Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Җырларын халык сөйде

Ул иҗат иткән «Хушлашырга ашыкма», «Безгә дөнья дәшә», «Бергә чакларда», «Бир кулыңны», «Гармун алыйк әле, дускай», «Кал моңнарым булып», «Серле йөрәк», «Сөялдем сөяннәргә», «Ялгыз көймә», «Син кояшлы көнем» һ.б. йөзләрчә җыры өлкән буын җырчылар тарафыннан да, үзешчәннәр тарафыннан да ифрат яратып башкарыла, аларны тамашачы да сөеп кабул итә. Хәзерге көнгә кадәр бу җырлар халык күңелендә саклана, сәхнәләрдә генә түгел, мәҗлесләрдә дә яратып җырлана.

Риф Гатауллин исеме татар җыр сәнгатенә саф язгы җил, ярсулы ташкын булып килеп керә. Матур тембрлы ягымлы тавышы белән сәхнәләргә җырчы сыйфатында менгән Риф тиз арада композитор булып та танылып китә. Узган гасырның җитмешенче елларында ул иҗат иткән «Хушлашырга ашыкма», «Безгә дөнья дәшә», «Бергә чакларда», «Бир кулыңны», «Гармун алыйк әле, дускай», «Кал моңнарым булып», «Серле йөрәк», «Сөялдем сөяннәргә», «Ялгыз көймә», «Син кояшлы көнем» һ.б. йөзләрчә җыры өлкән буын җырчылар тарафыннан да, үзешчәннәр тарафыннан да ифрат яратып башкарыла, аларны тамашачы да сөеп кабул итә. Хәзерге көнгә кадәр бу җырлар халык күңелендә саклана, сәхнәләрдә генә түгел, мәҗлесләрдә дә яратып җырлана. Бу кадәр популярлыкның сере нәрсәдә соң? Халык күңеленә ничек сукмак салган бу композитор? Язның үзе кебек ярсу, яшьлек дәрте сирпелеп торган җырларына язмышының кайсы чатларында моң сарылган?.. 

Рифка кечкенә вакытта ук ­тальян гармун алып бирәләр, үзлегеннән шул 12 телле тальянда көй чыгарырга өйрәнә дә, аннары авыл сәхнәләреннән төшми инде ул. Укытучылары аны гел сәхнәгә чыгаралар. Яңгыравык тавышы белән шигырьләр сөйли, җырлый, уйный. Көйне бутап җибәрсә дә, хурланып кереп китми, яңабаштан башлый да уйнап чыга. Сигезенчене бетергән үсмернең бик тә музыкаль белем аласы килә, әтисе янына (әти-әнисе Риф туганчы ук аерылыша) яңадан Казанга чыгып киткәндә дә, күңелендә шул яшерен теләк була. Тик җитәкче урында эшләүче әти кешенең аны каядыр музыка мәктәпләренә йөртергә вакыты булмый, авыр баянын сөйрәп, башта үзе йөреп маташса да, кыен булгач, Риф бу уку йортын ташлый. Мәктәпне тәмамлап, егет КХТИга керә, ләкин күңелдә дөрләгән талантны, музыкага мәхәббәтне кая куясың? Барыбер үз юлын табып, ургылып килеп чыга ул!.. Институтта бер көнне берничә кеше килеп, хорга сайлап алыр өчен тавышларын тикшереп карыйлар. Рифны тыңлагач, ә сезгә хорда түгел, ансамбльдә җырларга кирәк, диләр. Шулай итеп, егет вузның ансамбленә йөри башлый. Тик монда гел рус җырлары җырлаталар. Ә Рифнең татарча җырлыйсы килә! Рәхмәт төшкере, бер игелеклесе: «Сара Садыйкова хорына барып кара әле син», - дип киңәш бирә. Бара егет Бауман урамындагы Горький исемендәге клубка, эзләп таба Сара апаны. Ленинның ниндидер юбилей елы, шау килеп әзерләнеп яталар. Бик күп яшь кызлар, берән-сәрән генә егетләр дә бар. Риф җырлап күрсәтә, татарчасы бик үк камил булмаса да, йөрәгендәге моңны тоептыр, Сара апа аны ала. Монда инде рәхәтләнеп җыр­лый башлый, Сара апа сольный номерлар белән дә сәхнәгә чыгара башлый. Ә КХТИда икенче курс килеп җитә. Сара апа: «Әйдә, энем, анда буталып йөрмә, син музыка училищесына кер», – ди. Әгәр дә бу егеттә тирән иҗади куәс сизмәсә, ул аңа мондый киңәш бирер иде микән? Әтисе, әлбәттә, әйбәт кенә укып йөргән җиреннән институтны ташлавына каршы килә. Тик үҗәт егет тә бирешми, әти кеше, үзеңә кара алайса, дип кул селти. Шулай итеп Риф әтисе фатирыннан чыгып китә һәм җаны теләгән музыка дөньясына баш-аягы белән чума. Музыка училищесында укый, ялланган фатирларда яши. Борисковода бер фатир хуҗасы аңа үзенең сарае урынына өй салырга рөхсәт бирә (Унҗиде яшәр кызына кияү сыйфатында күз салган була, күрәсең). Риф төшеп калганнардан түгел, дус-ишләрен җыеп алып килә дә, алтыга дүрт метрлы «насыпушка» төзеп тә куялар. Кичләрен зур машиналар паркына машина юарга чаба. Беренче курста укыган елны ук гастрольгә алып китәләр дә, аннан 170 тәңкә белән баеп кайтып төшә ул. Шул акчадан әнисенә алтын алка да сатып ала әле. Тик йортында гына озак яшәргә туры килми, заводка тулай торак төзер өчен җирне алалар да йортны сүтәләр. 

Ә иҗат уты көчәя бара. Сара апаның репетиция саен үз җырларын уйнап күрсәтүен күреп тора, көн саен аңа җыр сорап төрле җырчылар килә, һәммәсенә язып бирә. Риф та җырлар яза, ләкин беркемгә дә күрсәтми генә. Хор кызлары үзләренең мәҗлесләренә дәшеп торалар, шунда Риф үзенең кайбер көйләрен җырлап та күрсәткәли. Кызлар аларны тиз генә өйрәнеп алып, җырлый башлыйлар. Сара апага да барып җитә бу җырлар. Ул исә егеткә: «Энем, беренче көйләреңне күрсәтмәскә тырыш, чөнки алар камил булмый», – дип сабак бирә. Сара апаның сүзен күңелендә сак­лый ул, җырлары халык арасында популярлашса да, мөхтәрәм җыр­чыларга әсәрләрен бары тик консерваториядә укыганда гына тәкъдим итә башлый. 

Көйләр иҗат итсә дә, консерваториягә ул вокал юнәлешендә керә, чөнки композиция бүлегенә керер өчен гаять зур әзерлек кирәк, училищеда алган вокалист белеме генә җитәрлек түгел. Консерваториядә сольфеджио фәнен Шамил Шәрифуллин укыта, Риф белән яшьтәш булсалар да, ул музыкаль белем ягыннан нык әзерлекле, музыка училищесын баян буенча тәмамлаган. Нәкъ менә шушы шәхес Рифне чын-чынлап композиция юлына кертеп җибәрә дә инде. Рифнең җырларын инде зур-зур җырчылар җырлый, ә Шамил исә фундаменталь белем туплый, мөнәҗәтләр өйрәнә, җитди музыка белән мавыга. Ул әбиләреннән мөнәҗәтләр, бәетләр язып алган. Шамил Рифне дә тирәнрәк чумарга, бүгенге популярлык белән башны әйләндермичә, белем нигезен ныгытырга өйрәтә. 1979 елда консерваторияне вокал буенча тәмам итеп чыга Риф, иҗаты гөрли. Гөлзадә Сафиуллина белән иҗади гаилә корып, дуэтлары халыкта зур мәхәббәт казана. Аларны Бөтендөнья яшьләр фестиваленә җибәрәләр, Муса Җәлил исемендәге яшьләр премиясен тапшыралар.

Тик Рифнең күңеленә һаман тынгылык бирми торган уй бар: композиция өлкәсендә дә һөнәри югары белем алу. «Син бит инде консерваторияне бер тапкыр тәмамладың, җырларың яңгырап тора, танылу алдың, нигә сиңа композиторлыкка уку кирәк?» – диләр аңа. Ләкин Риф максатыннан тайпылмый. Сара апаның мисалы да этәргеч була аңа: шул дәрәҗәдә танылган кеше, җыр­ларын бөтен халык җырлый, ә аны союзга да алмыйлар, гел типкедә йөри. Аннары профессиональ композитордан радио бер җырны 250 сумнан сатып ала, ә үзешчәннең гонорары – 50 тәңкә генә… Берничә талпыныштан соң Риф максатына ирешә, тиешенчә әзерләнеп, кабат Казан консерватория­сенә, бу юлы инде теория һәм композиция бүлегенә керә. Шамил Шәрифуллин остазлыгында белемен тирәнәйтергә керешә. Консерваторияне ул «Сак-Сок» симфониясе белән тәмамлый. 

Икенче кабат консерваторияне тәмамлаганнан соң, 1991 елдан башлап Риф әфәнде Халык иҗаты йортында эшли башлый. Шул чордан башлап ул даими рәвештә халкыбызның үзешчән композиторларын барлау белән шөгыльләнә. Һәвәскәр композиторлар оешмасын төзи, алар өчен «Барлау» фестивальләрен уздыра башлый, чын мәгънәсендә халык талантларын, көй-моң чыганакларын барлау, үстерү белән шөгыльләнә. Кырыгынчы еллардан башлап иҗат иткән һәвәскәр композиторларның исемлекләрен төзи, биографияләрен, җырларын туплый. Аларны семинарларга җыеп укытуны оештыра. Ифрат Хисамов, Тәлгать Вәлиев кебек композиторларның җырлары халыкның теленнән төшми, ә һөнәри белемнәре булмагач, союзга алмыйлар. Шундыйлар өчен борчылып, аларга консерватория­дә стажировка үтү мәсьәләләрен хәл итә ул. Соңыннан бу шәхесләр зур күләмле әсәрләр яза башлый. Халык композиторлары турында телевидениедә, радиода тапшырулар эшли. Үз иҗатын да алып бара.

Улы Туран дөньяга килгәч, композиторның иҗатында яңа агым барлыкка килә – ул балалар өчен әсәрләр иҗат итә башлый. Туран үзе дә әтисе язган җырларны җыр­лап үсә, 5 яшеннән консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбендә укый. Риф әфәнде аны үзенең юлын дәвам итәр дип өметләнә, әлбәттә. Ләкин көчле пианист булса да, улы укуын консерваториядә дәвам итәргә теләми, башка юнәлешкә китә. Ләкин Туран композитор әтисенең иҗат биографиясендә бәрәкәтле ролен уйнаган – сабыйлар рәхәтләнеп җырларлык «Без биибез», «Яңгыр, яу, яу!» кебек дистәләрчә җырлар иҗат ителгән. Балалар өчен җыр текстлары эзләп, ­Р. Гатауллин Нәкый Исәнбәтнең фольклор җыентыкларына чума. Остазы Ш.Шәрифуллинның «Риф, нихәтле тирән катламнарга үтеп керәсең, иҗатың шулкадәр саллы булачак», – дигән сүзләрен беркайчан да исеннән чыгармый. Үзе дә гомере буе мөнәҗәтләр, бәетләр җыя, фольклор экспедицияләренә йөри. Җыйган мирасын туплап, «Көйле иман» дигән фәнни хезмәт яза. Бер генә үкенече бар аның: үз дәү әнисеннән белгән мөнәҗәтләрен язып калдырырга өлгерми. Югыйсә, дәү әнисе мәдрәсәләр бетергән бик дини, укымышлы карчык була. Тик ул чакта яшьлек белән бу хәзинәне язып калырга кирәклеген аңларлык зирәклек кенә җитмәгән…

Халык күңеленә җырлары белән кереп урнашса да, Р.Гатаул­линның иҗат офыклары тагын да киң – ул академик музыка өлкәсендә дә милли мирасыбызны баетты: «Сак-Сок» симфоник бәете, «Тәңре чоры аһәңнәре» симфониясе, фагот һәм симфоник оркестр өчен «Дастан», фагот, кларнет, флейта өчен «Авылда бер көн», төрле уен кораллары өчен камера-инструменталь әсәрләр язды. Моннан тыш, ул күп кенә спектакльләрне музыка белән бизәде: «Шүрәлеләр үч алмый» (Р.Мингалим), «Пар күгәрченнәр» (Батулла), «Исемсез утрауда» (М.Галиев) һ.б.

Риф әфәнде соңгы елларда үзенең җырларын туплап һәр музыка сөючегә бүләк булырлык «Минем җырлыйсым килә», «Сезгә нинди җыр кирәк?», «Балачакның җырлы мизгелләре» кебек искиткеч матур ноталы китаплар чыгарды. Хәзер ул һәвәскәр саналган композиторларның антологиясен чыгарырга әзерли. Алар арасында М.Имашев, З.Яруллин кебек шәхесләрнең булуы халыкның нинди хәзинәсе хакында сүз барганын яхшы дәлилли. 

Җыр сәнгатебезнең бүгенге хәле композиторны бик борчый. «Гомерем буе һәвәскәрләрне күтәрергә тырыштым, чөнки алар – халыкның рухи байлыгы, профессиональ сәнгатьне туендырып торган чишмә. Кызганыч, хәзер халык нык көчсезләнде… Үзешчән сәнгать бетте, музыка мәктәпләре дә тиешле дәрәҗәдә эшләми, – ди ул. – Җыр бит ул безнең татар халкын яшәтә. Шуңа күрә көй дә, җыр да яхшы булырга, тәрбияви булырга тиеш».

Язманың башындагы сорауларыма җавап табылды кебек. Җыр сүзләренә бары Г.Тукай, Ф.Сафин, Ә.Ерикәй, И.Юзеев, М.Әгъләм, Г.Зәйнашева кебек сүз остасы шагыйрьләрнең мәгънәле әсәрләрен генә сайлап алуы, милли колориты, тамырларыбызга тирән бәйләнештә иҗат итүе, белемгә чиксез омтылышы аның иҗатын чын халык мәхәббәтенә лаек иткән ләбаса. Аның иҗатының тулы бер буын күңелендә генә түгел, ә татар музыкасы тарихында да олы урын биләве һичбер шиксез.

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев