Мәдәни җомга

Гөлфәния ҖӘЛӘЛОВА: ТАТАР МӘКТӘПЛӘРЕ КАЙСЫ ЧИРАТТА?

2007 елда Вахитов районында урнашкан 4 нче татар мәктәбен ябарга җыенганнарын белгәч, без - Казанның "Мәгариф" комитеты әгъзалары шәһәр мәгариф идарәсенең ул чактагы башлыгы Илдар Галиәхмәтовка мөрәҗәгать иттек. Ул чакта түрә безне: "4 нче мәктәп бинасы урнашкан җирдән юл узачак", - дип "тынычландырган" иде. Соңыннан ачыкланганча, бу бинаны реконструкцияләү өчен...

2007 елда Вахитов районында урнашкан 4 нче татар мәктәбен ябарга җыенганнарын белгәч, без - Казанның "Мәгариф" комитеты әгъзалары шәһәр мәгариф идарәсенең ул чактагы башлыгы Илдар Галиәхмәтовка мөрәҗәгать иттек. Ул чакта түрә безне: "4 нче мәктәп бинасы урнашкан җирдән юл узачак", - дип "тынычландырган" иде. Соңыннан ачыкланганча, бу бинаны реконструкцияләү өчен 140 миллион сум акча бүлеп бирелгән һәм аны кадетлар интернат мәктәбенә биргәннәр. 4 нче мәктәптә 400 гә якын бала укый иде. Аларның һәрберсе шушы мәктәпне тәмамлап, сыйныфташлары белән чыгарылыш кичәсенә кадәр бергә булырга хыяллангандыр. Әмма аларны урамга куып чыгардылар. Ул тирәдә бер генә татар мәктәбе дә юк иде. Бу гамәлне башкаручылар үз татарларыбыз: Казан мәгариф идарәсе башлыгы И.Галиәхмәтов, аның урынбасары М.Лотфуллин, шәһәр мэры И.Метшин.
Идел буе районында урнашкан 18 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары балалар бакчасы бинасында белем ала, югары сыйныф укучылары 42 нче урыс мәктәбенең 3 нче катында укырга мәҗбүр.
42 нче мәктәп бинасыннан ерак түгел генә 69 нчы мәктәп урнашкан. Ике мәктәпне берләштереп, 69 номерлысын 18 нче татар гимназиясенә бирергә дигән карар да тормышка ашмады. 69нчы мәктәпнең укытучылары, ата-аналары, "дискриминация русских" - дигән шигарь астында имзалар җыйды һәм Казан мәгариф идарәсе үз карарыннан баш тартты.
Совет районында урнашкан 20 нче татар гимназиясе турында аерым роман язарлык.
Совет районы үзәгендә тукталыш саен рус мәктәпләре тезелеп киткән: 15, 72, 110, 121, 126, 107. Һәр мәктәптә татар сыйныфлары бар. Алар өчен мәктәп күләмендә бер генә чара да үткәрелми, алар үги бала сыйфатында. "Мәгариф" комитеты бу мәктәпләрдә урнашкан татар сыйныфларын бер мәктәпкә тупларга, дигән тәкъдим белән чыкты. Күп мәртәбәләр шәһәр советы сессияләрендә чыгышлар ясадык (ул вакытта Камил Исхаков шәһәр мэры иде). Ниһаять, 2001 елда мәсьәлә хәл ителгән кебек булды. Совет районы башкарма комитеты карары нигезендә, 110 мәктәп бинасы 20 нче гимназиягә бирелергә тиеш иде. Әмма 110 мәктәп укытучылары һәм ата-аналар "дискриминация русских" дигән баш астында тагын имза җыйды. 20 нче гимназияне балалар бакчасы бинасына урнаштырырга мәҗбүр булдылар. Балалар саны артканнан-арта барды. Бинага сыймаган сыйныфларны Пионерлар урамындагы 10 нчы йортта урнашкан "Детская Академия" (элекке 86 нчы мәктәп) бинасында укытырга керештек.
Бу бинаны тулысынча гимназиягә бирүләрен сорап, Казан башкарма комитетына, шәһәр мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Бу инде И.Метшин чоры иде. Совет районы башлыклары даими алышынып торды. Кәнәфине А.Песошин биләде. Аның җавабы һушыбызны алды: "Мечети строите же, постройте и здание школы".
Ниһаять, 2010 елның июнендә "Звезда Поволжья" газетасында Р.Миңнехановка язылган мөрәҗәгать бастырылды. Шуның тәэсирендә 2011 елның сентябрендә 20 нче гимназия укучылары яңа уку елын Пионерлар урамындагы 10 нчы йортта башлап җибәрде. Президентыбыз күрсәтмәсе буенча, "Детская Академия" Пионерлар урамындагы балалар бакчасы бинасына күчәргә тиеш иде. Алай да барып чыкмады. Казан шәһәре башкарма комитетының карары нигезендә (15.06.2011 ел N 3215) 1080,7 кв.м мәйдан "Детская Академия"гә калдырылды. (Гимназиягә калдырылган мәйдан 3050 кв.м.) Академия директоры үз бүлмәсендә (70 кв.м) калды. Бүгенге көндә гимназия­дә 700 гә якын бала белем ала, 6 нчы сыйныф укучылары икенче сменада белем алырга мәҗбүр. 20 ел вакыт үтеп китте, 20 нче гимназия мәсьәләсе ахыргача хәл ителмәгән килеш. Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11 нче татар гимназиясе дә иң иске бинада урнашкан. Ул бистәдә яңа биналар төзелеп, рус мәктәпләре ачылды. Ә без, татарлар, түзәбез.
2001 елдан соң Казан шәһәрендә бер генә татар мәктәбе дә ачылмады, ә менә 177, 178, 33, 179 номерлы рус мәктәпләре бүгенге көн таләпләренә туры килерлек бассейн, футбол, бас­кетбол мәйданчыклары төзелгән биналарда гөрләп эшләп китте. 178 нче мәктәп бинасында татар-инглиз мәктәбен урнаштырыйк дип тырышып карадык. Чиновниклардан шундый җавап ишеттек: "Анда урыслар да яши бит".
Ни өчен рус мәктәпләрендә татар сыйныфларын урнаштырып була, ә татар мәктәпләрендә рус сыйныфларын ачарга ярамый? Нәрсәдән һәм кемнән куркабыз без? Руслар, үпкәләп, Татарстанны ташлап китәрләрме?
Әйе, ЕГЭ рус телендә булгач, татар мәктәпләрендә фәннәр русча укытыла. Шуңа да карамастан, татар мәктәпләрен ачарга кирәк. Андый мәктәпләрнең мохите татар була. Укытучылар балалар белән татарча аралашыр­га тиеш. Дәрестән соң үткәрелә торган чаралар үз телебездә үткәрелсен. Андый мохит гореф-гадәтләребезне саклап калырга мөмкинлек бирә, катнаш гаиләләр санын киметә. 2016 елның май аенда 20 нче гимназия 15 еллыгын билгеләп узды, бөтен чаралар татарча үткәрелде, гимназия тәмамлаучылар балалары белән килгән иде, гимназиядә үз парларын табып өйләнешкәннәре дә бар.
Кайвакыт Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр һәм район мәгариф идарәләре хезмәткәрләре, татар мәктәпләренә килеп, фәннәрне татарча укыталармы, юкмы дип тикшереп йөргән була. Киләселәрен алдан ишетеп, нәкъ шул көндә укучыларга татарча уку әсбаплары өләшеп чыгалар һәм дәресне татарча алып баралар, шундый күз буяу белән укучыларны ялганга өйрәтәләр. Укытучының абруе төшүдән дә куркып торучы юк. Тикшерүчеләр вакытларын юкка сарыф иткәнче, Конституция кануннарына таянып, ЕГЭ не гамәлдән чыгару, татар мәктәпләре ачтыру өчен көрәшсен иде.
Соңгы көннәрдә "Эфир" каналыннан шундый мәгълүмат җиткерделәр: безнең мәктәпләргә укытучылар җитми, чит-ят регионнардан килгән укытучыларны да эш белән тәэмин итәргә әзерләр икән. Ни өчен укытучылар җитешми? Чөнки Казанда педагогика университеты ябылды. Авылларда унберьеллык мәктәпләрне, өлкән сыйныфлар юк дип, тугызъеллыкка калдыралар. Унберенче сыйныфны тәмамларга теләгән укучыларга 20-25 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгендәге мәктәпләргә йөрергә туры килә. Алар анда рус мохитенә эләгә. 80 процентка якын татарлар яшәгән Кукмара һәм Арча районы үзәкләрендә алты мәктәпнең берәрсе генә татар гимназиясе. Чиновниклар, татарга көн бетте дияргә кыюлык­лары җитмәгәч, телне гаиләдә өйрәнергә кирәк дип, милләттәшләр йөрәгенә пычак кадый. Ни өчен рус телен гаиләдә генә өйрәнмиләр дә, аны башка милләт балаларына көчләп тагалар соң? Татарстанда бер ел эчендә 33 тугызъеллык мәктәп башлангычка калдырылган! Бишенче сыйныфка җиткәч, бөтен фәннәрне русча укый башларга кирәк булачак, укучыларның фикер йөртү дәрәҗәсе какшаячак.
Заманында безне укыткан академик Камил Вәлиевне, (теоретик механикадан укытты) ике сыйныфны татарча тәмамлагач, әтисе өченче сыйныфка рус мәктәбенә бирә. Русча белмәгәне өчен аны тагын шул сыйныфта калдыралар. Өченче сыйныфта - өч ел укый. Өченче сыйныфта бер генә ел укыса, ул ике елга элегрәк академик булыр иде. Мондый мисалларны байтак китерергә була.
Ана телендә алган белемнең нигезе ныграк булганын исбатлап торасы юк. 90 нчы елларда ачылган татар гимназияләрендә, татар-төрек лицейларында укыган яшьләр арасыннан телевидение, радиода хезмәт итүчеләр, шагыйрьләр, язучылар, галимнәр үсеп чыкты. Милли мәгариф системасы булса гына милләтне саклап була. Чиновниклар шуны аңласыннар иде: милләт - мәңгелек, кәнәфи - вакытлыча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: