Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ЖУРНАЛИСТ ҺӘМ АНА

Хезмәттәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөембикә Кашапова һәр эшне дә җиренә җиткереп эшләве белән һаман сокландыра килә. Ул эшнең үзеннән яралган кебек. Хезмәт сөючәнлек яши-яши үсә баргандыр, мөгаен. Чөнки әтисе Кыяметдин гомере буе сәламәтлеккә туймаган. Хуҗалык эшләре башлыча әнисенең нәфис җилкәләренә төшкән. Ә гаиләдә 6 бала. Шуңа күрә кыз 13...

Хезмәттәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөембикә Кашапова һәр эшне дә җиренә җиткереп эшләве белән һаман сокландыра килә. Ул эшнең үзеннән яралган кебек. Хезмәт сөючәнлек яши-яши үсә баргандыр, мөгаен. Чөнки әтисе Кыяметдин гомере буе сәламәтлеккә туймаган. Хуҗалык эшләре башлыча әнисенең нәфис җилкәләренә төшкән. Ә гаиләдә 6 бала. Шуңа күрә кыз 13 яшеннән үк гаилә җылысыннан аерылып, мөстәкыйль тормыш башлый - туган авылы Керәннедән Яңа Кенәрдәге интернат-мәктәпкә барып укый. Аннары тагын ике ел мәктәп һәм олы тормышка аяк басу. Кыз документларын Казан университетына илтеп тапшыра. Шунда матур киенгән кызларны, көяз егетләрне күрептерме, үзенең гади генә күлмәгеннән оялып куя һәм, кешедән ким-хур булып йөрисем юк, дип аттестатын кире алып, Җитен комбинатына эшкә урнаша. Андагы авыр эшне дә җиренә җиткереп башкара. Шулай 5 ел үтә. Ә күңелендә хыял кошы һаман талпына, шуңа ул һаман укыган кешеләр янында бөтерелеп йөри. Шуларның берсе кызның язарга һәвәслеген сизеп, аңа университетның журналистика факультетына керергә киңәш итә. Ниһаять, университетның рабфагын тәмамлаганнан соң, Сөембикә студентка әйләнә. Өйдән ярдәм итүче булмагач, кыз балага зур шәһәрдә яшәве авыр була. Шуңа күрә ул укудан соң Мех берләшмәсендә эшләргә гадәтләнеп китә. Андагы хезмәт тә бик авыр. Аның каруы, көненә 10 сум акча түлиләр. Шулай иртәдән - башны, кичке якта беләкләрне эшләтеп, тагын 5 ел гомер үтеп китә. Никадәр авыр булмасын, студент елларын бик сагынып искә ала ул. Миңназыйм Сәфәров, Васил Гарифуллиннар белән бер төркемдә укы да, сагынмый кара син! Җиренә җиткереп эшләү сыйфаты Мамадыш район газетасында тагын да ныгый төшкәндер, мөгаен. Чәчкә Хөснетдинова кебек талантлы журналистлар белән эшләгәндә сынатмау теләге тырышлыкка сәбәп булгандыр. Бервакыт шулай "Спартак" колхозының алдынгы сыер савучысы турында язарга кушалар. 10 ел алдынгылар рәтендә йөргән бу ханым турында бик күп язган булалар, билгеле. Талантлы журналистлар да тырыш авыл хезмәтчәненә матур-матур мәкаләләр багышлаган. Шуңа күрә Сөембикә башта куркуга кала. Ә бер көнне редакцияләренә шул ханымнан хат килеп төшмәсенме. "10 ел эчендә минем турында кем генә язмады, әмма Сөембикә Кашапова кебек язган кеше булмады", - дигән сүзләр була анда. Аннары 7 ел Казаныбызның Мех берләшмәсендә "Мехчы" газетасында каләм чарлау. Тагын бер ел "Татарстан хәбәрләре"ндә эшләү. Һәм инде 20 ел буе Сөембикә "Мәдәни җомга" газетасында хезмәт итә. Көндәлек матбугат, билгеле, журналистны эшкә чыныктыра. Андагы эшне тавык чүпләп бетерә торган түгел бит.

Хезмәттәшебезнең тагын бер сокландырган сыйфаты - аның кызыксынучан булуы, аң-белемгә, яңалыкка тартылуы. Ул билгеле бер өлкә белән генә чикләнмичә, төрледән-төрле темаларга язмалар әзерли. Моннан бер-ике ел элек кенә ул "Музей меценаты" дигән мәртәбәле исемгә һәм күкрәк билгесенә ия булды. Ә күптән түгел наркоманиягә каршы көрәшергә өндәгән язмалар бәйгесендә беренчелекне алды. Шушы көннәрдә армый-талмый Су спорты буенча дөнья чемпионаты турында язып йөри. Республикабызда аның язарга азык эзләп барып чыкмаган районы калмагандыр. Берәр чит планетага юл салынып, журналист халкын кызыктырырдай чара оештырылса, яшем олы дип тормыйча, анда да барып чыгачагына һичбер шик юк. Барысы да әти-әнидән, тәрбиядән килә. Кыяметдин аганы Ходай сәламәтлеккә кинәндермәсә дә, моңлы, гамьле итеп яраткан бит. Ул шигырьләр дә, мәкаләләр дә язган. Туган авыллары тарихын барлый башлаган. Район әдәбият берләшмәсендә актив катнашкан. Бу хакта талантлы әдипләребез Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нәби Дәүли белән һәм берләшмәдә каләм тибрәтүчеләр арасында төшкән фотосурәт тә искәртә.

Ә иң сокландырганы - Сөембикәнең профессиядән тыш ана буларак та уңышка ирешүе. Бала үстергән хатын-кызлар аңларлар дип уйлыйм, нарасыен беренче мәртәбә күкрәгенә алып кочаклаган мизгелдән башлап, хатын-кыз өчен ул дөньядагы иң кадерле кешегә әйләнә. Газиз балаңның егылып борынын канатуы каядыр Непалда самолет шартлап 220 кеше һәлак булуга караганда да зуррак фаҗига булып тоела. Илнең мәгариф системасы зәгыйфьләнү балаңның "2" ле алуы янында чүп кенә. Нарасыеның тәненә чыккан бер чуан ана кешене Африка халыкларын меңәрләп кырган эпидемиягә караганда да зуррак кайгыга батыра. Иң ачы язмышлар да улыңның яки кызыңның беренче мәхәббәт газабына җитми. Улың күрше малае белән сугышып кайтса, хәтта гарәп-израиль низагы да тоныкланып кала. Гуантанамо, Абу-Грейб төрмәләрендә җәзаланган меңәрләгән тоткынның ачы кычкыруы да укол кадаганда балаңның бер "аһ"ына җитми. Зур бозлыкларның эрүеннән барлыкка килгән, бөтен географик картаны юып төшерергә янаган су ташкыннарыннан мөһимрәк нәрсә бар - ул балаңның бер күз яше. Галәмдә экология бозылу бәләкәчеңнең эче авыртып елавы белән тиңләшә аламы соң? Ә журналист булып эшләгән һәм бала үстерүче хатын-кыз күңеленә бала борчуларын да сыйдыра, милләт гамен, ил гамен дә онытмый. Чөнки журналист - халыктан алда барып, аны һәлакәтләрдән кисәтергә, аңа аң-белем бирергә бурычлы. Ә сыңар канатлы булып, бала борчуларын бүлешерлек якын кешең булмаса, бигрәкләр дә авыр. Бер йөрәк барчасына ничек түзсен?! Сүзем Сөембикә апаның улы Рәшит турында. Аның киләчәктә зур кеше булачагына шигебез юк. Ул Казан (Идел буе) федераль университетының физика институтында башта 4 ел бакалаврлыкка, аннары 2 ел буе магистратурада укып, менә инде икенче ел аспирантурада белем ала, Россия буенча халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып йөри. Формулалар белән җенләнеп, калган дөньясыннан ваз кичеп яшәми, әнисе кебек кызыксынучан. Билет алырга соңарса, басып торып булса да балетын да, операсын да барып карый, дөнья хәлләрен дә белеп тора.

Шушы көннәрдә хезмәттәшебез Сөембикә Кашапова матур гомер бәйрәмен билгеләп үтә. "Мәдәни җомга" хезмәткәрләре аңа исәнлек-саулык, улы Рәшитнең яңадан- яңа уңышларына сөенүен тели.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Улы Рәшит белән. 1990 ел.

.Зиннур Мансуров һәм Хатыйп Миңнегулов белән Кол Галигә һәйкәл ачылган көндә. 2005 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев