Мәдәни җомга

Әфган – төзәлмәс яра

Башка машиналар да ике яктан да тоташ яуган пулялар яңгыры астында кала. Чыгып ычкынырлык һичбер җай юк.

(15 февраль – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне)


201 нче механикалаштырылган укчы дивизиянең автобатальоны Кондыз шәһәреннән 20 чакрым төньякта урнашкан иде. Аның бурычы – дивизияне һәм аңа беркетелгән аерым частьларны барлык сугышчан кирәк-ярак, шул исәптән ягулык белән тәэмин итү. Батальонның 2-3 автоколоннасы һәрвакыт төрле юнәлештәге юлларда йөри. Шофер-солдатларга үзләре яши торган палаткаларда 4-5 көн генә булырга туры килә. Әле шул арада да каравыл яки эчке наряд хезмәтендә булырга, батальон урнашкан территорияне, техниканы, складларны сакларга кирәк. 

«Афганец» дигән кушамат тагылган ком бураныннан соң окопларны ком күмеп китә, ә ул яз-җәй айларында атна саен кабатлана. Көз-кыш айларында салкын яңгырлар атналар буе бара. Андый чакта җәйге ком балчыкка әйләнә, аяк тубыктан сазлыкка бата. Яшәү – палаткаларда. Җәен эсселек 50-60 градусны уза, палатка эчендә һич чыдарлык түгел. Көзен-кышын үтәли җил, салкын. 

Шоферлар рейста булганда кабинада ял итә. Аны ял дип атавы да читен, чөнки машинаның ватылган җирен ремонтлый, йөк төйи йә бушата, төнлә үзе үк саклый, дошман һөҗүм итсә, укчы булып та сугыша…

1981 елның 19 апрелендә батальонның 54 данә “Урал” машинасыннан, 2 бронетранспортер һәм бер ит ташучы автомобильдән торган колоннасы 2 нче рота командирының политик тәрбия буенча урынбасары, өлкән лейтенант И.Г.Сучков җитәкчелегендә Пули-Хумри гарнизонында урнашкан армия складларына юнәлә. Юлга чыгар алдыннан, колоннада баручыларга  штаб башлыгы майор Московских инструктаж үткәрә. Алдагы машинада өлкән лейтенант И.Г. Сучков, аңардан соң бронетранспортер, аннары 6 дистәгә якын машиналар чылбыры.  Тыл саклаучы ролен шофер Хәбир Сөнгатуллин үтәп бара. Хәбир техниканы яхшы белүче, уңган-булган солдат, замполит юкка гына аңа мондый катлаулы вазифаны ышанып тапшырмаган. Хәбир машинасында бөтен колоннага бер «галстук» (3 труба эретеп ябыштырылган җайланма). Ул туктап калган машинаны сөйрәтеп бару өчен кирәк. Колоннаны арттан әле бронетранспортер да озатып бара. Колонна Кондыз шәһәрен хәвеф-хәтәрсез үтеп, аны чыккач, уңга борыла.

Рус солдатлары “Баглан-1” дип исем кушкан кышлакны үткәч, таулар арасыннан мөҗәһитләр ут ача. Артта баручы транспортерны һәм автомобильләр чылбырындагы 12 нче машинаны гранатометлар белән сафтан чыгаралар. Башка машиналар да ике яктан да тоташ яуган пулялар яңгыры астында кала. Чыгып ычкынырлык һичбер җай юк. Тагын берничә шофер яралана, машиналары юл читенә барып төртелә. Шоферлар, әле яралы килеш тә машина астына качып, автоматлардан ут ача. Берничә  йөз метр алга китеп өлгергән замполит И.Сучков,  колоннаны туктатып, машиналарны ышыккарак туплый, ә үзе, унлап шоферны бер машинага утыртып, ярдәмгә ашыга. Тиздән “Баглан-2” дип аталган кышлактагы блок-посттан да БМП килеп җитә. Аның экипажы берничә яралыны алып, кабат “Баглан-2” гә юнәлә. Ләкин 500 метрлап киткәч, икенче урында яшеренеп яткан засадага эләгә. БМПга граната тия, ул яна башлый. Төшеп өлгергәннәр, җиргә сыенып, автоматлардан мөҗәһитләргә ут яудыра башлый. Атыш 6 сәгатькә сузыла. Ярдәмгә 2 танк килеп җиткәч кенә, мөҗәһитләр кача. Танклар янган һәм сафтан чыккан машиналарны юл читенә төртеп төшерә, алга хәрәкәтләнергә юл ачыла. Шоферлары яраланган машиналарны Баглан-2 дәге блок-постка тартып китерәләр. Шоферлар бер-берсенең яраларын бәйли, кем юклыгын ачыклый. Ә бераздан инде үз машиналарын, коралларын рәткә кертә башлый, икенче таңда дәвам итәчәк юлга әзерләнә. Ашау-эчү, ял турында сүз дә юк…

Әлеге вакыйгаларның шаһиты булган шофер, Татарстанның Әлки районы егете Рәшит Сафин болай искә ала:

– Атышлар башлангач, мин машинаны туктатып, юл кырыена яттым. Ә кабинада артиллерия складының башлыгы – прапорщик бар иде. Ул каушап калган, бөтен йөзе ап-ак. Аны да җиргә сөйрәп төшерергә туры килде. Карыйм: безнең колонна артына ике автобус килеп туктады. Аннан кораллы кешеләр чыгып, юлның ике ягына китеп югала башлады. Иң арттан безне озатып килгән бронетранспортер янына барырлык та түгел, аны ут чолгаган. Минем арттагы машинаның руль артында Шөһрәт Исмәгыйлов атлы егет бара иде, карасам,ул кабинада юк. Бераздан безнең якка атулар тынды. Без прапорщик белән кабинага сикердек тә, бу мәхшәрдән котылып чыга алдык. Болай да юл коточкыч тар, өстәвенә миналар адым саен чокыр ясап өлгергән. Байтак ара узганнан соң гына, алга киткән машиналарны куып җиттек. Кабинадан төшсәм, ни күрим: Шөһрәт Исмәгыйлов минем машина астыннан чыгып килә! Ул куркуыннан үз машинасын ташлап сикергән дә, минем машинаның арткы күчәре өстенә ятып, безнең белән бергә монда кадәр килеп җитә алган. Искитмәле! 

Бераздан, колонна туктады, чөнки И.Сучков һөҗүм ясалуын аңлап алган иде. (Юлда барганда колонна нык сузыла, машиналар арасы 50-70 метр, чөнки тузан бар дөньяны кап­лый). Сучков унлап шоферны бер машинага утыртты да, атышлар барган җиргә юнәлдек. Анда яраланган Равил Хаҗиәхмәтовны алып, замполит Пули-Хумри саласына китте. Ә без күзәтәбез. Юлда туктап калган машиналарның барысының да кабиналары ачык,  тирә-яктагы җирдә буш автомат магазиннары, гильзалар аунап ята, ә автоматлар юк, аларны мөҗәһитләр җыеп киткән. Бераздан 4 хәрәкәтсез ятучы иптәшләрне таптык. Яралыларны, үлеләрне машина кузовына төядек. Икенче көнне Пули-Хумридагы санчастька, Равил янына бардым. Мине кайгырта, бахыр. Ремонтласаң, синең машинаң әле йөрерлек, ди. Ә үзе без киткән кичтә үк вафат булган. Ярасы күкрәгендә иде шул, – ди Р.Сафин.

– Мин дә шул ук колоннада идем, – дип аңа кушыла Татарстанның Саба районында яшәүче Фердинант Галләмов. – Атышлар булган җиргә җиткәч, иң әүвәл Ирек Сөләйманов машинасы янына ашыктым. Аның машинасы янында Равил Хаҗиәхмәтов ята иде, чак кына башын күтәрдем, ул акрын гына: «А-а-а, ү-л-ә-ә-м!»– диде. Минем куллардан җылы кан ага башлады. Ирек Сөләймановны да машина кабинасы идәнендә, кан эчендә таптым. Кабина пулялар белән тишкәләнеп беткән иде... 

– Мин колоннаны йомгаклау­чы булып, артта бара идем. Миннән дә арттарак фәкать бронемашина гына. Мөҗәһитләр, иң башлап, әнә шул БРДМ- га гранатометтан атты. Аның бер ягында тишек хасил булган, ул яна башлады, эчтә нидер шартлады да әле. Белмим, анда булган солдатлар исән калдымы икән? Мин алгарак киттем, миңа атмадылар. Шунда күреп алдым: Ирек Сөләйманов үз кабинасына керергә маташкан бер мөҗәһитне автоматтан атып үтерде. Ирекнең кабинасына икенчесе яктан якынаеп килгәнен мин атып ектым. Ирек машинасы алдыннан баручы Илгизәр Гыймазов беренче пулялардан ук каты яралана. Шулай да, арттан килүче машиналарга комачау­ламас өчен, юлны дәвам итә. Ләкин берничә минуттан аның машинасы юлга аркылы туктап кала, аның янәшәсенә, юл чатындагы ташка Ирек Сөләйманов машинасы килеп төртелә. Ирек артыннан баручы Равил Хаҗиәхмәтов, машинасын туктатып, Ирек машинасына юнәлә. Якынрак килгәч, ачынып кычкыра-кычкыра, автоматыннан мөҗәһитләр ягына ата башлады. Аннары Равил, кабинасын ачып, руль артына утырмакчы иде. Шул чакны аны аркасына эләккән пуля егып салды. Бераздан БМП килеп кенә безгә ярдәм итте. Ул вакытта минем патроннар беткән иде инде. – Монысы хәзер Чаллыда гомер итүче Хәбир Сөнгатуллин истәлекләре. 

– 19 апрельгә каршы көнне мин Ирек Сөләймановның машинасын юлга әзерләргә булыштым. Бу аның озын юлга тәүге рейсы иде. Без, татарлар, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итешә идек. Ул бу көнне үзен бик тыныч тотты, гадәттәгечә җитез хәрәкәтле түгел иде, – бу Альберт Шакиров истәлекләре. Ул хәзер Зәй районында гомер итә.

1981 елның 19 апреле көнендәге бәрелеш вакытында 12 солдат һәлак булды. Сугыш әле төгәлләнмәгән, алда әле байтак үлемнәр көтә иде…

Автобатальон 1988 елга кадәр Әфган җирендә була. Анда һәрвакыт берничә дистә татар егетләре дә хезмәт итте. Башка частьларда да татар ир-егетләре йөзләрчә булып исәпләнә иде. Дошман пулясы сайлап-сорап тормый. Ә менә хәзер илнең хуҗалары татар баласына үз телен дә, ата-бабасы узган тарихны да мәктәптә өйрәнергә ярамый, дип киртә сала башлады. Бер гөнаһы булмаган Әфган җирендә, бер гөнаһы булмаган Ирек Сөләйманов, Равил Хаҗиәхмәтов, Илгизәр Гыймазов һ.б. ни хакына гына сугышып йөрде дә, ни хакына гомер бирде икән?.. 

Расих ҖӘЛӘЛ,

Әфган сугышы ветераны.   

Казан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: