрне үзләре хәл итә. Тулаем илдә тотрыклылык урнаштыру, тәртип һәм куркынычсызлыкны булдыру кебекләре генә федераль дәрәҗәдә башкарыла. Әмма Россия Федерациясенә алдынгы илләр тәҗрибәсен куллану, демократик федерализмга ирешү өчен күп көч куярга кирәк әле. Федераль дәүләтнең көчле төбәкләр белән генә көчле була алуы көн кебек ачык югыйсә.
Татарстан Республикасы һәр­вакыт җәмгыятьнең демократик төзелешенә күчүенең цивилизацияле чарасы булган федерализм принципларын яклады, төбәкләрнең мөстәкыйльлеген киңәйтү, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне хокукый хәл итү ягында булды. Билгеле инде, бу - федераль дәүләтнең сәяси төзелешен тыныч кына хәл итүнең бердәнбер юлы.
Татарстан - мөнәсәбәтләрен федераль үзәк белән шартнамә нигезендә хәл итә торган бердәнбер төбәк иде. Дөрес, Татарстаннан үрнәк алып, күп кенә башка субъектлар да федераль үзәк белән шартнамә төзеп карады. Әмма эш барып чыкмады. Күрәсең, әзерлекләре, куәтләре, мөмкинлекләре җитмәде. Татарстан Россиядә иң куәтле субъектлар исәбендә, донар республика. Гадирәк тел белән әйткәндә, хәерче төбәкләрне туендыручы. Нефть, газ саткан акча, тупланган салымнарның күпчелек өлеше Мәскәүгә китеп бара. Күпчелек төбәкләр Россиядә туктаусыз дәвам иткән кризис шартларында очны-очка ялгап, көч-хәл белән генә яшәсә, Татарстанда байтак тармаклар буенча үсеш дәвам итә. Агымдагы елның җиде аенда республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү - 100,2, файдалы казылмалар табу - 102,5, эшкәртү производствосы 104,1 процент тәшкил иткән. Узган ел респуб­ликаның тышкы сәүдә әйләнеше күләме 11 миллиард доллар булса, быелның алты аенда бу күрсәткеч 60 процентка арткан. Агымдагы елда "Алабуга" махсус икътисади зонасында 56 резидент продукция җитештергән. Агымдагы елда АКШ белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше 456 миллион доллар тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,1 тапкырга күбрәк.
Татарстан моделе халыкларның үзбилгеләнү һәм аларның башка хокукларын, ирекләрен яклау өлкәсендә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген дәлилли. Реаль федерализм нәкъ менә гражданнарның һәм халыкларның табигый хокукларын, мәнфәгатьләрен тәэмин итә, аның асылы тарихи үзенчәлекләр, сәяси һәм икътисади чынбарлык белән бәяләнә. Федерализм принципларын эзлекле рәвештә тормышка ашыру - Россия Федерациясен саклап калуның һәм ныгытуның ышанычлы алымы.
Милли республикаларны, округ­ларны бетерү, Россияне тулаем губерналаштыру хыялы белән яшәүчеләр дә аз түгел. Бу уңайдан күренекле сәясәтче Н.С.Трубецкий сүзләрен искә төшереп узу да урынлы: "Рус булмаган халыкларга моңарчы бирелгән хокукларны кире алып булмый инде. Әгәр рус халкы кайчан да булса башка ха­лык­ларның хокукларын көч кулланып тартып алу яки киметү юлына басса, үзен һәлакәткә дучар итәчәк, аңа озак вакытлар дәвамында шушы халыклар белән авыр көрәш алып барырга туры киләчәк". Ул илдә үзе генә хуҗа булып торырга хыялланучы рус милләтчелегенә бик тискәре бәя биргән.
Россиядә 172 милләт һәм барлык дини конфессия вәкилләре яши. Шуңа күрә халыкларның хокукларын тану, аларны тормышка ашыру бик мөһим. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең бүгенге этабында Россия кебек күпмилләтле дәүләттә халыкара танылган кеше хокуклары проблемаларын тикшерүнең актуальлеге бәхәссез. Күпмилләтлелек һәм күпконфессиялелек шартларында эш иткәндә Европа конвенциясенең кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау турындагы 15нче маддәсенә таянырга кирәк. Әлеге маддә кешенең нинди җенестән, расадан булуына, нинди телдә сөйләшүенә, дин тотуына, сәяси карашларына һәм инануларына карамастан, тигез хокуклардан файдалана алу мөмкинлеген билгели. Кагыйдә буларак, кеше хокуклары һәм халыклар хокуклары бер-берсеннән аерым карала. Халыклар проблемасына ни өчендер игътибар кимрәк бирелә. Алар тигез дәрәҗәдә бәяләнсә, кеше хокуклары гомумдекларациясе кебек үк халыклар хокуклары декларациясен дә кабул итәргә мөмкин булыр иде. Билгеле, андый декларациягә дә ихтыяҗ зур. Төрле җәмәгать оешмалары да мондый идеяне хуплый. 1995 елның ноябрендә үк аны Рим папасы Иоанн-Павел II дә яклап чыккан иде.
Россия Федерациясе Конституциясенең бишенче маддәсендә халыкларның үзбилгеләнүгә тигез хокуклылыгы беркетелгән. Аның төп мәгънәсе барлык халык­ларның һәм этник төркемнәрнең үсеше өчен тигез шартлар тудыру, барлык гражданнарның тигез хокуклылыгын тәэмин итүгә кайтып кала. Демократияне күпчелекнең үз ихтыярын механик рәвештә башкаларга тагуы дип санарга ярамый. Чын демократия - күпчелекнең генә түгел, азчылыкның да мәнфәгатьләрен яклау, җәмгыятьнең этник, конфессиональ һәм социаль төрлелегенә зыян салмау да ул.
Кызганыч, Россия Федерациясенең ачык гражданлык җәмгыяте төзү һәм аны үстерүгә, халыкларның милли үсешенә, тигез хокук­лылыгына, этник үзбилгеләнүенә юнәлтелгән ныклап уйланып эшләнгән милли сәясәте юк. Федерациянең милли тормышын демократик дәүләтнең халыкларны үстерүнең тигез хокуклылыгына һәм үзбилгеләнү хокукына юнәлдерелгән дип әйтеп булмый. Икенчедән, Россиянең милли, тарихи, икътисади, географик үзенчәлекләре аннан үз үсешендә күп төрлелекне дә таләп итә. Әйтик, Татарстанны үстерүне Кавказ республикаларын яки Ерак Көнчыгыш төбәкләрен үстерү белән бер үк шартларга куярга ярамый. Һәр субъектның һәр үзенчәлеген тулысынча истә тотып эш иткәндә генә ныклы федерация төзергә мөмкин. Аннары субъектларга тегесен эшлә, монысын эшләмә, дип бармак белән төртеп күрсәтү дә уңай нәтиҗә бирми, инициативаны кыса, хәтта үзәктән әмер биреп утыручыга карата нәфрәт тә тудыра.
Соңгы вакытта республиканың балалар бакчаларында, мәктәп­ләрендә татар телен махсус программага нигезләнеп укытырга кирәкме-юкмы дигән бәхәс куера. Бу бәхәс Россия Президенты В.Путинның рус телен өйрәнүнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү зарурлыгы турындагы чыгышыннан соң көчәйде. Президент ул чыгышында республикаларның дәүләт телләрен өйрәнгәндә гражданнар хокукларын саклау зарурлыгын да искәртте. Бу инде Татарстанда яшәүче халыкларга төп милләт булган татар халкының милли телен өйрәнү мәҗбүри түгел дигәнне аңлата иде. Мәсьәләнең болай куелуы гаҗәпсенү уята, билгеле. Ничек инде, ике дәүләт теленең берсен өйрәнү мәҗбүри, ә икенчесен мәҗбүри түгел ди? Бу бит бернинди мантыйкка сыймый.
Берничә тел белү үзен культуралы дип санаган һәркем өчен зарур. Җитмәсә, ул телне сиңа махсус программа нигезендә бушлай өйрәтәләр. Тел - аралашу чарасы гына түгел, аның аша халыкның мәдәнияте, тарихы, әдәбияты өйрәнелә, ә бу исә күп милләтле җәмгыятьтә яшәүнең табигый һәм цивилизацияле ысулы. Телдән баш тартырга омтылучылар боларның барысын да юк итәргә тели.
Билгеле, илнең җитәкчесенә мондый идеяне алга сөргәнче тарихыбызга кабат күз салырга да зыян итмәс иде. Әгәр тоталитар режим бәрабәренә генә тормыш дәрәҗәсе югары, сәясәттә тотрыклылык булса, СССР дип аталучы империя бүген дә яшәр иде. Союздаш республикалар аерылып, үзбаш булып һәрберсе үз юлыннан атлаганда, төп йортта калган башка милләтләргә үз кыйблаларын барлап, тарихын өйрәнеп, телен, мәдәниятен, әдәбиятын үстерүгә комачаулык тудыру бер җитәкчене дә бизәми. Көчле федерациянең бары тик көчле субъектларга гына нигезләнә алуын онытырга ярамый. Америка Кушма Штатлар тәҗрибәсен кулланганда да зыян итмәс иде. Анда һәр штат үз кануннары, үз тәртипләре белән гомер кичерә, аларны бер-берсе белән тәңгәлләштерергә омтылучы юк.
Дәүләт структураларында этносларның вәкиллекләрен гадел итеп билгеләү милли сәясәттә катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Федераль дәүләт органнарында, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә дә милләт вәкилләренең һәм этник төркемнәрнең тигез хокук­лылыгы механизмын эшләү бүгенгә кадәр хәл ителмәгән. Әйтик, татарлар халык саны ягыннан Россиядә икенче урында тора. Әмма Россиянең парламентында һәм хөкүмәт составында милләтләрнең тигез хокуклылыгын тәэмин итү өчен күпме татар булырга тиешлеге турында моңарчы берәү дә баш ватмады. Кайбер илләрдә исә, мәсәлән, Швейцариядә бу мәсьәлә күптән хәл ителгән. Бу илдә нигездә өч милләт вәкилләре яши: халыкның 70 процентын алып торучы немецларга парламентта урыннарның - 76, яшәүчеләрнең дүрттән бере булган французларга - 22, бер проценты булган итальяннарга бер проценты бирелә.
Ә менә Россия Дәүләт Думасының республикалар дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы бер генә закон да кабул иткәне юк. Илдә яшәүче халыкларның мәнфәгатьләрен яклаучы структура да юк. Россиянең яңа закон актларында илнең гомумкешелек принципларына һәм халыкара хокук нормаларына таянуы конкрет чагылыш табарга тиеш.
Субъектларда дәүләт милли сәясәте тармагында законнар эшләү тәҗрибәсе этносара мөнәсәбәтләрнең конкрет проб­лемалары буенча федераль законнар кабул итү генә түгел, дәүләтнең милли сәясәт принципларын да законнар белән беркетүне таләп итә. "Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәт нигезләре турында", "Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" шикелле сыйфатлы законнар кирәк. Алар Россия Федерациясе гражданнарының һәм халыкларының конституцион хокукларын тәэмин итүнең конкрет бурычларын хәл иткәндә ориентир булып торыр иде. Европа Советы һәм Халыкара хезмәт оешмасы кабул иткән халыкара хокук документларын теркисе бар. Кеше хокукларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр элеккеге законнар белән түгел, ә хөкүмәт карарлары, инструкцияләре белән, хәтта министрлык­лар һәм ведомстволар тарафыннан гына көйләнә.
Үзәкнең субъектлар белән вәкаләтләрен чикләү һәр федерация өчен мөһим шарт булып тора. Россиядә әлеге мәсьәлә җайга салынмаган. Бу уңайдан махсус закон юк. Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне хәзер бары тик Татарстан гына шартнамә нигезендә җайга сала. Аның да гамәлдә булу вакыты чык­ты. Ә Мәскәү шартнамәнең вакытын озайтырга ашыкмый. Югыйсә, кечкенә генә аңлашылмаган очракның да киеренкелек тудыруы бәхәссез. Хокукый дәүләттә бер генә мәсьәлә дә субъектлар белән килештерелмичә хәл ителергә тиеш түгел. Киресенчә булганда ул көтелгән нәтиҗәгә китермәячәк.
Россия Президенты каршындагы законлылык, хокук тәртибе, гражданнарның хокукын һәм иреген яклау комиссиясе эшче төркеме "Гражданнарның хокукын һәм иреген яклау, законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре буенча концепция" әзерләгән иде. Әмма ул субъектларда хуплау тап­мады, чөнки аның нигезендә чын федерация түгел, ә бары унитар дәүләт кенә төзергә мөмкин иде. Әлеге концепциядә субъектларга хокуклар бөтенләй бирелмәгән, дисәк тә әллә ни ялгыш булмас. Аларга үзәк кушканны төгәл үтәү генә тәкъдим ителә. Концепциядә федераль үзәк субъектлар мәнфәгатьләренә тыгылган очракларда Президентның нинди чаралар кү­рер­гә тиешлеге билгеләнмәгән. Югыйсә, андый очрак­лар даими күзәтелә бит. Ә бу исә - Конституциянең, кеше хокукларының һәм ирегенең гаранты булып торучы Президентның бурычы. Концепциядә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары оештыру, республика партияләрен төзү, милли телләрне үстерүгә субъектларның хокуклары бөтенләй каралмаган.
Россия Федерациясе Конституциясенең төп бурычы - кеше һәм граждан хокук­ларын, иреген тәэмин итү, социаль дәүләт төзү. Моның максаты федераль үзәккә түгел, ә турыдан-туры конкрет кешегә юнәлтелгән. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мәсьәләгә башкача якын килгәндә, бөтен эш кем нәрсә белән җитәкчелек итәргә, нәрсә башкарырга тиеш дигән бәхәсләрне хәл итүгә кайтып калачак.
Конституциянең 72 нче маддәсе нигезләмәләрен, шул исәптән кеше һәм граждан хокукларын, иреген яклауга кагылышлыларын да кертеп, илнең федераль җыены субъектларга ориентир өчен база законнары системасын эшләргә тиеш. Ул чагында субъектларга федераль үзәк белән бәйләнеш­ләргә кагылышлы законнарын әзерләү җиңелрәк булачак, ике арадагы бәхәсләр дә азрак килеп чыгачак. Субъектларның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрен җайга салуга багышланган законнарның проектларын алдан карау өчен килештерү комиссия­ләре төзү зарур. Субъектлар вәкилләренең яртысыннан артыгы хуп­лаган проектлардан сыйфатлырак законнар барлыкка киләчәге бәхәссез.
Кыскасы, Россияне чын федерациягә әйләндерү юнәлешендә эшләр бихисап әле. Моның өчен башта Конституциягә төзәтмәләр кертергә, кирәкле законнар системасын булдырырга туры киләчәк. Җиң сызганып тотынганда үтәлмәслек гамәл түгел бу..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев