«Үз халкыма ярдәм итә алуыма бәхетлемен”
Соңрак мин ришвәтчелеккә бәйлелек (взяткомания) концепциясен дә эшләдем. Өйрәнә торгач, күп кенә түрәләрнең әлеге бәйлелектән «газап чигүләре» ачыкланды.
Психолог, психотерапевт Рамил Гарифуллинны республикабызда белмәгән кеше юктыр. Чөнки ул телевидение экраннарында еш күренә, 90 нчы елларда зур залларга халык җыеп сеанслар үткәргәнен дә хәтерләүчеләр бардыр. Күпләр аны алкоголизмнан, наркоманиядән дәвалаучы психотерапевт буларак белә. Ә Рамил әфәнде исә үзен күбрәк фән кешесе дип саный. Моның өчен нигез дә бар – ул күпчелеге Мәскәү нәшриятларында басылып чыккан дистәләрчә фәнни китап авторы. Рамил Гарифуллин – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган бердәнбер психиатрдыр. Бүген аның белән иркенләп әңгәмә корырга да форсат чыкты – каһарманыбыз шушы көннәрдә 60 яшен тутырды.
– Рамил әфәнде, Сез 1984 елда КФУны физик белгечлеге белән тәмамлап чыккансыз, ә 1991 елда шушы ук вузны икенче тапкыр тәмамлап, психолог дипломы алгансыз. Юнәлешегезне үзгәртергә нәрсә сәбәп булды?
– Физика факультетында уку мине үстерде, шәхес буларак өлгертте. Анда мин молекуляр физика белән мавыгып киттем, аннары шушы юнәлештә диссертация дә яздым. Ләкин ул диссертация якланмыйча калды, чөнки ул чакта бездә мин мөкиббән булган чылбырлы молекулалар, бигрәк тә ДНК һәм аксымнарны өйрәнүче юнәлеш буенча биофизика кафедрасы юк иде. Ләкин кайчандыр бу өлкәдә эзләнүләрем миңа бүгенгә кадәр ярдәм итә. 80 нче еллар ахыры иде, катлаулы чорлар. Өйләндем, гаиләне алып барырга кирәк. Минем әти (Рәмзи Гарифуллин – ред.) театр училищесының беренче чыгарылышыннан булган актер иде. Ул белем җәмгыятендә эшли, лекцияләр укый, профессионал иллюзионист, психологик тәҗрибәләр күрсәтә иде. Әти 1982 елда вафат, ә мин аның юлын дәвам итәргә булдым, шул ук җәмгыять кысаларында психология буенча лекцияләр белән чыгыш ясый башладым. Бу вакытта әле илдә психология турында белемнәр аз, халык арасында тиз популярлашып та киттем. Тиздән лекцияләрем зур залларда үтә башлады, хәтта Казан циркы бинасында да чыгыш ясарга туры килде. Ләкин мин психологиягә тирәннән кереп киткәнче, башта философия белән мавыктым, аннары психология буенча укырга кердем. Кандидатлык диссертациям наркотикларга бәйлелектәге шәхеснең психологиясе темасына язылды. Гомеремнең күп өлешен фәнни эшчәнлеккә багышладым, дип әйтә алам. Бүгенге көндә КФУның психология институты доцентымын.
– Нинди яңалык ачтыгыз?
– Мин һәрвакыт яңалыкка омтылдым, моңа хәтле беркем дә эшләмәгәнне эшләргә тырыштым. Әйтик, манипуляция психологиясе. Бу юнәлеш безнең илдә бөтенләй өйрәнелмәгән иде. Шулай ук беренчеләрдән булып төрле бәйлелекләрне: алкоголизм, наркомания, игроманияне психологик-теоретик яссылыкларда өйрәнә башладым. Кеше ниндидер бәйлелектә булганда, аның белән нинди үзгәрешләр барлыкка килә? Аның максатлары, кыйммәтләре, яшәү мәгънәсе ничек үзгәрә, моны кирәкле юнәлешкә борып җибәреп буламы? Кандидатлык диссертациям белән мин бу темаларны башлап җибәрдем.
Илнең гомуми куркынычсызлыгы темасы белән дә профессиональ шөгыльләндем дип әйтә алам. 90 нчы елларда мин беренчеләрдән булып чиновникларның, зур җитәкчеләрнең эчкечелеге илнең милли куркынычсызлыгына ни дәрәҗәдә тәэсир итүе хакында уйлана башладым, эчкечелек һәм наркомания нәтиҗәсендәге деградация аркасында җәмгыятебезнең үзенә үзе куркыныч тудырачагын аңладым. Бу фаразларым, өйрәнүләрем белән Россия президенты администрациясенә дә мөрәҗәгать иттем. Соңрак мин ришвәтчелеккә бәйлелек (взяткомания) концепциясен дә эшләдем. Өйрәнә торгач, күп кенә түрәләрнең әлеге бәйлелектән «газап чигүләре» ачыкланды. Һәрбер ришвәт алучы моның белән чирли дигән сүз түгел бу, ләкин кайберләре чыннан да ришвәтне баер өчен дип алмый, ә ришвәт алмаса, газап чигә башлаганга, бу адымга бара икән бит. Бу өлкәләрдәге ачышларыма өстәгеләр дә колак салды, әйтик, РТ президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе җитәкчесе Марс Сарымович Бәдертдинов миңа даими рәвештә эксперт сыйфатында мөрәҗәгать итә.
– Рамил әфәнде, Сез Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә бит.
– Галим булган хәлдә, бөтен тормышым телевидение, кино, мәдәният белән тыгыз бәйләнештә узды. Мин беренче булып күренекле кешеләр белән психоаналитик тикшеренүләргә корылган телевизион проект эшләдем, ике ел буе әлеге проектны атналык «Аргументы недели» федераль тапшыруы кысаларында алып бардым. Бу проектта күренекле сәясәтчеләр, артистлар катнашты, ахыр чиктә минем идеяне Беренче каналда урладылар. Мин аларны судка бирдем һәм урланган программаны эфирдан алдылар.
Басма матбугатта да гел басылып тордым. Публицистик һәм язучылык эшчәнлегем өчен мине журналистлар берлеге әлеге мактаулы исемгә тәкъдим итте дә инде. «Психотерапевтические этюды в стихах», «Телеигра в ничто», «Полет над людьми психушки» әсәрләрен, Казан турындагы хикәяләремне укучылар яратып кабул итте. Мин бит Бауман урамында туып-үскән кеше, балачагым шунда үтте.
– Кинематография өлкәсенә дә мәхәббәтегезне беләбез…
– 15 ел буе Мәдәният һәм сәнгать университетында психология укыттым, соңгы өч елда телевидение һәм кино кафедрасында доцент булып эшләдем. Башта кино белән мавыгу хобби гына булса, аннары кызып китеп дүрт кыска метражлы фильм төшердем. Аннары башка сценарийлар язылды, яңа фильм төшерелде. Хәтта «Режиссер мозга» дигән тулы метражлы фильмда төп рольне – психиатрны үзем уйнадым да. Башка фильмнарда да рольләрем бар. Фәндә дә, сәнгатьтә дә иҗат белән бердәй тәм табып шөгыльләнәм. Кино төшерү, кинога төшү – минем шәхси психотерапиям дияргә дә була. Ләкин хәзер кино төшерү бик авыр, бик кыйммәткә төшә.
– Күпләр психотерапевт булгач, Сезне көннәр буе авырулар кабул итә дип күз алдына китерә. Ә Сез күпчелек вакытыгызны имән өстәл янында язып үткәрәсез икән бит.
– Әйе, чыннан да шулай. Авыруларны мин атнага бер көн генә кабул итәм. Бу 35 ел буе шулай. Ләкин мин үземә килгән кешеләрне бик яратам. Миңа күбрәк үзебезнең Татарстан кешеләре мөрәҗәгать итә. Кабинетымда үзебезнең татар авылларыннан килгән кеше пәйда булса, шатланам, күңелем нечкәрә. Үз халкыма үз телемдә ярдәм итә алуыма бик шат. Эчкечелектән тыш, депрессия, неврозлар, төрле башка бәйлелекләр проблемалары белән киләләр. Бу бәйлелекләр кешегә яшәргә комачаулык итә. Кешенең тормышында ниндидер кыйммәт барлыкка килә һәм ул аннан башка яши алмый башлый. Әйтик, тәмәке кыйммәте. Әгәр кеше тартмый икән, аның өянәге башлана. Әгәр ул азартлы уен уйнамый икән, аның өянәге башлана… Үз милләттәшләремә бу зәхмәтләрдән котылырга ярдәм итә алуым белән аеруча горурланам. Нәкъ менә алар мине хәзерге дәрәҗәмә күтәрде. Безнең милләт бик матур, үзенчәлекләргә бай милләт. Миңа эчкечелектән дәваланырга килгән кешеләр – бай күңелле, матур кешеләр, бары тик аларга алкоголь бәхетле булырга, яхшырак яшәргә комачаулаган. «Ул сәрхушләр белән ничек эшләргә була?» – ди кемнәрдер. Юк, киресенчә, алар бик бай рухлы, нечкә күңелле кешеләр, алар башкалардан бер яклары белән дә ким түгел. Татарның хәмергә карата табигатьтән килгән биологик саклагыч механизмнары юк, шуңа күрә татарлар эчкечелеккә руска караганда җиңелрәк бирелә. Эчкечелек – безнең милләтнең кыйммәте түгел ул. Без аннан баш тартырга тиеш.
– Гади кешеләргә, халыкка психиатрлар, психологлар ни дәрәҗәдә кирәк соң?
– Һичшиксез кирәк. Нәкъ менә гади кешеләр еш кына шулкадәр эш белән басылган ки, аларның туктап уйланырга, хатыны белән чын күңелдән сөйләшеп утырырга, аны җылы итеп кочакларга да вакыты юк. Күңел ачып алырга, каядыр йөреп кайтырга…Үземә приемга килгән кешеләрдән: «Хатының белән кайчан соңгы тапкыр берәр җиргә бардың, сөйләшеп утырдың, бергәләп ял оештырдың», – дип һәрвакыт сорыйм. Гел авыр эш белән басылган халык, бердәнбер туарылу чарасы итеп, аннары аракыны сайлый. Ә бит вакытында туктап ял итәргә, үзеңнең эчке тавышыңны тыңларга, якын кешеләрең белән аралашырга кирәк. Ләкин хәзер эчкечелек нык кимеде. Эчкән кешене эштә дә тотмыйлар, күбесе үлеп бетте, минем өлешем дә бардыр дип өметләнәм (елмая). Халыктагы психологик наданлыкны бетерергә кирәк. Алар белән җиңел идарә итә алмасыннар, үз кирәкләренә файдалана алмасыннар өчен зарур бу. Эчкечелек проблемасы – ул тормышның, гомернең мәгънәсе проблемасы. Мин үземә килгән кешедән беренче итеп: «Сез тормышыгызны үзгәртергә телисезме?» – дип сорыйм. Юк икән, алга таба эшләп булмый. Мин кешене: «Эчәсең икән, үләсең», дигән примитив куркыту аша дәваламыйм. Иң мөһиме – кешегә тормыш мәгънәсе хакында мәгълүмат кертү, аның тормышындагы хәмер эчү кыйммәтен башка кыйммәтләр алыштырырга тиеш. Күпләрнең тормышы, минем кабинетка килеп кергәннән соң, тамырдан үзгәрә.
– Хәзер яшьләр арасында депрессиядән газап чигүчеләр күп, шуның аркасында үз-үзләренә кул салучылар да шактый. Алар авыр тормышта интегеп яшәүчеләр түгел…
– Яшьләргә хәзер эмоциональ-ихтыярый үсеш өчен шартлар юк. Шатлык – ул ниндидер киртәне үтеп чыкканга бүләк, ихтыяр көчен сарыф итеп нидер эшләгәндә генә шатлык хисе барлыкка килә. Яшьләрнең ихтыяр сыйфатлары үсми, шуңа күрә алар шатлык хисе кичерүдән мәхрүм. Һавасыз торганнан соң, һава сулый башлыйсың – бәхет. Яшьләрдә ихтыяр көче җитлекми, алар хезмәтнең ни икәнен белми, эштә киеренкелек хис итү юк. Хәзер шундый заман, эшләмичә дә ачка үлмәскә була. Күпләр паразит тормышын сайлый. Әйтик, шул ук Европада күпме халык паразитларча дотацияләрдә утыра. Яшьләр, ихтыяр көче куеп, нәрсә беләндер шөгыльләнү һәм шуны эшли алуга шатлык хисе кичерүдән мәхрүм. Күпләр ни спорт, ни хезмәт белән мәшгуль түгел. Гап-гади нәрсәләрне бәхет буларак бәяләүдән мәхрүмнәр. Әйтик, эштән арып кайткан кеше өчен диванга утырып ял итү дә шатлык. Шуңа күрә яшьләр шатлык тойгысы кичерү өчен башка юллар эзли башлый. Ихтыяр көчен кулланмый гына, чиста кайф алырга омтылалар. Тормыш кыйммәтләре калмый, алар өчен гомернең мәгънәсе югала, ягъни депрессия башлана. Шундый чакта алар сукыр була, үзләренә кул сала. Күбесе өчен тормыш мәгънәсе эчкәч яки наркотик кабул иткәч кенә ачыла башлый. Депрессияне кешенең ихтыярын тәрбияләү юлы белән дәвалап була. Вакыт кирәк.
– Әсәрләрегез үз юлыгызда очраган кешеләр, үзегез кайчандыр дәвалаган пациентлар турында да. Кайсысының язмышы Сезгә нык тәэсир итте?
– Балтач районының Арбор дигән авылында фаҗигале хәлләр булган иде. Эчкече шешәдәшләр бер-берсенең поминкаларыннан соң эстафета тәртибендә асылынып үлә баралар. Асылынучылар саны 8гә җитә. Иң соңгысы берүзе калгач, минем кабинетка килде, бу традицияне дәвам итәргә теләмим, мине дәвалагыз, бу капкыннан чыгарга телим, диде. Авылда бөтен халык нидер көткән кебек хәзер миңа карый, ди. Бу вакыйгалар турында мин ахырдан «Соңгы» дигән хикәямне яздым. Ул исән калды.
– Рамил әфәнде, күптән түгел 60 яшегезне билгеләп үттегез. Ниндидер нәтиҗәләр чыгару чоры бу. Киләчәккә планнар бармы?
– Мин көнлек, атналык, айлык, еллык планнар төзеп куям да шулар буенча яшим. Ваграк максатлар атналык планга, зурлары еллык планга языла. Хәзер мин яңа романымны язып ятам, ул «Озак яшәү коды» дип атала. Әсәр картлар йортындагы тормыш турында. Бу үлем алдындагы карт кешеләр белән аралашу тәҗрибәсеннән туган әсәр, уку өчен дә катлаулы булачак. «Казань-ностальжи» китабы дөньяга 9 яшьлек бала күзлегеннән язылган булса, монысында вакыйгалар карт кеше карашы аша бирелә. Мин хәзер шушы әсәр белән яшим. Башта мин үз күзәтүләремнән аерым этюдлар язып барам, аннан шушы кисәкләрне зур әсәр итеп оештырам. Картлар йорты турында зур әсәр язармын дип уйламадым да, бары тик этюдлар язып баруымны дәвам иттем. Аннары үзеннән-үзе алар бербөтен булып тезелде… «Казан ностальжи» ничек язылды? Һәр таңны компьютер каршына утырам да, күзләремне йомам һәм балачакка кайтам. Бауман урамы, 36 йорт… Балачакны күз алдына китерәм дә шул аерым картиналарны тасвирлап язып куям. Башта Фейсбуктагы «Казань ностальжи» сайтына яздым. Укучылар яратты. Ә анда бик таләпчән, усал укучылар утыра. Нәрсәдер ошамаса, чагып кына алалар. Бу бер ел һәр иртәне шулай дәвам итте. Иртәнге 6дан 9га хәтле утырам. Соңыннан бу хикәяләр китап булып басылып чыкты. Гомумән, иҗат һәм фән – минем тормышымның ике төп чишмәсе.
– Кызыгыз да Сезнең юлны сайлаган дип беләм.
– Әйе, бердәнбер кызым Энҗе Гарифуллина – минем коллегам, ул КФУның психология институтын тәмамлады, психолог, нумерология белән дә шөгыльләнә. Кинода да төшә. Хәзер ул Ирландиядә университетта эшли, кияүдә.
Эльмира СИРАҖИ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев