Мәдәни җомга

ЗӨЛФӘТ БАГЫШЛАУЛАРЫ

Төрле-төрле шагыйрьләрнең китапларында күренгәли торган шигъри багышлауларга минем караш, нилектәндер, озак вакытлар икеле-микелерәк булып килде. Мондый шигырьләрнең еш кына фәлән шәхескә ярарга тырышып язылуы, ә ул шәхесләрнең кайберләре шигъри багышлауга түгел, дөреслектә, күп дигәндә тәнкыйть язмасына гына лаек булуы сәбәптер моңа, бәлки. Ялагайлыктан ничек шәп шигырь тусын! Шунлыктан, күп кенә...

Төрле-төрле шагыйрьләрнең китапларында күренгәли торган шигъри багышлауларга минем караш, нилектәндер, озак вакытлар икеле-микелерәк булып килде. Мондый шигырьләрнең еш кына фәлән шәхескә ярарга тырышып язылуы, ә ул шәхесләрнең кайберләре шигъри багышлауга түгел, дөреслектә, күп дигәндә тәнкыйть язмасына гына лаек булуы сәбәптер моңа, бәлки. Ялагайлыктан ничек шәп шигырь тусын! Шунлыктан, күп кенә багышлаулар, шигырь булудан бигрәк, шигъри калыпка салынган төче мәкаләләрне хәтерләтә. Алардагы фикер дә авторның шигырь багышланган шәхескә үз мөнәсәбәтен бәян итүдән узмый.

Гомер юлын әллә нинди бер ашкыну белән үтеп, якты дөньялардан иртәрәк киткән шагыйрь Зөлфәт багышлауларын бер генә кат укыган кеше дә алардагы фикер тирәнлеген, авторның шигырь багышланган һәр шәхес язмышын халык, ил язмышына бәйләп һәм бары тик шулай гына сурәтләвен, димәк, башкалар язган байтак багышлаулардан нык аерылып торуын күрер иде. Менә аның "Татарның ак чаптары" дип исемләнгән, исем астына "Галим Равил Әмирханга" дип куелган шигыреннән ике строфа:

Ходайның әллә сайламыш
Бер кавеме микән без?-
Бүтәннәр бер сынау үтсә,
Без мең сынау үткәнбез!

...Бу татарның инде тәмам
Өшәнсә дә чаптары-
Булган бит Тукайлы чагы,
Әмирханлы чаклары!

Инде тагын бер кат Әмирхансыз калдык дияргә була: нәсел тамырларыннан ук гыйлемле, йөгерек- җор каләмле, ипле-иманлы Равил Әмирхан бер-ике ел элек бу дөньядан китеп барды. Әдәби-гыйльми җәмәгатьчелекнең искә алганы да сизелми. Фатих Әмирханның әнисе Рабига абыстай тумышы белән Балтач районыннан булырга тиеш, дип язган иде ул. Архивларда казынып, төбәк тарихын шактый тирән өйрәнгән якташларыбызны, ни сәбәпледер, бу сүз әлләни кызыксындырмады бугай, чөнки әлегәчә берсе дә Равил Әмирхан фаразын ачыкларга тырышмады. Затлы нәсел дәвамчысының, тарих укытучысы буларак, хезмәт юлын нәкъ шушы Балтач төбәгендә башлавы да бер мәгънәгә ия кебек иде, югыйсә.

Дөрес, татарның әдәби мохите бөтенләй үк Әмирханнарсыз түгел анысы - шөһрәтле нәсел дәвамчысы Лиана Рәсим кызы Әмирханова бик яшьли Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. Ходай аңа бәхетле иҗат юлы насыйп итсен!

Зөлфәтнең "Күрешә калсак" (Остазыбыз Мөхәммәт Мәһди ядкәренә) шигыре дә- шушы шагыйрь генә яза алган, бүтән беркем кабатламаячак искиткеч әсәр. Биредә дә сүз татар әдәбиятенең ике асыл заты арасындагы мөнәсәбәт белән чикләнми, дөресрәге, сүз бөтенләй ул хакта бармый. Шагыйрь үзенең иң уңышлы, татар яшәгәндә мәңге укылачак шигырен башка беркемгә түгел, нәкъ менә Мөхәммәт Мәһдиевкә багышлаган икән, аларның бер-берсенә ихтирамлы карашы болай да ап-ачык аңлашыла. Тормышта без күреп ияләшкән гап-гади күренешләр бу шигырьдә илаһи фәлсәфәгә төрелеп, дөньяның мәңгелегенә бәйләп сурәтләнә, җаннарның үлемсезлегенә ишарә ясала. Биредә шигырь үлчәменең дә бөтенләй үзгәсе-шагыйрьләр сирәк куллана торганы сайланган. Гүя бу шигырь түгел, ә бәлки, мәңгелектән ишетелеп, кабат мәңгелеккә агылучы серле, илаһи моң:

Томанлы таңда наз иңә җиргә,
Әйтерсең, сыер бозавын ялый...
Ходайның изге сәгате иңде-
Уҗымнар шыта, Мөхәммәт абый...

Шигырь шушы строфадан башлана да, менә болай тәмамлана:

Исә дә исә уҗымнар җиле...
Вакыт алдында без һаман сабый.
Күрешсәк анда, сөйләрмен таңда
Уҗым шытканын, Мөхәммәт абый...

Уҗымнар шыта икән, димәк, әле Җирдә тормыш, тереклек имин дәвам итә, дигән сүз. Кемнең шыксыз көз азагында япа-ялгыз кырлар уртасына чыкканы бар? Кайдадыр кояш барлыгы да сизелми, авыллар да күренми, әтәч яисә, һич булмаса, козгын тавышы да ишетелми, бөтен тирә-якта кап-кара бушлык һәм өнсезлек: карашлар тукталырлык яки колакка эленерлек берни юк. Торган саен күңелне караңгы уй, гаҗизлек били бара. Һәм кинәт, өметләрне яктыртып, еракта, сукаланган кара җирләр артында, яшеллек шәйләнгәнен тоясың. Уҗым кыры! Ходаем ла, тормышның дәвам итәчәгенә бер өмет бит бу, болай булгач, шөкер, яшибез икән бит әле! Чөнки, Зөлфәтчә әйтсәк, Җир уҗымлаган лабаса. Җирдәгеләр дә, мәңгелеккә киткәннәр дә күрегез, тоегыз моны! Кара көзләрне һәм дә салкын кышларны Аллаһ ярдәме белән исән-имин кичсәк, шушы уҗым кыры безне бар тереклек уяначак, өметләр яңарачак якты язларга тоташтырыр, иншалла.

Кара көздә караңгы кырларда хәвефкә уралып басып торган ялгыз Адәм баласы нәрсә әле ул, тарихыбызда халыкларны да кара төндә калдырган чорлар никадәр әнә! Халык кичергән авырлыкларны шул халыкның гыйлем ияләре, нык иманлы динчеләре, әдип һәм шагыйрьләре кадәр тирән аңлаучы, моңа җаннары сыкраучы тагын кем бар икән? Әнә Каюм Насыйри кебекләр, томана һәм җаһил замандашлары тарафыннан "сукыр" кушаматы алса да, халыкны яктылыкка, мәгърифәткә чыгару өчен җан атып эшләгән. Ярый әле алар булган, диябез хәзер.

Әллә ниләр күрер иде халык,
Чорлар шундый кара чагында,
Кулларыннан алып яктылыкка

Сөйрәмәсә "сукыр" Каюмнар,- диелә Зөлфәтнең "Каюм" исемле шигырендә. Кайчакларда Каюмнарны да "Язганымнан файда бармы халкыма?" дигән шикле уйлар бимазалагандыр, бәлки. Әмма барыбер язар көч тапканнар. Бер даһи галим яки шагыйрь дә халыктан тәмам аерылып, үзе генә бик биеккә үсә алмый, моның өчен халкының да беркадәр үсүе, даһины аңлавы кирәк. Бөек буласылар, халыкны да беркадәр үстерә алса гына, күз күрерлек биеклеккә күтәрелә.

- Кайчагында язам-язам да,
Уйлап куям, нигә кирәк язу,
Ипи кирәк чакта заманга?
Ләкин халкым... Ул барырга тиеш


Җылы язга, якты язларга!
Халкым рухы ачка тилмергәндә,

Аһ, язарга кирәк, язарга...- ди Зөлфәт шигырендәге Каюм. Шигырьдә тагын "Барысын да күргәнлектән авыр, Ифрат авыр "сукыр" Каюмга"- дигән юллар бар. Кызганыч, халык үзенең рухи ачыгуын әлләни сизми, гадәттә, чир тәмам азынгач кына исенә төшә. (Халыкны хөрлеккә, яктылыкка әйдисе уңган-булган затларның берзаман матди байлык хакына коточкыч җинаятьләргә барачагын, илдә угрылык "иҗаты" чәчәк атачагын да абайламый калдык без). Ә бит рухи ачлыкның сиздермичә, озаклап килә торган җимерү көче һәм тәэсире физик ачлыкныкыннан һич ким түгел. Әле артыграк булмаса! Шуны аңлаганга күрә җаһилләр һәр чорда халыкны әхлаксыз калдыру, рухи таянычтан мәхрүм итү әмәлләрен табарга тырышкан, мәкерледән-мәкерле гамәлләр кулланып, әле дә тырыша. Андый терәк-таяныч чынбарлыкта әдип, шагыйрь, мулла яки авылның эшчән, ипле-акыллы кәсепчесе сурәтендәме-аларга барыбер. Шәхесне юк итү өчен кайчакларда кеше ышанырлык сәбәп тә уйлап тормаганнар. Бәлаләрнең һәммәсе үткән заманда гына калган булса бер хәл иде әле. Менә Зөлфәтнең "Пычкы елый" шигырендәге "Воркуталык, Суслонгерлык сеңгән" абзый да:

"...Язмасын... Бик ерак йөрмәс

Ул көннәр..."-диде.

"Ялта тыкрыгында" шигыре каһарманы, олы талант иясе Галимҗан Ибраһимов та үзенең ачы язмышын, югалтулар тулы газаплы гомерен өмет белән өметсезлек арасында кичкән. Ә бит заманында аңа эшләргә, көрәшергә дип Ленин үзе фатиха биргән була:

"Хакмы икән кылган гамәлләрем?

Нишлим икән мин моннан соң?" - дигәч,

Гади генә итеп:

- Эшләгез! - дип,

Иптәш Ленин биргән иде киңәш.

Фаҗиганең зурлыгы шунда: илнең миллионлаган Галимҗаннарын Ленинның әллә каян килеп чыккан чит-ят дошманнары түгел, аның элекке көрәштәшләре, халык каршында үзләрен тугры ленинчы итеп күрсәтергә тырышучылар харап итте, нәкъ шулар нинди бай илне, андагы халык тормышын бүтәннәрдән күп дистә елларга артта калдырды. Бүген тарихны яңача язарга маташучы күп кенә "белгечләр" без күрәсе бөтен афәтләр Лениннан ук башланган, ә соңгыраклар аның васыятьләрен үтәгән, дип ышандырырга тырыша. Элекке карашларын тиз-тиз үзгәртеп, җиңел генә ышанучылар да бар, сабый акыллылар түгел диген инде безне! Бөек шәхесләренең дәрәҗәсен төшереп, халыкны рухи таянычсыз, алдагы көннәренә бер маяксыз калдырырга итенәләр, ахры, болар, дип тә уйлый белмибез.

Бөек урыс җырчысы буларак танылган Федор Шаляпин таланты Зөлфәтнең "Аръяктан хәбәр" исемле шигырендә моңнар сеңгән изге татар җиренә бәйләп бәян ителә.

Әфсене бар татар туфрагының
Сыкрау сеңгән шушы туфракта
Шытып кына чыгар мәлен көтеп,
Дөньялыкка җитәр моң ята, - ди шагыйрь. Шигырьне укый-укый без арырак:
Безнең туфрак Сәйдәш, Тукай булып,

Шаляпиннар булып терелгән, - дигән юлларга юлыгабыз. "Уҗымнар җиле" җилгәргән туфракның гына шундый хасияте бардыр, мөгаен. Хәер, шигырьдә әйтелгәнчә, "татар туфрагында кан да сугыш кына" дип караучылар да җитәрлек үзе. Соңгы вакытларда Татарстанны хәтәр кара көчләр яулап килә дип сөрән салучылар күренгәләде. Алла сакласын, хәвефле уйдырмаларын чын итеп күрсәтү өчен әллә ниләргә дә барырга мөмкиннәр, димәк, татардан зур уяулык сорала һаман. Куанырлык сәбәпләр бирмәскә иде бит аларга!

Шаляпин һәм аның кебекләрне тудырган татар туфрагы темасы Зөлфәтнең "Көрсенмә, татар!" шигырендә дәвам иттерелә. Әсәрнең кемнәргә багышлануы менә бу строфадан ачык аңлашыла:

Упкын чикләрендә калган чакта
Без - татарның кара язмышы,
Упкыннардан йолды Илһам моңы,
Айрат абыйның таң тавышы.

"Мең җәфалар кичкән бу халыкны Имин саклар көчләр табылды", - диелә арырак. Ни көенеч, әле төрле эш-гамәлләре белән милләт йөзенә кара ягучылар арасында да татарлар очраштыргалап тора. Андый хәлләрне телгә аласы килмәсә дә, чынбарлыктан качып буламыни? Хәер, караңгы уйларга бирелмик, Зөлфәт безне мәңгелектән торып өметсезләнмәскә өнди:

Мин ышанам...
Изге иманым бу -
Шулай гына була күрсен лә!
Тукай, Сәйдәш, Илһам, Айрат исән! -
Димәк, син бар! Татар, көрсенмә!

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Балтач.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: