Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Февральдә Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре була

Тамашачылар игътибарына «Сөмбел», «Әпипә», «Остазбикә» һәм «Нигез йорт» картиналары тәкъдим ителәчәк.

2021 елның 11-13 февралендә Мәскәүдә Татарстан Киносы көннәре була. Татарстанның Россиядәге Вәкиллеге хәбәр иткәнчә, чараны «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге Мәскәү Татарлары автономиясе ярдәмендә оештыра.

Тамашачылар игътибарына «Сөмбел» һәм «Әпипә» тулы метражлы фильмнары, шулай ук «Остазбикә» һәм «Нигез йорт» кыска метражлы картиналары тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук иҗат командалары белән очрашу була. Алар арасында Татарстанның атказанган артистлары, Тинчурин театры актерлары Зөлфия Вәлиева һәм Ирек Хафизов, Әлмәт Татар дәүләт драма театры актеры Динар Хөснетдинов, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бар.

Татарстан Киносы көннәре 11 февральдә Россия Кинематографистлар берлегенең Үзәк кино йортында ачыла.

11 февраль – «Əпипǝ» мюзиклы (12+). Башлана — 18.00 сәгатьтә. Адресы: Васильевская урамы, 13 (Үзәк кино йорты).
12 февраль - «Сөмбел» драмасы (12+). Адресы: Кече Татар тыкрыгы урамы, 8 (Үзәк кино йорты).
13 февраль - «Остазбикә» драмасы (16+) Адресы: Кече Татар тыкрыгы урамы, 8 (Үзәк кино йорты).
13 февраль - «Нигез йорт» драмасы (12+) Адресы: Кече Татар тыкрыгы урамы, 8 (Үзәк кино йорты).
 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев