Мәдәни җомга

Зиннур Мансуров: Ялган тарих сабак бирмәс

“Әгәр синең урында булсам” дигән гыйбарәне беренче чиратта дәүләт җитәкчеләренә әйтергә кирәк


I

.Чеп-чи ялган катыш тарихтан дөрес гыйбрәт алып булмый.


.Бүгенге дөньяда бәгъзеләр гадәти театрга түгел, ә сәяси абсурд театрына күбрәк тартыла.

.Адәм баласының үз-үзенә шундый зур проблема тудыруы ихтимал, монысын ул батырларча җиңеп чыга алмаска да мөмкин.

.Теләсә кайсы дәүләт флагы ватандашлар йөрәген ялкынландырып яшәтергә тиеш, әмма еш кына аның үзен мәйданнарда кыргыйларча яндыргалап торалар.

.“Әгәр синең урында булсам” дигән гыйбарәне беренче чиратта дәүләт җитәкчеләренә әйтергә кирәк.

.Бала төшерүнең миллионлаган корбаны җитлегеп дөньяга килгән булса, мантый алмаган кешелек тормышына күбрәк бәрәкәт иңәр иде.

.Туя ашаудан мәхрүм бәндәләр чебенне котлеттан аера алмас.

.Һәрбер илдә кабатланып торган сайлау алды уеннарының хакын җиңел ышанучан халык гаилә  янчыгыннан түләп яшәргә мәҗбүр.

.Индуктив фикер йөртүче: “Иван Ва­сильевич меняет профессию и собирается вернуть Казань обратно татарам”.

.Залимлекнең “халык дошманы” дигән нахак ярлыгы сынаулар соңында мактаулы исем дәрәҗәсенә күтәрелер.

.Башка кешеләрнең гомерен хаксыз рәвештә кискән залим хаклы төстә үзенең мәңгелек йорттагы гомерен чикләр.

.Ришвәт күләме арткан саен кеше бәһасе төшә бара.

.Тәмам акылдан язу рәвешендә дуамалланып тотынган эш еш кына бик акыллы гамәл булып чыга.

.Югары даирәдәге сәяси мәетләр иҗтимагый карашларын ешрак үзгәртә.

.Мәктәп укучысы иншасыннан: “Җәбер-золым елларында зобанилыкка авышып киткән башбаштак хакимият ватандашлар тәкъдиренә язылганны имансызларча бозу  белән шөгыльләнә”.

.Гаепсез тоткыннар кискән кан-яшьле урман утыны һәркайсы залимне тәмуг базында яндырырга җитәрлек.

.Газиз кавемебезне канга батырган Явыз Иванның һәйкәл булып күтәрелергә бернинди дә хакы юк, гыйбрәт өчен, ул Кремль диварына ахыр чиктә “Я здесь был” дигән сүзләрне генә язарга мөмкин.

.Кеше сурәтендәге шоколадны тәгамләү каннибаллык галәмәтен искә төшерә.

.Тынычлык фондына безләрдән акча күчерелми башлагач, дөньяда сугыш уты кабызучылар сизелерлек күбәйде.

.Бәни адәмдәге акыл теше дә үч алу коралына әйләнергә мөмкин.

.Бюрократ кәгазь боткасы белән туклана.

.Изге байракның таягы алышынып торырга мөмкин.

.Карашын үзгәртмәүче затларның фикере отыры бәхәссез хакыйкатькә әверелә.

.Дөреслек һәрвакыт бердәнбер булып кала, ялган бихисап төрдәге ялганны тудыра.

.Кешелекнең иң ныклы бәйләгече терек­лекле кендек бавыннан гыйбарәт.

.Туган җирдә гомер дәрья кебек киңәеп акса, ачы горбәттә исә күз яшьләре сыман тамар.

.Дәүләтчә уйлаучы: “Гади халыкка гаммәви төстә акча өләшергә ярамый, әмма аңардан гаммәви төстә салым җыярга мөмкин”.

.Сурәтләре акчага төшерелгән затларның дәрәҗәсе, сумнар курсы кебек, җәмгыятьтә һичкайчан тотрыклылыкка ирешә алмаган.

.Хезмәт урынында башкаларның өлешен ашаучы түрә гомер дәвамында азап­ланып косарга мәҗбүр була.

.“Бөек борылыш”лар алдында кисәтү билгесе торса, аклый алмаслык фаҗигаләр азрак булыр иде.

.Аерым халыкның җәгърәфи атамаларын башбаштакларча үзгәртү элгәрләрнең рәсми таныкламасын бозып язуга тәңгәл.

.Тарих язучылар ялган детекторында тикшерелсә, аларның күпчелеге алдауда тотылыр иде.

.Җир-анага гына салынып яшәүчеләр альфонсларны күз алдына китерә.

.Элек циркның тамашалары олы чатыр кысаларына да сыйган, хәзер исә тулаем циркны хәтерләткән илләр барлыкка килде.

.Бездә ясалма сулыш алдыру әмәлен өйрәтүгә караганда автомат коралын сүтә-җыю белүгә күбрәк игътибар бирелә.

.Җирдәге сәнгать театрлары тәрбияви бурычларын тиешенчә үти алмаса, дуамал иләмәннәр галәмдә сугыш хәрәкәтләре театрын барлыкка китерәчәк.

.Үтергеч коралларның яңасы уйлап табылган саен гүрдә ятучы миллиардларча корбан әйләнгәләп куядыр.

.Тарих түрендәге мактау тактасына эләгү өчен, әүвәл исемең халык хәтеренә уелырга тиеш.

II

.Ачы тәҗрибәгә нигезләнгән зирәклек чынлыкта купшы булып күренмәс.

.Мизгел эчендә башкарылган игелекле гамәлләрне мәңгелек сокланган хәлдә күзәтеп тора.

.Үзләрен сәнгатьтә якты йолдыз дип санаучы кемсәләр чынлыкта барчасы бергә томанлыкны гына тәшкил итәләр.

.Таланты төкәнгән иҗат әһеле пиар белән шөгыльләнә башлый.

.Моңның бездә генә булуы хакында бәхәсләшә торгач, хәзерге татар җырларындагы моңлылык шактый кими төште.

.Яхшы рәсемнең сәнгатьчә мәгънәсе киндер үлчәменә генә сыймас.

.“Сәнәгать” сүзе эчендәге “сәнгать” табигый  бәйләнешләр хакында искәртә.

.Күңелдә язылганны кәгазьгә турыдан-туры күчерү әдипнең яхшы сыйфаты булып санала.

.Милләтләр теле кысылган чакта эзоп теле көчәеп китүчән.

.Лингвистик тикшеренү сөземтәсеннән: “Алама холыклы тупас бәндәнең гадәти сөйләмендә нечкәлек билгесе булган сүзләр азрак күзәтелә”.

.Уен-көлке үзәгендәге хакыйкать төрлечә бозуларга бирешмәс.

.Күкрәкне авырттырып куйган көлү елау барлыгын искә төшерер.

.Кылыч кыны эчендәге кан ачы гыйбрәт язарга ярар.

.Төрмәдәге бер кешелек камера бер актерлы театр сыман, анда комедия дә, драма да, трагедия дә куела.

.Мәшһүр затларга истәлек тактасы һәммә урында куелса, күпләрне череткән төрмә диварлары чуарланып бетәр иде.

.Ихлас әйтелгәннең әрвахлар рухына дога булып ирешү мөмкинлеге галиҗәнап сүзнең биниһая зур көчкә ия икәнлеген күрсәтә.

III

.Анасы карынында үсеп килгән вакытта сәмави җан иңдерелү адәм баласының иң истәлекле көне булып саналырга хаклы.

.Дөньяга килгән сабыйның беренче ришвәте бала табу йортында ук бирелә.

.Бала чакта кигән битлек салып куела, өлкәнәя төшкәч кигәне гомерлеккә калыр­га мөмкин.

.Балалар бакчасында ботка ашарга яратмаган бәгъзе оланнар, үсеп җиткәч, үзләренә йөкләнгән байтак эшне тәмам боткага әйләндерүчән.

.Нарасый вакытта баштагы бушлыкның зуррак булуы әйбәт, чөнки үсә барган саен анда күбрәк сыячак.

.Ана карынында кыбырсыган игезәкләрнең берсе, ашыккан пассажирдай, туу чиратында алдарак торганыннан сорый: “Сейчас будешь выходить?”

.Яшьлек юләрлеге белән башкарылган кайбер тәвәккәл эшне хәтта аксакал зирәклеге белән дә кабатлап булмый.

.Үзеңдәге ике “мин”нең аңлашуы өчен бер пот тоз ашарга кирәк.

.Көндәшеңнең күңел көзгесендә уңай булып күренсәң, синнән һичничек тә кире образ ясамаслар.

.Затлы балдак хатын-кызны башта елмайта, аннары күпләрен әледән-әле үкендереп елата.

.Беркемне дә яратмаучы үз-үзенә хыянәт итүчән.

.Көязләнер чүпрәк башка көя дә кызыкмас.

.Бит-чәһрәсе беркадәр җәрәхәтләнгән бәгъзе хатын-кыз хафага төшәр, эч йөзенең килешсезлеге исә аны артык борчымас.

.Донжуан: “Мәхәббәттә тугрылык саклаган затны очрату кар кешене эзләп табуга бәрабәр”.

.Хезмәт урынындагы роман гонорар китерә алмас, әмма алимент түләү белән төгәлләнүе ихтимал.

.Гомере буе көязлек күрсәтергә яраткан хатын-кыз табутта да матур булып күренергә теләр.

.Өчаяк: “Өченчесе артык түгел”.

.Табиб хатын-кыз күкрәген зурайткан чакта ир-ат таифәсенең кабыргасы авыр­тып куяр.

.Бәгъзеләр өчен берьяклы карашларын үзгәртүгә караганда үзләренең җенесләрен бөтенләйгә алмаштыру җиңелрәк бирелә.

.Ир-ат чүпрәккә әйләнсә, хатын-кыз көягә әверелер.

.Никахлы ир белән хатын тора-бара аерылышырга да мөмкин, әмма әти белән әни балалар күңелендә бергә яшидер.

.Сөйкемле күзләрдән сытылып чыгучы яшьтә ошбу дөньяның ямьсез яклары чагыла.

.Кемнеңдер табанын ялауга караганда үзеңнең яраны ялау яхшырак.

.Сафсатачы: “Бер кашык дегетне бозарга бер тәпән бал кирәк”.

.Утыра торган әгъзасы белән уйлаучы кемсәләр хәрәм акчага алтын унитазлы бәдрәф төзетә.

.Адәми затның үзара “эт токымы” дип тиргәшүе кешегә карата кабатланмас туг­рылык күрсәтүче этне рәнҗетәдер.

.Кул кушырырга яраткан бәндә байрак йөртүче була алмый.

.Хәйләкәрлек хәттин ашса, чып-чын алдакчылыкка әйләнер.

.Кара эчле бәндәгә актан киенү килешми.

.Хәттин ашучы кайнар баш тәмуг утында гына суыныр.

.Комы коела башлаган зат ком сәгатеннән дә үртәлер.

.Тимерне кызуында сукканда да салкын канлылык күрсәтү хәерле.

.Бу дөньяда сукыр килеш күбрәк күргән затлар бар.

.Теләсә нинди мәче этлек эшләргә сәләтле.

.Сиңа явызлык эшләүчене кешечә гафу итәргә мөмкин, әмма аның кылган начарлыгы барыбер хәтереңнән чыкмас.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: