Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Данис Шакиров: Актив студентларга Бөтендөнья татар конгрессы стипендиясе биреләчәк

«Студентлар белән эшне системалы оештыру өчен һәм аларны мотивацияләү максатларында актив студент-ватандашларны рейтинглау моделе булдырылды», - диде ул.

 Быел актив студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендияләрен алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров киңәйтелгән утырышта чыгышында әйтте.

«Быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты структурасында ватандаш студентларны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру үзәге булдырылды», — диде Данис Шакиров. 

Ул бакалавриатның 1-3 курс студентларын сезонлы эш белән тәэмин итү, шулай ук бакалавриатның 4 курс студентлары, магистратураның 2 курс студентлары һәм аспирантлары арасыннан яшь белгечләр өчен бердәм вакансияләр базасын булдыру буенча үзәкнең төп эш юнәлешләре билгеләнгәнен әйтте. 

«Милләттәшләребезнең яшәү шартларын өйрәнү һәм эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү максатыннан, вузларның тулай торакларына комиссия белән чыгышлар үткәрелә. Өлгереш мониторингына аерым игътибар бирелә. Студентлар белән эшне системалы оештыру өчен һәм аларны мотивацияләү максатларында актив студент-ватандашларны рейтинглау моделе булдырылды», — дип сөйләде Данис Шакиров. 

Рейтинг үз эченә түбәндәге күрсәткечләрне кертә: академик өлгереш; тәртип һәм дисциплинаны үтәү; БТК Башкарма комитеты чараларында актив катнашу; фәнни-гамәли эзләнүләр һәм иҗади эшчәнлек; хәйрия эшчәнлеге; волонтерлык хәрәкәтендә катнашу.

Уку елы ахырында актив студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендияләрен алыр дип көтелә. 

 

 Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев