Мәдәни җомга

Башкорт милләтчеләренә җавап

Бу милләтчеләрнең һичнинди фәнгә дә таянмаган “ыруларга бүлү” һәм “шәҗәрә төзү” уеннары маразм һәм ачыктан-ачык көчләү һәм урлашу гына лабаса!

Шушы көннәрдә матбугат битләреннән башкорт корылтай­чыларының Илеш районына барып, анда янә татарларны башкортлашуга күндерү өчен корылган “Шәҗәрә бәйрәме” үткәрүе турында хәбәрне укыдым. Ошбу “шәҗәрә төзү” һәм “ыруларга бүлү” “бәйрәмнәре”, валлаһидыр, Башкортстандагы шыр-надан милләтчеләрнең кыйбласыз шабашын хәтерләтә бара. Нәкъ Илшат Әминев әйткәнчә, “эш болай да муеннан, мәгәр бу наданнарның татар авылларын нәҗесләп йөрүенә, чынлап, йөрәк әрни”. Бу милләтчеләрнең һичнинди фәнгә дә таянмаган “ыруларга бүлү” һәм “шәҗәрә төзү” уеннары маразм һәм ачыктан-ачык көчләү һәм урлашу гына лабаса! “Эш муеннан” булуга карамастан, әнә шул надан милләтчеләр өчен элеккеге Уфа һәм Минзәлә өязләренә караган берничә авылның гына 1764 һәм 1784 елларда уздырылган 3 нче һәм 4 нче җанисәп мәгълүматларын ачып салырга мәҗбүрмен.

Өченче җанисәп вакытында Илеш авылында 31 ясаклы татар исәпкә алынган. 4 нче ревизия үткәргәндә аларга 18 типтәр һәм бобыль (ялгызак) да өстәлгән.

Илеш районындагы Тупай (Тапый) авылын 1764 елда 42 татар тәшкил иткән.

Илештәге Иштирәк авылында шул ук 1764 елда 43 ясаклы татар исәпкә алынган.

Дүртөйле районына караучы Кыргыз белән Илеш районындагы Иске Кыргыз авыллары да – чиста татарныкы. 1764 елда Дүртөйледәге Кыргызны – 14 ясаклы татар, 3 бобыль, ә Илештәге Иске Кыргыз авылын 33 ясаклы татар, 25 типтәр һәм бобыль тәшкил иткән.

Илештәге Ябалак авылында 1764 елда 14 ясаклы татар, ә 4 нче ревизия чорында 13 типтәр белән бобыль да яшәгән.

Илеш районындагы Аю авылы 1 нче – 1722 елда уздырылган җанисәп вакытында ук телгә алынган. 1764 елда анда 18 татар теркәлгән, 20 елдан соң 9 типтәр белән бобыль да хасил булган.

Краснокама районында 1610 елларда ук нигезләнгән Җәнҗегет авылы XVIII гасыр ахырында җир түбәсе үзәгенә әверелә һәм аңа үзе шикелле үк татар авыллары булган Кабан, Ногай, Каенлык, Иске һәм Яңа Бөртек, Кәлтәй елгасы буендагы Югары Аю, Хуҗа һәм Теләкәй (соңгы ике авыл бүген Илеш районы составында, Теләкәйнең үзендә яшәүчеләр борынгы бабаларының Актаныш районындагы Иске Теләкәй авылыннан 1724 елда күчеп утыруын таный) буйсына.

Илеш районындагы Урмәт авылында 1764 елгы ревизия вакытында 72 типтәр һәм бобыль гомер сөрә.

Бакалы районындагы Тактагул авылында 1764 елда 46 ясаклы татар яши.

Бакалыдагы Иске һәм Яңа Корыч авыллары да татарныкы. 1764 елда Корыч дип кенә телгә алынган авылны 40 ясаклы татар тәшкил итә.

Шул ук райондагы Килкә-абыз авылында 1764 елда 42 ясаклы татар яши. 1784 елда монда яшәүчеләрнең 40 ы типтәр һәм бобыль булып языла.

Аның күршесендәге Камай авылында 1764 елда 45 ясаклы татар гомер итә, 20 елдан соң биредә яшәүчеләргә 42 типтәр һәм бобыль өстәлә.

Бакалы районындагы Иске Катай авылында 1764 елда 44 ясаклы татар исәпкә алына.

Шул ук райондагы Үстем авылында 3 нче ревизия вакытында 35 ясаклы татар исәпкә керә.

Шаран районындагы Күгәрчен Бүләк авылын 1764 елда 65 ясаклы татар тәшкил итә.

Шаран районындагы Бурсык авылында 3 нче ревизия 2 татар гаиләсен, ә 1784 елда 63 типтәр һәм бобыльны исәпкә ала.

Шаран районындагы Чәкән-Тамак авылында 1764 елда 35 ясаклы татар гомер итә. Әлеге авыл элекке документларда Көлчәбай булып та йөри.

Азнакай районының Чөгәнә күле буенда урнашкан Чәкән авылы Шарандагы Чәкән-Тамактан кул сузымында гына урнашкан. 3 нче ревизия вакытында анда 8 ясаклы татар, ә 1784 елда аларга өстәп 37 типтәр белән бобыль да исәпкә алынган.

Шарандагы Җирекле авылында 1764 елда 37 ясаклы татар гомер иткән.

Шул ук райондагы Түбән һәм Югары Ташлы, шулай ук Таш Чишмә авыллары – барысы да татарныкы. Югары Ташлыда 3 нче ревизия вакытында 26 ясаклы татар яши, 1784 елда 27 типтәр һәм бобыль өстәлә.

Туймазы районындагы Тукмак-Каран авылын 1764 елда 89 ясаклы татар тәшкил итә.

Туймазы районының Куязы елгасы буена утырган Каран авылында 3 нче ревизия вакытында 73 татар исәпкә алына, 20 елдан соң аларның 60 ы типтәр һәм бобыль булып языла.

Азнакай районында элек Аблай, Туйкә һәм Эстәрле дип аталып йөртелгән, хәзер Туйкә генә булып калган авылда 1764 елда 103 ясаклы татар яши.

Туймазы районындагы Бәтке авылында 1764 елда 8 ясак­лы татар исәпкә алына.

Актаныш районындагы Тыңламас авылында 3 нче ревизия чорында 31 татар гомер сөрә, 20 елдан соң аларга 10 типтәр һәм бобыль да өстәлә.

Актаныш районындагы Аеш авылында 1764 елда 12 татар исәпкә алына.

Шул ук райондагы Иске һәм Яңа Әлем авыллары аерым рәвештә исәпкә алынмый, Баҗыды елгасы буендагысында 14 татар яши.

Актаныш районындагы Чөгәнә авылында 1764 елда 36 типтәр һәм бобыль исәпкә керә.

Бүген район үзәге булып торучы Актанышта 1764 елда 44 татар исәпкә алына, 20 елдан соң аларга 43 типтәр һәм бобыль да кушыла...

Районнар буенча бик тә ашыгычлык белән генә мисаллар китерергә туры килде. Илеш белән Шаран районнарында яшәүче татарлардан 70-80 процент “башкорт” ясаганчы һәм өч тиенгә дә тормас “Шәҗәрә бәйрәмнәре” яки “Ыру туе” уздырганчы, иң әүвәл, тарихи документларга күз салсагыз иде сез. Аннары әле 922 елда ук Ибн Фадлан язып калдырган мираста башкортларны муеннарына нинди җисем асып йөрүләре турындагы хатирәне дә искә төшерегез. Демографик күрсәткечләрне яхшырту өчен әнә шул җисем файдалы, ә караклык түгел.

Нурмөхәммәт ХӨСӘЕНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: