Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әдәби премияләргә кандидатлар ачыкланды. Кемгә кайсы эләгер?

Татарстан Язучылар берлегендә публицистика, проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Утырышта әдәби премияләргә түбәндәге кандидатлар тәкъдим ителде.

Бу хакта үзенең сәхифәләрендә Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла хәбәр итә. Димәк, түбәндәге премияләргә түбәндәге авторлар һәм аларның хезмәтләре тәкъдим ителгән:

1. Гаяз Исхакый премиясенә:
Локман Закиров. “Антиутописты” (Казань, 2019), “ЖЗЛ” (Казань, 2020);
Ибраһим Биектаулы (Нәфыйков). “Кайтавазлы биеклек” (Тат.кит. нәшр., 2018).

2. Фатих Хөсни премиясенә:
Нурислам Хәсәнов. “Язмыш җиле” (Идел-Пресс, 2019).

3. Һади Такташ премиясенә:
Сирень Якупова. “Төшләремә яланаяк керәм…” (Рухият, 2020);
Рифат Сәлах .“Ак фәрештә” (Тат. кит.нәшр., 2017), “Мин хыялың синең !..” (Тат. кит. нәшр., 2021).

4. Абдулла Алиш премиясенә:
Эльмира Шәрифуллина “Ак бүре турында баллада” поэмасы (Аудиокитап);
Зинаида Захарова. “Җил малайлары” (Тат. кит. нәшр., 2018);
“Күрше әби алмасы” (Тат. кит. нәшр., 2018);
Азат Сөнкишев. “Һәйкәленә чәчәкләр” (Школа, 2018).

5. Җамал Вәлиди премиясенә:
Ханисә Алишина. “Булат Сулейманов и его наследие в отечественной культуре” (монография, Печатник, 2019).

6. Туфан Миңнуллин премиясенә:
Равил Сабиров. “Абага алмасы ачы була” драмасы ( 2021 елның 8 маенда Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында куелды).

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X