Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Васил Шәйхразыев Мордовиядә Сабан туена әзерлек хакында утырыш уздыра

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мордовия Республикасына бара.

Бүген биредә  XII Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узачак.

Мордовия Республикасында 119 милләт вәкиле дус һәм тату яши, 43 меңе – татарлар.

Мордовиядә  Сабантуй Республика статусына ия — «Акша елга», «Раськень озкс» һәм «Велень озкс» белән беррәттән үткәрелә. Ул күптән милләтара һәм конфессияара аралашуның зур һәм дустанә мәйданчыгына әверелде. Биредә шулай ук   татар гүзәлләре конкурсы “Татар кызы Мордовия”,   Республика татар җыры фестиваль-конкурсы “Авылым тавышлары”  уза.  Татар телендә  «Юлдаш» газетасы басыла, балалар мәктәпләрдә татар телен өйрәнәләр.

XII Бөтенроссия авыл Сабантуе 2022 нче елның 1-2 нче июлендә узачак. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия татар авыллары ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев