Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БДИ тапшыруның төгәл вакыты билгеле булды

Быел БДИ 29 июньдә башланачак. Бу хакта Президент Владимир Путин мәгарифкә багышланган видеоконференциядә хәбәр итте. Сынауларны югары уку йортларына баручылар гына тапшыра.

– Коронавирус эпидемиясе куркынычының кимүен исәпкә алып, бердәм дәүләт имтиханнарын бөтен ил буенча үткәрергә кирәк дип саныйм. Ул 29 июньдә башлана, – диде Владимир Путин. – Мәктәпләр чыгарылыш укучыларына БДИга дистанцион рәвештә әзерләнергә ярдәм итәчәк. Аны вузларга укырга керергә теләүчеләр генә тапшыра. Искәрмә буларак, аттестатлар барлык укучыларга да имтихансыз биреләчәк.
Президент вузларга кабул итү тәртибен дә аңлатты. Документларны берничә вузга онлайн рәвештә тапшырырга мөмкин. Төрле сәбәпләр буенча июнь аенда сынауларда катнаша алмаганнарга, август аенда калган буш урыннарга дәгъва кылу мөмкинлеге бар.
Вузларда кабул итү компанияләре июнь аенда эшли башлый. Бу вакытта магистратурага укырга керергә җыенучыларны көтәләр. Быелгы абитуриентлар исә документларын июльдә тапшырачак.

 

Сәрия Мифтахова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев