Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Вахит ИМАМОВ: Төркиягә сәяхәт

Көтмәгәндә, өмет итмәгәндә, ерак Төркиягә сәяхәткә бардык. Әдәби матбага редакторларының чираттагы корылтаен төрки телле әдәби берлекләр конгрессы форматында уздырырга ният иткәннәр дә, ярты ел чамасы алдарак кубып, Татарстаннан да вәкилләр чакырганнар.

“Мәдәни җомга”, “Безнең мирас”, “Идел”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” газета-журналларының мөхәррирләре булган Ләбиб Лерон, Радик Сабиров, Сөмбел Таишева, Сиринә Мөхәммәтҗанова һәм мин фәкыйрегез менә шулай, ашыга-кабалана диярлек, ерак юлга чыктык. Төрки әдәбиятта ел адәме итеп танылган шагыйребез Зиннур Мансуров та ошбу сәфәрдә юлдашыбыз булды.

Әдәби корылтайның быелгы утырышы Төркиянең Кастамону атлы каласында үтәчәк икән, Истанбул аэропортында ук икенче очкычка күченергә туры килде. Истанбул аэропорты дигәннәре – үзе бер дөнья, аерым дәүләт шикелле. Аның очу аланына алып чыга торган терминалларын гына да санап бетергесез. Һәр минут саен Истанбул аланына бер самолет төшә, берәү күтәрелә. Бер очкычта 160-180 кеше дип исәпләсәң дә, тәүлегенә 100 мең чамасы кунак. Пассажирлар салонында кап-кара тәнле негрларны, пәрәнҗәгә төренгән фарсыларны, озын күлмәк элгән, кара яулык япкан гарәпләрне очрату да һичбер гаҗәп түгел. Катлы-катлы биналарда сувенир яки ризык кибетләрен, кафе-рестораннарын да ансат кына йөреп чыгам димә...

Тиешле калабызга көндез барып төштек. Евразия Язу­чылар берлеге Якуб Омәроглы үзе каршы алды.

Кастамону – Кара диңгез буена сузылып урнашкан провинциянең үзәге. Ләкин үзе Кара диңгездән 130 чакрым чамасы ераклыкта. Истанбулдан – 500, илнең пайтәхете булган Анкарадан 250 чакрым. Провинциянең үзен таулар иле, дип атау урынлыдыр. Мәркәзләре Кастамону да – озын булып сузылган ике тау сырты арасына сыенып урнашкан. Безнең сыман, иксез-чиксез дала-ялан, басу-кырларга ияләшкән сәяхәтчеләргә күзәтү дә сәер. Бер-берсенә терәлеп, хәтта иңбашларына атланышып тезелешкән йортларда адәм балалары ни рәвешле гомер итә икән?..

Кастамону – Рим империясе вакытында ук төзелгән бик борынгы шәһәр. Аның нигезләнү елын төгәл генә һичкем әйтә алмый. Тау башында, VIII гасырда ук төзелгән иске крепость калдыклары һәрьяктан күзәткән чагында да күзгә бәрелеп тора. Әлеге таш кирмәнне, димәк ки, каланың үзен дә 1471 елда Госманлы төрекләр Византия империясе кулыннан тартып-яулап алган. Крепость диварларына ремонт үткәрү һичбер кайчан тукталып тормаса да, моннан мең еллар элек төзелгән кирмәннең киртә өстендәге күркә шикелле кукраеп утыруы күңелләрдә соклану хисе тудырмыйча калмый. Тора-бара без шул ук 1480 елларда төзелгән тәүге Нас­рулла мәчетен, 1568 елда җирләнгән тәүге шәехләре Шабанның төрбәсен, 1524 елда төзелгән мунча-хамамнарын да манзара кылдык.

Кастамону исемен “качты кәләш”, “качты ханым” мәгънәсендәрәк аңлатып маташтылар. Имеш, бер авыл егете каладагы кызга гашыйк булган да, болар вәгъдәләшкән, мәгәр кәләш, егетнең калым туплап килгән көнен көтеп тора алмыйча, икенче берәү куенына китеп барган икән. Бу, әлбәттә, Кастамонуны төрекләр нигезләгән кала, дип дәгъвалау өчен тудырылган бер риваять кенә. Ә асылда исем император Константинның туганы Кастамонустан ябышып калган. Төрекләр, гомумән, Византия империясеннән калган шәһәр исемнәрен алыштыру кебек кыргыйлыкка бармаган. Безнең халык мөкиббән китеп сәяхәт кыла торган Анталья, Трабзон, Синоп, Конья, Измир һәм тагын йөзәрләгән кала борынгы исемнәрен элеккечә саклый. Шуны белгәч, мәгълүм ки, Кырым атавында “юкка чыккан”, исемнәре чукындырылган Кизләү, Җүнкала, Акмәчет, Аксарай кебек газиз калаларыбыз өчен йөрәк дигәннәре сызланмыйча калмый.

Ул гына да түгел, бөек Тукай эзләре, Тукай рухы сакланган “Болгар номерлары” кунакханәсен дә яшәтә алмаган үз хуҗаларыбыз өчен җан ачыта. Ярар, безнең Казан яки Болгарда 1400-1500 елларда нигезләнгән мәчетләрнең эзе дә юк инде. “Бөек милләт” патшабикәсе Елизавета фәрманы буенча, бездәге 536 мәчетнең 418 ен 1740 елларда җимереп бетергәннәр. Мәгәр ул “Болгар номерлары” да, 10-20 ел элек кенә юкка чыккан иске Казан күренешләре дә – бүгенге буын намусында бит...

Сәяхәткә чыктыкмы, бәгырь дигәннәре кайсы яктан булса да һаман теткәләнә. Алты Казан татары җитәкләшеп йөрибез, беребез дә төрек телен белми. Томана ук түгелбез, ахыр чиктә, барыбер, аңлашабыз, җайлашабыз инде. Төрек халкының яртысы диярлек йә инглизчә, йә немецчә су эчкәндәй җиңел аралаша. Уен-муен түгел, Германиядә укып яисә эшләп йөрүче төрекләрнең саны һәр ел саен 5 миллионга якынлаша бит. Ә алар 2-3 яисә 5 ел саен гел яңарып тора. Үз гимназия-лицейларында да көнләшү уятырдай итеп укыталар. Алардагы лицейларда хәтта тәнәфес яки уен вакытларында да инглиз теле мөгаллимнәре белән төрекчә сөйләшү юк. Иж-Бубый мәдрәсәсе дә нәкъ шушы мәгариф системасы буенча эшләгән, анда укыту өчен әллә ничә төрек мөгаллимен чакырып китергәннәр. Ләкин Рәсәйгә акыллы һәм белемле һәрбер татар хәвеф. Шуңа күрә жандармнар юллап, 1911 елның гыйнварында шатырдатып япканнар да аны... Ә без үзебез мәктәпләрдә 5-6 ел, институтларда тагын 3-4 ел буена немец, инглиз, гарәп теле дәресләренә кереп йөргән булдык, һичьюгы сыңар бәндә дә саф инглиз яки гарәп телендә сөйләшердәй булып чыга алмады. Элек совет мәгариф системасының тетмәсен тетә идек, ләкин инде “яңартылган, демократлаштырылган” урыс мәктәпләренең дә күкрәк сугардай нәтиҗәсе юк бит. Элеккечә, шыр-наданнар штамплап чыгару барыбер дәвам итә. Шунысы гаҗәп – ул урыс телен алиһә итмәкче булган карагруһчылар үз мәктәпләренең һәм аларга буйсындырылган татар мәдрәсәләренең дә һаман саен наданнар калыплавын һич аңламас микән? Кирпечләрне дә балчык измәсеннән конвейер аша шулай калыплыйлар. Тик алар соңыннан ике-өч тәүлек буена горна дигән зур мичләрдә яндырылып рәткә китерелә. Рәсәй өчен сыңар телдә аралаша, әмма баш күтәрми билен бөгә торган эш атлары үсү хәерлерәк...

Конгресска 16 төрки ил һәм республикадан вәкилләр килгән иде. Кунакханәгә урнашып алуга һәм тәүге аш вакытында ук таныша башладык. Иран, Гыйрак, Македония, Сүрия, Косово, Гагауз җөмһүриятләреннән килгән әдипләрнең саф төрекчә тәтердәп торуы тәмам шаккатырды. Әзәрбайҗан, Кырым, Урта Азия респуб­ликаларыннан килгән кунакларны инде әйткән дә юк. Аларның теле төрек белән 70-90 процент уртак. Тик безнең татар белән башкорт теле генә чәнечкеле лагерь эчендәге тоткын урынына читләшкән, адашкан, иләнеп беткән. Бүгенге укучы бөек Гаспралы 1883 елда нәшер итә башлаган “Тәрҗеман” газетасын да, Тукай белән Исхакыйның тәүге әсәрләрен дә тәрҗемәчесез көе аңлый алмаячак. Югыйсә, элек телләребез Карпат тауларыннан башлап Татар бугазына тикле бер булган бит, безне махсус, юри аерганнар һәм хәзер дә мәгърифәт ягыннан якын җибәрмиләр. 2003 елда төрек гимназияләрен шатырдатып ябып куюлары – бер гасыр элек патша самодержавиесендә кузгалган чирнең яңа бер боҗрасы...

Әүвәл, әлбәттә, Кастамону буенча бер сәяхәт кылдык. Безне әлеге кала күрке булган иске кирмәнгә алып барыр­га атлыгып торучы юк, шәһәр буйлап, кулдан килгәнчә, үзебез сәяхәт кылабыз. Сокланырлык күренешләр хәттин. Кастамонуны икегә аерып, нәни елга ага. Ә ярлары мәрмәр диварларга төрелгән, су читендә үлән түтәлләре, дивар өсләрендә челтәрле тимер коймалар, йөз адым саен йә таштан салынган, йә тимердән корылган гүзәл күпер. Соңрак Аклы, Аздавай шәһәрләре буенча да сәяхәт кылып йөрдек. Шул ук күренеш: елга, инеш, чишмәләр төрекләргә күз карасыдай кадерле. Шуннан үкенү-гарьләнү хисе бугазлардан ала: безнең Казандагы Болакны да, бөтен Җир шарында сирәкләрдән-сирәк булган, шәһәр үзәгендәге Кабан күле суын, аның төпләрен чистартырга, ярларын адәм рәтенә кертергә уйлаучы да юк! Инде гасыр буе! Менә нинди була ул менталитет вә зыялылык аермасы...

Кастамону провинциясе яки вилаяте белән вәли-губернатор идарә итә. Сүз дә юк, урынбасарлары, чиновниклары да байтак. Мәгәр губернатор йорты, вилаять депутатларының эш кабинетларын да кертеп, каланың нәкъ үзәгендә, өч катлы йортта урнашкан. Лифтлары да юк, полиция дигәннәре дә күренми. Хакимият йортының бер ягында – провинция карамагындагы университет. Филиаллары шәһәр саен таралган. Боларда федераль дигән сылтау табып, керпе белән тузбаш еланны һичнинди никах яисә зөфаф чоланына да куалап кертмиләр. Губернатор йортының икенче ягында мәдәният вә туризм үзәге. Төрекләрдә, гомумән, әлеге ике тараф иң алгы планда. Кастамону үзе таулар арасына кысылып утырганга күрә, анда зур-зур заводлар яки эре фабрикалар юк. Кала читендәрәк чирәп, брусчатка, бордюр, асфальтка чимал әзерли торган мастерской-ихаталар күрдек. Сәүдә чәчәк ата. Үз мәркәзендә яисә авылларда эш тапмаган ирләр илнең иң эре шәһәре булган Истанбулга йөри. Әмма соңгы елларда Төркиянең ошбу почмагында да туризм-сәяхәтчелек чәчәк ата бара. Кастамонуны быел төрки дөньяның мәдәни мәркәзе дип тә игълан иткәннәр. Үзәктән дә сәрмая акчасы таммый калмагандыр. Аздавай атлы калага барышлый да, Түгәрәк тау тарафында да кырмыска шикелле кайный-кайный яңа юллар салучы бригадалар, техникалар һәрбер адым саен.

Полиция дигән сүзгә янә катмый түзмим. 4-5 көн буена каланы айкый-айкый, сыңар гына да “гаишник”ны тапмый кара әле! Кайбер тыкрыкларыннан сыңар гына автомобиль үтеп китә ала, үзәктәге урамнары да ике-өч рәт ясап, узышып йөрешле түгел. “Автомобиль калдырып китәргә ярамый” дигән кисәтү куелган урыннарда да полиция немец разведчиклары шикелле яшеренеп тормый. Машиналарны төяп китә торган эвакуаторлар турында телгә алу да артык. Бездәге шикелле, сыңар, асаба гаилә монда, һава - буш урынны да җайлы станок итеп, акча сукмый, үз халкын юлбасарлар кебек талауларга бармый. Монда гаделлек, мәдәниятлелек, монда горур, азат гражданнар иле!..

 

Ошбу провинция – таулар иле, дидек. Бактың исә, аларда Америкадагыларга тиңләшердәй каньоннар бар икән. Аздавай каласын тау башыннан манзара кылуга һәм Гашыйклар күпере янында чәйләп алуга ук, Чатак атлы каньон күрергә дип киттек. Шул каньон уртасында, кыядан шактый чыгарып, күзәтү мәйданчыгы төзеп куелган. Ә идәне... калын пыяла. Өстенә басып аяк атладыңмы, кыялар астындагы чоңгыл-тарлавыкка очып төшәрсең төсле. Хатын-кызлар аяк басарга шүрләүдән чыр-чу килә. Ир-атлар ташбаш бит, рәхәтләнеп өстән күзәтәбез.

 

Бу Чатак каньонның озынлыгы 7 чакрымга сузылган. Иң аста, таш кыялар арасындагы ерымнар буйлап шаулый-шаулый, салкын инеш ага. Бөтен тирә-як шыр-таш. Һәм ни гаҗәп – шушы ташлар арасында тамыр җибәреп тә, кыя терсәкләрендә нәни генә нарат-чыршылар йә куаклар үсә. Сорыйбыз, төпченәбез: әлеге каньон төбендә, елга суы буйлап бер авылныкылар икенчесенә “кунакка” барып кайткалый, мәгәр юлга иртәнге дүрттә чыксалар да, кичке сигезгә генә барып ирешәләр икән...

 

 

. Кастамону үзәге.

. Кастамонуда VIII гасырда төзелгән крепость калдыклары. Ерактан күренеше.

. Сулда - 1920 елда Истанбулны инглизләрдән коткаруда ярдәм иткән гади халык хөрмәтенә куелган һәйкәл. Артта -  провинция хакимияте һәм вәли-губернатор урнашкан йорт.

. Без Насрулла мәчете каршындагы мәйданда.

. Крепостьның якыннан күренеше.

. Кастамону кафесында чәй.

. Кастамонуны икегә бүлеп агучы инеш.

. Аздавай каласының тау өстеннән күренеше.

. Безнең делегация Аздавай каласы өстендәге мәйданчыкта.

. Чатак  каньон өстендәге пыяла мәйданчык.

. Валла каньонының ерактан күренеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев