Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: ПИСТОЛЕТМЫ ИТТЕ ХЫЯНӘТ?

Бөек Җиңүне шаулатып үткәрәбез дә, аның тәэсирләре-шавы тынганчы ук Бөек Ватан сугышы башланган кап-кара көн җитә. Төп-төгәл бер елдан соң, 1942 елның 26 июнендә, безнең газиз Җәлилебез дә әсирлеккә төшкән. Мин сугыш михнәтләрен күргән, дары исен иснәгән буын вәкиле түгел, әмма шушы каһәр суккан атна якынлашкан саен күңел сызлый, хәтер...

Бөек Җиңүне шаулатып үткәрәбез дә, аның тәэсирләре-шавы тынганчы ук Бөек Ватан сугышы башланган кап-кара көн җитә. Төп-төгәл бер елдан соң, 1942 елның 26 июнендә, безнең газиз Җәлилебез дә әсирлеккә төшкән. Мин сугыш михнәтләрен күргән, дары исен иснәгән буын вәкиле түгел, әмма шушы каһәр суккан атна якынлашкан саен күңел сызлый, хәтер уяулана. Чөнки әлеге явыз сугыш, илдәге миллионлаган кешеләрнеке шикелле үк, безнең нәселне дә, тавык кетәклегенә кергән көзән урынына, кырып-буып киткән. Минем бабам Шәйхелимам гаиләсеннән гөрнәдирдәй биш егет фронтка юл алган да алар арасыннан әле өйләнергә дә өлгермәгән әткәй белән аның сыңар абыйсы гына исән-имин кайткан. Әле алай дип әйтү дә һич урынлы түгел, әткәйнең Имаммәгъдән атлы абыйсы фронт сызыгында ике атна гына булып өлгергән, аннары фашист самолеты бомбага тоткан чакта бер аягы яртылаш диярлек чәрдәкләнеп беткән, аны әллә ничә айлар интеккәннән соң гына "кеше рәтенә" кертеп кайтарганнар. Әмма ул гомер буена гел "тыйтаклап" йөрде. Гамуҗа агам (дәдәй) чалбар балагын сызганса, аның гарип аягына карап булмый, тубык-балтыр тирәләре кара-көрән иде... Аннан бомбага тотулары турында кабат-кабат сорашкан да булды. Күз алдыма китерү дә кыен: күктән котырган дию пәрие шикелле сызгырып һәм улап бомба төшкән чакта адәм баласының колаклары, җаны, йөрәккәе шартламыйча ничек түзә икән? Власовчыларның бер өлешен, 1945 елның май аенда Балтыйк диңгезендәге бер ярымутрауга бикләп, өч тәүлек буена бомбага тотканнар (сугыш припасларын кире Совет иленә алып кайтып интекмәү өчен дә кулай форсат), ул җәһәннәмнән исән чыкканнарының акыл шөрепләре зәгыйфьләнеп беткән булган инде. Ә бичара Җәлил 70 көн буена тоташы белән бомба һәм пуля яңгыры астында шуышып һәм йөгереп газап чиккән. Шагыйрьнең нечкә җаны бу мәхшәргә ничек түзә алган? Әсирлеккә эләгү хәвефе килеп тугач, ул инде үзен-үзе атып үтерү адымына хәтле барып җитә. Аның үзен һәм гаиләсен ун ел буе интектерәчәк кара таплы һәм хурлыклы әсирлеккә төшә. "Пистолетым итте хыянәт", дип аклану да эзли...
Җәлил турында "ул Волхов фронтына эләккән, анда "Отвага" исемле армия газетасын чыгарган", дип кенә телгә алырга яраталар. Ничек килеп эләккән ул анда, нинди фронт булган бу, андагылар кайсы калаларны азат итү, нинди көчне тар-мар итү өчен сугышкан, дип ачыклап торучы да юк, аңлатма да сирәк. Җәлил үзе ыргылып килеп эләккән Икенче Удар армия - бөтенләе белән кара исемлектә. Тар-мар ителү алдыннан генерал Власов җитәкләгәнгә күрә генә, Икенче армиянең һичбер батырлыгына да бәя бирүче юк. Әлеге армия өч ай буе алып барган "Любан операциясе" һәм ай ярымга сузылган "Камалыштан чыгу операциясе" өчен сыңар гына командир яки сугышчыга да сыңар гына медаль дә эләкмәгән. Алай гына да түгел - Икенче армия сугышчыларын бик-бик тиздән "Власовчылар" дип телгә ала башлаганнар. Дүрт ай ярым буе чолганыш газапларын кичкән солдатлар ахыр­да үзләренең әлеге армиядә сугышуын да яшереп яшәргә мәҗбүр булган. Нигә, ни өчен, нилектән бу хурлык? Пистолеты атмый калган һәм әсирлеккә эләккән өчен Җәлил үзе, әллә моңа читләр гаеплеме?..
Һәлакәтнең чишмә башын аңлау өчен тирәнгә үк чумыйк. Соңыннан Икенче Удар армия исемен алачак 26 нчы армия безнең Казаннан кул сузымында - Чуашстанның Алатырь каласында, ил язмышы кыл өстендә торган 1941 елның декабрь аенда төзелә. Яуларда чыныккан регуляр армия солдатларыннан түгел, билгеле. Мисалга, соңыннан 113 нче укчы дивизия дип исемлеккә кертеләчәк сугышчан берәмлекне Мәскәүнең Фрунзе районыннан җыелган ополчение тәшкил итә. Бераздан "Отвага" газетасы редакциясенә эшкә күчәчәк Лазарь Перльмуттер Мәскәү университетында фән докторы, тел галиме була һәм үзе укыткан студентлар белән бергә ополчениегә кертелә. Соңыннан күренек­ле сынчы булып танылачак Евгений Вучетич - әлегә гап-гади бер рәссам. Дивизия комиссары Федор Головченко - университет профессоры. Типографиядә хәреф җыя башлаячак Моисей Раппопорт белән Самуил Левин - гомерләрен элек тә шул эштә үткәреп, пенсиягә чыккан ветераннар. Валя Старченко белән Женя Желтова - сап-сары кош балалары төсле, 18-19 яшьлек комсомоллар. Борис Бархаш - фәлсәфә буенча фән докторы... Боларның берсе дә танк, пулемет һәм автомат ише коралларга кул тидереп караган да кеше түгел...
Ә сугыш башланганнан соң ике атна буе һушын җыя һәм сөекле халкына эндәшердәй көч тә таба алмаган "халыклар атасы" Сталинда Мәскәү янында 6 декабрь көнне булган җиңүдән соң Кутузов чире кузгалган. Гитлер фельдмаршалларын, нәкъ 1812 елда Наполеонны куган шикелле, яңа өлкә һәм калаларга якын җибәрмәскә, аларны да кергән эзләре, ягъни инде таланган һәм җимерелгән юл буенча кире сөрергә кирәк. Әнә, Бөек Ленин каласы чолганышта ята, яңа фронт төзеп, аны коткармыйча булмый. Шулай итеп 1941 елның 17 декабрь фәрманы белән яңа Волхов фронты пәйда була. Әле яңа гына төрмәдән чыгарылган, анда исә баш түбәсенә НКВД җәлладлары сиеп газап­лаган армия генералы К.А.Мерецковны фронт башлыгы итеп билгелиләр.
Волхов фронты составына бернинди яуларда да сыналмаган һәм хәзер инде Икенче Удар дип аталган армия, аннан тыш 4, 52 һәм 59 номерлы армияләр кертелә. Болар ашыгыч рәвештә эшелоннар белән Ленинград ягына озатыла. "Бөек" Сталинның зиһенендә Македонский, Наполеон яки Кутузов кебек зур җиһангир булу хыялы ачып чыккан чүпрә сыман ташый. Ул 5 гыйнвар көнне Кремльгә Жуков, Конев, Василевский, Шапошников, Тимошенко кебек гаскәрбашларны туплап, тагын бер һавалы киңәшмә үткәрә дә катгый фәрман бирә: "Совет гаскәрләрен барча фронт буйлап алга ыргытыгыз! Гитлер Мәскәү янында кичергән җиңелүдән соң һаман айный алмый, без бу форсатны кулыбыздан ычкындырмаска тиеш! Сугышны яз җиткәнче тәмамларга кирәк!"
Волхов фронты сугышчылары 150 чак­рым арада немецлар өстенә ябырылырга һәм Ленинградтан 20-25 чакрымдагы Любан шәһәренә һөҗүм итәргә тиеш була. Ленинград ягыннан аларга каршы генерал И.Федюнинский җитәкләгән 54 нче армия дә һөҗүм башлый һәм Любанда кушылырга исәпли. Башлыгы булып генерал-лейтенант Григорий Соколов билгеләнгән Икенче Удар армия 7 гыйнвар көнне Новгород һәм Чудово калалары арасында яткан Мясной Бор авылы янында немец оборонасын өзә һәм дошман тылына үтә. "Бөек" Сталин Ставкасында дошман якның ниятләрен генә күз чалымына китерүче булмый. Ә "тар маңгайлы" Гитлер инде декабрь уртасында ук үзенең Ленинградны камалышка алган "Төньяк" армияләр группасына "советларның чолганышны өзәргә омтылуы мөмкин, бер адым да артка чигенмәскә!" дип кисәтү һәм фәрман юллап куйган була. Ул гына да түгел: совет сугышчыларының Мясной Бор янында немец чылбырын өзүе турындагы хәбәрне алуга ук Гитлер "Төньяк" группа башлыгы фельдмаршал фон Леебе белән аның штаб башлыгы Беннекене кәнәфиләреннән алып ташлый (ләкин, "бөек" Сталин шикелле, Гитлер сугыш башлаган өчен йоклап калуда үз гаебен сыртыннан төшерү өчен, армия генералы Павлов һәм тагын дистәләгән генералны диварга терәтеп аттырмый).
Юкка. Икенче Удар армиянең һөҗүме Мәскәү көткәнчә бармый. Генерал Соколов бу постына чаклы НКВД башлыгының урынбасары булып тора һәм, әлбәттә инде, хәрби өлкәдә берни дә аңламый. Шуңа күрә аны санаулы көннәр узуга ук командующийлыктан бушаталар (ул 1973 елга кадәр генерал пенсиясе алып исән-имин яши), аның урынына хәтта әле 1930 елларда да батальон командиры гына булып йөргән, әмма Сталин бер-бер артлы гаскәр башлыкларын кыра башлаганнан һәм сугышның беренче айларында ук йөзәрләгән олы офицерлар юкка чык­каннан соң генерал-лейтенантка әверелгән Николай Клыковны билгелиләр. 13 гыйнварда һөҗүм кабаттан яңара һәм совет солдатлары инде 70-80 чакрым арага дошман тылына үтеп керә. Камалыштан исән чыгу бәхетенә ирешкән Иван Осипов, Михаил Агапов, Николай Чехов кебек ветераннар, еллар үткәч, болай искә ала: "Һәр сугышчыга 3-4 сохари, 3-4 шакмак шикәр, 6-7 патрон өләштеләр дә алга кудылар, шул көч белән без соң нишли алыйк?"
Канкоюлы байтак бәрелешләрдән соң чик сызыгының тышкы ягында калган генерал-лейтенант Б.Яковлевның 52 һәм генерал-майор И.Галанинның 59 нчы армия сугышчылары немец чылбырындагы коридорны беркадәр киңәйтүгә ирешә, ләкин аның киңлеге фашистлар каршылыгына карап гел үзгәреп тора. Икенче армия дошман тылы буйлап 150 чакрым сузылганга күрә, ул күбесенчә тап-тар шешә борынын хәтерләтә. Икенче армия бәреп кергән районнарда инде партизаннар отрядлары да оешып өлгергән була һәм шулар сугышчыларга урманнар эчендә землянкалар казып урнашырга, юл күрсәтергә, азык-төлек табарга ярдәм итә. Ләкин генерал Клыков белән комиссарлар ничек кенә алга куаламасын, совет сугышчылары һич кенә дә Любан каласына 15 чакрымнан да якынрак килә алмый. Любанның Ленинград блокадасы өчен нинди стратегик әһәмияткә ия булуын ачыклап, фашистлар инде көзге айларда ук шәһәрне һәм аның тирәсендәге тимер юл узелларын бетон ныгытмалар һәм дотлар белән төреп куя. Өстәвенә, фашистлар ягында самолетлар да чиксез, шулар урман аланнарына тупланган яки авылларга кергән совет сугышчыларын күк йөзеннән мәргәннәрдәй чүпли, авыр артиллерия снарядлары баш калкытырга да ирек бирми. Гыйнвар аенда гына да Волхов фронты 73 мең сугышчы югалта ("Трагедия Мясного Бора", 10 бит).
Любан операциясенең тукталуын күреп, Ставка Икенче армиянең рухын күтәрү һәм "чыбыркылау" өчен Мәскәүдән төньяк-көнбатыш юнәлешнең координаторы итеп билгеләнгән маршал Климент Ворошиловны юллый. Маршал Мясной Бор янындагы "шешә бугазы" аша Икенче армия яулаган капчык эченә үтә һәм 19 февраль көнне Дубовик авылы янында окоптагы сугышчыларны рухландырып йөри һәм 23 е көненә, бәйрәм хөрмәтенә Любанны яулап алырга фәрман бирә. Маршал килүне совет сугышчылары гына түгел, дошман як та шундук белеп ала һәм Ворошилов китеп ике сәгать узуга ук немец самолетлары Дубовик авылын җир белән тигезли. Ни үкенеч, маршал "чыбыркысы" да, гаҗәеп тирән атамалы Померанье дигән авыл аша котырынып Любанга таба ыргылып карау да ярдәм итми, Икенче армия­нең полковник А.Старунин командалыгындагы 191 нче укчы дивизиясе Померанье янында фашист самолетлары бомбасы астында кырылып бетәргә мәҗбүр була. Чолганышта калган бер офицер штаб тарафыннан нинди әмер яңгырасын чамалый белгәндер, ахрысы, ул ике арадагы элемтә чыбыгын махсус өзеп куя һәм "сүзсез" һәлак була.
26 февраль көнне "Отвага" газетасы да беренче югалту кичерә. Редакциядә Октябрь революциясеннән соңгы елларда зур танылу тапкан, әмма 1934 елда вафат булган атаклы шагыйрь Эдуард Багрицкийның 19 яшьлек улы Всеволод коррес­пондент булып хезмәт итә. Шул 26 сы көнне дошман самолетын бәреп төшергән бер совет очучысы белән очрашуга бара. Алар Дубовик авылындагы ярымҗимерек бер йорт эчендә очрашып сөйләшәләр. Дошман самолетлары тәүлегенә унар-­уникешәр тапкыр бомбага тота бит, менә, тагын чираттагы ауга килеп җитәләр. Бомба нәкъ Всеволод белән теге кыю очучы утырган такта стена буена төшеп шартлый, ике совет сугышчысы да һәлак була. Всеволодның җәсәден авыл янындагы урман эченә кертеп җирлиләр. Рәссам Евгений Вучетич фанера кисәгенә Марина Цветаеваның беркадәр үзгәртелгән юлларын язып куя. Всеволодның күкрәк блокноты исән калган икән. Анда берничә шигырь һәм җанны тетрәндерер­дәй, сызланулы юллар. "Әткәйне 8 ел элек югалттым. Әнине төрмәгә ябуларына 4 ел да 7 ай. Бер ай үтүгә, дүрт ел ярым элек энекәшем үлде". Пышылдаган тавыш: "Ә ул монда нигә килде икән?.."
Утыз градуслы салкыннарда окоп һәм землянкаларда ятучы солдатлар сүгенә. Ашарга бер кабым ризык та юк. Бомба кыйпылчыгы тиеп ат үлдеме, ун минут эчендә сөякләре генә торып кала. 13 нче кавалерия корпусының командиры генерал Гусев бит, шуңа бәйләп, үлгән ат итен "гусятина" дип, һаман булса шаяртырга тырышалар әле.Ә немецлар, мыскыл иткән сыман, тәмле паек, шнапс вәгъдә итеп, листовкалар ташлый. Аларның тамак тук, шоколадлар ашап кыйланалар. Ә безнекеләргә аксак атны тотып суярга да һич рөхсәт юк. Аксак ат та бик зур мат.часть икән. Командирлар усал, "безгә кешеләрне тагын-тагын бирәчәкләр, ә мат.часть, техника һәм амуницияне бирүче булмаячак", дип тукый. "Кем дә булса фашистны юк итми калмаячак, сан ягы белән булса да сытарга кирәк дошманны", дип алга куалыйлар. Чигендеңме, арткы яктан комиссарлар ата. Солдат белән иңгә-иң басып атакага йөрүче офицерлар сирәк. Табигый сайланыш дигәннәре шул буладыр инде. Полковниклар - җылы блиндаждан, генераллар - фатирдан, маршаллар Кремльдән генә торып фәрман бирә...
Ни галәмәт, 9 март көнне камалышта ятучылар янына янә Ворошилов килә. Җиңелү сәбәпләрен түгел, гаеплеләр эзләп тәм табалар. Померанье авылы янындагы җиңелү өчен гаепне берничә штаб офицеры өстенә аударалар да тегеләрне эштән бушаталар. Ворошилов Ставка резервыннан берәр армияне бирергә вәгъдә итә, җитмәсә, ул әле Андрей Власов атлы яңа бер генералны да ияртеп килгән. Ставка армия генералы Мерецковны җебегәнлектә гаеп­ли, аның урынына шушы генерал-лейтенантны куеп калдырмакчы. "Мерецков сазлыкларда сугышу нечкәлекләрен шәбрәк белә", дип Власов баш тарта.Аны Мерецковның урынбасары итеп билгелиләр. Ни әйтсәң дә, Власов Мәскәү янындагы яуларда батыр булып танылган һәм Ленин ордены белән бүләкләнгән. Өстәвенә, Киев янындагы "казаннан" үз бригадасы белән исән чыккан сәрдәр, хәрби тәҗрибәсе чиксез, янәмәсе. Аннары Сталин Власовны Солнечногорск каласын азат иткән өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләгән, генералның җиңелчә яраланып егылуын ишетүгә, хәлен белешергә дип, шәхсән үзе госпитальгә килгән! Байтак хәрбиләр армия генералы Жуков белән рәттән Ленин ордены алган Власовны өнәми, аны "Сталинның сөеклесе" дип атый. Билгеле ки, командующий Мерецков та Власовны Сталин тарафыннан тагып куелган бер шымчы дип сагаерга һәм, җай табылуга, аннан котылу ягын эзләргә мәҗбүр була...
Һаман да шул Ворошилов фәрманы буенча, 10 мартта янә бер мәртәбә Любан өстенә ыргылып карыйлар. Мәскәү куйган карар чиксез катгый - "Яз җиткәнче немецларны безнең илдән куып чыгарырга!" Бу юлы һөҗүм Коровий Ручей дигән авылдан башлана. "Һи, солдатларым булсамы!" - дип бугаз ярган полковник Ларичевның 92 нче укчы дивизиясенә өч мең сугышчы китереп өстиләр дә, һичбер нинди разведка да үткәреп тормыйча яуга ыргыталар. Алда - артиллерия, дотлар, артта - чигенүчеләрне чүпләп торучы рота. Ярты сәгать узуга ук, барча аланнар яралылар белән тула, һөҗүм яңгыр давылы астында калган учак төсле сүнә...
Берничә көннән соң янә Ворошилов Икенче армия штабына килә, аты-юлы белән командирларны туздыра. Аптырагач, Ворошилов белән Власов Ставкадан резервтагы, инде вәгъдә ителгән армияне дә сорап карый, ләкин һич файда юк, үзәк аларга җавап биреп тә вакланмый...
Ә 15 мартта дошман Мясной Бор янындагы коридорны бөтенләй ябып куя, Икенче армия тулысынча чолганышта кала. Фашистлар икенче көнне Мясной Бор янындагы Мостки авылын да кулга төшерә, аның өчен сугышларда дошманның 200 дән артык самолеты катнаша. Икенче армиянең аръергард көчләре чолганышны өзәргә тырышып һөҗүм итә. 30 мартлар тирәсендә тышкы яклап сугышучы 52 һәм 59 нчы армияләргә 7 номерлы танк бригадасы һәм 24 нче укчы бригада да ярдәм итә. Мясной Борга чыга торган коридорны кабат арчыган шикелле булалар (март аенда Волхов фронты янә 41 мең сугышчы югалта). Фронтның тыл башлыгы генерал Анисимов ачлыктан интегүче Икенче армия сугышчыларына 200 "полуторка" белән азык-төлек кертеп җибәрергә дә өлгерә, тик машиналар гына мәетләр өстеннән зур авырлык белән, бата-чума үтә. Ә немецлар ул арада яңа дивизия куып китерә һәм Икенче армия белән арадагы коридорны янә бикләп куя. Апрель-май буена коридорның әле теге, әле бу ягы кулдан-кулга күчә. Чолганыштагы солдатлар ачлыктан җәфа чигә.Фронт башлыклары капчыкларга тутырылган азык-төлек белән Икенче армия өстенә самолетлар да җибәреп карый. Ләкин ул самолетларның күпчелеге без соңыннан "Кукурузник" дип йөрткән, калай белән тышланган фанер очкычлар була. Аларны фашистларның "Хейнкель" һәм "Юнкерс"лары камышны кылыч белән турагандай кыра. Хәер, ул "Кукурузник"ларның күпчелеге белән хатын-кыз очучылар идарә итә бит, аларга хәтта парашют кию дә тыела, шуңа күрә аларның төнге рейдларын да "бер якка очу" дип кенә атый башлыйлар. Фашист самолетлары исә һаман камалыштагы совет солдатлары өстенә листовка яңгыры яудыра. Аларны "әсирлеккә бирелү өчен пропуск" һәм "тәүге аш өчен талон" дип ыргыталар. Нәтиҗәсе булмый калмагандыр: апрель аенда Любан тирәсенә немец кинохроникасының махсус бер төркеме килә һәм әсирлеккә төшүчеләрне тасмага төшерә, соңыннан аны Берлин каласында кат-кат күрсәтәләр...
Совет командирлары өчен дә күңел юатырдай вакыйгалар табылмый калмый. Алар дустының туган көненнән кайтып баручы бер исерек обер-лейтенантны кулга төшерә. Ул Икенче Удар армиягә каршы сугышучы 18 нче фашист армиясе башлыгы генерал Линдеманның берничә көн элек кенә Берлиннан килгән улы булып чыга. Обер-лейтенант куркып калмый, совет сугышчыларын бирелергә чакыра...
Мясной Бор авылы яныннан Бөек Новгород каласына таба, әле сугыш башланганчы ук узкоколейка дип атала торган тимер юл узган була. Билгеле ки, ул 1941 елның көзендә үк фашистлар кулына эләгә. Хәзер менә шушы тимер юлны кайтару һәм шуның буйлап Любанга бәреп керү өчен Икенче армия 3 апрельдә тагын бер мәртәбә талпыныш ясап карый. Ләкин тагын уңышсызлык, янә меңәр-меңәр корбан. Апрель уртасында Кече Вишера каласында урнашкан фронт штабыннан комиссия килә. Комиссиянең башлыгы - генерал Власов. Ул килүгә, армия башлыгы генерал Клыков чирлегә сабыша, бактың исә, ул кисәк-кисәк аңы китеп егылудан, ягъни эпилепсия дигән зәхмәттән газап чигә икән. Клыковны посттан бушаталар (әлеге эпилепсик 1968 елга кадәр гомер итә). Мерецков аның урынына генерал Власовны тәкъдим итә. Гәрчә фронт командующие урынбасары постыннан түбән төшү булса да, Власов армия башлыгы булырга ризалыгын бирә. 19 апрельдә инде "Отвага" газетасында "Безнең яңа командующий" дип Власовның биографиясен дә бастырып чыгаралар. Язмыш каһкаһәсе шул буладыр инде: шушы ук номерда, шул ук беренче биттә Муса Җәлилнең "Отвага" газетасында русча язылган тәүге шигыре басыла.
Ә хәзер Җәлилнең ошбу мәхшәр казанына килеп эләгүенә экскурс ясыйк. Шагыйрьне сөючеләр аның Минзәлә каласында политруклар курсын тәмамлавын яттан белә. Шул ук көннәрдә Мәскәүдә яшәүче Михаил Исаковский, Борис Пастернак, Арсений Тарковский, Константин Паустовский, Василий Гроссман, Константин Федин кебек сәнгать әһелләре Чистай каласына килеп оялый, ә безнең Фәрит Яруллин, Гадел Кутуй, Муса Җәлил кебек талант ияләре фронтка җибәрүләрен таләп итеп йөри. Җәлилне Волхов фронты карамагына юллыйлар. Фронт штабы урнашкан Кече Вишера каласында ул заманында Мәскәү университетында бергә укыган Лев Моисеев атлы сабакташы белән очраша. Әлеге Лев Икенче армиянең "Отвага" газетасында эшләп йөри, аны Мәскәү университетында укытырга да чакыралар, әмма үз урынына алмаш тапмыйча торып, аны редакциядән җибәрергә җыенмыйлар икән. Беркатлы татар шагыйре хәйләкәр яһүд капкынына шулай килеп каба һәм 15 апрель тирәсендә аның урынына "Отвага" газетасына эшкә килеп төшә.
"Отвага"ны сугышка чаклы ук тәҗ­рибәле журналист, хәзер исә батальон комиссары дәрәҗәсенә лаек булган Николай Румянцев җитәкли. Ул сугышка чаклы АКШ һәм Канадада дипломатия өлкәсендә көч куйган Виктор Кузнецовны җаваплы сәркатип итеп чакыра. Алда әйткәнебезчә, редакция составында Евгений Вучетич кебек рәссам, сатирик Марк Геллер, берничә ай элек кенә университетларда укытып йөргән Перльмуттер, Головченко кебек галимнәр һәм япь-яшь студент кызлар да эшли. Менә хәзер Җәлил дә шулар арасында. Редакция урын алыштырган саен землянкада урнаша. Күчеп йөрү өчен бердәнбер "полуторка" машинасы бар. Ләкин монда юаныч табарга гына һичбер нигез дә юк. Һәр көн иртәдән кичкә кадәр дошман бомбалары, һәр көн ачлык. Ә сугышчыларның рухын күтәрердәй язмалар табарга кирәк. Әнә, полковник И.Антюфеев җитәкләгән һәм Себер төбәкләреннән туплап китерелгән 327 нче укчы дивизия Любан юнәлешендә иң еракка үтеп сугыша. Әнә, генерал Гусев җитәкләгән кавалерия корпусы дошманга тынгылык күрсәтми. Яралы сугышчыларның да окопларны ташлап китәргә һичбер исәбе юк. Җәлил шулар турында газетада "Яралы сугышчылар белән язышулар" дигән язма да урнаштыра.
Ә табигатьтә яз урман эчендәге карларны коточкыч тиз эретә, барча уйсулык вә юллар инеш, күлләвек, ерганаклар белән тула. Окоп-землянкаларда качып ятмалы түгел. Ачлык җанны талый. Сугышчылар, ниндидер күл үсемлекләрен берничә бөртек ярма белән бутап, "щи" шулпасы пешерергә мәҗбүр. Ул гына коткара алмагач, каешларны ваклап, кирза итек яңакларын телеп, "май өресе" йөзгән шулпа кайнаталар. Любан каласын яулау, Ленинград блокадасын өзү турындагы фәрманнарны һичкем әле гамәлдән чыгармаган. "Отвага" газетасы "Удар армия сугышчылары, алга, Ленинград өстенә!" дип чакырган сәхифәләр тезә...
23 апрельдә Ленинград фронты башлыгы генерал-лейтенант М.Хозин белән блокададагы партоешма боссы А.Жданов Ставканы Волхов фронтын бетерергә һәм Мерецков кул астында булган гаскәрне үз составларына кушып куярга үгетли. Ленинград белән ике араны Волхов елгасы гына түгел, блокада чылбыры, Икенче армияне камалышка алган немец дивизияләре аерып тора. Икешәр-өчәр катлы чылбыр аша ничек итеп идарә кылырга ният корганнардыр, бу турыда сорашучы булмый. Чолганыштагы Икенче армия дә, тышкы якта калган 52 һәм 59 нчы армияләр дә генерал Хозинга буйсына башлый. Генерал Мерецковны Вязьма янында таркалып һәм теткәләнеп беткән 33 нче армия белән җитәкчелек итәргә озаталар. Ә яңа командующий Хозин 30 апрель көнне, ниһаять, Любан каласына һөҗүмне туктатырга, оборонага күчәргә һәм хәрби частьларның бер өлешен Ленинград сагына озатырга фәрман бирә. Шулай итеп, өч айга сузылган "Любан операциясе" тәмамлана. Немецлар 1941 елның көзендә Ленинградка һөҗүм итү өчен 100 мең солдатлы аерым йодрык туплап куйган булса, өч ай дәвам иткән канлы бәрелешләр барышында аның яртысы юкка чыга, Ленинградны яулап алу хыялы челпәрәмә килеп җимерелә. Ни үкенеч һәм искитәрлек гаделсезлек: Икенче армия составындагы бер генә офицер яки солдат батырлыгы да сыңар гына медаль белән дә бәяләнми!..
Сугышчыларда, әлбәттә, бүләк кайгысы түгел, аларга газиз башларын явыз үлем афәтеннән саклап калу кирәк. Ә Волхов бассейны - ил күләмендәге иң сазлыклы һәм иң хәшәрәт черкиле, иң-иң баткак төбәк. Анда хәтта әле бүген дә череп ауган яки шәрә калып тезелешкән үле агач урманнарының озынлыгы дистәләгән чакрымнарга сузыла. Адым саен күлләр, алар өстендә черегән үсемлекләрдән күтәрелгән сасы, зәһәр сөрем төтен сыман таралмыйча тора. Нинди дә булса сазлыкка кереп чумудан курыкмыйча атламалы түгел. Җитмәсә, вак черкиләр болыт булып талый. Фашист солдатлары, әнә, инде күптән махсус битлекләргә төренгән. Ә советныкыларга ачлык, черкидән тыш, башка афәтләр дә килеп ябырыла. Машиналарны хәрәкәткә китерү өчен ягулык күптән беткән. Фашист самолетлары "катып калган" машиналарны да, Ленинград янындагы барча юлларны да көн дә килеп бомбага тота. Расписание төзеп куйган шикелле, минутын-минутка туры китереп, көн дә кабатлыйлар. Берәр көн генә графикны бозып куйдылармы, икенче көнне "кичәге соңару өчен гафу үтенәбез", дигән листовкалар ыргытып та үзәкне корыталар...
Совет полклары яки батальоннар тәүлегенә бер чакрым да алга бара алмый, төнлә белән 200 яки 500 метрдагы яңа позициягә күчүгә ирештеләрме, әле шул да уңыш исәпләнә. Мае ае буена бер урында таптану дәвам итә. Сугышчылар үзләренә кереп качар тишек таба алмый, ә 9 майлар тирәсендә "бөек сәрдәр" Хозин тарафыннан яңа фәрман: "Капчык эченә эләккән гражданнарны да тылда калдырмаска; фашист этләренең үч алуы мөмкин, алар солдатлар белән бергә чигенергә тиеш". 11 майда үз хуҗалыклары белән яшәп яткан карт-коры, бала-чага, яралыларны да эвакуацияләү башлана. Бушаган йорт-кураны, дошман кулына төшмәсен дип, тоташы белән ут төртеп яндыралар. Бала-чага сазлык ера алмыйча газапланып йөри, карт-корылар ялга туктаган җирләрендә мәңгелеккә тына. Мясной Бор ягына таба сузылган юлның ике ягы да кабер белән тула. Мәетләрне күмеп өлгермиләр. Җитмәсә, 1 июньгә каршы төндә фашист диверсантлары 80нче кавалерия дивизиясендәге бер ротаны тоташ суеп чыга. Полковник А.Жильцов җитәкләгән 92 нче дивизия составында да 7 гыйнварда һөҗүм башлаган сугышчылардан бер генә ветеран торып кала, башкаларын яңа алмаш белән тутыралар, диләр. Сугышчылар, көне буе тик утырмас өчен, тал чыбыкларыннан чыпта шикелле әйбер үрергә өйрәнә, шуны басма итеп, сазлыкларда сукмак сала, үлемнән котылып калу өчен яңа әмәл эзли...
8 июньдә Кече Вишерага кабаттан генерал Мерецков кайтып төшә, армияләрне Ленинград фронтына кушып кую үзен акламаган, Волхов фронтын яңа баштан тергезгәннәр икән. Сталин ярсыгандыр, "артык башлы" генерал Хозинны Мерецков урынына 33 нче армиягә озаткан, ди. Ждановка җил-давыл тимәгән, Ленинград эчендә ул хәвефсез утыра, хәтта махсус самолетлар аның өстәленә көньяк җимешләрен ташып тора икән... Хәер, чолганыштагы Власов та артык газап чикми. Ул урнашкан йортның сараенда генерал өчен махсус сыер тоталар. Аның өчен яңа суелган ат итеннән кәтлит кыздыралар. Походтагы хатын булып саналучы Мария Воронова да - култык астында гына...
11-12 июнь төннәрендә радиодан Молотовның АКШ белән Англиягә ясаган сәфәре турында хәбәр тапшыралар. Молотов теге ике ил белән Германиягә каршы союз төзү турында килешүгә ирешкән, якын араларда Икенче фронт та ачылып куймагае. Дөрес, соңгы өч-дүрт атнада командирлар өләшкән ризык тәүлегенә 50 грамм сохаридан артмый, ләкин барыбер ничек тә исән калырга, сакланырга кирәк...
Шул радио хәбәрләреннән рухланып, ахрысы, 13 июньдә Ольховка һәм Кече Кересть авыллары тирәсендә дошман өстенә ташланып карыйлар. Зенитчылар биш "Хейнкель"не бәреп төшерә, тупчылар дошманның 6 танкын яндыра, полковник Антюфеев укчылары 1200 дән артык фрицны юк итә. Ләкин икенче көнне үк фашистлар 40 танк белән һөҗүмгә ташлана һәм Ольховканы кабат яулап ала. Самолетлардан бомбага тотулар иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр хәтта уникешәр тапкыр кабатлана. Әле ярый, 17-21 июнь арасында көн бозыла, фашист самолетлары тоташ яуган яңгырларны ерып азапланмый...
"Отвага" газетасы эшчеләренә дә һичбер ял юк. 21 июнь көнне Калинин радиодан "Сугыш елы" дигән нотык укыган, аны 23 е көнне үк газетада басып чыгаралар. Икенче армиягә каршы дошман ягыннан "Үле баш" дип зәһәр исем алган эсэс дивизиясе сугыша, 23 июньдә аңа генерал Гусев корпусының Д.Баринов җитәкчелегендәге 25 нче атлы дивизиясе һөҗүм иткән, әмма 1145 кешесен югалтып, кире чигенергә мәҗбүр булган икән. Редакция 24 июнь көнне чыгарга тиешле номерны да әзерләргә тотына. Ләкин шул көнне көтелмәгән фәрман: "Армиянең команда пунктына 300 немец автоматчысы һөҗүм иткән, җитәкчелек Мясной Бор ягына, Утын Кыры дип аталган ышыкка таба чигенгән. Алар барлык штаб документларын юк итә башлаган. Редакция белән типография сугышчылары да барлык документ һәм басма техниканы тоташы белән юк итәргә тиеш!"
23 июнь кичендә чолганыштагы Икенче армия белән тышкы яктагы 59 нчы армия бер-берсенә каршы хәрәкәт итеп камалыш чылбырын өзәргә тиеш булса да, фашист авиациясенең туктаусыз һөҗүме аркасында һичбер як та удар ясый алмый. 24 июньнең 23.30 минуты җиткәч, чарасыз калган Икенче армия ярсу һөҗүмгә ташлана һәм Волхов каласына алып баручы узкоколейка буенда тар гына коридор яулап алуга ирешә. Шул берничә арба озынлыгы коридордан чолганыштагы сугышчылар тышка, иреккә ябырыла. Дошман туплары тынмый, фашистлар вакыты-вакыты белән бу капканы ябып куюга да ирешә. Ләкин ташкындай агылган басым астында коридор кабаттан ачыла һәм чолганыштан чыгу 25 июнь иртәсенә кадәр дәвам итә. Иртәнге 09.30 да немецлар коридорны янә бөкели. Шул ук вакытта аерым отрядлар якын-тирә урманнарны тырмалый һәм чолганышта калган совет солдатларын әсирлеккә җыя башлый. (Икенче армиянең санитар идарә башлыгы К.Боборыкин отчетына караганда, 20 июньгә Спасская Полисть белән Мясной Бор авылы арасына 5 меңгә якын яралы туплана, аларның бер өлешен немец самолетлары бомбага тоту бер хәл, иң яманы - чигенә башлагач, санитар вагон һәм автомашиналарны особистлар фәрманы буенча, яралылар белән бергә шартлатып юк итәләр). Офицерларның кулына генерал Власовның фоторәсемнәре таратылган, печән кибәне эченнән инә актарган шикелле, алар барыннан да бигрәк Власовны эзли...
20-28 июньнәрдә чолганыштан 2500ләп сугышчы һәм 4 меңгә якын яралы чыгуга ирешә. Төркемнәрнең башлык­ларын урман аланында бер көтү офицер белән бергә генерал Кирилл Мерецков үзе каршы ала. Иң беренче соравы алыштыргысыз яңгырый:
- Генерал Власовны соңгы тапкыр кай тирәдә күрдең?..
"Отвага" газетасы хезмәткәрләре армия штабы белән бергә, 57 нче укчы бригада саклавында чыга. Иректә редакциядән 9 кеше санап исемлек төзиләр. Кемдер "Җәлиловны өстәгез, мин аның да чык­канын күрдем", дип буталчык кертә. Беркадәр эзләп караганнан соң гына исемлектән сызып ыргыталар...
Чолганыштан чыккан чакта армиянең политбүлек башлыгы Гарус, генерал Васильев һәлак була. Разведка башлыгы полковник Рогов авыр яралана. 327 нче дивизия башлыгы полковник Антюфеев әсирлеккә эләгә. Армиянең штаб башлыгы генерал Виноградов турында һичбер мәгълүмат юк...
Армиянең элемтә бүлеге башлыгы генерал А.Афанасьев 26 июнь көнне, партизаннар ярдәме белән, самолетта качып чыга. Чыга алмаганнар арасында да һичкем белән чагыштыра алмас гаҗәеп батырлар бар. Әйтик, 1265 нче полкның бер батальон башлыгы Николай Преда хәрби фельдшер Спирина белән яратышып йөри. Камалыштан чыккан чакта мина шартлавыннан лейтенант Преданың бер кулы белән бер аягы өзелә, Спирина да бер аягын югалта. Гашыйк парлар язмышларын вакытында аңлый, алар берсен-берсе пистолеттан атып үтерергә көч табалар...
Муса Җәлил 26 июньдә фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Мөгаен, ул Сталинның 1941 елның 16 августында игълан иткән 270 номерлы фәрманын ноктасына тикле ятлагандыр. "Халыклар атасы" ул фәрманда үз-үзен атып үтермичә әсирлеккә бирелүчеләрне хыянәтче һәм дезертирлар дип атый; әсирлеккә төшкән кызылармеецларның гаиләләрен (димәк, бишектәге сабый баланы да) дәүләт пособиесе һәм ярдәменнән мәхрүм калдыру, ә командир һәм политхезмәткәрләрнең гаиләләрен (димәк, сабыйны да) төрмәгә утырту һәм Себергә сөрү белән яный. Җәлил үз гаиләсен әнә шундый михнәткә тарытмау һәм шагыйрь дәрәҗәсен аклау өчен үзен-үзе атып үтермәкче була, әмма, соңрак язуынча, "пистолетым итте хыянәт", ди. Йөз аклыгын саклавыдыр инде, Муса, өч йөз мең кешегә хыянәт итеп, аларны кем ачыктан-ачык үлемгә ташлавын да аңламастай томана бәндә түгел...
Генерал Власов үзенең сөяркәсе белән ике атна буе сазлыклар арасында качып йөри. Ул 11 июль көнне генә Туховежи авылындагы бер йорт тәрәзәсенә килеп кага. Бу староста Васильев йорты була. Васильев немецларга хәбәр итү өчен чыгып китә, Власов амбарларга бикләнеп коткаручы көтә. Аны немец солдатлары шушы амбар эчендә кулга эләктерә. 12 июльдә аннан 18 нче немец армиясе башлыгы, кайчандыр аның улын газаплаган генерал Линдеман тәүге допрос ала. Менә монысы да язмыш каһкаһәсе...
Гитлер ставкасы 28 июнь тирәсендә үк 2, 52 һәм 59 нчы армияләрнең тулысынча тар-мар ителүе һәм 33 меңгә якын совет сугышчысының әсирлеккә төшүе турында хәбәр итә. Җавап йөзеннән, 30 июнь көнне Совинформбюро телгә килә:
"Чолганышны өзү бәрелешләрендә совет гаскәрләре ун мең сугышчы югалтты, ун мең кеше хәбәрсез югалды. Техника буенча югалтулар 102 туп, 12 танк, 200 чамасы пулемет тәшкил итте. Шул ук вакытта немецларның 30 меңнән артык сугышчысы юк ителде. Дошманның 1, 126, 254, 285, 291 номерлы пехота дивизияләрен, СС дивизиясен һәм башка чит ил легионнарын тулысынча пыран-заран иттек..."
Заманында Ленинград фронты башлыгы булып торган генерал М.Хозин хәтта Бөек Җиңүдән 20 ел үткәннән соң да асыл хакыйкатьне әйтеп салудан читләшә. 1966 елда язган хатирәсен "Мясной Бор янында 18-20 мең чамасы кеше чолганышка эләкте, аларның 9322 се исән-имин чыгып котылды", дип хәтта немецлардан да кәттәрәк төгәллек (?) белән йомгаклап куя. Волхов фронты башлыгы генерал К.Мерецков та "бер көндә чолганыштан 6 мең солдатны чыгаруга ирештек", дип кенә аңлатмадан кача.
Асылда исә 1942 елның 1 февраленә Икенче Удар армия 8 укчы дивизия, 7 укчы бригада һәм 23 чаңгы батальонын тәшкил иткән. 1993 елда нәшер ителгән һәм "СССР Кораллы Көчләренең сугышларда һәм хәрби бәрелешләрдә югалтулары" дип аталган китап раславынча, 1942 елның 7 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр дәвам иткән "Любань операциясе"ндә Волхов фронтының өч армиясен һәм Ленинград фронтының 54 номерлы армиясен һөҗүм алдыннан 325700 сугышчы тәшкил иткән булса, канлы яулар барышында алар 308367 кешесен югалткан. 1942 елның 13 маеннан башлап 10 июльгә кадәр дәвам иткән "Чолганыштан чыгу" операциясендә исә 232900 сугышчы катнашкан, аның 149838 е яуда һәлак булган... Бер санны 2003 елга тикле яшерәләр, чолганыштан исән чыккан солдатларның 1353 е, сатлык Власов кул астында сугышкан өчен, ике ай эчендә НКВД лагерьларына озатыла...
Генерал Власовның дошман ягына сатылуы һәм бер миллионлы "Россияне азат итү армиясе" төзеп куюы турында хәбәр таралуга ук "Любань операциясе"ндә катнашучылар үзләренең Икенче Удар армия составында сугышуын искә алудан хурлана. Соңыннан Волгоград каласында - "Ватан-ана", Берлин үзәгендә - "Азат итүче сугышчы", Мәскәүнең Лубян мәйданында "Тимер Феликс" һәйкәлләрен куеп танылган Евгений Вучетичка да журналистлар яки хезмәттәшләре: "Син бит Икенче армия составында яуда йөргән кеше, ул җирләргә барып, бергә сугышкан полк­ташларыңның каберләренә сәҗдә кыласың килмимени?"- дигән сорау биргәч, тар маңгайлы сынчы "анда сатлыкҗаннарның гәүдәләре ята", дип кенә җавап кайтара башлый...
Власовтан бөтен ил йөз чөерә. "Җиңү өчен" газетасының 1943 елның 6 июле санында хәтта: "Гитлер шпионы Власов, немецлар биргән заданиене үтәп, безнең Икенче Удар армияне чолганышка алып керде һәм бик күп совет кешеләрен һәлак итте", - дип күрәләтә ялган сүзләр басып чыгарудан да тартынмыйлар. Хәтта 40 елдан соң да "генерал Власовның хыянәте аркасында армия чолганышка эләгә", дип ялган таратудан туктамыйлар. Шулай итеп, ак эт бәласе - кара эткә ягыла.
Һәр карыш җире тоташ кан белән сугарылган Мясной Борны 1944 елга кадәр фашистлар үз кулында тота. 1946 елда Новгород белән Ленинград арасында узкоколейка урынына киң рельслы тимер юл салган чагында да юлның аеруча урман ягын тау-тау мәет биләп тора, бөтен тирә-юньне иңләп алган зәһәр сасыга түзмәгәч, төзүчеләр противогаз киеп эшләргә мәҗбүр була. Ул мәетләр - "сатлык" генерал Власовка буйсынганнар җәсәде бит, әнә шул сәбәпле хәтта корбаннарны кабергә иңдерүче дә булмый.
1990 еллардан соң "Үлем үзәнлеге"ндәге мәетләрнең сөякләрен җыйнау белән КамАЗның "Эдельвейс" эзтабар яшьләр берләшмәсе дә ун ел буе казу эшләре алып барды. Нәкъ шулар анда чагында "Үлем үзәнлеге"нә Россиянең ул чактагы оборона министры Сергей Иванов та килеп чыга. Аны Мясной Бор янындагы урман юлларында хәзерге кәттә джиплар белән йөртә алмагач, җирле офицерлар иң куәтле заманча бронетранспортерлар китерергә мәҗбүр була. Ә 1942 елның язында ачлыктан шешенеп беткән һәм өрәкне хәтерләткән совет солдатлары ул тоташ сазлык буйлап ни рәвешле туплар, зенитка, "полуторка" машиналарын этеп йөри алгандыр, күз алдына китерү дә читен...
"Халыклар атасы, бөек" Сталинга да, аны сырып алган ялагай яраннарга да тарих Волхов фронтында тар-мар ителүгә тиң фаҗига сабакларын коточкыч күп бирә. Аларына да бергәләп күз йөртербез. Гыйб­рәт алганнармы? Алары турында киләсе яртыеллыкта, алдагы язмаларда.
.Муса Җәлил.
.Волхов фронты картасы.
.Элекке оборона министры Сергей Иванов Мясной Бор янәшәсендәге урман эчендә.
.Волхов урманнарындагы сазлыкны хәтта бүгенге хәрби техника да көч-хәл белән үтә.
.Волхов урманнарында баткан немец атлары.
.Туган йортларыннан куып чыгарылган һәм агач кайрыларын ашарга мәҗбүр ителгән совет качаклары.
.Үз-үзен атып үтергән совет солдаты.
.Әсирлеккә төшкән совет солдатлары. Немец фотографлары төшергән фотолар.
.КамАЗ яшьләре «Үлем үзәне»ндә һәлак булганнарның җәсәден эзли.
.Волхов «казаны»нда һәлак булган йөз меңләгән корбаннар истәлегенә куелган бердәнбер һәйкәл, ул Мясной Бор янында.
Чыганаклар:
Трагедия Мясного Бора. С-Пб, "Политехника", 2005.
Виктор Кузнецов. Моя книга памяти. Дневник из Долины смерти. К 90-летию Мусы Джалиля. Казань, 1996.
Алексей Пивоваров. Вторая Ударная. Преданная армия Власова. Док. фильм, НТВ телеканалы, 2011 ел, 26 февраль.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: