Йөрәктән-йөрәккә, яки Буран эчендә якты ут
«Әкият» балалар үзәгендә «Йөрәктән - йөрәккә» хәйрия проектының гала-концерты узды. Балалар йортлары, интернатларда тәрбияләнүче, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланучы физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар алдында Алинә Шәрипҗанова, Алена Федянина, Алмаз Әхмәтҗанов, «Болгар кызлары», «Әкият» курчак театры артистлары, «Шарм» театры биючеләре һ.б. чыгыш ясады. Һәрбер балага тәм-томнар, Казан сәнгать училищесы һәм халык һөнәрчелеге техникумы...

Һәрбер балага тәм-томнар, Казан сәнгать училищесы һәм халык һөнәрчелеге техникумы укучылары ясаган бүләкләр бирделәр.

Концерт дәвамында артистлардан бигрәк сабыйларны күзәтү кызык иде. Аларның күбесе өчен дөнья телевизор экраны белән чикләнә. Ә концертта Кыш бабайны, Кар кызын, аллы-гөлле утлар, кызыл, сары, яшел, зәңгәр шарлар, фейерверк күреп башлары әйләнде бугай. Тамаша алдыннан сабыйларны биетергә, уйнатырга тырышкан артистларга алар башта тарсынып кына җавап бирсә, концерт дәвамында тәрбиячеләренең җылы кочакларыннан курыкмыйча, хәтта батыраеп төшә башладылар, ә ахырдан язмыш тарафыннан кыерсытылган нәни кешеләрне Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары киемнәрен киеп чыккан артист халкыннан аерып алып булмый иде.

Җир йөзендә әле тагын күп тапкыр бураннар кубар. Әмма Мәдәният министрлыгы оештырган шушы хәйрия концерты аны карарга килгән сабыйларның байтагы өчен иң якты хатирә булып калыр, мөгаен.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз