Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Вязьма белән Ржев фаҗигасе

1239 елда ("вәхши вә варвар" Бату хан һөҗүменнән соң ук) калкып чыккан Вязьма каласына Бөек Ватан сугышы башлануга ике коточкыч фаҗигагә шаһит булырга туры килә. Америка ачып торасы юк, Кызыл Армия 1941 елда коточкыч тар-мар ителүләр кичерә. Инде 1 сентябрьгә үк ике миллион совет солдаты фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Сентябрь...

1239 елда ("вәхши вә варвар" Бату хан һөҗүменнән соң ук) калкып чыккан Вязьма каласына Бөек Ватан сугышы башлануга ике коточкыч фаҗигагә шаһит булырга туры килә.
Америка ачып торасы юк, Кызыл Армия 1941 елда коточкыч тар-мар ителүләр кичерә. Инде 1 сентябрьгә үк ике миллион совет солдаты фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Сентябрь уртасында Көньяк-Көнбатыш фронтның Киевне саклап сугышучы 5, 21, 26, 37 нче армияләре дә чолганышта кала. Фронт башлыгы генерал-полковник Кирпонос белән генерал Темин 18 сентябрь көнне яуда һәлак була. Киевкә юлны бикләргә тырышкан 6 һәм 12 нче армияләрне фашист гаскәрләре әле аңа кадәр үк Умань каласы янындагы ике авылга бикләп куя һәм 103 мең солдат белән бергә армия башлыклары И.Музыченко, П.Понеделин, дивизия һәм корпус командирлары М.Снегов, Н.Кириллов, А.Соколов, В.Прохоров, С.Ткаченко, Я.Тонконогов кебек генералларны да кулга төшерә. Киев өчен барган тиңсез бәрелешләрдән соң 19 сентябрьдә янә 560 мең совет солдаты әсирлеккә төшә.
(Шушы урында тукталып, игътибарыгызны бер тарафка юнәлтергә мәҗбүр. Менә бүген, 2014 елның 14 февралендә Киевтә булган законсыз түнтәрештән соң, Украинада милләтчелек, хәтта неофашист­лык чире кузгалуын күреп шаккатабыз. Әмма исәпкә алыгыз: Германия коры җир гаскәрләренең штаб башлыгы генерал Ф.Гальдер 1941 елның 1 августы көнне үк үз көндәлегенә "Көнбатыш Украина халкы мөстәкыйль дәүләт төзергә омтыла, ә руслар яшәгән өлеше моңа томаналарча битарафлык күрсәтә", дип язып куя инде).
Совет гаскәрләре кичергән фаҗигаләр башка фронтларда да дәвам итә. Гитлер 6 сентябрь көнне "Тайфун" операциясен раслап, төп ударны Мәскәүгә юнәлтә. Мәскәү линиясенә тупланган көчләр ике якта да өчәр миллион солдат исәпләнә. Ләкин генерал-фельдмаршал Федор фон Бок җитәкчелегендәге "Үзәк" армияләр группасы, Минск юлы буенча алга ыргылып, совет фронтын урталай телүгә ирешә. Көньякта генерал Фракушин белән Ершаков армияләре камалышта кала. Фашистлар төньякта генерал Флокин, Вишневский, Болдин армияләрен чолгый, Вязьма каласы каршында Михаил Лукинның 19 нчы армиясе тимер кысла "казаны"на эләгә. Мәскәүне дошман кулына тапшырудан өне алынган Сталин 8 октябрь көнне хәтта камалышта ятучы Лукинга да "башкаланы сакларга бернинди дә көч калмады бит" дип хәвефле телеграмма юлларга мәҗбүр була. 11 октябрьдә "казан"га бикләнгән барча армияләргә дә чолганыш чылбырын өзәргә һәм Мәскәүгә таба чигенергә фәрман бирелә. Әмма инде 14 октябрьдә үк көньякта - Фракушин белән Ершаков, ә Вязьма янында Лукин армияләре тулысынча тар-мар ителә. Немец фельдмаршалы фон Бок 680 мең совет солдатын әсирлеккә алу турында Гитлерга тантаналы телеграмма юллый. Рядовойлар белән бергә 19 нчы армия башлыгы генерал-лейтенант Лукин да яралы килеш немецлар кулына төшә. Фашист табибләре аның бер аягына ампутация ясый һәм шуннан соң аны концлагерьга озаталар. Шунда ул адмирал Октябрьский һәм генерал Павлов "Дуглас" самолеты белән чыгып качканнан соң, Севастополь оборонасының соңгы командирына әверелгән керәшен татары, генерал-майор Петр Новиковның тиңсез батырлыгына да шаһит була. Фашистлар Севастополь янында яралы килеш әсирлеккә эләккән Новиковны Кырымдагы татар авыллары буйлап немецлар белән хезмәттәшлеккә чакырып йөрттерергә исәп тота, әмма керәшен генералы кардәшләрен соңгы тамчы кангача баскыннарга каршы көрәшергә өнди. Шушы "хыянәте" өчен Новиковны концлагерьдан-концлагерьга йөртеп, совет тоткыннары алдында җәзалый башлыйлар. Фашист җәлладлары бишенче концлагерь мәйданында генерал Новиковны тере көе яндырып юк итә. Генерал Дмитрий Карбышев, фашистлар боз сыман катырып үтергән чакта да сынмавы һәм дошман ягына сатылмавы өчен, соңыннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Севастопольне ташлап качкан адмирал Октябрьскийга - 1964, фашист тоткынына эләккән генерал Лукинга, һичбер төрле батырлык кылмаса да, 1993 елда Каһарман исеме бирелә. 1950 еллар ахырында шул ук Лукин һәм тагын дистәләгән әсир генерал Югары Совет президиумыннан Петр Новиковка Герой исемен бирүне үтенеп караса да, безнең милләттәшебез бер бүләксез кала...
Ераккарак киттек, Вязьма каласы янындагы фаҗигаләргә кире әйләнеп кайтыйк. Мондагы фаҗига турыдан-туры генерал-лейтенант Михаил Ефремов исеме белән бәйле. 1941 елның ноябрь азагы. Кызыл Армия коточкыч тар-мар ителүләр кичергән, фашист гаскәрләре Мәскәү каласыннан 20 чакрымдагы Алабино бистәсенә чаклы килеп җиткән. 29 июльдә Киевне яусыз-нисез калдыруны тәкъдим иткән өчен Генераль штаб башлыгы кәнәфиеннән бушатылган армия генералы К.Жуков берара Ленинград һәм Резервтагы фронт командующие булып исәпләнә, аннары генерал Коневны "җебегәнлеге" өчен "икенче сортлы" Калинин фронтына күчереп куйганнан соң, Көнбатыш фронтның башлыгы итеп билгеләнә. Менә шул Жуков 29 ноябрьдә, Мәскәүнең яулап алынуына юл куймау өчен, Нарофоминск каласы юнәлешендә контрһөҗүм ясарга тәкъдим итә. Мондый пәһлеван да күтәрә алмастай авыр йөкне әле октябрь аенда гына оештырылган 33 нче армия өстенә тапшыралар. Аның башлыгы генерал Ефремов - шәхсән Сталинның үзенә әле Гражданнар сугышы чорыннан ук яхшы таныш. Ул чакта япь-яшь Ефремов 4 бронепоезд белән Баку каласына бәреп керә һәм революция каршында Мәскәү тырнагыннан азат дәүләт төзергә омтылган мусаватчылар хөкүмәтен кулга алу, андагы 30 меңлек дошман гаскәрен куып тарату белән таныла. Сталин күңеленә хуш килсен өченме, Ефремовны хәтта "рус грузины" дип тә "олылыйлар". Дөрес, Кызыл Армия командирларын тоташтан кыру башлангач, 1938 елда Ефремовны да мәркәзгә чакырталар да "Мәскәү" кунакханәсе бүлмәсендә кулга алалар. НКВД җәлладлары Ефремовны күптән түгел генә атып үтерелгән маршал Тухачевскийның иярчене булуда гаепли. Ни галәмәт, Ефремовны Кремльдәге Сталин янына чакырталар һәм аның бүлмәсендә җәлладлар башлыгы Берия катнашында кайнар допрос куба. Генералның калтырап төшмичә җавап тотуы һәм беркемне дә сатмавы тәэсир итәдер, ахры, ниһаять, ике сәгатьтән соң Сталин аның иңсәсенә кулын сала:
- Барыгыз, элеккечә үк хезмәт итәргә китә аласыз...
1941 елның 2 декабрендә менә шул "грузин", үз армиясе белән таш кыядай басып, әүвәл Нарофоминск юнәлешендәге немец гаскәрләренең һөҗүмен туктатуга ирешә, ә 26 декабрьдә инде ошбу каланы һәм 1 гыйнварда Юрьевны азат итә. Ошбу җиңүләрдән канатланган Сталин генерал Ефремовны Кремльгә чакырта һәм Жуков каршында аның күк­рәгенә Кызыл Байрак ордены беркетә. Менә шул мизгелдә "халыклар атасы", янында фронт башлыгы Жуков басып торуын искә дә алмастан, киләчәктә генерал Ефремов язмышын хәл итәчәк саксыз сүз ыргыта:
- Ничек уйлыйсыз, сезне фронт башлыгы итеп куярга вакыт җитмәдеме икән әле?
Бу саксыз сорауның Ефремов өчен бераздан үлем карарына әвереләчәген, аһ, белсәме?..
Инде алдагы язмабызда ук әйттек: Мәскәү каласы янында 6 декабрь көнне җиңү яулаудан соң, Сталин үзен Михаил Кутузовтан да талантлырак сәрдәр итеп тоя башлый. Гәрчә, 1941 елдагы коточкыч җиңелүләр зиһене аек илбашын һәм ул төзеп куйган Ставка генералларын хәтта салкын суны да өреп кабарга өйрәтергә тиеш булса да, ул аяусыз тар-мар ителүләрдән тиешенчә сабак алынмый. 5 гыйнварда Кремльдә үткәрелгән Ставка киңәшмәсендә Сталин барча фронт буенча бердәм һөҗүм башларга әмер бирә, илне, яз җиткәнче үк, фашист гаскәрләреннән азат итү турында хыяллана. "Эрләмәгән, сукмаган, менә сиңа ыштанлык". Шушы дуамал фәрманны үтәү максатыннан, 7 гыйнварда Волхов фронтындагылар Ленинград блокадасын өзү өчен һөҗүм башлый һәм Любань каласы янында чолганышка эләгә. Ләкин Ставкада әлеге уңышсызлыкка да игътибар итүче юк. Смоленск юлындагы Ржев белән Вязьма калалары һаман фашист кулында бит, андагы дошман Мәскәү янындагы бәрелештән соң да кире чигенми. Әлеге шеш совет фронты буенча Мәскәүгә таба бүлтәеп чыккан бүксә, алай гына да түгел, аеруча Ржев каласы совет ягына кадалган хәнҗәр булып тора. Аңа Калинин һәм Көнбатыш фронтларының берләштерелгән көчләре белән ике яклап бәреп керергә һәм фашистларның "бүксә" эчендәге "Үзәк" армияләр группасын "казан"да калдырып кайнатырга кирәк!
Совет фронты тылына таба сузылган "чөй"не фашистларның 9, 16 номерлы укчы һәм 3 нче, 4 нче танк армияләре саклый. Вермахт гаскәрендә 625 мең сугышчы, 11 мең туп, 354 танк исәпләнә. Совет Ставкасы да шушы "чөй" тирәләп, Калинин һәм Көнбатыш фронтларда 688 мең сугышчы, 11 мең туп, 474 танк туплый. 8 гыйнварда, беренче булып, генерал-лейтенант И.Масленниковның 39 нчы армиясе Идел елгасы аша Калинин каласы ягыннан һөҗүм башлый, дошман чылбырын өзүгә ирешә һәм 80 чакрым чамасы юл үтеп, Сычевка каласындагы тимер юл станциясен кулга төшерә. Икенче көнне Калинин фронтындагы 3 һәм 4 нче удар армияләр яуга ташлана һәм 250 чакрым ара үтеп, Андреаполь, Торопец, Көнбатыш Двина калаларын азат итә. Армияләр күмәк көч белән Холм, Велиж, Демидов калаларына таба юнәлә. 12 гыйнварда, дүрт көн элек Масленников сугышчылары салган эздән, генерал-майор В.Швецов җитәкчелегендәге 29 нчы армия һәм полковник Н.Горин (бер төр чыганакта генерал-майор Г.Тимофеев, 17 гыйнвардан соң полковник С.Соколов) кул астындагы 11 нче кавалерия корпусы да "чөй" эченә ыргыла. Нинди гаҗәеп "кутузовлыктыр" инде: Ставка генерал Швецовка шул ук көнне Ржев каласын яулау бурычын куя. 29 нчы армиягә 39 нчы армиядән алынган ике дивизия дә өстәлә, алга ыргылу әүвәл бик уңышлы бара, әмма Ржевтан 9 чакрымдагы Перхурово авылына җиткәч, дошман төзеп өлгергән бетон ныгытмаларга төртелеп, һөҗүм туктап кала. 15 гыйнварда генерал-майор В.Вострухов җитәкләгән 22 нче армияне яуга ыргыталар, ул дошман тылына 120 чакрым арага үтеп керә һәм Белый каласын азат итү өчен сугыша башлый. Оленино бистәсе янында немецларның җиде дивизиясе камалышка алына. Канатланган командование генерал-майор В.Юшкевич җитәкчелегендәге 31 нче армияне 29 нчы армиянең тылын каплау өчен яуга озата, 30 нчы армия (башлыгы генерал-майор Д.Лелюшенко) Погорелово-Городище юнәлешендә һөҗүм итә башлый.
19 гыйнварда инде Көнбатыш фронт башлыгы Жуков та генерал Ефремовка Вязьма каласын яулап алырга боерып, аның 33 нче армиясен Калуга ягыннан һөҗүмгә ташлый. Аның белән янәшәдә генерал В.Беловның кавалерия корпусы да дошман тылына кертеп җибәрелә, атлылар Дорогобуж белән Юхнов калаларын яулый. Арттан һаман фәрман:
«Бер генә адым да артка борылмыйча, фәкать алга, дошманны юк итәргә!»
Вязьма - сугышка чаклы 40 мең кеше гомер итсә, хәзер инде 7 мең генә адәм баласы яшәп ятучы кала. Аның исән дип саналырдай һәм игътибарга алырдай кирпеч йортлары да 57 генә. Шушы каланы совет ягына кайтарырга кирәк.
Ефремов сугышчылары шул ук көнне Верея каласын яулап ала да Вязьмага таба ыргыла, тик алар да калага 6-7 чак­рым ераклыкта бетон дотларга төртелеп туктала.
20 гыйнварда Ставка шушы ук бер "казан"га генерал-лейтенант А.Власов (дүрт айдан соң Волхов янында сатлыкҗанга әйләнәчәк сәрдәр) җитәкчелегендәге 20 нче армияне кертә, анысы көнендә үк Лотошино, Шаховская, Можайск калаларын яулый. Генерал-лейтенант Ф.Голиков кул астындагы 10 нчы армия Сухоничи каласын азат итә. Фронт сызыгында тагын берничә армия алга ыргылырга әзер тора. Әгәр совет гаскәрләре Смоленск белән Вязьма калаларын тоташтыручы тимер юлны киссә, дошманның дүрт армиясен чолганышка алу хыялы рәшә булып уйнаклый, җилкендерә башлый.
Ләкин Ставкадагылар "Гитлер Мәскәү янындагы җиңелүдән соң матәм кичерә, шул удардан айный алмый", дип юкка гына юана. Вермахт штабы Вязьма каласын саклау өчен дә ашыгыч рәвештә Франциядән өр-яңа дивизия китереп җиткерә. Менә шул "матәм кичергән" немец гаскәрләре "үз ындырларына" кергән совет дивизияләренә каршы яуга чыгып баса...
15 гыйнварда Гитлерның шәхсән үзеннән рөхсәт алып, немец дивизияләре Юхнов-Гжатск-Зубцово-Ржев линиясе хасил итеп чигенә һәм рубежны дотлар, туп, танклар белән ныгытып өлгерә. Мәскәү янындагы җиңелү өчен Гитлер "Үзәк" армияләр группасының башлыгы фон Бокны постыннан алып ата, бу урынга яңа фельдмаршал - Генрих фон Клюгены билгели. 16 гыйнварда Ржев каласын оборонада тотучы 9 нчы армия башлыгы генерал-полковник Штраус та хезмәттән бушатыла, аның урынына танклар һөҗүме буенча белгеч, генерал-полковник Вальтер Модель килеп җитә. Яңа башлык шулхәтле оста эш итә, күрәсең, ул бер атнадан соң ук Оленино районында чолганышта ятучы җиде дивизияне азат итүгә ирешә һәм хәзер инде үзе Масленников белән Швецов армияләре арасына бәреп кереп, аларны камалышка ала башлый. Конев 30 нчы армияне Ножкино, Кокошкино авыллары ягыннан ярдәмгә ыргыта, ә чолганыштагы 29 нчы армия аңа каршы хәрәкәт итәргә тиеш була. Ләкин армия командующийларының башбаштаклыгы һәм мин-минлеге аркасында алар хәтта ике чакрым озынлыгындагы линияне дә өзә алмый. Дошман өр-яңадан стабиль фронт чылбыры төзеп куя. Совет гаскәрләре исә бер гыйнвар аенда гына да 100 меңгә якын сугышчы корбан итә...
Ә Ставкада төзәтелмәс бер чир -"Вязьманы яулагыз, Вязьманы!"
Гитлер генераллары Вязьма боҗрасына 6 дивизия туплап өлгерә. Февральнең беренче көннәрендә үк һөҗүмгә күчеп, 29 һәм 39 нчы армияләрне тулысынча бер-берсеннән аералар һәм чолганышка алалар. Вязьмага 7-8 чакрымда туктап калган Ефремовның 33 нче армиясе дә 3 февраль төнендә фашистлар ясаган кискен һөҗүм нәтиҗәсендә Мончалово һәм Окороково авыллары арасындагы "капчык"ка кереп каба...
Урамда утыз градустан да түбәнрәк салкын. Совет гаскәре фуфайкаларга гына "төренгән", урман эчендә вакытлыча казылган окоплардан күпләр иртә белән инде йокыдан тора алмый. Күпчелек кызылармеецлар кулында - Октябрь инкыйлабына кадәр үк чыгарылган Мосин винтовкалары. Аларга яраклы патрон, сөйрәп керткән туплар өчен снаряд юк. Үз армиясенең котылгысыз һәлакәткә таруын аңлап, генерал Ефремов фронт башлыгы Жуковтан, чолганыш чылбырын өзеп, кире совет гаскәрләре ягына чыгарга рөхсәт сорап карый. "Без камалышта калдык, яуны дәвам итү өчен бое­припаслар да, солдатларны ашатырдай азык-төлек тә юк бит", ди-ди гозерләүгә каршы Жуков Ефремовның яңагына чалтыраткандай кансыз җавап бирә:
- Дошман территориясенә бәреп кергән чакта итәгеңне җыеп йөр, тылың турында кайгырта бел идең.
- Соң үзегез бер адым да артка борылмаска, дигән фәрман белән алга кудыгыз бит, - дип Ефремов-бичара акланырга мәҗбүр була. Ә Жуков тарафыннан салкын корыч төсле усал җавап:
- Хәзер дә шул ук фәрман - бертуктаусыз алга! Солдатларны чолганышта калган авыл халкы хисабына ашат. Көз көне чигенгән чакта безнең гаскәрләрнең ташлап калдыруы мөмкин, патрон белән снарядларны да шул мәйданнан эзлә!..
Ни кылырга да белмичә чарасыз калган Ефремов, ни чарадан бичара кыяфәттә, инде фронт башлыгы өстеннән сикереп, турыдан-туры Сталинның шәхсән үзенә телеграмма суга. "Халыклар атасы"ннан "ярдәмнән ташламабыз" дигән шома гына җавап, ә талант иясе, бөек Жуковтан утлы, кайнар камчы:
- Әлегә мин фронт башлыгы! Ә чолганышка эләгүгә син үзең гаепле!..
Ефремов та, ул вакытта окопларда кан коя-коя сугышучы һичбер кеше дә белми. 28 гыйнвар кичендә атаклы Жуков, гәрчә һичкем тарафыннан сораучы булмаса да, генерал Ефремовка сугышчан бәяләмә язарга утыра, аны фронт башлыгы (ягъни Жуков) киңәшеннән башка командный пункт та сайлый белми торган булдыксыз һәм хәрби берләшмәләр белән җитәкчелек итүгә яраксыз генерал дип бәяли, асылда шикаятьне хасил иткән шушы рапортны Генераль штаб башлыгы Шапошниковка юллый. Әлеге донос папкасы хәрби архивта Бөек Җиңүдән соң 50 ел үткәч кенә ачыла...
Ни үкенеч, генерал Ефремов үзенә нинди үлем карары әзерләнеп ятуын әле белә алмый. Һәрбер ватанпәрвәр командир шикелле, ул да сугышчыларын яңадан-яңа һөҗүмгә куаларга мәҗбүр була. Һичьюгы камалыштагы өч гаскәр берләшсәк, исән калмабызмы, дигән өмет белән Ржев ягындагы 29 нчы армия башлыгы В.Швецов белән генерал Белов корпусын да үзенә кушылырга чакырып карый. Ләкин Жуков тарафыннан Беловка да камчы сыман фәрман:
- Ефремов белән кушылырга һичбер рөхсәтем юк! Сез дошманны аерым-аерым юк итәргә тиеш, алга, алга!..
Гәрчә, нәкъ Жуков шикелле үк, Калинин фронты башлыгы генерал Конев гыйнвар аенда "Ржев каласын яулый алмаган өчен Швецовны трибуналга озатабыз, ә Масленниковны командармлыктан алып ыргытабыз", дип иң әшәке сүзләр белән сүксә-янаса да, февральдә инде ул камалышта калган 29 һәм 39нчы армияләргә бернинди югалтулар белән хисаплашмыйча үзебезнең якка чыгарга әмер бирә. 28 февраль көнне 29 нчы армиянең соңгы сугышчысы камалыштан чыга. Санап карасалар, элек җиде дивизияне хасил иткән армиядән сыңар дивизиянең яртысы - 5200 солдат кына исән калган, аларның да 800 е тоташ канга баткан...
Ефремов армиясе чолганышка эләгүгә икенче ай бара, яз бик иртә килә. Киез итек киеп кергән сугышчылар март суларында бата-чума газап чигә башлый. Һәр көн диярлек камалыштагы совет гаскәрләрен дошман самолетлары "үтүкли", күктән махсус рәвештә тишелгән мичкәләр ташлап та солдатларны өнсез калдыралар. Бомбага тотканнан соң, яки бәрелешләрдә яраланган сугышчыларны Быково дигән авылда медсанбат төзеп туплыйлар, аларның һәммәсен тиң шул ук фашист самолетлары җир белән тигезли...
Апрель башына 33 нче армиядән санаулы гына сугышчылар торып кала, алары да ач һәм шыр-ялангач. Ниһаять, апрель уртасында Ефремов Ставкадан чолганышны өзеп, үзебезнекеләр ягына чыгарга рөхсәт алуга ирешә. Әле анда да иң якын арага - Мәскәү ягына түгел, фәкать көньякка, Тверь каласына таба хәрәкәтләнергә дигән фәрман тапшыралар. Ул калага чаклы ике йөз чакрым ара. Ефремов, әлбәттә, ач-ялангач солдатларны андый озын һәм киртәле тыл буйлап исән-имин алып чыга алмаячагын яхшы аңлый. Ләкин чолганышка "эләккән" генерал белән санлашып торучы юк. Өстән катгый фәрман:
- Без махсус самолет юллыйбыз. Генерал Ефремов шуның белән кайтырга тиеш!..
Самолет килгәч, очучыга армия һәм юкка чыккан дивизияләрнең хәрби байракларын җыеп тапшыра да Ефремов иреккә качудан кискен баш тарта:
- Мин солдатларым белән килдем, шулар белән чыгам...
18 апрель көнне армиянең калдык группасы дошман засадасы белән канкойгыч бәрелешкә керә. Яу барышында Ефремов өч тапкыр яралана һәм, исән кала алмаячагын аңлап, үз-үзен пистолеттан атып үтерә. Ефремовның гәүдәсе 1943 елның февралендә Сталинград янында әсирлеккә эләгәчәк немец генералы (Вязьма янында полковник кына әле) Артур Шмидт кулына төшә. Ни гаҗәп, немец полковнигы безнең каһарман Ефремовны икенче көнне якындагы авылга алып кайтып, чиркәү янәшәсендә гүргә иңдерә. Матәмгә тантаналырак төс бирү өчен, ул кабернең бер ягына үз сугышчыларын, икенче якка совет әсирләрен тезеп куя. Ефремовның хәтта алтын сәгатенә дә кызыгучы булмый. Бу - совет генералын дошман гүргә иңдергән бердәнбер очрак. Соңыннан, әсирлеккә эләккәч, аның кем икәнен белеп алуга ук, генерал Шмидтны махсус самолет белән Мәскәүгә китерәләр, Лубянканың идән асларында ул "шикле" адымы өчен җавап тота башлый...
Сталинның "бөек җиһангирлыгын" раслау максатыннан яуга ыргытылган 33 нче армиянең нибары 800 сугышчысы гына чолганыштан исән-имин чыга...
Чолганышка эләккән бер генә генерал да дан яулый алмый. Әмма 33 нче армиянең исән калган сугышчылары 1946 елда ук, җыелышып килеп, Вязьма уртасындагы мәйданга Ефремов исемен бирдертә һәм, чыгымнарны күмәк күтәреп, газиз генералларына һәйкәл куйдырта. Ул да - чолганышка эләккән совет командирларына куелган бердәнбер һәйкәл... Һәм, ниһаять, 1996 елда гына генерал Ефремовка Россия Каһарманы дигән исем бирелә...
Ә "бөек" Сталин генерал Ефремовны 1943 елның 19 февраленнән соң гына искә төшерә. Явыз көндәше Гитлер Сталинград янында әсирлеккә эләккән 90 мең немец сугышчысы һәм фельдмаршал Паулюс хөрмәтенә Берлинда өч көнлек матәм игълан итә бит. Шул хакта ишеткәч, Сталинга шапырынып алырга сәбәп чыга:
- Ә безнең Ефремов, чолганышта калгач, Паулюска караганда күбрәк вакыт түзде...
Кутузов чире купкан Сталин фәрманы буенча 7 гыйнварда башланган Ржев-Вязьма операциясе 20 апрельдә тәмамланган, дип исәпләнә. "Хәрби энцик­лопедия"гә теркәлгән рәсми мәгълүматлар буенча гына да шушы бер бәрелеш вакытында совет гаскәрләре үзенең 777 меңгә якын сугышчысын югалта. Тик әлеге саннар буенча бәхәс һаман тынмый. Әйтик, хәрби тарихчы С.Михалев һәлак булган совет солдатларының санын 948 меңгә тиңли. Ә асылда, аларның төгәл саны мәңге ачылмастыр...
Ржев белән Вязьма калалары өчен сугыш шушының белән тәмам булган икән, дип йомгаклап куярга берүк ашык­магыз. Әле 1942 елның апрель ае гына тәмамланып килә, ә без атаган ике кала да һаман булса дошман кулында бит. Вязьма турында мәгълүматны әйттек, инде Ржев "кала"сының шул яздагы хәлен бәян итик. Элеккеге 5 меңгә якын хуҗалыктан Ржевта 300 ләп чамасы гына кирпеч йорт исән калган, фашист баскыннары шәһәр халкын тулысынча диярлек кырып бетергән. Кызыгып саклардай, талау өчен ерткычларча тешне батырырдай һичбер байлыгы юк. Ләкин шушы Ржев "хәнҗәрендә" Гитлер штабы һаман 700 меңгә якын сугышчысын тота. Сталин Ставкасы да Калинин фронтында бер миллионлы гаскәр туплап куярга мәҗбүр.
Май ае буе, канга баткан яраларын ялап сүл җыючы җанвар төсле, ике як та тып-тын гына тора. Ржев белән Гжатск калаларын азат итмәкче булып, совет ягы июнь аенда элек чолганыштан чыгу буенча "тәҗрибә туплаган" һәм, билгеле ки, өр-яңадан тулыландырылган 39 нчы армияне һөҗүмгә ташлап карый. Ләкин санаулы көннәрдән соң ук аны немец генералы Модель дивизияләре чолганышка ала. "Тәҗрибәле" генерал Масленников бу юлы инде самолет белән "казан"нан чыгып кача. Үзе урынына калдырып киткән урынбасары генерал Богданов камалыштан 10 мең сугышчыны гына исән көе алып чыгуга ирешә, ә үзе яуда алган яраларыннан савыга алмыйча, бер тәүлектән соң вафат була. Шушы бер һөҗүм барышында гына да Совет Армия­се 47 мең сугышчы югалта...
Гитлерның Сталинградка төбәп һөҗүм башлавын төшенеп алуга ук, немец гас­кәрләрен ул тарафка җибәрмичә тотып тору өчен, август аенда янә бер мәртәбә атакага ташланып карыйлар. 1942 елның 28 июлендә генә "бөек" Сталинның 227 номерлы, "бер адым да артка чигенмәскә" өндәгән "өр-яңа" бер фәрманы пәйда була. Окобын ташлап чигенгән совет сугышчыларын алга куу яки атып үтерү өчен тыю (заградительный) отрядлары төзелә һәм яуда җебегәнлек күрсәткән солдатларны штраф роталарына озату башлана. Гаҗәпкә калдырырлык хакыйкатьләр дә бар бит: соңыннан Советлар Союзы Герое һәм атаклы язучы булып танылачак В.Карповка биш ай буе штрафбатта "гөнаһын юарга" туры килә. Татар ветераннары арасыннан бердәнбер булып армия генералы дәрәҗәсенә ирешәчәк Мәхмүт Гәрәев та нәкъ менә шушы Ржев каласы өчен сугышларда хәрби юлын башлый...
23 августта совет гаскәрләре Зубцово, Карманово пунктларын азат итә. 30 нчы номерлы армия Ржевны яулау өчен алга ыргыла, ләкин Полунино авылы янында каты чикләвектәй оборона сызыгына җиткәч, яр күреп сөрлеккән ат шикелле, капылт туктап кала. Ике як та йөзәрләгән танкларын һөҗүмгә ташлый. Бер айга сузылган канлы бәрелешләрдән соң гына совет гаскәрләре әлеге авылны азат итүгә ирешә һәм 21 сентябрьдә Ржев янындагы бистәләргә дә үтеп керә. Ләкин Ржевны яулый алмыйча кире чигенәләр. Полунино авылында 12 мең кызылармеец җирләнгән "туганнар каберлеге" калкып чыга...
Ноябрь аенда безнекеләр тагын бер мәртәбә Ржевны азат итәргә талпынып карый. Шәһәргә һөҗүм итү һәм Модельнең 9 нчы армиясен чолганышка эләктерү өчен, 15 дивизия туплыйлар. Сталинградны азат итү операциясе "Уран" дип атала бит, шуннан күрмеш, Ржев өчен сугышны да "Марс" дигән яңгыравык исем белән билгелиләр. Һөҗүм 25 ноя­брь­­дә атлы дивизия ташкыны белән башлана. Фашистлар тоташ пулемет уты белән каршылый, беренче көнге яуда ук 8295 совет сугышчысын юк итәләр. Югалтуларны Себердә тупланган резерв хисабына янә тутыралар. Декабрь уртасына кадәр кабатланып торган һөҗүмнәр һичбер төрле нәтиҗә дә бирми. Гаҗәеп хәл монда да тиз табыла. Шушы Ржев янында коточкыч теткәләнгән 39 нчы армия калдыкларын яңа алмаш белән тулыландыралар. Генерал Зыгин аның яңа башлыгы булып билгеләнә. Һәм менә шушы армия каршына килеп, Жуков шәхсән үзе генерал Зыгинны капкачына "Оленино каласын алган өчен" дип язылган кыйммәтле сәгать белән бүләкли. Әкәмәт вә сәер: Олениноны фәкать өч айдан, Ржевны яулап алганнан соң гына азат итәләр әле...
Ә совет гаскәрләренә Ржев каласы өчен инде бүтән сугышып һәм кан коеп торырга да туры килми. Хәнҗәр шикелле тырпаеп торган Ржевны совет гаскәрләренең барыбер штурмлаячак икәнен аңлап, фельдмаршал Клюге белән генерал Модель аны сугышсыз-нисез калдырып китү өчен, Гитлерның шәхсән үзеннән рөхсәт алуга ирешә. Өстәвенә, 1943 елның 19 февралендә Сталинград янындагы яу да тәмамлана, совет Ставкасының анда бушаган көчләрне Ржев юнәлешенә күчереп куюы да мөмкин. Совет разведкасының игътибарын җәлеп итмичә генә чигенүне "Буйвол операциясе" дип атыйлар. Генерал Модель Ржев плацдармын 18 ай буе үз кулында тоткан 9 нчы армия полкларын берәм-берәм һәм фәкать төнлә генә шәһәрдән чыгара башлый. Окоп-блиндажларда көндез "кузгалмыйча ятучы" батальоннар "төтен җибәрә", ә төннәрен чираттагы полк үз позициясен калдырып чигенә. 1 мартка фашистлар тулысынча Ржев каласын калдыра, Идел аша совет власте салган тимер юл күперен генә аръергард көч саклый. 2 март төнендә әлеге күпер нигезләренә шартлаткыч тезәләр. Генерал Модель Берлиндагы Гитлер белән элемтәгә керә:
- Хәзер без Идел аша салынган күперне күккә очырабыз, шушы тантанага сез дә шаһит булсагыз иде, бөек фюрер.
Дәһшәтле мина һәм фугаслар ут бөрки, елга күперенең калдыклары төрле якка оча. Аръергард отрядлар да төнге караңгылык эченә чумып юкка чыга...
3 март иртәсендә совет гаскәрләре Ржев өстенә ябырыла, тәүге рәтләр немец траншеяларына килеп җитә һәм, тамаша күргән төсле, "Монда фриц юк бит!" - дип сөрән салырга мәҗбүр була...
Сталинга генерал Модельнең ни рәвеш­ле биткә төкереп койрык ялтыратуы турында ярты елдан соң гына сөйләп бирер­гә җөрьәт итәләр. Хакыйкатьне ишетеп шаккаткан Сталин 9 сентябрь кичендә юлга җыенырга әмер бирә. Баш җәллад Берия, генерал Еременко, башка куштаннар озатуында килеп, ул Модель шартлатып киткән тимер юл күпере янында басып тора. Хурлык кичерердәй вөҗданы булмагандыр, дәшми-тынмый гына кабат юлга чыга. Куштаннар янәшәдә генә бит, ниндидер рәссам табылып, ул "Сталин үзе азат иткән Ржев каласы янында, Идел ярында" дип тамгаланган "шедевр" иҗат итә. Картина бүген дә исән-сау...
"Хәрби энциклопедия" Ржевны азат итү өчен дүрт мәртәбә үткәрелгән операция барышында 433 мең сугышчы һәлак булган, дип бара. Хәрби тарихчылар Ржев һәм Вязьма янында кырылган сугышчылар һәм фашистлар юкка чыгарган тыныч халыкны да искә тотып, корбаннар санын миллион ярымга җиткерә. Немецларның 9 нчы армиясе 18 ай буена барган оборона сугышларында 120 мең чамасы солдат югалта. Хисап дүрткә - бер, хәтта җиде-сигезгә - бер чамасы туры килә. Юанырлык түгел. Ветераннар әле булса мондагы яуларны, кыска гына, "Ржев иттурагычы" дип сызланып искә ала...
Сталинның "Кутузовлыгы" ничә йөз мең яки миллион корбан белән түләнгәндер, моны санаучы юк. Янә бер яман як: без санаган Волхов, Ржев, Вязьма "казаннары" аркасында Кызыл Армия унөч ай буена, Сталинград җиңүенә чаклы уңыш кичерә алмыйча, бер урында таптанырга мәҗбүр була...
Чыганаклар:
Алексей Пивоваров. Ржев: неизвестная битва Г.Жукова. "НТВ" каналы, 2010 ел, 27 октябрь.
В.Млечин. Генерал Ефремов. Смерть героя. ТВЦ, 2015 ел, 16 декабрь.
Вяземский котел. ТНВ, 2015 ел, 9 июнь.
В.Абатуров, М.Морозов. Неизвестные трагедии Великой Отечественной. Сражения без побед. Электрон китап.
Википедия. Вяземско-Ржевская наступательная операция.
20 май, 2017.
.Ржев-Вязьма фронты картасы.
.Генерал Михаил Ефремов.
.Генерал Ефремов яуга әзерләнә.
.Генерал Ефремов җәсәде.
.Ржев янында тимер юл вагоннарына куелган немец зениткалары.
.Әсирлеккә төшкән совет солдатлары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: