Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

УЛ ҺАМАН ДА ЯШЬЛЕК ИЛЕНДӘ

Роза апа үз тормышының йомгагын сүтә-сүтә ипләп кенә сөйләгәндә, мин бу вакыйгалар турында инде хәбәрдар булуымны аңлап, аптырап калдым: энәсеннән-җебенә кадәр һәммәсе таныш лабаса! Югыйсә, үтелгән сукмаклар турында тәүге тапкыр утырып сөйләшүебез... Бераздан гына серенә төшендем: «Яшьлегем серләре», «Миләш елы», «Калморза»... - әлеге әсәрләр аша мин тормыш чынбарлыгы белән очрашкан...

Роза апа үз тормышының йомгагын сүтә-сүтә ипләп кенә сөйләгәндә, мин бу вакыйгалар турында инде хәбәрдар булуымны аңлап, аптырап калдым: энәсеннән-җебенә кадәр һәммәсе таныш лабаса! Югыйсә, үтелгән сукмаклар турында тәүге тапкыр утырып сөйләшүебез... Бераздан гына серенә төшендем: «Яшьлегем серләре», «Миләш елы», «Калморза»... - әлеге әсәрләр аша мин тормыш чынбарлыгы белән очрашкан булганмын икән бит.


Роза Хәбибуллинаның әдәбияткә соңлап, шул ук вакытта бик тиз килеп керүе дә, 79 яшендә Язучылар берлегенә кабул ителүе дә күпләргә гаҗәп тоелырга мөмкин. Монысына шаккатып, яисә мыек астыннан елмаеп караганнарга язучының уенын-чынын кушып әзерләгән җавабы бар: «Әнә, Америкада 90 яшьлек бер әби университет тәмамлап, диплом алган! Австралиядә 100 яшьлек карчык үз гомере турында китап язып бастырган. Тормышыңда иң әһәмиятлесе нәрсә булды, дип сорагач, шушы китабын күрсәткән...» Килеш-килбәте, дөньяга карашы әле яшьләрдән һич тә ким булмаган Роза апага карап, шушы көннәрдә 80 яшен тутырачак ханым дип уйлау да мөмкин түгел. Алабуга педагогика институтын тәмамлагач, 31 ел буе мәктәптә урыс теле һәм әдәбияте укытып, гел балалар арасында кайнагангамы, әле дә булса яшьләр өчен тапшырулар карап, яшьләр белән аралашудан тәм табып яшәгәнгәме, күңеле дә яшь аның.

- Безнең гомер-гомергә төп байлыгыбыз китап булды. Әткәй дә, әнкәй дә укытучы, аларны авылдан авылга күчереп йөртәләр - үзебез белән бер тимер карават, өстәл, урындык һәм әллә ничә тартмага тутырылган китап була торган иде. Күченгән саен ул китапларны урлыйлар - тәмәке төреп тартырга кәгазь кирәк... Әткәй дә, әнкәй дә көнозын эштә, минем көнем китап актарып үтә. Әллә нинди философия китаплары да калмый. Озын чәчле парик кигән философларны мин инде 4-5 яшьлек чагымда танып бетергән идем. Бервакыт әнкәй нәрсәдер эзләгәндә: «Юк, ул бит Кант кына!» дип, аның ушын алган идем... - дип елмая Роза апа. - Мин үзем Мөслим районының Әмәкәй авылында дөньяга килгәнмен, әткәй шунда мәктәп директоры иде. Аннан соң аны Минзәлә районы, Калморза авылына колхоз рәисе итеп җибәрделәр. Мин Бикбау җидееллык мәктәбен тәмамладым, башлангыч класста безне әнкәй (ул Газизә исемле иде) укытты. Хәтерлим әле, без беренче һәм өченче класслар бергә укыйбыз, мин әнкәйнең өченчеләргә сөйләгән дәресен тыңлыйм да, сорау бирсә, тизрәк кул күтәрәм. Әнкәй миннән сорамагач, и үпкәли торган идем... Агроном булам дип йөргән җиремнән, «кыз балага иң әйбәте укытучы инде», дигәч, Минзәлә педучилищесына укырга кергән идем, авырып киттем дә бик озак бүлнистә яттым. Шул арада әткәйне Мөслимгә эшкә күчереп куйганнар. Ул мине, толыпка төреп, Минзәләдән Мөслимгә алып кайтып китте. Балачагым узган Калморза белән саубуллаша да алмый калдым.

Роза апаның әтисе Шакир ага Галимов - 6 ел империалистик сугышта, аннан гражданнар сугышында катнашып, дөньяның ачысын-төчесен татыган кеше. 1921 елның дәһшәтле ачлыгында ул Мөслимдә ачылган америка кухнясында контролер булып эшли. Ятим калган балаларны Минзәләдәге балалар йортына җибәрергә булыша. Соңыннан, еллар үткәч: «Рәхмәт сиңа, Шакир абый, син коткармасаң, без ачтан үләсе идек», - дип килеп рәхмәт әйтүчеләр шактый була.

- Бәләкәйдән үк табигать яраттым мин, һәрнәрсәгә - кошмы ул, яфракмы - ушым китә иде. Шунысын да әйтим әле: гомерем буе янәшәмдә Ык елгасы булды. Бикбауда да, Калморзада да, Мөслимдә дә... Калморзада яшәгәндә Мәшүдә әбигә ияреп, әрәмәдән кайтып кермәдем. Чиләк тутырып карлыганын, баланын, камырлыгын җыеп кайта идек... Күптән түгел Керәшен Шураны авылы янында, Ык елгасы буенда җәйге йорт та салып куйдым - рәхәтләнәм генә хәзер шунда. Ык аяк очында гына булгач, шунда төшеп йөзәм, тау битендә җиләк җыям. Утырып, озаклап табигатьне күзәтергә яратам.

Шулай булмаса, Роза апаның әсәрләрендә «тау өстеннән кызарып чыккан кояш нурларыннан төнге эңгер таралып, тәрәзә каршысындагы миләш агачлары кабынып китәр» идеме? Аның повестьларында кеше җаны һәм табигатьнең бербөтенлеге җете төсләрдә чагыла. Укучыларны җәлеп итү сере анда гына түгел, әлбәттә. Тормыш чынбарлыгы, авторның аңа эчкерсез мөнәсәбәте, үз геройларына булган мәхәббәте, ясалмалылыктан ерак тору, әдәби тел байлыгы - болар барысы бергә кушылып, әсәрләргә үзгә җылы сулыш өрә кебек. Лаеклы ялга чыккач, Мөслим районы хастаханәсе китапханәсендә эшләве Роза апаны әдәбияткә якынайткан тагын бер адым булгандыр, миңа калса. Шул чагында җанын тетрәткән бер вакыйга - ире хыянәтен кичерә алмыйча, таныш хатынының үз-үзенә кул салуы аны «минем дә кешеләргә әйтер сүзем бар» дигән фикергә китерә һәм кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Гомер - берәү генә, аның кадерен белергә, авырлыклардан чыгу юлын эзләргә кирәк. Үз башыннан кичергәннәрне башкаларга гыйбрәт һәм сабак итеп, Роза апа тәүге әсәрен - «Яшьлегем серләре» дигән повестен яза һәм ул, танылган язучы Фоат Садриевтан «Монда әйбер бар, Роза апа», дигән бәяләмә алып, озак та үтми, Флүс Латыйфи фатихасы белән «Казан утлары» журналында басылып та чыга. (Тәүге, дип, бераз ялгыш та әйтәм кебек, чөнки Роза Хәбибуллина үзенең өч кызына истәлек итеп, балачак хатирәләрен «Калморза» дигән күләмле генә әсәр итеп язган була инде).

- Ирем Ильяс 50 ел буе, 75 яшенә кадәр, Мөслимдә хирург булып эшләде, шуның 33 елы - баш табиб вазифасында. Чиста куллы булды, гадел булды. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп тордык. Мин институтта 4 нче курста укыганда, Октябрь бәйрәменә кайткач, иптәш кызымның: «Бүлнискә яшь врач кайтты, бөтен кызлар гашыйк үзенә, ничек каратырга белмиләр», - дигәне колагыма кереп калган иде. Кич клубка килеп керүгә, күк костюмлы, дулкын чәчле берәүне күреп: «Кем бу?» - дип сораганымны хәтерлим. Ул егет тә, мине күрүгә, янында утырган иптәшеннән: «Кем бу кыз?» - дип сорашып өлгергән. «Их, мине биергә чакырсын иде!» - дип, эчемнән генә теләп утыруымны ишеткән диярсең - музыка башлануга мине танцыга чакырды Ильяс. Парлап биедек тә шунда ук бер-беребезгә гашыйк та булдык. 23 декабрьдә, өйләнәм, дип, Алабугага килеп тә җитте. Сабакташым Индус Сирматовны һәм аның йөргән кызы Данияне шаһит итеп, язылышып та куйдык. Төрле чакларны кичерергә туры килде, төрле сүзләрне күтәрергә... Шулай да матур яшәдек, авырлыкларны җиңә белдек. Бермәлне ирем Ыкта боз киткәнен карарга чакырды, яр буе кеше белән тулы. Күрәм - Ильясның карашы бүтән берәүне күзли... Шулчагында каралып аккан боз өсләренә ташланырга әзер идем. «Үкенсен әле, минсез яшәп карасын әле!» дигән ямьсез уй керде башыма. Тик ул коточкыч уйны куарга, ул хатын яныннан иремне култыклап, якты елмаеп үтәргә көч таптым ул чакта. Өйгә кайткач, аерылып китәм дип, чемоданга киемнәремне тутырган гына идем, шулчак күзем балам киемнәре яткан киштәгә төште дә айнып киттем. Үзем турында гына уйлап, баламны бөтенләй онытып җибәргәнмен бит!.. - «Яшьлегем серләре»н язарга этәргеч биргән вакыйгаларны искә төшергәндә, Роза апа гомернең кеше өчен иң кыйммәтле бүләк булуы, ваклыклардан өстен калу, авырлыклар алдында тез чүкмәү, гаилә бөтенлеге турында тагын бер кат ассызыклап үтә. - Язганнарымны башта иремнән яшерә, ояла идем. Соңыннан ул минем иң беренче укучым булды, «язганнарың беркемнекеннән дә ким түгел», дип сөендерде.

«Бурычка тугрылык», «Зәйтүн илендә», «Минзәлә тоткыны», «Чишмә башы», «Йосылу» повестьлары, «Мулла килене» романы, әле язылып бетмәгән «Җаным күкләр белән тоташкан» әсәре (якташы, шагыйрь Харрас Әюп турында) - аларның кайсын гына алып карама, һәрберсендә язучының үз күңел матурлыгы чагыла кебек. Әсәрләренең геройлары да аның үзенә охшаган: һәрвакыт яшь күңелле, чая («Миләш елы»), сынаулар аша тормыш кадеренә тагын да ныграк төшенгәннәр, ачык йөзлеләр («Яшьлегем серләре»). Алар кешеләргә әти-әни, туган җир кадере һәм мәңгелек мәхәббәт турында сөйли. «Чишмә башы» повестенда исә бу темалар тагын да үстерелеп, катнаш никах фаҗигасе, шул никахтан туган баланың күп еллар аша гына асылына кайтуы, милләтем кем минем дип уйлануы кебек катлаулы сораулар да урын таба. «Калморза» әсәре, «Мулла килене» романы чор һәм шәхес проблемаларын үзәккә алулары белән җәлеп итә.

...Яшьлеккә гашыйк Роза апаның бер герое: «Бәхет шушыдыр инде. Беләм, бәхетле тормыш чалт аяз күктән генә тормый. Язмыштан андый бәхет көтеп, күпне өмет итеп алданырга ярамый!» - ди. Ә без өмет итик: язучының әле кешеләргә әйтер сүзе дә, каләменең көч-кодрәте дә җитәрлек, димәк, яңа әсәрләр белән сөендерүен көтәргә генә кирәк. Иң мөһиме - Ходай гомер бирсен, саулыктан аермасын...

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев