Йөрәк яраларын бәйләүче шагыйрә
Учларыма сал син йөрәгеңне, Яраларын өреп бәйләрмен. Шушы юлларда шагыйрә һәм язучы Дилә Булгакованың барлык күңел халәте сыеп беткән кебек.
Аның шигырьләрен, нәсерләрен, хикәяләрен укыганда, башкаларның да борчу-хәсрәтләрен үзенең хисләргә бай һәм нечкә күңеле аша үткәрүен тоемламый мөмкин түгел.
Башкортстанның хәзерге Кырмыскалы районы Бозаяз авылында ишле (җиде баланың икенчесе), иманлы нигездә, үзе әйтмешли, бисмиллалы гаиләдә дөньяга килгән кызның балачагы сугыш һәм аннан соңгы иң авыр, ипи бик кадерле булган елларга туры килсә дә, ул тормышның башкалар күреп бетерә алмый торган сәгадәтле мизгелләренә игътибар итүчән булып үсә. Затлыгы, әдәби әсәрләр язарга, рәсем сәнгатенә таланты исә әби-бабалары аша тапшырылгандыр. Әнисе ягыннан булган Ждановлар нәселе шәҗәрәләрендә 70 имам булуы теркәлгән. Атаклы мәгърифәтче, шагыйрь Хөснетдин бин Шәмсетдин Ягъфәр (1767-1869) дә – шушы нәсел агачында. Гаилә тамырларының тагын бер халыкка мәгълүм шәхесе – Е.Пугачевның дусты Канзафар Усаев.
Дилә, укырга-язарга өйрәнгәнче үк, беренче шигырен иҗат иткән, картәнисе һәм әнисенең кул эшләренең матурлыгына, нәфислегенә мөкиббән китеп, үзе дә рәсемнәр ясарга, күзе төшкән матур күренешләрне сурәткә төшерергә яраткан һәм рәссам булырга хыялланган кызчык була. Әмма Бөек Ватан сугышында кан коешларны күргән әтисе Хәмзә абзый да: «Хатын-кыз рәссам булмый ул!» – дип, кызының бу юлдан китүен теләми. Дилә шәфкать туташы һөнәрен сайлыйсы итә һәм 40 елга якын гомерен медицинага багышлый, әмма үкенми. Бу да нәселенең икенче тармагыннан бүләк ителгән һөнәр. Чөнки картәтисе Турьян карт Казанда белем алып кайткан табиб булган, авылдан авылга йөреп, кешеләрне дәвалаган.
Дилә дә рәсем ясау, шигырьләр язу белән күңеленә тынычлык тапса да, картәтисе юлыннан китә. Салават химия комбинатының санитар частенда, балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләрендә, алты ел төрмә хастаханәсендә тоткыннарны дәвалый. Әмма кайда гына хезмәт куйса да, шигырьләр язуыннан туктамый. Беренче иҗат җимешләре балалар бакчасында эшләгәндә үк телгә керә, шигырьләре, әкиятләре газета-журналларда дөнья күрә башлый. Язганнарының матбугатта басылып чыгуы, җырларының халык арасында танылуы аны иҗатка тагын да рухландыра. Алга таба Дилә Булгакова шигырьләр, нәсерләр, хикәяләр, пьесалар, юморескалар, парчалар язуын дәвам итеп, прозада да, шигърияттә дә бердәй илһамлы иҗат итүче талант иясе булып таныла. Дилә ханымның мәктәп елларында ук беренче мәхәббәте булган егеткә багышлап язган «Кыр казлары» («Син онытма җирдә мин барын») дигән җыры бүгенге 50-60 яшьлек кешеләр яшьлекләрендә иң яратып тыңлаган һәм моңланган көйләрнең берсе иде. Бүген дә популяр бу җырны ул елларда яраткан артистыбыз Фидан Гафаров башкарды.
Дилә Булгаковага татар теле һәм әдәбияты буенча белем алырга насыйп булмаса да, иҗади сәләтен язучы Нәҗип Асанбаев оештырган әдәби иҗат түгәрәгендә чарлый. Иң беренче җыентыгын секция утырышында тикшергәндә, тәҗрибәле әдипләр «Яз, сеңлем, син әдәбиятка китмәс өчен килгәнсең», – дип рухландыра. Наҗар Нәҗми Д.Булгакованың нокта, өтерләре урынында булмавына игътибар итеп, «Белемсез, әмма талантлы шагыйрь», – дип ярым шаяртып әйтә торган була.
Хәзерге вакытта Дилә Булгакова күп кенә шигъри һәм проза әсәрләре, балалар өчен әкиятләр, ике йөзләп җыр авторы. Алар арасында «Ай гүзәлем, Айгизәм», «Гашыйк бул», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Серле чишмәм», «Учларыма сал син йөрәгеңне» кебек аеруча популяр булганнары да хәтсез. Алар Башкортстан һәм Татарстанның танылган артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Асаев, Идрис Газиев, Җәмил Әбделманов, Илһам Вәлиев, Радик Динәхмәтов һ.б. башкаруында җыр-моң сөючеләргә барып ирешә. Бүгенге көндә язучының ике дистәдән артык китабы басылып чыккан. Алар арасында «Сер», «Скрипка моңы», «Намазлыгым җәйдем», «Гәрәбә», «Учларыма сал син йөрәгеңне» кебек әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килгән басмалар бар. Китапларның исемнәреннән үк күренгәнчә, язучының тематикасы шактый киң. Дилә ханым каләменнән төшкән әсәрләр Башкортстан китап нәшриятында чыгучы татар дәреслекләрендә дә урын ала.
Язучы һәм шагыйрәнең әсәрләрендә геройның иң тирән эчке кичерешләре ачыла, геройларының садә-саф хисләре сокландыра, кайберсенең гаять авыр язмышы озак вакытлар уйландырып йөртә. Д.Булгакова әсәрләрендә милли тәрбия, гореф-гадәтләребезгә, табигать күренешләренә игътибар итә. Әйтик, аның шигырьләрендә каеннар, өянкеләр, чыршы-имәннәр, туган йорт, табигать фасыллары, хайваннар һ.б. аерым образлар булып кереп киткән.
Бу дөньяда ташның була күп төрлесе:
Шомарганы, ярылганы, йә серлесе.
Кайчагында таш астыннан елан чыга.
Көтмәгәндә таш астыннан елан чага.
Гәүһәр бу, дип үрелгәнче уйла башта,
Гади таш та охшаш була асылташка.
Ә кайвакыт шагыйрәнең ирләрчә нык итеп әйткән фикерләре сискәндерә.
Җимермәгез, кимермәгез
Җирне!
Шушы җиргә кайтасы бар,
Мәңгелеккә ятасы бар.
Дилә ханымның хикәяләренең геройлары – еш кына авылда гомер кичергән төрле һөнәр ияләре. Алар арасында зирәк әбекәйләр дә, укытучылар да, япь-яшь кызлар да бар. Әмма аларның һәркайсының эчке дөньясы гаять бай, хисле.
Язучының «Төрмә циклы» хикәяләре аерым әһәмияткә ия. Алар «Үрмәкүч» дип аталган җыентыкта дөнья күргән. Укучылар тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән бу гыйбрәтле язмышлар турындагы китапны тәнкыйтьчеләр уңай бәяләгән. Хикәяләреннән күренгәнчә, ул зиндан хастаханәсендә эшләгәндә төрле язмышлы кешеләр белән очраша. Әмма аларны ул, төрмәдә дә - адәм балалары, дип кабул итә, кызгана. Аларның үтенече буенча әнкәеннән догалар яздырып, аларга тапшыра торган була. Әлбәттә, моңа шагыйрәне 25 ел утырган тоткыннарның, камерада ураза тотып, намаз укыганнарын күрүе дә этәргәндер. Дилә ханымның күңеленә аларның Раббебызны зурлавы аеруча хуш килгән. Төрмә хастаханәсендә аның кизү тору чираты җитүен көтеп ала торган булалар. Д.Булгакова Аллаһының үзенә хаҗга юл ачуын зиндандагылар белән аларны кимсетмичә сөйләшүенә, тоткыннарга кулыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышуына, сабырлыгына бер бүләк дип кабул иткән. Аңа көтмәгәндә хаҗга юллама бирәләр. Мәккә юлларында йөргәндә дә «Раббем, кешеләрнең гомерләре бик аз. Баласын тапкан анага кайгы күрсәтмә, газизе зинданнарда тилмермәсен, адәм балалары ялгыш юлларга басмасын», - дип дога кыла. «Мин яхшылык эшләргә тиеш, дигән уй күңелемнән һичкайчан чыкмый», – ди ул.
Дилә Булгакованың соңгы дистә елдагы иҗатында дини темага әһәмият бирелүе дә кешеләргә барысы да Аллаһы кулында булуын, кылган изгелекләребезнең юкка чыкмавын аңлатырга тырышуыннан киләдер. Аның тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төрле авторларның динебезгә кагылышлы хезмәтләре, хикәя-очерклары тупланган «Туфрагында Бөек Болгарның», «Аллага шөкер», «Фанилыктан мәңгелеккә күчү» дигән җыентыклар да дөнья күргән. Дилә ханым шулай ук, Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчетендә попечительләр советы әгъзасы буларак, мәхәлләдә уздырылган барлык дини бәйрәмнәрне, кичәләрне, чараларны оештыруда катнаша.
Дилә Булгакова – хәзерге вакытта үзенең бәхетле гомеренә шөкер итеп яшәүче шагыйрә. Уфа шәһәре прокуроры булып хезмәт куйган тормыш иптәше Зәки ага белән Римма һәм Роза исемле ике игезәк кызлар тәрбияләп үстергәннәр. Ул бүген ирен һәрдаим «Бик әйбәт кеше булды», – дип искә ала. Шул ук вакытта Дилә Булгакова, оныклары уңышына сөенеп, аларны кайгыртып яши торган картәни дә. Арада әдәби иҗат белән шөгыльләнүче оныгы да бар икән, ә берсе рәсем сәнгате белән мавыга. Дилә ханым үзе исә шигырь-хикәяләр язудан тыш күңеле тартылган рәссамлык белән дә шөгыльләнә. Аның бу сәләте чигү сәнгатендә чагылыш таба. «Тукай», «Сөембикә-ханбикә» картиналарын, сәйләннәр белән бик күп калфаклар чиккән, кулъяулык-ашъяулыкларның исә саны-исәбе юк. Дилә ханымның юбилей кичәләрендә хатын-кыз бәйрәмдарга калфак бүләк итүенә инде күнегеп беткәннәр. «Башкалар кебек чәчәк бәйләмнәрен тапшыра алмыйм. Тамырыннан өзеп алынган гөлкәйләрне кызганам», – ди ул.
Инде тугызынчы дистәсен ваклаган шагыйрәнең активлыгына да кайберәүләр кызыгырлык. «Ихлас» мәчетендә дини чаралар үткәрүдә катнашу белән бергә, «Сәхибҗамал», «Ак калфак» татар хатын-кыз оешмалары әгъзасы буларак та эшчәнлек алып бара.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев