Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фуат ГАНИЕВ: БЕЛЕМ БИРҮГӘ ХОКУК

Татар халкы революциягә кадәр милли мәгарифне, дәүләттән бер тиен акча алмыйча, үзе тартып барган. Халыкның башлангыч, урта һәм «Галия» кебек гали (югары) мәдрәсәсе (мәктәбе) булган. «Мәдрәсә» дигән сүзне, аның эчтәлеген бүгенге көнгә кадәрле дини уку мәктәбе дип безнең башка сеңдерә килделәр. Мондый фикер дәреслекләргә дә, башка китапларга да кергән. Чынлыкта...

Татар халкы революциягә кадәр милли мәгарифне, дәүләттән бер тиен акча алмыйча, үзе тартып барган. Халыкның башлангыч, урта һәм «Галия» кебек гали (югары) мәдрәсәсе (мәктәбе) булган. «Мәдрәсә» дигән сүзне, аның эчтәлеген бүгенге көнгә кадәрле дини уку мәктәбе дип безнең башка сеңдерә килделәр. Мондый фикер дәреслекләргә дә, башка китапларга да кергән. Чынлыкта исә «мәдрәсә» дигән сүз - «дәрес» (укыту) дигән сүзнең бер бабы, формасы гына. Миңа революциягә кадәрге ике мәдрәсәнең - Оренбургтагы «Хөсәения» һәм Казандагы «Мөхәммәдия»нең уку-укыту программалары белән танышырга туры килде.
«Хөсәения» мәдрәсәсен тәмамлаган бер шәкерт Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына үзе тәмамлаган мәдрәсә турында якынча 150 биттән гыйбарәт язма алып килгән иде. Аны ул вакытта директор булган Я.Г.Абдуллин институтка сатып алды. Бу язмага кушымта итеп, ул мәдрәсәнең уку-укыту программасы бирелгән иде. Аның белән танышкач, мәдрәсәнең, асылы белән, дөньяви урта мәктәп булуы ачыкланды. Аның уку-укыту программасында, рус гимназияләрендәге кебек, нигездә дөньяви предметлар каралган иде. Анда рус теле дә укытылган. Дөрес, шулар белән беррәттән, ул программада, нәкъ рус гимназияләрендәге «закон Божий» предметы кебек, ислам диненә караган предмет та кертелгәнлеге билгеле. Рус гимназияләренең, аерым алганда, Сембердәге гимназиянең программасы ул биргән аттестатта бик ачык күренә иде. Ул аттестат күп кенә дәреслекләрдә китерелде. Анда «закон Божий» предметының укытылуы ап-ачык күренә.
Казан дәүләт университетында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында моннан берничә ел элек җитди һәм төпле диплом эше якланды. Мин, аттестация комиссиясе рәисе буларак, ул диплом эше, аңа кушымта итеп бирелгән уку-укыту программасы белән таныштым. Ул программа рус гимназиясенең дөньяви уку-укыту программасын хәтерләтә. Анда да, рус гимназияләрендәге «закон Божий» кебек, ислам дине турындагы дәресләр дә каралган. «Мөхәммәдия»нең программасы да «Хөсәения» мәдрәсәсенекеннән нигездә аерылмаганлыгы ачыкланды. «Галия» мәдрәсәсендә дә шундый дөньяви программа булганлыгы билгеле. Күренгәнчә, революциягә кадәр үк татар телендә дөньяви белем бирә торган мәктәпләр булган. Татарларның бу мәгариф эшенә, кагыйдә буларак, «халыклар­төрмәсе» булган патша Россиясе дә тыкшынмаган. Дөрес, аерым мәдрәсәләрне тегеләй-болай кысарга омтылганнар, әмма, гомум алганда, мәдрәсәләр, татар телендә дөньяви белем бирә торган уку йортлары буларак, яшәүләрен дәвам иткән.
Хәзерге көндә исә, Россиянең мәгариф җитәкчеләре «милли компонент» дигән сәяси төшенчә астында халыкларга үз телендә белем бирүгә балта чабарга омтыла, ягъни патша самодержавиесеннән бик күпкә арттырып җибәрә. Демократик Россия дип аталган дәүләт нишләп кеше күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән мондый гамәлләр юлына баса? Моны ничек аңларга? Татар халкының Россия алдында нинди гаебе, гөнаһы бар соң? Татарстан үз территориясендә бернинди дә эксцессларга, экстремизмга юл куймый. Салымнарны үз вакытында түләп бара. Ул салымнардан, башка халыкларга бирелгән кебек, татарның мәгарифенә дә тиешле күләмдә акча бүлеп бирелергә тиеш. Татар нефтьтән килгән керемнең иң зур өлешен Мәскәүгә җибәрә. Монысы бер яктан булса, икенче яктан, татар халкы, аның уллары чит ил басып алучыларына, Наполеонга, Гитлерга һ.б.ларга каршы сугышта руслар һәм башка халыклар белән бергәләп Россиянең бөтенлеге, бәйсезлеге, байлыгы өчен җанын-тәнен жәлләмичә сугышты. Моны армия җитәкчеләре һәрвакыт ассызыклап әйтә килде.
Бу фикерне раслау өчен Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыкларын күрсәтеп узу да җитә. Җәлилчеләр телебезне кимсетү, мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны һ.б. юк итү өчен палач балтасы астына кердеме? Руслар һәм башка халык солдатлары белән беррәттән сугышкан татарлар «милли компонент»ны кыскарту яки бетерү өчен сугыштымы? Бөек Ватан сугышында гына да җаннарын жәлләмичә, берничә йөз мең татар солдаты башларын салды. Бүгенге көндә нәрсә күрәбез? Халыклар дуслыгы җиңеп чыккан сугышның уңай нәтиҗәләре кайбер халыкларга карамый булып чыга.
«Милли компонент» дигән төшенчә астында татар телендә белем алуны кысу яки тыю Халыкара документларга каршы килә. Хельсинкида кабул ителгән Йомгаклау акты, 1990 елдагы Копенгаген киңәшмәсенең документы, Гражданлыкка караган һәм сәяси хокуклар турындагы Халыкара пакт, кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турындагы Европа конвенциясенең эчтәлекләре һәм рухы Россия тарафыннан бөтенләй онытылган булып чыга.
Мәгълүм булганча, шул документларга таянып, Европа Советы региональ телләр һәм аз санлы халыклар телләре турында Европа Хартиясен кабул итә (5 ноябрь, 1992 ел). Бу Хартиягә Россия кул куйган. Димәк, кул куйгач, Россия нигездә аның төп принциплары белән риза булган дигән сүз. Ул Хартиядә региональ телләр һәм аз санлы халыклар телләре культура байлыгы дип игълан ителә.
Анда мәгариф (белем бирү) өлкәсендә түбәндәгеләр каралган:
1) региональ телләрдә яки азчылык халыклар телләрендә мәктәпкәчә белем бирергә мөмкинлек тудырырга; яки мәктәпкәчә белем бирүнең шактый өлешенә тиешле региональ телләрдә һәм азчылык халык телләрендә мөмкинлек тудыруны тәэмин итәргә;
2) региональ телләрдә һәм азчылык халыклар телләрендә башлангыч белем бирү өчен мөмкинлек тәэмин итәргә; яки региональ телләрдә һәм азчылык халыклар телләрендә башлангыч белем бирүнең шактый өлешенә мөмкинлек тәэмин итәргә;
3) региональ телләрдә һәм азчылык халыклар телләрендә урта белем бирергә мөмкинлек тәэмин итәргә; яки региональ һәм азчылык халыклар телләрендә урта белем бирүнең шактый өлешенә мөмкинлек тудырырга;
4) региональ телләрдә яки азчылык халыклар телләрендә университет һәм югары белем бирү дисциплиналары сыйфатында бу телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырырга; яки региональ телләрдә һәм азчылык халыклар телләрендә университет белеме яки югары белем бирүне хупларга һәм (яки) моңа юл куярга.
Күренгәнчә, югарыда китерелгән Хартиядә, белем бирүнең барлык баскычларында региональ һәм азчылык халыклар телендә белем бирүне тәэмин итәргә, диелгән. Ничек инде Россия үзе кул куйган документны сызып атарга батырчылык итә? Билгеле булганча, шундый ук хәл Балтыйк буе илләрендә бара. Ул республикаларда азчылык тәшкил иткән рус теленә каршы төрле гамәлләр кылына. Россия моны һич кабул итә алмый һәм, һичшиксез, дөрес эшли. Әмма ул үз илендә шундый телләрне кысу, аларга тиешле ирек бирмәү гамәлләрен куәтли. Шулай итеп, бер үк проблемага карата ике төрле стандарт килеп чыга. Аек акылы булган кеше, әлбәттә, моның белән килешә алмый.
Кайсы яктан карасаң да «милли компонент» төшенчәсенә төренеп, татар телен кысуны яки бөтенләй юкка чыгарырга омтылуны бернәрсә белән дә аңлатып булмый. Нишләп ул "милли компонент" дигән термин, мәсәлән, татар теленә яки башка региональ телләргә карата гына кулланыла - аңлашылмый. Россияне, аның халыкларын үз итмәгән, яратмаган, Россиянең бөтенлегенә каршы булган әһелләр генә мондый гамәлләр юлына басарга мөмкин.
Уйлап чыгарылган, акылга сыймас «милли компонент» төшенчәсенә төренеп, гомер-гомергә дус, тату яшәгән Россия халыкларына карата, аларның мәгарифенә, мәдәниятенә, теленә карата алып барылган бу гамәлләр Россияне дәүләт буларак ныгытмый, киресенчә, башта бу хәл артык сизелмәсә дә, аны эчтән җимерүнең әче оеткысы гына булып тора. Бәлки, моңа без белмәгән көчләр катнашадыр? Моны югарыдагы мәгариф җитәкчеләре ни өчендер аңлап җиткерми кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев