Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Хикмәтле васыять

Үзегез бер-берегезгә ошасагыз, анысына мин бер сүз дә әйтә алмыйм. Ләкин иң ерак бабаларыбыздан сакланып килгән ана телебез турысында [мәсьәләсендә] сак булуыңны үтенәм.

Шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр Ибраһим Сөләйман улы Идрис 1857 елның 11 маенда хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Наласа авылында дөньяга килә. 1897 елда ул Казанга күченә һәм көнкүреш товарлары, китаплар белән сату итә. И.Идрис 1907 елда дин галиме Галимҗан Баруди белән берлектә сәүдә йорты оештырып, китап сәүдәсен үстерә. 1908 елда исә үзенең «Милләт» дип аталган нәшриятын ача. Анда 1917 елга кадәр 1,3 миллионнан артык данә белән 256 китап чыккан. Бу китаплар дин, әдәбият, тарих, медицина, гарәп фәлсәфәсе һәм башка темаларга багышланган. Алар белән беррәттән календарьлар, төрле каталоглар да басыла.

И.Идрис җәдидчелеккә, педагогикага караган мәсьәләләр белән бик кызыксына. Иҗатының тәүге җимешләреннән берсе буларак, 1900 елда М.Чиркова варислары басмаханәсендә И.Идриснең «Тәрбияле ата» исемле хезмәте дөнья күрә. 1905 елда И.Н. Харитонов басмаханәсендә бу китап байтак тулыландырылып һәм өлешчә үзгәртелеп, «Тәрбияле ата яки кыйраәт төрки» исеме белән кабат басыла. Әлеге китапның өченче һәм дүртенче басмалары да мәгълүм, дүртенчесе «Тәрбияле ата яки тормыш дәресе» дип аталган һәм ул 1900 елгы китаптан күләмлерәк һәм шактый аерыла. 

И.Идрис педагог кына түгел, ша­гыйрь буларак та билгеле. Аның 1914 елда «Кыз балаларга нәсыйхәт» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Анда «Уку», «Ислам дине», «Мәдех», «Пакьлек бәяне», «Сәламәтлек», «Авыруга сабырлык», «Ашамак бәяне» һ.б. әсәрләре урын алган. И.Идрис үз китапларының титул битендә шигъри юллар язып куюны гадәт иткән.

И.Идрис 1944 елның 31 мартында вафат булып, Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә. Үзе исән чагында, ул якыннарына васыятен язып калдырган. Вафатына 6 ел кала, И.Идрис оныгы Наил Мөхәммәд улына бер хат язган. Ул вакытта Наил рус милләтеннән булган кызга өйләнмәкче булып йөргән. Бабасының моңа, әлбәттә, эче пошкан һәм аңа телне саклау хакындагы үгет-нәсыйхәтләрдән торган хат юллаган. Әлеге васыять һәм хат башта И.Идриснең туганнарында кадерләп сакланган, соңыннан аларны Татарстан Милли музеена тапшырганнар. Түбәндә укучыларны И.Идриснең васыяте һәм хаты белән таныштырып узабыз.

«Һиҗри 1325 сәнә [ел], 18 сәфәр, сишәмбе көн.

Милади 1927 нче ел, 30 сентябрь.

Васыять язуы

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Лә иләһә илләллаһ, Мүхәммәдүр-рәсүлүллаһ.

Мин – Ибраһим Сөләйман улы Идриси – үземнең сәламәтлегем җирендә, акылым камил чагында ошбу васыятемне язам:

Вафатым соңында [вафатымнан соң] көчегез җиткәнчә мәсариф кылып [чыгымнар чыгарып] күмәрсез.

Мөмкин булса, яздырып куйган ташымны каберем өстенә утырып [утыртып] куярсыз.

Язып калдырырлык беркемгә дә бурычым барлыгын белмим. Тормыш дөньясында кемгә булса да бирәчәгем барлыгы беленсә яки берәүгә эш эшләтеп тә, шул кеше «Мин хакымны алып бетермәгән идем» дип хак дәгъва кылса, ризалатырсыз.

Калган милкем булса, варисларым арасында Коръәнне дәстүр [кулланма итеп] тотарсыз.

Мещанский урамда [урамында] 62 нче йортымның барлыгы [барысы] сатылган. Алган кешеләрнең кулында шаһитләр алдында кулымны куеп, биргән язуым булыр. Анда ничек язылган булса, шуңа карап гамәл итәрсез, һич ихтилаф кылышмассыз [каршылыкка кермәссез].

Үземә табигъ булган [ияргән] варисларыма ислам динендә сабит [нык] булырга, динебездә фарыз булган намаз вә [һәм] руза кеби [кебек] олуг рөкеннәрне [нигез булган гыйбадәтләрне] әда кылырга [үтәргә], дин сәмавияне [күктән иңгән динне] ихтирам кылырга чын калебем [күңелем] илә [белән] васыять кылам һәм, туганнарыгыз арасында үпкә вә низаг чыгармый, мәхәббәт вә өлфәт илә яшәвегезне, үлгән атагызны хәер [яхшылык] белән яд итүегезне [искә алуыгызны], Коръән укып, дога кылуыгызны үтенәм. Шулай булсагыз, минем рухым сездән шат вә разый [риза] булыр.

Ибраһим Сөләйман улы Идриси.

Шәмсетдин Хөсәен улы.

Васыйларым [васыятьне тормышка ашыручыларым]: Әхмәд Идрисов, Әхмәтсафа Садыйков, Габделгалләм Сибгатуллин, Габделхәким Сабитов».

«Хат

1938 нче ел (числосы хәтеремдә калмаган) улым Мөхәммәднең улы Наилгә язган хатымның күчермәсе.

Сәлам бәгъдүһ [сәламнән соң]. Улым Наил, син Идрис бабаңның нәселе тарала торган иң мөһим урында торганлыктан, сиңа каратып түбәндәге сүзләремне әйтеп үтәргә үземне бурычлы дип беләм.

Ишетүемә һәм үземнең белеп кайтуыма бинаән [таянып], тиз көннәрдә үзеңә иптәшлеккә чит телдә сөйләшә торган чит милләт кызын алу фикерендә икәнсең.

Үзегез бер-берегезгә ошасагыз, анысына мин бер сүз дә әйтә алмыйм. Ләкин иң ерак бабаларыбыздан сакланып килгән ана телебез турысында [мәсьәләсендә] сак булуыңны үтенәм. Ул кыз сине яраткач, сиңа гомерлек иптәш булмакчы булгач, килен булып йортка төшкәч, безнең телдә сөйләнүне [сөйләшүне] шарт кылуың тиеш булыр. Ул килен булып килү белән барыгыз да үз телебезне куеп, аның теле белән – русча [илә] белән сөйләшә торган булсагыз, бик зур җиңелү белән җиңелү булачак, дип беләм. Чөнки аның теле йортта дәвам итсә, туачак балалар да русча сөйләшәчәк. Бу исә нәселебезнең Польша татарлары кеби [кебек] булуына сәбәп булып, Идрис бабаңның нәселенә җинаять итүче булачаксың. Фамилия үзгәрмәячәк, дип уйлау хата.

Фамилияләре белән калган борынгы татар кенәзләрен ишетәсең булыр, шуларны хәтереңә ал. Аларның руслардан ни аермасы бар. Сүземнең кыскасы, иптәшеңне өйрәт безнеңчә сөйләшергә, иҗтиһад итсен [тырышсын]. Дәү атаң Ибраһим Идрисов.

Үземнең васыять кәгазем.

Ибраһим».

Айдар ГАЙНЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты.

.Күргәнебезчә, И. Идриснең кабер ташында да үзенең шигыре язылган. «Йөрдем атсыз – талмады аякларым, эшләдем эш – тынмады бармакларым» сүзләре әлеге олы шәхеснең тормыш юлын, эшчәнлеген, иҗатын тулысынча тасвирлап бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев