Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Яучы – ялгызлар сердәше

Ялгызларга ярдәм итүче яучылар бар әле

Һәркайсыбызның диярлек бөтен яктан килгән, уңган-булган, ләкин үз ярын таба алмаган танышлары бар. Кемдер яшьрәк чагында эш белән мавыккан, карьера төзегән, хәзер исә кем беләндер танышып, очрашып йөрергә кыенсына, вакыт ягы да чамалы. Кемдер тумыштан оялчанлыгы аркасында үз ярын таба алмый йөри... Һәр ялгызлыкның үз сәбәбе бар.Шундый ялгызларга ярдәм итүче яучылар бар әле ярый. Гаилә кору үзәге яучысы Гөлназ ханым Мөхәммәд – шуларның берсе.


– Гөлназ, һөнәрең буенча син журналист, ә яучылык эше белән кайчан, ничек шөгыльләнә башладың? 

– Бу эш белән үзем дә сизмәстән студент елларымда ук шөгыльләнә башлаганмын икән. Ул вакытта бер парны кавыштырырга туры килде, мөселман яшьләр иде. Ә чынлап торып бу эшкә 10 ел элек керештем. 

– Яучылык итү керем китерәме соң? 

– Кереме юк инде аның. Мәскәүдәге сыман 30 мең алсаң, файдасы да булыр иде... Ә без хезмәтебез өчен нибары 3 мең алабыз, ул офиска түләргә һәм телефон чыгымнарына китеп бара. 

– Танышырга теләп, егетләр күбрәк мәрәҗәгать итәме, кызлармы?

– Элегрәк хатын-кызлар күбрәк иде, соңгы арада исә кызлар танышырга тели.  

– Ничә яшьлекләр ешрак килә? 

– Элек яшьләр дә, олылар да мөрәҗәгать итсә, соңгы елларда олылар бик күп килми, күбрәк яшьләр үзенә пар табып бирүне сорый. Күбесе – 25-35 яшьлекләр. 

– Хәзерге егетләр ниндирәк хатын эзли? 

– Элегрәк егетләр бик чибәр, янып торган, фильм героиняларына охшаган кызлар эзли иде, хәзер тормышчанрак, гаилә алып барырлык, һәр ситуацияне бергәләп хәл итәрлек хатын-кызлар кызыксындыра. 

– Ә кызларга ниндирәк ир кирәк? 

– Хатын-кыз күбрәк киләчәген уйлап эш итә, терәк булырлык ир кешене сайларга тырыша. Шуңа күрә тышкы кыяфәткә генә карап сайламый, башта кандидатның эше, яше, гаилә хәле белән кызыксына, гадәтләрен сораштыра. Шушы мәгълүматларны алгач кына, танышырга ризалык бирә.  

– Парларны нинди сыйфатларын туры китерергә тырышып сайлыйсың? 

– Кеше безгә килгәч, иң башта аны теркибез, ул анкета тутыра. Шундагы сорауларга җавап яза, аның белән әңгәмә үткәрәбез, холык-фигылен өйрәнәбез. Шул мәгълүматлардан чыгып, анкетасын каршыга куеп, базадан аңа туры килгән кешене эзлибез. Һәр кешенең үз пары була. Иң беренче чиратта клиентның таләпләренә карап эш итәбез. 

– Син таныштырып кавыштырган ничәләп гаилә бар хәзер? 

– Баштарак санап бара идем, 100 дән артып киткәч, санамый башладым. Бер 150 тирәсе бардыр. Миңа, беренче чиратта таныштырган парларымның гаилә коруы кирәк, сан артыннан кумыйм. 

– Клиентларың күбрәк рәхмәт әйтәме, тәнкыйтьлиме? 

– Кавыштырган парларыбыздан беркайчан да ризасызлык сүзе, тәнкыйть ишеткән юк, рәхмәт әйтеп торалар. Кайберләре хәтта үз парын табу шатлыгыннан моны безгә хәбәр итеп торырга да оныта, соңыннан гына башка кешеләр аша үзебез таныштырган парларның гаилә корганын ишетәбез. Үпкәләмибез, алар өчен сөенәбез генә. Бәхетле генә булсыннар.

Клиентларның төрлесе була. Кайберләренә ярап бетә алмыйсың. Әйтик, кемнеңдер таләпләренә туры килерлек кеше безнең базада булмаска мөмкин, ул очракта көтеп торырга тәкъдим итәбез. Ләкин кайберәүләр сабырсызлана, түзә алмый. Андыйлардан тәнкыйть сүзе дә ишетергә туры килә. Мин үзем тәнкыйтьне җиңел кабул итәм. Һәркемгә матур гына аңлатырга тырышам, шунда да аңламыйлар икән, анкеталарын алып куябыз, чөнки артык проблема тудыра торган шау-шулы клиентлар белән эш итмәскә тырышабыз. Таныштыру-кавыштыру ул тавышланып эшләнә торган эш түгел, мондый эштә бары тик киңәш-табыш белән генә уңышка ирешеп була. 

– Үзең дә озак кына сайланып, күңелеңә ошаган яр табып, гаилә корып җибәрдең. Сер булмаса, кавышу тарихыгызны сөйлә әле. 

– Ирем буласы кеше миңа хатын табып бирүемне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Сөйләшү, аралашу барышында бер-беребезне ошатыштык. Гаилә корып, яши башладык. Әллә ни маҗаралар юк, әлегә әйбәт кенә яшәп ятабыз.  

– Гаилә корып җибәрү өчен егет белән кызның озак аралашып йөрүе кирәк дип саныйсыңмы? 

– Гаилә корыр өчен күп вакыт кирәкми, берничә көн дә җитә, ләкин әле ул гаиләнең эчендә яши белергә дә кирәк. Менә монысы тәҗрибә белән килә. Шулай да була: яшь барган саен, кеше тизрәк гаилә кору өчен, чын йөзен күрсәтми, бергә яши башлагач кына, чын холыклары ачыла. Шуңа күрә ашыгырга кирәкми, кешене сынау өчен күпмедер вакыт таләп ителә. 

– Син бит әле никах күлмәкләре салоны хуҗасы да.  

– Әйе, яучылык хезмәтен башлаган елларда мин шуннан кергән файдага яши, гаиләне алып бара идем. Тора-бара замана үзгәрде, бу акча җитми башлады, ә эшне ташлап булмый икәнен аңладым, чөнки үзем ышандырып алган клиентларым бар, алар каршында мин җаваплы. Шуңа күрә маяда булган малларымны кушып, никах салоны ачкан идем. Ул әйбәт кенә эшләп китте. Соңрак мин үзмәшгуль итеп теркәлдем. Күлмәкләрне тектереп ала идем дә, үзем бизәп, нәкышләп, сата идем. 

– Бу үзизоляция тәртибеннән соң эшеңне аякка бастыра алырсың микән? 

– Әйе, бу чир аркасында бик авыр хәлдә калдык. Айга якын эшсез утырабыз, керем юк. Фатир хакларын да түлисе бар. Күлмәкләрем сәүдә үзәгендә эленеп тора, аренда бәясен түләүне сораячаклар. Иң курыкканым, товарны да алып чыгып китеп булмас дип уйлыйм... Бик авыр вакыт бу безнең өчен... Кем дә булса ярдәм итмәсә, аякка басып, эшне саклап калу бик авырга туры киләчәк. 

– Бу бикләнеп яту режимыннан зыян күргән эшмәкәр буларак, дәүләттән берәр ярдәмгә өметләнәсеңме? 

– Сәясәтне күзәтеп барам. Кредитлар түләүне 6 айга кичектерәләр диелгәннән соң, танышларым документлар җыеп тапшырган иде, ләкин берни дә барып чыкмады. Шуңа күрә мин инде бернинди ярдәмгә дә өметләнмим. Ярдәм булса да, эре бизнес өлкәсендәге эшмәкәрләргә генә эләгер дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш – Эльмира СИРАҖИ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев