Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дустыбыз юбилее

18 ноябрь кичендә, Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Моратовның 60 яшьлек юбилей кичәсе булып узды.

Газинур 25 ел элек “Мәдәни җомга” газетасының тәүге санын әзерләүдә катнашкан һәм 20 ел гомерен шушы матбагага багышлаган шагыйрь, шуңа күрә безнең редакция коллективы да аның кичәсенә тулы көе барды.

Кичәнең сценарий авторы Ләбиб Лерон гаять үзенчәлекле, матур алым тапкан – сәхнәдә читтән чакырылган бер генә артист яки җырчы да чыгыш ясамады. Сәхнәгә күтәрелгән һәрбер каләмдәшенең, әлбәттә, Газинурга адресланган үз теләге, аерым фикере бар, әмма алар үз хисләрен берәр төрле сәнгать алымы белән дә әйтеп бирде. Халык язучысы Рабит Батулла сорнайда уйнаса һәм әдип Галимҗан Гыйльманов татар егетләре биюен башкарса, фән докторы һәм якташы Фоат Галимуллин да, танылган шагыйрәбез Шәмсия Җиһангирова, төрек туганыбыз, күптән инде безнең Язучылар берлеге әгъзасына әверелгән Фатих Кутлу, өлкән шагыйребез Гәрәй Рәхим, хәтта берлек рәисебез Данил Салихов та эчкерсез котлауларына өстәп, гаҗәеп җыр сузды. Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, Камил Кәримов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Хәлим Җәләй, Рифә Рахман, Рәдиф Сәгъди, Алмаз Хәмзин, Нәҗибә Сафина, Илсөяр Иксанова, Марат Закир һ.б. шагыйрьләребез, берсен-берсе алыштыра-­алыштыра, сәхнә түреннән йә Газинурның, йә аңа багышланган шигырьләрен укыды. Кичәне алып баручы шагыйребез Марат Кәбировның осталыгына тел-теш тидерерлек түгел иде.

Әдәбият бәйрәме әдип һәм тамашачыларның күмәк рәвештә бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев