Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гафуровны Яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү концепциясе советыннан чыгардылар

Совет составыннан республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та чыгарылган.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны Татарстанның «Перспектива» балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координация советы составыннан чыгардылар. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйды.

«Татарстан Республикасының „Перспектива“ балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координация советы составына <...> үзгәрешләр кертергә», — диелә документ текстында.

Указ нигезендә, Совет составыннан Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары һәм республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та чыгарылган.

Шул ук вакытта советның яңа вәкилләре булып Казан федераль университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Таюрский, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов һәм Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов билгеләнде.

* КФУ ректоры Илшат Гафуров узган елның декабрендә тоткарланган иде. Аны этап белән Мәскәүгә җибәрделәр һәм СИЗОга урнаштырдылар. Гафуров кеше үтерү буенча заказлы эш фигуранты булып тора. 

 

«Татар-информ» 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев