Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ак мәчеттә азан яңгырармы?

“Азатлык” яшьләр берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин рамазан аеның соңгы көннәренең берсендә Казан каласындагы Ак мәчет янында онлайн ифтар үткәрде

Инстаграм челтәре аша әлеге мәчет турында сорауларга җавап бирде. Шул адымы белән ул, 2004 елда ук мөселманнарга кайтарып та, бүген ташландык хәлдә яткан бу тарихи бинага җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә теләде.


Ш.Мәрҗани язып калдырганча,  Яңа Татар бистәсендә, 1741 елда агач мәчет, аннары 1805 елда аның урынына Зур таш мәчет салына. Аны тора-бара Ак мәчет дип йөртә башлыйлар. Бу мәчетне Казан арты бае Габдрәхим әл-Орнаш­баши үз акчасына салдыра. Бина хәзерге Кызыл Татарстан урамында урнашкан. Монда мөфти, галим Г.Баруди үз эшчәнлеген башлап җибәргән. Мәчет төзелеп беткәч тә, аның мәдрәсәсе дә эш­ли башлый. Ул хәзерге Эш урамында урнашкан була. Бу мәдрәсәдә күп кенә галимнәр белем алып чыга. Ак мәчеткә имам-хатыйб булып дин һәм җәмәгать эшлеклесе Кәшшафетдин Тәрҗемани килгәч, укыту эше тагын да яхшыра, шәкертләр саны арта. Ул 1904-1917 елларда Ак мәчетнең имам-хатыйбы булып тора, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дә укыта, Бөтен Россия мөселманнарының Өченче җыенында (1906) катнаша. 1917 елдан Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте казые. Совет власте хакимлеге елларында да (1924-1928) “Ислам мәҗлесе” дигән дини журнал чыгарган шәхес. Риза Фәхретдин үлгәч, мөфти вазифасын башкара. 1936 елда Кәшшафетдин хәзрәт репрессияләнә һәм төрмәдә үлә...

Ак мәчеттә соңгы азан 1929 елда яңгыраган. Шул елның 11 апрелендә мәчет Татреспуб­ликаның ЦИК карары белән ябыла һәм алга таба анда мәктәп урнаша, соңрак мех эшкәртү цехы эшли. 1930 елда Аллаһ йортының манарасы сүтелә. Озак вакытлар мәчет “Мелита” мех берләшмәсе кара­магында тора. 1960 елда мәчет архитектура һәйкәле буларак дәүләт саклавына алына.

Үзгәреш заманнары башлангач, мәчетне мөселманнарга кайтарып бирү соравы күтәрелә. 1997 елда мәчетнең мәхәлләсе оештырылып, юридик теркәү уза. Ләкин бина хосусыйлаштырылган булып чыга һәм дәүләт аны дин тотучыларга кайтарып бирә алмый. “Мелита” ААҖ җитәкчелегенә хатлар яза торгач, бинаны кайтару мәсьәләсе берләшмәнең директорлар советында каралыр­га тиеш була. Ләкин мәсьәлә инде уңай чишелә башлагач кына, берләшмәдә җитәкчелек алышына һәм юлны яңабаштан узарга туры килә. Бу юлы да мәсьәлә уңай хәл ителә дигәндә генә, җитәкчелек тагын алышына һәм бина язмышы эленеп кала! Ниһаять, берләшмәгә генераль директор итеп Рәис Хафиз улы Гомәров билгеләнгәннән соң, “Мелита”ның хосусыйлаштырылган бинаны директорлар советы дәүләткә кайтарып бирә һәм ул Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2013 елда мөселманнарга тапшырыла. Аны саклау турында Мәдәният министрлыгы белән шартнамә төзелә. Тикшереп, реставрация өчен проект та төзелә. Эчтәге тарихи булмаган киртәлекләр сүтелә, нигезе күпмедер ныгытыла. Ләкин шуннан артык эш алга бармый – бүгенгә кадәр аның манарасы да торгызылмаган, эче-тышы сипләнмәгән. Ватык тәрәзә-ишекләреннән җил уйнап тора...

Наил Нәбиуллин кызганыч хәлдәге бу бинага шул ук Яңа бистәдә урнашкан Иске таш мәчетне төзекләндерү артыннан йөргәндә игътибар итә. “Мин бу ташландык бинаның урамга карап тору рәвешеннән аның мәчет икәнен чамаладым. Белешкәч, аның Ак мәчет булуын, Казандагы бердәнбер торгызылмый калган борынгы мәчет икәнен белдем. Җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтер өчен мәчет ишег­алдында 30 лап кеше җыеп, ифтар мәҗлесе дә үткәрдек. Ләкин моннан соң бер ел үтеп китсә дә, мәчет шул ук ташландык хәлендә кала бирә. Аның тирә-ягы чүп-чар белән тулган, ишегалдына наркоманнар, сукбайлар кереп йөри, тәрәзәләре ватык... 

Быел кабат онлайн ифтар үткәрүем дә бу мәсьәләгә шәһәр халкының, җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтүне максат итте. Мәчет бинасының Болгар номерлары язмышын кабатлавын теләмибез! Татарстанның 100 еллыгын каршылаган елда тарихи мәчетнең мондый үзәк өзгеч хәлдә булуы бәйрәм рухы өстәми, – дип сөйләде ул. – Бу мәчеткә 200 елдан артык, бәлки кайберәүләр аның җимерелеп төшүен ­көтәләрдер?..” 

Ак мәчетне сипләү мәсьә­ләсендә ниләр эшләнүен белергә теләп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга мөрәҗәгать итсәк тә, ул сорауларыбызга җавап бирә алмады. Мәчетнең хәзерге имамы Фәрит хәзрәт Сәлман исә сорауларга гаеттән соң җавап бирәчәген, әлегә документ эшләре хәл ителүен генә хәбәр итте һәм бу изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетын җибәрде: ПАО «АК БАРС» БАНК

БИК 049205805 Кор.счет 30101810000000000805

Местная мусульманская религиозная организация –Приход «Ново-Слободская Мечеть, 1801-1805 гг.» Мухтасибата Вахитовского и Приволжского районов г. Казани Централизованной религиозной организации – Духовного управления мусульман Республики Татарстан

ИНН 1654018255

Расчетный счет № 40703810700020004052 
   
Эльмира СИРАҖИ.

P.S. Язма газетада басылып чыккач, Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте түбәндәге җавапны җибәрде:

"Мәчетнең язмышына битараф  калмаган һәркемгә зур рәхмәт. Диния Нәзарәте бүгенге көндә ТР Мәдәни  мирасны саклау комитеты белән бу мәсьәлә буенча тыгыз элемтәдә тора һәм анда төзекләндерү эшләрен алып бару өчен кирәкле техник документацияне әзерли. Мәчет бинасы мәдәни мирас объекты булганга күрә, андагы барлык эшләр дә катгый таләпләргә җавап биреп һәм дәүләт күзәтчелеге астында алып барылырга тиеш. Реставрация эшләре тәмамлангач, ул үз ишекләрен ачып җибәреп Казан мөселманнарына хезмәт итәр дип өметләнәбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев