Мәдәни җомга

Заман җилгәрәсе орлыклар 

Бүген халык шигырь, гыйбрәтле кыска хикәяләрне кулдан-кулга йөртеп укый, һәвәскәр язучыларның иҗатка хирыслыгы да торган саен ныграк ачыла бара.

Төрле социаль челтәрләрдәге төркемнәрдән көн дә андый язмалар дистәләп агылып керә. Элегрәк кайберләрен: “Профессио­наль түгел бит бу”, – дип, ахыр­гача укып та бетерми идем. Тора-бара аларга карата фикерем үзгәрә башлады. Нигә шулай гади тел белән язылган, “башны катырмыйча”, сүзлек-фәләнсез генә укып чыгып, күңелгә кереп кала торган язмалар соңгы вакытта популярлаша башлады соң әле?


Үземнең социаль челтәргә куйган бер шигыремдәге “отыры” сүзенә Башкортстанда яшәүче татар егетенең “бәйләнгәне” искә төште: “Кеше аңларлык итеп кенә язып булмыймыни соң ул шигырьне, апа?” 

Без талымсызга әйләндекме, әдәби татар телен заман үз иләгеннән иләп, “халык” теленә күчеп барабызмы? Минем үземне бу “заманча” иҗатта нәрсә җәлеп итә соң? Тарихи ядкәргә әйләнеп барган истәлекләр: әбинең чиккән намазлыгы, бабай ясаган бала бишеге, дистә кешелек гаиләне җылыткан олы ак мич, анда әни пешергән таба икмәге, әткәйнең тальяны, тугры мәхәббәт яки хыянәт, катнаш никахлар... Менә “глобаль челтәр” бишегендә тирбәлгән шигырь һәм гыйбрәтле язмаларның төп темалары шушындыйрак. Димәк, формага караганда эчтәлек күңелне тизрәк яулый. Хәзерге буталчык заман пәрәвезеннән арыну, бүгенге битараф чынбарлыктан качу өчен, җанны имләр җылыга – тәүлек буе яныбызда булган “җан дустыбыз” – кесә телефоны аша таралган якты хатирәләргә сыенабыз түгелме соң? Азга гына булса да.

Азнакайда  гомер итүче Илмира Сәлахованың кулъязмасы белән танышкач: “Шагыйрәнең яңа китабы үз укучысын табачак”, – дигән уй килде. Китап буларак та, интернетта да... Бу юлы да иң башта формага караганда эчтәлек “эләктереп алды”.

Укый-укый, рифманың кайбер урыннарда салулап алуы, ритм сикәлтәләре, беренче карашка шулай тоелган сөзәклек һәм калкулыклар авторның иҗаты турындагы гомуми фикеремне һич үзгәртмәде. “Илмира Сәлахова иҗаты үз укучысын табачак!” Хәер, бу китап җирле авторның беренче мәҗмугасы гына түгел икән инде. Аның шигырьләре, юмористик язмалары төрле типографияләрдә китап булып та чыккан, район газетасында да даими басылып тора. 

Авторның иҗаты күңелдәге хатирәләрне уятты: бер елмайтты, бер уйландырды. “Туып-үскән якларым” дигән шигырьгә җиткәч, кайбер урыннарны үземчә үзгәртәсем килеп “кул кычытса” да, хәтта инде “шомарткалап” өлгергән булсам да, авторның миңа язган хаты белән килешмичә булдыра алмадым.

“Сания ханым! Минем туган ягыма гына кагылышлы кайбер тарихи вакыйгаларны сезнең белеп бетермәвегез – табигый күренеш. Аларны бу җирлектә яшәүче яшьрәк буын вәкилләренең дә белмәве ихтимал. Сезнең киңәшләрне яратмаганнан түгел, фактик хаталар китмәсен дип, кайбер аңлатмалар биреп китәргә телим.

Урманай авылыннан өч чак­рым ераклыкта зур завод салганнар. Якын-тирә районнардан да анда сөт ташып эшкәрткәннәр. Ак майларын хәтта чит илләргә дә чыгарганнар. Шундый зур завод булгач, анда ике катлы йорт, бараклар салганнар, кайбер кешеләр үзләре дә йорт салып кергән. Клубы, мәктәбе, кибете, балалар бакчасы да бар иде. Ә авылның аерым исеме юк иде. Урманайга якын булгач, “Урманай май заводы” дип йөртелә иде. Сугыш вакытында ул “секретный завод” булган.

70 нче елларда аны бөтенләй бетереп, хәтта ул турыда искә алырга да кушмыйлар иде. Мал-туарларын алып, күп кеше Урманай авылына күчеп китте. Аларны “олы җанлы Урманай” сыендырды. Ә без Азнакайга күченеп киткәнбез. Урманай җирлегендә туган бала булгач, Урманаем мине дә ятим итмәде, үз кызыдай кабул итте. Үз шагыйрәсе итеп зурлады. Шуңа да мин аны тагын да ныграк яраттым.

Күп еллардан соң ул май заводы җирлегендә бер таш та юк иде инде. Без бәләкәй чакта биек булып күренгән тавы, чүккән кебек, иелгән кебек тоела иде. Ә тәмле сулы чишмәсенә торба ялгап, Урманайга сузганнар иде. Улакка агып торган чишмә шавы торбада гына ишетелә иде. Ә Урманаем, сез әйткәнчә, уйга чуммады, ул гөрләп, матур итеп, тулы тормыш белән яши бирә...”

Әйе, Сез хаклы, шагыйрә ханым... Тарихка кагылырга да, аны үзгәртергә-бозарга да ярамый. Форманы төзәтәм дип, эчтәлеккә кул тидермиләр. Моны барыбыз да аңласак иде дә бит!

Бүген инде тип-тигез җир,
Иелгән биек тавы.
Урманайга таба аккан
Торбада – чишмә шавы.

Ясин чыгып җил юаткан,
Бу җирнең кипкән яше.
Чал тарихын хәтерләтеп
Җилферди “әби чәче”.
       (“Туып-үскән якларым”)


“Авылыма кайтам әле” шигырендә язылганча, чынлап та Азнакайдан башлап Урманайга чаклы, “әнкәй” дип әйткән кебек, исемнәре “әй”, “ай”га тәмамлана торган авыллар озатып кала. Шагыйрәнең әнисенең яшьлеге шул авылларның барысы белән тыгыз бәйләнештә булган. Берсендә – ул туган, икенчесендә – укыган, кайсында эшләгән, кайсында клубларда халыкка рухи азык өләшеп, театр-концертлар куйганнар. Шуңа ул авыллар яныннан үткәндә, әнисе фатиха биреп, җитәкләп барган кебек тоела авторга.

Юл буе “әй”, “ай”га беткән
Авыллар озатып кала.
Әйтерсең лә фатихалап,
Әнкәй җитәкләп бара.

Авылыма кайтам шулай,
Матур уйларга оеп,
Чакрым саен, авыл саен
Әнкәм җылысын тоеп.
         (“Авылыма кайтам әле”)

Шигырьләр арасында мине иң уйландырганы, мөгаен, “Орлык хәтере” булгандыр. Әлеге орлык темасы бер шигырьдә генә дә чагылдырылмый. “Уйлап чәчик”, “Затлы орлыгым” да шулар рәтенә керә.

Башка ботак бу куакта
Үсеп китә алырмы?!
Орлыгында язылганны
Дәвам итә алырмы?!
                      (“Орлык хәтере”)

Чит-ят тамырларга ялганмадык та, нәсел орлыгыбыз кысырланмадымы? Башка агачка ялганган ботакта үскән җимеш­ләребез тәмен дә, төсен дә үзгәртеп, танымаслык хәлгә килмәдеме? Еллар үткәч, бу ботакны чәнечкеләр басмадымы? Шигырьдә дә моңа ачык җавап бирелгән:

Мин кайда да югалмам дип,
Яшәп була алданып...
Үзең булып калырсыңмы,
Чит тамырга ялганып?!
                    (“Орлык хәтере”)

Исхакыйлар, Еникиләр, Туфаннар әйтеп калдырган “милли фаҗига” дигән афәт бүген дә һәр гаиләнең диярлек орлык хәтерен замана җилендә җилгәрә, талкый. Чарасызлыктан бәгырьләр парә-парә килә. Саф һәм нык орлыктан җитешкән җан җимешләребезне үз кулларыбыз белән ят нәселгә катыштырып, “бетәбез” дип ыңгырашабыз.

“Уйлап чәчик” шигырендә дә автор, теманы дәвам иттереп, “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән халык әйтеменә ныклап игътибар итәргә чакыра:

Җитешмәсәк, балаларга кала –
Алар татыр безнең чәчкәнне.
Яман орлык ялгыш 
                               чәчелмәсен,
Дөрес аңлыйк халык әйткәнне.
                      (“Уйлап чәчик”)

Өлкән буын вәкиле буларак, шагыйрә үз иҗатында тормыш тәҗрибәсенә, хатирәләргә дә мөрәҗәгать итми калмый, әлбәттә. Гомер биргән әнкәсенә (“Әнекәем, сине сагындык”, “Ана көче”), “Затлы орлыклары” – оныкларына да шигырь багышлый ул. “Ана даны”на ия булган, биш кыз бала тәрбияләп үстергән гүзәл затның алар белән горурланырга тулы хакы бар.

Мине күкләргә күтәрә
Нык терәкле биш кызым.
Әтиләре бүләк иткән
Биш чардаклы йолдызым.
 (“Кызларым-йолдызларым”)

Авторның күзәтүчән, сизгер күңелле, үткен телле булуын кыска күләмле “Кызык-мызык”­лары да дәлилли. 

“Бүтәннәрнең күңелен ачардай бер җор кешенең теленә эләксә, иң гади бер хәлнең, кечкенә генә тормыш маҗарасының да күңелле бер мәзәккә әйләнеп китүе тиз”, – дигән үзе дә җор теллелектә үрнәк булган якташым – олпат язучыбыз Гомәр ага Бәширов. “Каптыр­малы мәзәкләр” бүлегендә күпләр Илмира Сәлахованың тормыштан алып язылган, үзе яшәгән чорның, үз төбәгенең, андагы кешеләрнең чалымнарын ташка уйган кызыклы хикәяләрен кат-кат яратып укыр­лар, дип ышанам.

Без үзебез дә, тудырган балаларыбыз, ахыр килеп, эшләгән эшебез яки иҗатыбыз да (бүген булмаса, иртәгә) – заман җилгәрәсе орлыклар. Тулымы яки бушмы, нәселлеме яки кысырмы – монысын вакыт күрсәтер. Бүген безгә саф иманлы, ихлас җанлы кешеләр тансык булган кебек, рух та хәләл һәм табигый азык сорый. Илмира Сәлахованың яңа китабы күпләрнең күңеленә әнә шундый сихәт бирер дип ышанам.

Сания ӘХМӘТҖАНОВА, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: