Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Актанышта тантана 

Актаныш та район халкын үзенең юбилей тантаналары белән сөендерде

30 август, Татарстан көнендә,  Актаныш та район халкын үзенең юбилей тантаналары белән сөендерде. Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан, Актаныш халкы авыл нигезләнүнең 310 еллыгын һәм район төзелүнең 90 еллык бәйрәмнәрен билгеләп үтте.


Актанышлыларның сөенерлек нигезләре дә бар. Әле урып-җыю мәшәкатьләре тулысынча тәмамланмаса да, игенчелек зур уңышлары белән шатландырган. Бик күп хуҗалыкларда бөртеклеләрдән иген уңышы гектарыннан 40-45 центнер тәшкил итә, терлекчелек өчен дә азык мулдан әзерләнгән. Бүген-иртәгә яңа уку елы башланасын истә тотып, Чынык авылында өр-яңа мәктәп төзелгән, сәләтле балалар өчен Татарстанда бердәнбер саналган гимназиядә, Әлфия Авзаловага багышлап, музей рәвешендәге махсус сыйныф та булдырганнар.

Район үзәге үз юбилейларына да ныклап әзерләнгән. Мәдәният паркындагы барча скверларга район мәктәпләренең, җирле үзидарәләрнең, спорт, культура оешмаларының күргәзмәләрен китереп көйләгәннәр. Районда туып-үскән күренекле музыкант һәм рәссамнарның укучылар тарафыннан ясалган портретларын, фоторәсемнәрен күрү дә бик күңелле иде.

Зуррак үзгәрешләр мәдәният паркы үзәгендә көтеп торган икән. Әдәби Актанышка багыш­ланган “почмак” әүвәл шушы төбәктән чыккан әдип һәм шагыйрьләрнең рәсемнәрен тезгән стенд белән сөендерде. Актаныш татар әдәбиятына илледән артык каләм иясе үстереп биргән, хәзер дә яшь талантлар саны дистәләгән. Парк үзәгендә Актаныш җирлегендә туып, иҗатлары өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган якташларына багышланган махсус стела да әзерләгәннәр. Китап рәвешендә ясалган стеланың куш битен Гамил Афзал, Васил Маликов, Әлфия Авзалова, Илфак Ибраһимов, Лена Шагыйрьҗан һәм Вахит Имамов рәсемнәре бизи.

Актаныш мәдәният йорты каршындагы мәйданга сигез күренекле якташларының бюст­лары куелган иде. Менә шулар уртасындагы биек постаментка нәкъ 30 август иртәсендә генә милли моң алиһәсе Әлфия Авзалованың бронза сынын кайтарып җиткергәннәр. Шушы бөек якташларына багышланган һәйкәлне ачу бәйрәмнең иң күркәм һәм күренекле тантанасы булды. Әлфия апа сынын яшь талант иясе Фәнил Вәлиуллин ясаган. Казан тамашачысы аны Әлфия апаның Татар бистәсе зиратындагы кабере өстенә куелган сын аша да күптән таный инде.

Актаныш әдипләре район юбилеена махсус бүләк тә әзерләгән. “Актаныш басмалары” дип аталган һәм туган төбәкләренә багышланган күмәк җыентыкны район мәдәният йорты бинасында тәкъдир итү булды. Тантанада билгеле ки, район башлыгы Э.Фәттахов һәм китапның редколлегия җитәкчесе И.Ибраһимов чыгыш ясады. Җыентык соңыннан тантаналарга кайткан һәрбер кунакка таратылды.

Шушы көнне үк актанышлылар өчен район мәдәният үзәгендә тантаналы кичә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ватанындагы Әнәк авылына һәм анда әле 26 август көнне генә ачылган “Бабай бакчасына” сәяхәт оештырылды. Кичен кунаклар стадион мәйданында концерт карап күңел ачты. 

И.БАЙСАРОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев