Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

175нче гимназия янында биредәге фаҗиганең бер еллыгы уңаеннан мемориал барлыкка килде

Казанның 175нче гимназиясе янында очраклы мемориал барлыкка килде. Бүген биредә булган фаҗигагә (Казанда яшәүче егет мәктәптә атыш оештырган иде) бер ел тулды.

Гимназия укучылары мемориалга әлеге фаҗигадә һәлак булган балалар һәм укытучыларның исемнәре язылган табличкалар, чәчәкләр куйган.

Фаҗига 11 майда булды. 19 яшьлек Казан кешесе мәктәпкә бәреп керә, шартлаткыч ыргыта һәм ут ача.

Нәтиҗәдә, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала, тугыз кеше (җиде укучы һәм ике укытучы) һәлак була.

Шушы көннәрдә Татарстан Югары суды гаепләнүченең сак астында булу вакытын озайтты. Аңа берьюлы дүрт маддә («Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү», «Ике һәм аннан күбрәк кешене, шул исәптән кече яшьтәгеләрне үтерергә омтылу», «Шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма әзерләү һәм саклау», «Чит милекне аңлы рәвештә юк итү һәм зыян китерү») буенча гаепләү белдерелде.

Җинаять эшенең күләме 310 томга җитте, 600 кеше зыян күрүче дип табылды.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X