Вахит ИМАМОВ: Төркиягә сәяхәт (ахыры)
Безгә тын алырга ирек бирүче юк, Түгәрәк тау дип аталган тезмә эченнән, тау битендәге юллардан боҗра ясый-ясый, Валла дип аталган каньонны манзара кылырга алып киттеләр. Тәрәзәдән күз алмый күзәтәбез; тау биткәе саен бер авыл сыенган. Йортлары бер чамадарак – барысы да калынлыгы сыңар кирпеч бина. Эчтән-тыштан штукатурлаганнар. Түбә – һәммә җирдә чирәп.
(Ахыры. Башы 19 нчы санда).
Сирәк-мирәк булса да, бруслардан салган агач йортлар очрый. Ихаталар бик юк. Монда була да алмый. Сыер-сарыклары да бит, әнә, тау битләре, кыя-таш аралары буйлап сикергәләп утлый. Лапас яннарында умарталар байтак. Безгә газиз, “туган” тавыклар да хәттин. Үзебезчә, нәкъ татарча итеп кытаклыйлар.
Валла каньонына урый-урый, арып-талып мендек. Ул – тирәнлеге буенча дөньяда икенче каньон, ди. (Беренчесе, әлбәттә, Америкада инде, алар беренчелекне ятка бирәмени?) Кыялар түбәсеннән башлап, аста, ташлар арасыннан чылтыраучы инешкә кадәр санасаң, 1300 метр тирәнлек. Ташлар арасы дип тормый, зәһәр җил уйнаклый. Без янә күзәтү мәйданына менеп тезеләбез. Кыялар өстендә дә, тау битләрендә күпчелеге – чыршы белән нарат. Дөрес, алар сирәк кенә ун-унбишәр метр биеклеккә җитә, күпчелеге – кырыккандай кәрлә. Мондагы табигать бөтенләй дә безнең туган якка охшаш түгел. Бирегә туристлар да әле берничә ел элек кенә аяк баса башлаган. Әмма, менә, җыелып хәл иткәннәр дә, юлларын киңәйтеп һәм асфальтлап, Кастамону төбәген дә яңа туризм үзәге итеп әзерлиләр. Шикләнерлек түгел: агылачак бирегә дә Европа вә Азия халыклары.
Шушы танышулар янә уйга этәрә. Россиядән Төркиягә ел саен, ким дигәндә, 5 миллион кеше ялга килә. Һәр адәм баласы бер мең доллар гына сарыф итә, дип саный башласаң да, елына 5 миллиард доллар (“текә” караклар һәм аларның гаиләләре, сөяркәләре туздырган йөз меңнәрне тезсәң, янә 5 млрд). Шушы акча Россияне яртылаш аякка бастырырга җитәр иде. Әгәр урлашу дигән чирне корытсалар. Корытмыйлар. Шушы сәбәптәндер, бездә бөтен Җир шары халкын тартып торучы мәдәни үзәкләр юк. Үзебезнекеләр, әнә, читкә агыла. Ләкин алар, Европаныкылар шикелле, Төркиянең Болгария ягындагы диңгез буйларын да, Трабзон, Синоп ярларын да, шушы “бичара” Кастамону якларын да сайламый шул. Алар Урта диңгез суында, Анталья комында кызынырга бара. Швед өстәле дигән өстенлектән файдаланып, “бушка” килгән хәмер-сыраларны лыкынганчы эчә. Гаҗәп инде: аэропортның капкасыннан шәһәргә чыгуга ук, Истанбулда да ничәмә-ничә россияле сыра-хәмер юллап йөгерде бит! “Бөек” менталитет яки “бөек милләткәй”нең гореф-гадәте бу!..
Кастамону провинциясендәге тау итәкләрендә ашъяулык кадәр генә уйсулык табылдымы, шуны аркылыга сөреп чыкканнар. Шул ашъяулык кадәр кишәрлек вә “имана” җирләрендә ясмык, тары, көнбагыш, әллә ниләр үсә. Төрекләр өчен җир белән судан да кадерлерәк байлык юк сыман. Исәпләп карасаң, Төркиянең мәйданы 800 мең кв.км.дан артмый. Ә Россиядә 17 млн чакрымның яртысын алабута, билчән, шайтан таягы, тузганаклар баскан. Тайга-тайга булып үскән урманнарны, кырып-себереп, Кытай ягына таба язгы ташкын төсле агызалар. Инде үзебезнең урманнарны да, сусар урынына, карак кавем кисә. Алабуга янында фанера заводы корганнар, адәм балаларына – хезмәт урыны, кеременнән салым кереп барачак, ди, имеш. Ә ул керемне ясак итеп үзәккә озатудан Мөхәммәтәмин белән Саҗидәгә нинди генә файда? Шул, балаларга, оныкларга – шыр-ялан җир, һәм корыган чишмә белән инеш... Күп йөргән күпне күрә шул, күзне ача чит җир...
Кастамону буйлап биш тәүлек буе туктаусыз йөгерсәк тә, бер генә урам яки тыкрыгында да, бездәге шикелле - мунча кадәр зурлыктагы, сыңар гына да БМВ, Мерседес, Ланд-Крузер джипларына тап булмадык. Югыйсә, Төркиядә 20 иң эре автомобиль фирмаларының филиаллары төзеп куелган бит. Үзләрендә ясалган булгач, бәяләре дә шактый очсыз гына. Әмма биредә бездәге шикелле тиле мин-минлек юк. Ә иң мөһиме - болар үз дәүләтен һәм газиз халкын талап, хәрәм байлык җыймый. Болар илләре баесын, яшәсен дип ачы тир агыза, хәләл гомер итә...
Әдәбият конгрессының рәсми өлешен зур лицей залында башлап җибәрделәр. (Лицей-көллиятләр адым саен анда, байтагы интернат тибында, бала-чага шунда куна-төнә яши. Их, бездә дә һәрбер район үзәге саен татар гимназияләре ачып куйсыннар да, аларда “бөек”тән тыш, инглиз вә төрек-гарәп телләрен дә өйрәтсеннәр иде! Акылы бар ата-ана һичбер баласы өчен дә кайгыларга чуммас һәм “татар теле белән абзар артына да чыгып булмый”, дип гайбәт сатмас иде!) Тантанага, билгеле ки, губернатор үзе, ТЮРКСОЙ оешмасының генераль сәркатибе Дюсен Касыймов, Әзәрбайҗан һәм Казахстан Язучылар берлекләре рәисләре Анар белән Олугбәк Есдәүләт тә килде. Рәсми өлештә Әзәрбайҗанның халык шагыйре дәрәҗәсен йөрткән һәм 81 яшендә килеш тә рәислеген ташламаган Анар бәккә ТЮРКСОЙ медален, чигүле чапан илә бүрек тапшырдылар. Төрки әдәбиятта ел адәме булып танылган шагыйребез Зиннур Мансуровка да ТЮРКСОЙ премиясе һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Без сәфәрчеләр дә делегация исеменнән губернатор Яшәр Карадениз белән Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуб Омәроглыга Казан күренеше сурәтләнгән рәсемнәр, татар тарихы энциклопедиясен һәм чәкчәкләр бүләк иттек...
Төрле ил вә республикалардан килгән әдипләр һәм әдәби матбугат редакторлары чыгыш ясый башлагач, гәрчә тулысынча аңлап бетермәсәк тә, колаклар үрә торды. Үзбәкстан президенты Шәфкат Мирзиев, әнә, барча иҗат берлекләренә, әдәби журналларга һәм театрларга зур-зур оешма, завод һәм фабрикаларны беркетеп чыккан, иҗат әһелләре дәүләт казнасыннан тыш, шушы “иганәчеләре” аша да ярдәм күрә икән. Җөмһүрияттә нәшер ителүче 4 әдәби журналның тиражлары шул “опекуннар” ярдәмендә 5 әр меңнән 20 меңгә тикле үскән. Әдәби премияләрнең иң бәләкәй дип аталган күләме дә безнең “агач” бер миллионнан артык... Ә без ничәмә-ничә ел буена “Рубин” атлы футбол командасы өчен елына 160 миллион долларга якын акча елгасы коелуга зар елыйбыз. Бөтендөнья татар конгрессының 4 нче корылтаенда атаклы галимебез Роберт Нигъмәтуллин безнең илбашларына “милли мәдәнияткә ярты футболчының хезмәт хакын булса да бүлеп бирегез, зинһар”, дип ялварганына да 6 ел үтеп китте, әмма милли мәгариф белән милли мәдәният һаман аякка баса алмый. Тукай музее ике ел буе ябык. Исхакый музееның 19 ел буена ремонт күргәне юк, яртылаш җимерелгән. Аның каравы, Пастернак вә Аксенов музейлары гөрләп эшли. Аксенов-фест фестивалендә җиңүчене бер млн агач тәңкә көтә. Тукайныкына биш йөз мең. Исхакый укулары көн кадагыннан бөтенләй төшеп калды. Ул бөегебезгә яки Олуг Мөхәммәткә, Сөембикәбезгә һәйкәл куючы, алар лаек урамнарга исем бирүче юк. Ул арада, әнә, Сөембикәне казах үзләштерә. Алтын Урда да хәзер бөтенләе белән аларныкы икән. Тарихыбыз кая, кемгә китеп бара?.. Санасаң, су буе. Инде газета-журналларда тир түгүче каләмдәшләребезне яклап та сүз әйтмичә булмый. Республикадагы иң түбән хезмәт хакы, каләм хакы белән әдәбиятны һәм матбугатны төрек, казах, үзбәк, таҗик югарылыгына күтәреп булырмы соң? Асылда, әле бер гасыр элек кенә, алар түгел, төрки дөньяда без әйдәүче идек!..
Конгресс эшендә дистәләгән кунак мөнбәргә чыкты. Чират белән, берәм-берәм, Татарстанныкылар да кардәшләр каршына басты. Мин фәкыйрегезне чакыру яңгырагач, йөрәк түзә алмады.
– Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Фуад Туктарны һәммәгез белә булыр. Дәүләт Думасында депутат булган чакта, Садри Максуди төркиләрне казахка, үзбәккә, татарга аермыйча, һәммә милләтне бердәм яклап чыккан. Нәкъ шул татар депутаты басымы белән мөселман авылларында аракы кабаклары ачуны, бездәге төрки солдатларны мөселман илләренә каршы яуга җибәрүне тыйганнар. Шул сыңар Максуди Дума мөнбәреннән “Мәгариф турында”гы Законга төзәтмә керттерүгә һәм һәрбер милләт баласын мәктәптә фәкать туган телендә укытуны яклауга ирешкән (хәзерге Думада Татарстан депутатлары булып ыштан туздыручылар – “тере мәет”).
Шул Максуди хәтта Финляндиягә мөстәкыйльлек бирү өчен дә көрәшкән бит әле. Инде Думаны куып тараткач, хакимиятне күн тужуркалы комиссарлар эләктергәч тә, төрки халыкларның мәнфәгатен яклап көрәшүдән баш тартмаган ул. 1920 елда Версаль конференциясе башлангач, шушы безнең Максуди белән Исхакый Франция, Америка, Германия, Венгрия министрлары белән очрашкан һәм, алар совет Россиясе белән килешү төзегән очракта, анда төрки халыкларга милли-мәдәни мөхтарият таләп итүне төп шарт итеп куярга өндәгән. Ягъни, ул даһиларыбыз монда вәкилләр озаткан үзбәк, казах, әзари, таҗик, кыргыз халкының милли мәгарифе, дин сафлыгы өчен дә көрәшкән.
Хәзер инде сездән җавап көтү көне килеп җитте бугай. Чөнки, әнә, безнең илебездә “вак” милләтләр теленә явыз һөҗүм бара. Татарстаныбызда гына да 368, Башкортстанда – 500, Төмән өлкәсендә 91 татар мәктәбе ябылды. Нижгар өлкәсендә – 7, Кырым Республикасында 13 кенә милли мәктәп эшли. Әгәр газиз телебезне саклап кала алмасак, без бетәбез. Сездән төрки халык ярдәм кулы, яклау, теләктәшлек көтә...
Әдәби корылтай эшен төгәлләгәч, янәдән дә Истанбулга очтык. Татар кайда да татар икән шул, безне Истанбул буйлап сәяхәт иттерергә тиешле Р. атлы кызыкаебыз килүдән баш тарткан. Бик ялынгач, Теодор атлы гагауз баһадиры гид сыйфатында озатучыбыз булды. Вакыт бик тар иде, аркадан тирләр чыкканчы йөгерсәк тә, Истанбул үзәгенең берничә истәлекле урынын гына күреп кала алдык. Заманында Византия төзегән чиркәү булып, Госманлы төрекләр заманында мәчет итеп үзгәртелгән Ая-Суфия, аннан бер-ике чакрым арада ук калкып чыккан Әхмәт солтан мәчете, үз вакытында 14,5 миллион кв.км мәйданга ия булган империя солтаннарының резиденциясе булган Топ-капе сарае – һәммәсе дә фәкать соклануга, таң калуга лаек. Топ-капеда Сөләйман солтанның хатыны Хүррәм-Роксолана нигезләгән хәрәм йорт, аның исемендәге чишмә, ул күмелгән төрбә, ул нигезләгән әкияттәй бакча, кирмән капкалары, манаралар, табигый таштан корылган диварлар нәкъ XVI гасырдагыча саклана, бер генә ядкәрне дә вәйран итеп, чыгарып атмаганнар. Ике мәчет уртасындагы мәйданда ике урынны кое шикеллерәк итеп казыганнар.
Бактың исә, Рим империясе заманында әлеге мәйданның ташлары 3-4 метр чамасы түбәндәрәк булган, мең еллар үтә-үтә, шәһәр нигезе дә әнә шул кадәр арага күтәрелгән, бүрткән, арткан икән. Шушы коеның берсендә табигый ташларны тезеп, икенчесендә мәрмәр ватыкларыннан бетон ясап өйгән стелалар каләм төсле төп-төз басып тора. Аларны безнең эрага кадәр 390 елларда ук Мисыр җиреннән килгән гарәп осталары күтәргән. Ул каләм-стелаларның һәркайсы почмакларына бронзадан коеп көйләнгән дүрт кубикка баскан. Һәм биеклеге белән 40 метрга җиткән бетон стелаларны “борынгы заман наданнары” нинди ысул белән өйгәндер дә, әлеге таш каләмнәр 24 гасыр буена ничек кенә итеп, авышмый-җимерелмичә басып тора икән?..
Истанбулда 15 миллион кеше теркәлеп, рәсми рәвештә яши. Янә 9-10 миллион чамасы кеше чит ил белән чит калалардан килеп эшли (50 меңгә якын “Наташа” бар). Болар өстенә тагын җәй айларында 10 миллионнан да ким булмаган туристлар да өстәлә бит әле. Ике аягы белән Азия һәм Европа туфрагына баскан Истанбулның озынлыгы 300 чакрымга җитә. Күз алдына китерегез әле: Казан белән Минзәлә арасы бу! Мәгәр урамнарда бөке-аварияләр хасил булмасын дип, Босфор бугазы өстеннән өч күпер вә су астыннан янә өч тоннель җибәргәннәр. Урам тулы халык, әмма исереп йөрүче юк, полиция күзгә чәчрәп керми, җирне актарып ташлагач, айлар буена халык яисә техника ташкынын буып торучы һичбер чокырлар, шартлаган торбалар юк. Һичбер төрле эвакуаторлар да юк аларда, Берлин, Варшава, Брюссельләрдә дә юк, шуны ишетәсезме?..
Бер калада 30 миллион чамасы халык. Берсе дә ач түгел. Бездәге сыман, чиркәү төбе саен хәер сорашып утыручы “бичара” ярлылар да, күлмәкләрен якадан алып кендеккә кадәр аера-аера “хакыйкать” ачыклаучы калай әтәчләр дә күренми. Һәммәсе дә көләч, барчасы тук. Җитмәсә, шушы таулар илендәге халык безнең Ватанга да һәр ел саен помидорны гына да 1 миллион тонна озата бит!..
Ясак түләмиләр, телләрен кисмиләр, өстәлләре гүзәл, тарихлары тирән, хәят гел мөстәкыйль – бәхетле бу халык!
26 апрель, 2018.
. Без Аздавай каласындагы Гашыйклар күперендә.
. Валладагы авыл урамы.
. Кастамонудагы самолет-һәйкәл. Анда балалар китапханәсе урнашкан.
. З.Мансуровны бүләкләү.
. Губернаторга бүләк тапшыру.
. Казан һәм Кырым татарлары Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе Анар белән.
. Конгресс залы.
. Истанбулдагы Әхмәт солтан мәчете.
. Валла төбендәге инеш.
. Ая-Суфия мәчетенең ерактан күренеше.
. Солтаннар резиденциясе булган Топ-капега керү капкасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев