Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фирдәвес ХУҖИН: ГЕЛ БОЕГЫП ЯШӘМИК ӘЛЕ

Күңелем боега. Чөнки менә 20 ел инде, элекке СССР таркалганнан бирле, җәмгыятебез алгарыш юлыннан түгел, ә юнәлеше төгәл билгеләнмәгән тарафка таба бара кебек. Билгеле булганча, җәмгыять гаилә дип аталган миллионлаган ячейкалардан тора. Әгәр ячейкалар нык икән, димәк, җәмгыять тә нык вә тотрыклы. Кызганычка, әлегә бу турыда хыялланырга гына кала. Чөнки,...

Күңелем боега. Чөнки менә 20 ел инде, элекке СССР таркалганнан бирле, җәмгыятебез алгарыш юлыннан түгел, ә юнәлеше төгәл билгеләнмәгән тарафка таба бара кебек.

Билгеле булганча, җәмгыять гаилә дип аталган миллионлаган ячейкалардан тора. Әгәр ячейкалар нык икән, димәк, җәмгыять тә нык вә тотрыклы. Кызганычка, әлегә бу турыда хыялланырга гына кала. Чөнки, статистика буенча, яңа корылган гаиләләрнең яртысыннан артыгы беренче елда ук җимерелә. Моның сәбәпләре төрлечә: эчкечелек, наркомания, матди җитмәүчелек, әхлаксызлык (рухи зәгыйфьлек) һ.б. Ә нәтиҗә бер, ятим балалар, кителгән тормышлар, имгәтелгән язмышлар...

Узган җәйдә, йомышым төшеп, Чуашстанның Батыр районы, Шыгырдан авылында булырга туры килде. Район үзәге белән әлеге саланы асфальт юл гына аерып тора. Батыр бистәсе дә, Шыгырдан авылы да искитмәле төзек һәм матур. Аларның һәр икесендә 2-3әр катлы йортлар бихисап, әллә ничә мәчет манарасының очындагы айлары кояш нурларында җемелди. Мин авылның читтәгерәк бер урамында нибары бер сәгать чамасы булырга һәм 30 яшьләрдәге ир заты белән әңгәмә корырга өлгердем. Һәм шул бер сәгать миңа биредә яшәүче татарларның ни өчен таза, нык тормыш белән яшәвен (гаммәви мәгълүмат чараларыннан укып, ишетеп белү - бер нәрсә, ә үз күзең белән күреп, колагың белән ишетү - бөтенләй икенче), киләчәкләренең өметле булуын аңларга ярдәм итте.

Әңгәмәдәшем Айрат әфәнде сөйләвенчә, аларда күмәк хуҗалыклар системасы инде күптән юк дәрәҗәсендә икән. Шулай да югалып калмаганнар. Һәркем үз көнен үзе күрә. Күпләрнең кече тоннажлы шәхси машиналары бар, һәм алар атнасына ике, ә кайчагында хәтта өч мәртәбә 300-400әр чакрым ераклыкка мөгезле эре терлек сатып алырга чыгып китә, шуның белән акча эшләп, тормышларын көйли. Айрат алып кайткан терлекләрен җизнәсенә тапшыра, ә тегесенең эшкәртү цехы бар - ул хәләл казы җитештерә икән. Ә кемнәрдер читкә (Мәскәүгә һ.б. эре калаларга) сезонлы эшкә китеп, сәмән ягын тулыландыруны кулай күрә, беришләре һөнәрчелек белән шөгыльләнүне үз иткән, сату-алу белән йөрүчеләр дә бар. Халыкның мул тормышта яшәвен көлеп торган йортлары гына түгел, бизәкләп (кайберләре чеканкалап) эшләнгән биек тимер капкалары; алар янәшәсендәге алагаем зур, әмма зәвекъ белән төзелгән гаражлары; һәммә корылмаларыннан иркенрәк мәйданны биләгән, ак вә кызыл кирпечтән тергезелгән лапас-сарайлары һәм яшелчә-җимеш бакчалары да дәлилли. Муллыкны алар маңгай тирен түгеп, хәләл көч белән булдырган. Биредә эшчән, физик яктан көчле-җегәрле халык яшәгәне күренеп тора.

Каян килә соң аларга шундый ныклык, бетмәс-төкәнмәс кебек тоелган энергия? Ничек алар күпчелек башка кавем яшәгән төбәктә чүлдәге оазис кебек сакланып кала алган? Бу аларның гамьле-иманлы, көчле рухлы булуыннан киләдер, дип уйлаган идем, ялгышмаганмын икән. Айрат энекәш әйтүенчә, Шыгырданда эчкечеләр юк дәрәҗәсендә (наркоманнар турында сүз дә булуы мөмкин түгел), халыкның күпчелеге дин юлында. Һәм иң мөһиме - яшь парлар гаилә корганда, ата-ана, туган-тумача булачак ирнең (хатынның) нәсел-нәсәбен энәсеннән җебенә кадәр тикшерә икән: тормышны тиешле дәрәҗәдә алып барырга яраклымы ул, яхшы нәселдәнме, балаларына үрнәк ата (ана) булырлыкмы? Гадәттә, анда яшьләр гаиләне иртә кора, гаиләләрдә балалар да ишле - өч-дүрттән ким түгел (чыннан да, урамда уйнап йөрүче нәниләрнең күплеге күзгә ташланды). Айрат та үзләренең өч баласы булуын, тиздән хатынының дүртенчесен алып кайтырга ниятләвен әйтте. Читтәге татарларда яшәү, сакланып калу инстинктының куәте турында сөйли түгелме соң бу? Безгә менә кемнәрдән үрнәк алырга иде дә бит, юк шул, әлегә болар бары хыял гына.

Күңелем боегуы турында сөйли башладым да, Шыгырдан мисалында аз-маз юаныч табып, тәфсилле аңлатмага тирәнрәк кереп киттем бугай,

Күңелем боегуның икенче сәбәбе - социалистик система заманнарында бөтен халыкныкы дип белдерелгән завод-фабрикалар, урман вә кырлар, сулыклар һәм күлләр, җир асты белән җир өсте байлыкларының 20 ел дәвамында аерым даирәләр (аеруча әрсезләр һәм намуссызлар) арасында инде бүленеп бетә язуы һәм төп халыкның чынлыкта ярык тагарак янында утырып калуыннан. Нефть һәм газ, алтын һәм урман, һәм дә башка күп төрле чимал сатудан кергән йөзләгән миллиард сумнар юлларны төзекләндерүгә, армияне ныгытуга, гаскәриләргә һәм полиция хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыруга, ахыр килеп, Тотрыкландыру фондын тулыландыруга тотыла, дисәләр дә, моңа карап, очын-очка чак-чак ялгап яшәүче халыкның хәле җиңеләйми шул, киресенчә, авырая гына. Төрле социаль катлаулар арасындагы аерма да инде еллап түгел, айлап коточкыч зур тизлектә үсә. Тулаем Русия буенча барган төрледән-төрле реформаларга гади халык әлләни өметләр багламады анысы, хосусыйлаштыру кампаниясенә дә сагаеп карады. Шулай да нәтиҗәләр көткәннән дә аянычрак булыр дип беркем дә башына китермәгәндер. "Яңа хуҗалар" үзләре җитәкләгән оешма-предприятие, "ЗАОшко" "ОООшко"лар эшчәнлегеннән миллионлаган сум табыш алганда, үз хезмәткәрләренә еш кына аена 10 мең сум һәм аннан да кимрәк (хәтта 5-6 мең) хак түләү белән чикләнә. Күп очракта, салым түләүдән качып, алары да "конверт" белән бирелә. Менә шул акчага яшәп кара син. Хәер, "ООО" һәм "ЗАО"ларның уставларына ук акка кара белән "Керем алу өчен оештырыла", дип язып куелган шул, кая ул анда ниндидер эшченең мәнфәгате белән исәпләшү ди?! Элекке колхозлар системасына алмашка килгән эре инвесторлар да гомер-гомергә җирдә бил бөккән крәстиәннең ышанычын акламады, алар авыл турында түгел, беренче чиратта, үзләренең табышы турында уйлый, игенчегә һәм терлекчегә акчаны бармак арасыннан сыгып кына тамыза. Бәс, әгәр шулай икән, каян килеп хезмәт җитештерүчәнлеге югары булсын да, авыл агаеның күңеле көр торсын (крәстиән-фермер хуҗалыклары әлегә тулы куәтенә эшләп китә алмый, хөкүмәтнең аларга карата сәясәте чынлап торып уңай якка үзгәрмәсә, бу мөмкин дә булмастыр кебек). Нәтиҗәдә, сөрелмәгән җирләр елдан-ел арта бара.

Күңелем боега. Чөнки "доступное жилье" дип, ипотека кредиты турында күп шауласалар да, аның әлләни куанырлыгы күренми. Беренчедән, аз керемле гаиләләргә "Кредитны каплый алмыйсыз" дип, банклар акчаны бөтенләй бирми (мантыйк буенча нәкъ менә аз керемлеләр торакка беренче чиратта мохтаҗ). Икенчедән, ул кредитны алу бәхете елмайса да, аны алучылар 15-20 ел дәвамында башка берни турында уйламыйча (тормышта үзен һәм гаиләсен һәрнәрсәдә чикләп), бары тик айдан-айга ничек итеп банкка югары процентлы бурычын кайтару турында уйларга мәҗбүр. Ярый ла, исән-сау булып, тотрыклы эш урынында һәрдаим кала алсаң. Әгәр авырып китсәң, бәхетсезлеккә тарысаң, яисә тагын да начаррагы - үлем сагалап (Аллаһ сакласын) торса? Бу хакта уйлавы да куркыныч хәтта.

Күңелем боега. Чөнки хезмәт хаклары һәм пенсияләр бик акрынлык белән генә артканда, көндәлек куллану тауарлары, энергоресурларга һәм ТКХ түләүләренә хакларны гел күтәреп торалар. Нәрсә, моңа карап кына кибетләрдәге азык-төлек һ.б. кирәк-яракның сыйфаты яхшырамы (куллану срогы чыккан ризыкның биркасын алыштырып, кабат сатуга чыгарулары турында матбугатта язып та, телевизордан күрсәтеп тә тору очраклары аз түгел), әллә инде торак-коммуналь хезмәтләрдә сервис уңай якка үзгәрәме? Юктыр, дип беләм. Чөнки илнең әле теге, әле бу төбәгендәге шәһәр вә бистәләрдә, кыш җиттеме, җылылык системалары шартлап ярыла һәм йөзләгән фатирларда яшәүчеләр иң элементар яшәү шартларыннан әллә ничә тәүлек буена мәхрүм кала. Җаваплы хезмәтләрнең вакытында җылылык челтәре торбаларын алыштырмавыннан бу, аңа дип тәгаенләнгән акчаларның урланып-таланып бетүеннән (чынлап эзләсәң, угрыларның эзенә төшү әлләни кыенлык тудырмыйдыр инде ул).

Бу урында республикабызның Алабуга шәһәре мисалына аерым тукталу кирәктер. Узган елның март аенда ошбу кала халкы атна-ун көн дәвамында сусызлыктан интекте. Тормыш итү өчен иң кирәкле бу сыеклыкны Алабуганың үзендәге су һәм сөт ташый торган машиналар гына түгел, ә күрше-тирәдәге Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш машиналары белән каланың әллә ничә җирендә су буе тезелгән чиратлардагы халыкка чак ташып өлгерделәр. Бу хәл республика һәм хәтта илкүләм вакыйгага әйләнде, аны федераль телеканаллардан да күп тапкыр күрсәттеләр. Сәбәпнең очы беренче карашка гади дә кебек: Алабуганы су белән тәэмин итә торган артерия-коллектор-торба, кайсыдыр бер урында грунт убылып, сафтан чыккан булган. Моннан 5 ел элек 1000 еллыгын билгеләп үткән борынгы һәм заманча калада һаман да әле иске йортларны җылы су һәм җылылык белән тәэмин итүдә проблемалар туып кына тора: тузган-таушалган торбалар әле аннан, әле моннан тишелеп, су фонтаны җир өстенә агып чыга. Сәбәбе - югарыга хисап, капиталь ремонт ясалды (торбалар алыштырылды), дип бирелсә дә, чынлыкта линияләргә күбесенчә косметик ремонт кына ясалган икән...

Күңелем боега. Чөнки беренче тапкыр моннан 8 ел элек (Беслан вакыйгаларыннан соң) Русия Президенты илдә коррупция элементларының булуын рәсми рәвештә таныган һәм аңа каршы көрәшергә кирәклеге турында белдергән иде (хәтта район башлыклары, губернаторлар рәислегендә коррупциягә каршы комитетлар да төзелде). Шуннан соң хәлләр уңай якка үзгәрдеме соң? Бусы инде барыбызның да күз алдында. Бүген коррупция җәмгыятьнең бөтен тамырларына, җелегенә үтеп керде (алдагылары турында әйтеп тормыйм, "Оборонсервис", "Глонасс" оешмаларына бәйле миллиардлаган сумнарны үзләштерүләр генә дә ни тора), аны инде бер нәрсә дә туктата алмас кебек. Шеш үсеп үлекли дә, вакытында кисеп ыргытмасаң, шартлап ярыла бит. Коррупция дә җәмгыятьне шундый хәлгә куймас микән?Анысын инде бер Аллаһ үзе белә...

Күңелем боега. Чөнки Ана телемнең куллану даирәсе һаман саен тарая бара. Күңелем боега. Чөнки мөселман өммәтендәгеләрнең яшәү кыйбласы булган Ислам дине тирәсендә моңа кадәр күрелмәгән ыгы-зыгы куптардылар. Күңелем боега... Шулчак "Туктале!" дип, үземне ярымйокылы, ярымуяу халәттән чыгарырга тырышам. Болай мескенләнеп, сыктап утырудан ни файда, иҗтиһат итәргә кирәктер, мөгаен. Читтәге татарларыбыз әнә бер дә мескенләнеп утырмый: кирәк чагында тырышып эшли дә, вакыты җиткәч, мәчеткә җәмәгать намазына да бара. Күңелем сизә: минем дә, Аллаһ йортының ишеген ачып кереп, җомга намазына басар вакытым якынлаша. Әлегә аның датасын төгәл әйтә алмыйм, әмма илдә барган үзгәрешләр бу процессны тизләтер кебек. Чөнки мин әлегә намазга басмасам да, бу дөньяда кунак кына булуыбызны һәм тормышның иллюзия генә икәнлеген, Аллаһтан да бөек Затның юклыгын инде күптән аңладым.

Алабуга районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев