Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2022 елда 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яшьлек ир-атлар пенсиягә чыга алачак

Картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен, тиешле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентының билгеле бер күләме булуы белән беррәттән, пенсия яшенә җитү дә кирәк.

2022 елда 1965 елның икенче яртыеллыгында туган 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 1960 елның икенче яртыеллыгында дөньяга килгән 61,5 яшьлек ир-атлар иминият пенсиясе алу хокукына ия булачак. Россия Пенсия фондының Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Марина Тарасова шулай дип белдерде. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.

Пенсия фонды вәкиле билгеләп үткәнчә, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен, тиешле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентының билгеле бер күләме булуы белән беррәттән, пенсия яшенә җитү дә кирәк.

Аның сүзләренчә, әгәр агымдагы елда иминият пенсиясе алу хокукына ия булу өчен ким дигәндә 12 еллык стаж булуы һәм индивидуаль пенсия коэффициентының 21дән дә кимрәк булмавы шарт итеп куелса, киләсе елда исә моның өчен 13 еллык стаж һәм 23,4тән ким тәшкил итмәгән индивидуаль пенсия коэффициенты кирәк булачак.

Шул ук вакытта, индивидуаль пенсия коэффициентының күләме хезмәткәргә эш бирүче тарафыннан күчерелгән иминият взнослары суммасына турыдан-туры бәйле булачак, дип искәртте Россия Пенсия фонды вәкиле.

Россиядә картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсиясе билгеләү хокукын бирә торган яшь 2019 елда акрынлап арта башлады. Күчеш чоры 2023 елда тәмамланырга тиеш.

 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев