Мәдәни җомга

Зиннур Мансуров: Холык язмышка төзәтмә кертер 

Күпчелек каләм әһелләре көтмәгәндәрәк башына килгән төрле уй-фикерләрен көндәлек битләренә яки аерым кәгазь кисәгенә төртеп баручан.

Минем үземдә дә бар андый “төрткеләр”. Аларның берише йә шигырь яисә мәкалә язганда файдаланыла. Вакытын көтеп ятканнары да шактыйга җыела. Менә шулай теркәлеп торган кыска күзәтүләремнең кайберләрен, кадерле укучым, синең хөкемгә дә тәкъдим кылырга җөрьәт итәм. Әлбәттә, фикердәшләр табуыма ихластан ышанам.
                   АВТОР.


I

.Һәрбер инсан үзенә кылынган игелеккә игелек белән җавап кайтарса, мантый алмыйча интеккән кешелек тормышы бермә-бер төзекләнеп китәр иде.
.Хакыйкать монафикъның күзенә ике булып күренер.
.Без киләчәк турында күз күреме иңләрлек ераклыкка карап уйланабыз, офыкны исә еш кына билгесезлек томаны сарып алган була.
.Гади кизәк төтененнән дә газиз тияк исе килә.
.Тырма кануны маңгайга язылса да, аны күпләр барыбер үтәргә теләми.
.Репрессия җәлладының миллионлы исемлекләре  Газраилнең  дә зиһенен чуалткандыр.
.Үзенең халкын сөймәүче дәүләт мәркәзенә үзәктән куу көче тотрыксызлык тудыра.
.Чираттагы юлбашчы «Халыклар атасы» дип игълан ителгәч, «Казан ятимнәре»нә бәхет елмайган кебек тоелгандыр.
.Шүрәле кайбер авылларны гына түгел, зур империяләрне дә каргарга мөмкин.
.Түрәләрнең чамасыз ишәюе дәүләтне тотрыксызлыкка китерә.  
.Моңарчы бюрократлыкка кәгазь түзде, әмма компьютер чыдамаска мөмкин.
.Бәгъзе затлар яралгы вакытта анасының күңелен болгандыра, дәүләт кәнәфиендә утырган чакта халыкның башын бутый.
.Дәүләт эшлеклеләре белән чагыштыра башлагач, плинтусның дәрәҗәсе күзгә күренеп үсте.
.Сәясәтчеләрнең мәгънәсез гамәлләрен күзаллап сөйләгәндә, бернинди гаепсезгә циркның дәрәҗәсен төшерәләр.
.Яңа себерке үзенең җәмгыятьтәге абруен шактый ачык күзаллый, чөнки гавам җитәкчелек вазифасына керешкән һәрбер түрәне аңа тиңли.
.Әгәр законсыз төстә күпләп тотылган балык сөйләшә белсә, ул җинаятьчел төркемнәр хакында ачыктан-ачык әйтеп бирер иде.
.Акчалата бурыч түләү белән интегүче кешенең күзләренә урамдагы «Аптека» ләүхәсе дә «ипотека» рәвешендә күренә.
.Ике туганның үпкәләшүе җиде көнгә сузылса, кардәш кавемнәрнең низаглашуы җиде буынга җитәр.
.Тарих чүплегендәге кисәтү: «Уңайлы шартларда саклагыз – кардәшлек тиз бозылучан».
.Ана сөтендә миллилек матдәсе кимесә, халыкны үзаңнан яздыручы манкортлар артыр.
.Чын милләт анасы булу өчен тулгак газапларын кичерү генә җитми.
.Мәшһүр затның туу очрагы бердәнбер анага гына түгел, җиде буынны кардәшлектә тоткан затлы акъәбиләргә дә бәйле.
.Тарих чүплегендә дә табыш итәргә мөмкин.
.Хәтер үткәннәрне сыйдырып бетерми.
.Киләчәк ахыр заман белән чикләнмәс.

II

.Җирдәге адәм балаларын халык кылган шәфкатьле Аллаһ, әйтерсең, «Йосыф китабы»н безнең кавемгә өстәмә төстә иңдергән.
.Җиргә күмелгән китаплар югалган чишмәләргә тиңдер.

.Галиҗәнап китаптан бизә бару яктыдан курку чиренә бәрабәр.
.Эченә акча яшерелгән китап үзен укшыгандай хис итәр.
.Безнең халык кыямәт көнендә дә китап бастырып чыгару белән шөгыльләнер.
.Бу дөньяда гыйлемне арттырып алу гына комсыз кыяфәттә нәфес сузу гамәленә керми.
.Элгәрләрнең язу карасы күпме күңелне агарткан.
.Безнең «җиде» санына мөкиббән китүебез ниндидер чикләнгәнлектән түгел, ә күкләрнең серле арифметикасын хөрмәтләп яшәргә омтылудан килә.
.Төнлә башыңа акыллы фикер килсә, йоклап  китә алмавыңа шөкер кыл.
.Җаһиллек үз сүзен кычкырып, зирәклек пышылдап кына әйтер.
.Тирәнлеккә ирешмәгән фикер бик озынга китүчән.
.Баш миенең күпчелек өлешен су тәшкил иткәч, алкын дәрьяның ниндидер мәгълүмат саклавы бик табигый.
.Уллыкка алып үстергән Тукайҗанын тома ятим калдырмас өчен, татар халкы авыр сынауларны исән-имин кичеп яшәргә бурычлы.
.Даһи затларның кайбер йомшак яклары шәхеснең халыктан аерылгысыз икәнлеген күрсәтә.
.Бер үк әдипне ике-өч халык үзенеке  итеп  саный икән, бу хәл шушы кавемнәрдәге баба уртаклыгы хакында искәртеп тора.
.Мэтрлар яулаган биеклек  метрлар белән үлчәнмәс.
.Ашый  торган ризыкны яманларга ярамый, рухи азыкны исә тәнкыйтьләргә мөмкин.
.Мин-минлек белән чирләүче артист сәхнәдә үз-үзен уйнарга омтылыр.


.Тормыш иң яхшы драматург булып санала, чөнки ул иҗат уйланмасы белән мавыкмый.
.Кешене ихластан көлдерүгә караганда ирексезләп елату күпкә җиңелрәк.
.Бүгенге эстраданың төп максаты халыкны эстетик яктан тәрбияләү түгел, ә һәрбер сехнә «йолдызы»на икешәр-өчәр катлы йорт салудан гыйбарәт.
.Аерым сәнгать әһелләре турындагы язмалар некрологка охшый башлады, чөнки тәгъзияләрдә тәнкыйть сүзе әйтү бөтенләй гадәткә кермәгән.
.Кешенең гамәл дәфтәре кат-кат акка күчерелмәс.

III

.Үзе аша яшенне үткәргән йөрәккә күкләр белән тоташу сере уелыр.
.Рәхмәт күләгәсенә лаек булу фани дөнья дәрәҗәләреннән өстенрәк.
.Гамәл дәфтәренә язып торучы фәрештәләрдә гаделлекнең чып-чын үрнәген күзалларга мөмкин.
.Муенга ярым ай тагып йөрү чын диндарлыкка хас билге түгел.
.Игезәкләрнең гамәл дәфтәрендәге охшашлык тәкъдир каләменең кабатлануына бәрабәр.
.Үлгәннәрне аягүрә басып искә алу минутлары исәннәр гомерендәге бәхетле мизгелләр хисабына өстәлер.
.Таш үч тота: әгәр аның өстендә артың белән озаклап утырсаң, иртәме-соңмы, ул синең баш очында кыямәткәчә торып басачак.
.Кабер мөҗавире: «Ташларны җыяр вакыт...»
.Табут мәңгелек йортына үзеңне генә алып китәр, анда мал-мөлкәт төйи торган махсус урын юк.
.Ахирәттә астрология булмаячак.
.Кәфен сары йорт күлмәгедәй озын җиңле түгел, әмма ул фетнәчел бәндәләрне дә тәмам тынычландыра.
.Гомер буе кроссворд чишү белән җенләнгән бәндәләр Мөнкир белән Нәкирнең сорауларына җавап таба алмас.
.Шайтаннар эшсезлектән интекмәс.
.Буп-буш акча янчыгың белән хорафатчан кешеләргә очрамавың хәерле.
.Родился в ... смирительной рубашке.
.Кеше әбелхәят суын да эзли, яңа авыруларны да уйлап таба.
.Артык шикләнүчән чәүчәләк бәндә юктан гына сырхаулап китсә, тыйбби белешмәдә күрсәтелгән барлык чирләрне үзендә тоя башлар.
.Кыланышлы кыяфәттә таянып йөрсәң, таягың кайдадыр онытылып калачак.
.Бәндә: «Бер башка караганда ике  баш яхшырак»; Аждаһа: «Ике башка караганда өч баш яхшырак».
.Кешедә оят җирләр азрак булса, сүгенү сүзләре кимрәк булыр иде.
.Ишарә бармак дөрес юнәлешне күрсәтергә дә, шулай ук борында казынырга да мөмкин.
.Дөя түгеллегеңне раслар өчен, фу, тәмам эт булырга кирәк.
.Урманда имәннәр азаеп калгач, ваграк агачлар эреләнгәндәй тоела.
.Кеше яшәми торган утрауда абруй казану мөмкин түгел.
.Нәзакәтлелек – төрлечә кылану өчен иң кулай сыйфат.
.Өйдә савыт-саба шалтыратырга гадәтләнгән ир-ат түрәләр алдында тәлинкә тота алмас.
.Талканы коры кешегә ихтирамлы булу кыенрак.
.Туя белмәс нәфестә Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ чалымнары бар.
.Җандагы шикләнү корты ышаныч нигезен ашар.
.Зур эшнең тап яртысына җиткәч, аны төгәлләү бермә-бер җиңеләя төшә.
.Сазаган кызның кияүгә чыгуы мәшгульлек дәрәҗәсенең үсүенә китерә.
.ЗАГС бүлеге мөдире: «Объявляю вас мужем и женой – ...одной сатаной!»
.Тол хатынны артык борчылмаска өндәү ир-ат өчен үкенечле төгәлләнергә мөмкин.
.Үз-үзен генә яратучы алиментны күбрәк түләр.
.Үз күңеленең ничә яшьтә булуын оптимистлар гына чамалап белә ала.
.Фәкыйрь бәндәләр арасында да дөнья бәясе кешеләр була.
.Яшәү мәгънәсен аңлар өчен күбәләккә бер төн дә җитә, ә менә адәм баласына кайчак йөз ел да җитми.
.Холык язмышка төзәтмә кертер.
.Тормыш төбенә төшеп, таштай авыр гыйбрәтеңне югарыга күтәрә алсаң, кеше булып калырсың.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: