Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Удмуртиядәге туганнар янында

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының чираттагы утырышы ут күршебез Удмуртия республикасының Ижау каласында узды. “Тамырлар белән көчле без” дигән эшлекле җыенның бу якларда үткәрелү сәбәпләре бар. Анда 110 мең милләттәшебез гомер кичерә.

Кайбер гореф-гадәтләребез, милли үзенчәлеклелек-йолаларыбыз да шушы як татарларында гына сакланып калган. Шуңа да Россия төбәкләрендә яшәүче хатын-кызларыбызны Удмуртиядә гомер итүче татарлар тәҗрибәсе белән таныштыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан җыенда катнашу өчен “Ак калфак” оешмасының Татарстанның 33 районыннан, Россиянең 7 төбәгеннән 100 гә якын вәкил күрше республикага юнәлде.


Касимовлар авылы

Аккалфаклылар эшне Уд­муртиянең Балезино районындагы татар авыллары Кис­тем һәм Паюрада милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше, мәдәнияте, рухи яшәеше белән танышудан башлап җибәрде. Бу якларның тарихы белән Кистем авылы мәчете имамы, төбәк тарихчысы Илмир Касимов таныштырды.

Балезино районындагы та­тар авыллары – милләтнең бик борынгыдан яшәгән җирләре. Бу якларда гомер кичерә торган төп халык 1600 елларда ук Киров өлкәсенең Слободской районына кергән Нократ ке­нәз­легенә караган. Анда Алтын Урда заманасыннан бирле билек булган. Алар рус елъязмаларына Арча кенәзләре булып кергән. Археологлар алып барган тикшеренүләр дә Чүпчи (Чепца) елгасы тирәсендәге шәһәрлекләрдә славяннар һәм Идел буе болгарлары яшәгәнлеге турында сөйли. Алтын Урда барлыкка килгәч, бу җирләргә төрки кабиләләр күчеп утыру көчәя. Моны Гордино авылында табылган 1323 елгы кабер ташы да дәлилли. “Ул - Удмуртиядә табылган иң борынгы язма истәлек. Кабер ташына болгар телендә, гарәп имлясында төшерелгән язма бу урында хатын-кыз җирләнүне бәян итә. Бу болгар кабер ташларының иң төньяк варианты булып саклана. Анда “яхан” дигән сүз ачык укыла. Ул болгар телендә “кыз” дигән сүзне белдерә, ягъни фәлән кешенең кызы. Бу якларга болгарлар сәүдә итү нияте белән генә килмәгән. Әгәр шулай икән, бу кабердә хатын-кыз булмас, узып барышлый, ягъни юлда чагында гына бу дөньядан үтсә, аңа таш куелмас иде. Әлеге хәл - бу төбәктә болгар-төркиләрнең ерак га­сырлардан бирле төпләнеп яшәвенә дә дәлил”, – ди И.Касимов. Ул шулай ук Чүпчи елгасының ике ягы да җирләре-урманнары белән борынгыдан ук татарларныкы булуын да искәртте. Соңрак аларга елганың бөтен агымы буендагы җирләр дә бүлеп бирелә. Аннары Удмуртиянең төньягында X йөздән алып Болгар һәм Суар шәһәрләрендә сугылган көмеш дирһәмнәр күп табылган.

1489 елда Мәскәү гаскәрләре Нократ кенәзлеге җирләрен басып ала, мондагы кенәзләрне Мәскәүгә алып китәләр, чукы­нырга кушалар, шул яклардан мул җирләр вәгъдә итәләр. Диннәрен алыштырмаган кенәзләр, туган якларына кайтып, Мәскәү кенәзе исеменнән идарә итәргә тиеш була. Татарлар иманнарын сатмый, Чүпчи елгасы тирә­сендәге җирләрдә би-морза булуларын дәвам итә. Ә 1600 елларда кенәз статусы бетерелгәч, алар гади крестьян дәрәҗәсенә калдырыла һәм, җирләрен югалтмас өчен, хәзерге Кистем авылы урнашкан урыннарга да күченеп килә башлый.

Кистем Паюрага караганда борынгырак. Ул бүген дә шушы тирәдәге авылларны берләштерүче бер үзәк кебек. Бу авылда меңнән артык кеше яши. Кистем архив документларында беренче тапкыр 1678 елда телгә алына. 1719 елда анда алты гына йорт булуы мәгълүм. Әмма шуңа карамастан, авылда мулла билгеләнгән, үз хисапларына мәктәп, мәдрәсә торгызганнар, хәлфә дә тотканнар. 1930 елга кадәр Кистемдә йортлар, гадәттә, ике катлы булган. Улы, гаилә корып, башка чыкса, шул ук ишек алдына тагын бер йорт торгызганнар. Ике улы булса, ике катлы йорт сала торган булганнар. Аннары кулакларның милекләрен тартып алган елларда бу йортларны әкренләп бетерәләр. Әмма бу яктагы авыллар бүген дә аягында ышанычлы басып тора, йортлар, корылмалар нык, таза, анда яшәүчеләр дә тырыш, эшчән: берәүләр терлекчелек белән шөгыльләнә, икенчеләре район үзәге Балезинога, Глазов шәһәренә йөреп эшли.

Кистем, Паюра, Әхмәди авыл­ларына нигез салган кешеләр барысы да кенәз Касимовлар нәселеннән санала. Бу фами­лияне биргән Касим би 1500 елларда хәзерге Киров шәһәренә ерак түгел Нократ авылында яшәгән. “Ул тарихи шәхес, патша документларында кенәз буларак телгә алына”, – ди Касимовларның шәҗәрәсен төзегән Илмир хәзрәт.

Иң беренче - 1660-1970 елларда - Кистемгә нигез са­лына. Авыл урнашкан урынга өч гаилә килеп төпләнә. Бер гасыр эчендә нәселләр ишәя, аларга яңа кишәрлекләр кирәк була. Ыру өр-яңа җирләрне үзләштереп нигез кора, яңа авыллар барлыкка килә. Тарихи документлардан күренгәнчә, кистемнәр 1780-1790 елларда хәзерге Паюра, 1800 елларда шушы муниципаль берәмлеккә керә торган ике Әхмәди һәм Бәктыш дигән татар авылларын нигезли, Касимовлар шулай әкренләп тарала. Соңгы ике елда галимнәр һәм Касимов фамилиясен йөртүчеләр кат­нашында Кистем, Паюра авылларында “Касимовлар җыены” дип аталган төбәкара фестиваль дә үткән. Җыенның үзәге Касим би белән очрашу була икән. Би, улына мөрәҗәгать итеп, динебезне, телебезне, нәселне саклау, җирнең каде­рен белеп яшәү турында үз теләкләрен әйтә. Ул барлык татар халкына борынгы баба­ларыбыз васыяте булып яң­гырый. Касим би бу сүзләрне аккалфакларга да ишеттерде. Кистем авылы авыл мәдәният йортында аккалфаклар “Авылым бизәкләре” күргәзмәсендәге үзгә нәкышләргә, бу яклар­дагы хатын-кызларның алъяп­кычларына игътибар итте. Җыр­-биюләр,  “Солдатка озату” йоласы да күңелләрне дулкынландырырлык итеп тәкъдим ителде.

Паюра

500 кеше гомер кичерә торган шактый зур авыл. Тулысынча диярлек татарлар яши. Аерым-аерым килгән башка милләт кешеләре, яисә рус, удмурт кызы авылга килен булып төшә икән, алар татарча өйрәнә, күбесе Ислам динен кабул итеп, мөселманга әверелә. Авылда тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы бар. Уку йортында атнага ике сәгать татар теле һәм әдәбияты дәресләре кертелә. Мәктәптә 48 укучы белем ала, балалар бакчасына 32 бала йөри. Авылда яшь гаиләләр күп.  Паюрада милли-мәдәни чаралар, бәйрәмнәр еш үткәрелә. Авыл мәдәният йорты татар үзәгендә уздырылган очрашулардан, сәнгать кол­лек­тивлары репе­тицияләреннән гөрләп тора. Алар арасында “Очрашу” фольклор ансамбле дә бар, ул бу якларда үткәрелгән барлык мәдәни чараларга ямь бирә. Коллектив “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә дә катнашып, призлы урын алып кайткан. “Очрашу” бу якларга гына хас булган борынгы җырлар башкара.

Мәдәният йортының икенче катындагы Татар милли мә­дәнияте музее Татарстан хө­күмәте гранты ярдәмендә бул­дырылган. Мирасханәне халык белән бергәләп корганнар, авыл кешеләре китергән хә­си­тәләргә, мулла нәселе ке­шеләренең күкрәкчәләренә, изүләргә, читекләргә күз төшә. Ядкәрләрнең күбесе борынгы, әйтик, читеккә кимендә 150 ел бар.

Мәктәптә бу якта яшәүче татарлар тарихы турында музей 26 ел буе эшли. Экспонатларын да авыл халкы ярдәме белән туплаганнар.

Паюраны 2012 елда таштан җиткерелгән яңа мәчет нурлый. Анда намазлар укыла, дини бәйрәмнәр үткәрелә. Әмма авылның иң зур куанычы - 1891 елда агачтан төзелгән Аллаһ йорты саклану. Ул - районда иң борынгы агач корылма. Аның язмышы әлегә кадәр тәгаен хәл ителмәгән. Мәчетне, тарихи бина буларак, Ижау янындагы Гударбай дигән этнография тыюлыгына күчерергә дигән тәкъдим бар икән. Паюралыларның бу эш барып чыкмаса, истәлекле Аллаһ йортын авылда калдырырбыз да шунда Ислам музее корырбыз, дигән ниятләре дә бар.

Телне саклау мәслихәт

Илмир хәзрәт Касимов, татарларның бу якларга 1300 елларда күчеп килүен искәртә. Алар шул чорлардан килгән борынгы диалектны саклап калган, халыкның сөйләме Казан татарларыныкыннан беркадәр аерыла. Авазлар яңгырашы аерым, Кырым татарлары теле белән дә уртаклыгы бар. Татар теле белгечләре бу якларда яшәүчеләрнең сөйләмен 40 ел буе өйрәнгән, гыйльми экспедицияләр оештырылып торган. Алар Кистем-Нократ сөйләмендә бөтен диалектлар­га да хас борынгы төрки-татар теле үзенчәлекләре сакланган дигән нәтиҗәгә килгән. Әмма туган телләрне саклау мәсьәләсе алга килеп баскан бу елларда Касим би нәселе вәкилләре дә үз сөйләмнәренең югала баруына борчыла. Аны саклау хәзер шактый катлаулы. Чөнки барлык тирәлеккә дә рус теле нык үтеп керде. Башка милләтләр дә, татар авылларының җитеш тормышына кызыгып, алар яшәгән тирәлеккә килеп ур­нашырга тырыша, балалары исә русча сөйләшә, татар гаи­­ләләрендә үскән кызлар-малайлар да русларныкыннан күреп, шул телгә күчә. Икен­чедән телнең әдәбиләшүе ба­ра. Мәктәптә татар әдәби теле укытыла, газеталар килә, Удмуртия һәм Татарстан те­левидениесенең татарча тап­шыруларын карыйлар, радио тыңлыйлар. Бу якларга гына хас гыйбарәләрне белдерә торган күренешләр, әсбаплар кулланылыштан чыга.

Мондагы милләттәшләребез үзләрен Казан татарлары дип саный. Алар көчләп чу­кындырган елларда да дин­нәрен алыштырмаган, иман­нарын саклап калган. 1740 еллардагы көчләп чукындыру барышында удмуртлар нәсари диненә күчә башлый. Поплар, тәре тотып, Кистем, Паюра, Әхмәди авыл­ларына да өч тапкыр килә. Бу хакта язма истәлекләр, риваятьләр бар. Чукындыручыларның Кистемгә барырга җыенулары турында хәбәр килеп ирешүгә, халык авылны ташлап, урманга кача. Учак яксалар, төтен буенча эзләп табулары ихтимал бит, бер атна буе чи ризык ашап яшиләр. Икенчесендә дә чукындырырга килүче гаскәр турында алдан кисәтәләр. Татарлар бу юлы күрше удмурт авылында яшәүче бер баһадирга дәшә. “Син безне саклап кал, гаскәрне куып җибәр”, - диләр. Баһадир исә бер подаука алтын сорый. Байлыкны халыктан җыеп бирәләр. Ир-егет гаскәр киләсе күпер астына төшеп көтә. Килүчеләр, мөгаен, биш-алты урядник булгандыр. Ир-егет, алар күпергә җиткәч, өсләренә ташланып, кыйнап җибәрә, имеш.

Ул елларда зур татар авыл­ларындагы мәчетләрне сүтү турында да патша фәрманы булган. И.Касимов Мәскәү архивында Аллаһ йортларына кагылышлы бер документ сак­лануын искәртә. Вятка епис­копы Священный синодка хат яза: фәлән-фәлән авылларда мәчетләр (Кистем дә телгә алы­­на) бар. Ул аларны мәҗбүриләп сүттерергә рөхсәт сорый. Үтенечкә җа­вап хаты әлегә табылмаган. Нәтиҗәсе риваятьләрдә сак­ланган. Анда бәян ителгәнчә, чукындыручылар бу юлы Кистемгә килеп җитә. Авыл мулласы, хәбәр ирешүгә, манарага менеп, мәчет тирәсенә халыкны җыя, алдан сөйләшү буенча мәчетне өч кат җанлы боҗра белән уратып алалар. Мулла мәчет янындагы боҗрага - ирләрне, уртадагысына - хатын-кызларны, урам яктагысына балаларны бастыра. Килгән урядниклар балаларга да, хатын-кызларга да кул күтәрергә базмый, ирләргә куллары җитми, төп кораллары исә - кылыч. Шулай мәчет тә сакланып кала, ир-атлар да исән-имин котыла. Гомумән, Кистемдә мәчет сугыш елларында гына эшчәнлеген туктатып торган, беркайчан да ябылмаган.

Көчләп чукындыруның та­гын бер ысулы була: дин алыш­тыручыларга төрле ташлама ясыйлар. Авыл моңа да бирешми. Бер ир-ат кына чукына, әмма чынлыкта үз иманында кала, ике хатыны белән мөселманча яшәп ята. “Бу хакта документ та бар”, - дип сөйли И.Касимов.

Йолдыз ачкан Әхмәров

Кистем урта мәктәбендә Татар музееның бер бүлмәсе милли мәдәниятебезгә багышланып, анда киемнәребез, бизәнү әйберләребезгә, өйләребезне ямьләндерүгә кагылышлы гаять бай истәлекләр тупланган. Икенче бүлмә тамырлары шушы авылдан булган, яки бу якларда яшәп алган танылган кешеләр турында сөйли. Ә Кистем андый шәхесләргә дә бай, арада галимнәр, сәясәтчеләр, рәссамнар бар. Әйтик, сәяси эшлеклеләр, соңыннан репрессиягә дучар ителгән бертуган Касимовлар шушы авылда туып-үскән. Бүген Казанның бер урамы алар исеме белән йөртелә. Кистемнәр талантлы педагог, комета ачкан һәвәскәр астроном Ибраһим Әхмәров белән аеруча горурлана. Ул чынлыкта Ка­симов фамилияле. Аның әтисе - тегермән тотып яшәгән, хәлле крестьян Вәлиулла агай. Гаилә, кулакларны сөргән вакытта, бу бәладән качу өчен, бер бабалары исемен фамилия итеп ала, авылга якын гына булган Глазовка күченеп тора. Аннары кабат кайталар. Ибраһим Әхмәров шул шәһәрдә педагогика училищесын, аннары институт тәмамлый, Кистем мәктәбендә озак еллар математика, физика, астрономия укыта. Авылдашлары аны белемле педагог, акыллы тәр­бияче, оратор итеп хәтерендә калдырган. Ибраһим әфәнде кичләрен авыл халкына, яшь­ләргә лекцияләр укый торган булган. 1939 елда лекциядән чыккач, астрономияне, күк җисемнәрен биш бармагы кебек белгән укытучы койрыклы яңа йолдыз күреп ала. Тиз генә аның урынын исәпли һәм җәяүләп район үзәге Балезинога китә, Пулково обсерваториясенә, йолдызның координатларын әйтеп, телеграмма җибәрә. Аның мәгълүматы беренче булып теркәлә. Аңардан соң бу хакта Воткинск шәһәреннән Юрлов фамилияле метеорологтан да хәбәр килә. Норвегиянең профессиональ астрономы Хассел бу йолдызны 48 сәгатьтән соң гына ача. Халыкара астро­номия берлегенең үзәк бюросы карары белән йолдыз Әхмәров-Юрлов-Хассел исеме белән атала. Соңрак норвегияленең фамилиясе төшеп кала. И.Әх­мәров Бөтендөнья астрономия җәмгыятенең зур медале белән бүләкләнә, исеме Зур совет энциклопедиясенә кертелә.

Аллаһ рәхмәте белән

Мөселман булып бу якларга килгән татарлар иң беренче мәчет кора башлый. Берсе тузса, икенчесен торгызганнар. 1894 елда авыл бае Госман Касимов яңа мәчет төзетә. Ул 1903 елда хаҗга китә. Бу печәнгә төшкән көннәргә туры килә. Барча халык болын-үзәнлекләрдә куна-төнә малларга азык әзерли. Авылда карт-корылар, бала-чага гына көн итеп ята. Шул көннәрдә Кистемдә янгын чыга. Соңыннан Илмир хәзрәт архивта тапкан документларда язылганча, 36 йорт, мәчет, мәдрәсә, башка корылмалар көлгә әйләнә. Хаҗдан кайтырга чыккан Госман байга да бу хәл килеп ирешә. Аның үзенең ике катлы зур йорты, кибете була. Гаиләсе дә - ишле, бала-чагалары күп. Әмма аның йорт-каралтыларының исән калу-калмавын белмиләр. Госман хаҗи, “Әгәр хуҗалыгым исән-сау калган булса, яңадан мәчет салдырам”, - дип нәзер әйтә.

Халыкта сакланган риваять буенча, ут Госман хаҗинең йортына килеп җиткәндә, җилнең юнәлеше үзгәрә. Хаҗинең йорты исән кала. Ул йортның нигезе хәзер дә бар икән. Балалары, әтиләренең вафатыннан соң, аның йортыннан дүрт нигез коралар. “Йортларның икесе Балезинода, икесе Кистемдә әле дә бар”, – ди Илмир хәзрәт. Госман хаҗи кайткач, нәзерен үтәп, бөтен байлыгын мәчет торгызуга тота. Хатыны “Бар акчаны мәчет салуга бетерәсең, балаларга нәрсә калдырырсың?” дип үпкә дә белдерә. Госман хаҗи, кистереп, “Аллаһның рәхмәте һәм кешеләрнең догасы калыр”, дип җавап бирә. Дөрестән дә, аның бер баласының да гомере ачлыктан киселми, ялангач та калмыйлар, әле дә һәммәсе бай тормышта яши, дәрәҗәле вазифа били.

Кистемдә 2013 елда яңа мәчет ачканнар. Башта Госман бай 1905 елда салган мәчетне төзекләндереп, яңасын җит­керүне киләсе көннәргә кал­дырырга ниятлиләр. Илмир хәзрәт картлар белән киңәшә. Шунда бер өлкән яшьтәге кеше: “Хәзрәт, иске мәчетне төзекләндерсәң дә, ул яңармас инде. Гомер буе дәвалансаң да, картаймыш көн җитә. Әйдә, яңаны төзибез”, - ди. Шуннан, һәр гаиләдән акча җыеп, яңа мәчет коралар. Бу эштә шушы мәхәлләгә кергән күрше авылларда, Балезино һәм Глазовта яшәүче якташлары да ярдәм итә. Ә иске мәчет бүген дә тора, аның манарасын, эчен-тышын төзекләндерү бара.

Ижау татарлары

Ижау – чагыштырмача яшь шәһәр. Аңа XVIII гасырның икенче яртысында нигез салына. 1760 елда тимер кою заводы төзелә башлый, соңрак корал заводына да нигез салына. Заводка эшкә тирә-юньдәге татар, рус, удмурт авылларыннан крестьяннарны җыеп китерәләр. Татарлар сазлыклырак урында йорт салып урнаша. Алар яшәгән район Татар базары дип йөртелә. Шәһәргә керү юлындагы бу бистә бүген дә челтәрле тәрәзә йөзлекләре, буяулы йортлары белән җәлеп итә. Бу як татарлары гомер бакый үз телләрен, мәдәниятләрен саклап яшәргә тырышкан. Ижау шәһәрендә үткән гасырның 80 нче елларына кадәр 20 номерлы данлыклы татар мәктәбе эшләгән. Анда хәзер - коррекция мәктәбе.

Бүген Ижауда өч мәчеттән азан тавышлары яңгырый. Җәмигъ мәчете Татар базарында урнашкан. Ижау мөселманнары меценатлык, хәйриячелек бу­енча да үрнәк. Әйтик, Татар базарындагы затлы, зур Җәмигъ мәчетен бер мөселман үз акчасына төзеткән.

Удмуртиядә "Яңарыш" ат­налык газетасы нәшер ителә, "Моя Удмуртия" каналында татарча дүрт тапшыру алып барыла. Шәһәрдә бердәнбер "Энҗе" татар балалар бакчасы эшли. Биредә балаларга милли тәрбия бирелә, алар кечкенәдән үк гореф-гадәтләребезне өйрәнә, халык бәйрәмнәрен үткәрә. Кунаклар балаларның әти-әниләре белән бергәләп эшләгән шәҗәрәләре белән дә танышты. Мөдир Бриллиант Абдрахманова атнага ике тапкыр татар теле дәресләре үткәрелү, тәрбиячеләрнең нигездә татарлар булуы турында сөйли. Бакчада татар теле дәресләрен үткәрүгә каршы килүчеләр юк. Киресенчә, татар телен мәктәпкәчә белем бирүнең төп программасына кертергә тәкъдим иткәннәр. “Аннары кайбер удмуртлар да балаларының татар телен һәм мәдәниятен белеп үсүен тели”, – ди Бриллиант ханым.

Бүген бакчада 122 бала тәр­бияләнә. Киләчәктә "Эн­җе"дәге балалар санын 200гә җиткерергә ниятлиләр. Уд­муртия Мәгариф һәм фән министрлыгының этник-мәдәни белем бирү ресурс үзәге булып теркәлгән бакчада елга өч тапкыр удмурт тәрбиячеләренә милли-мәдәни тәрбия бирү өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашу ниятеннән семинарлар үткәрелә.

Җәмигъ мәчетендә ак кал­факлы ханымнарны имам-ха­­тыйб Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов каршы алды. Аның сөйләвенчә, иң беренче мәчет заводлар төзелгән чорда ук патша хөкүмәте акчасына татарлар яшәгән урамда 1846 елда төзелгән булган. Завод биләмәләре киңәйтелгәндә, аны сүтәргә кушалар. Икенче мәчетне татарлар 1916 елда төзи. 1932 елда заводны тагын зурайталар, мәчетне татарлар бер төн эчендә хәзерге Азин урамы –Татар базары бистәсенә күчерә. Шушы ук ишек алдында яңа Җәмигъ мәчет сафка бастырылганнан соң, искесендә 97 нче мәктәпнең 3 һәм 7 нче корпуслары урнаша. Әмма бина, кирпеч белән әйләндереп алынганга, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән. Нигездә мө­селман балалары укый торган мәктәпне саклап калу өчен, борынгы мәчет бинасын сү­тәргә мәҗбүр булганнар. Ата-аналар үтенече буенча, 2015 елда 97 нче мәктәпнең 3 һәм 7 нче корпуслары Җәмигъ мәчет ишегалдында иске мәчет урынында торгызыла. Биредә I-IX сыйныфларда мөселман балалары белем ала. Кызлар мәктәптә яулыктан йөри. Мә­хәлләдә мөселманнарның күп­челеге татарлар, мәктәпкә дә күбесенчә татар балалары килә. Шуңа да атнага ике тапкыр татар теле һәм әдәбияты кертелә. Дин нигезләре дәресләре кич мәчеттә үткәрелә.

“Ак калфак” оешмасының пленар утырышы Ижауның Халыклар дуслыгы йортында узды. Татар хатын-кызларын Удмуртия милли сәясәт министры Л.Буранова, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәи­­се, премьер-министр урынбасары В.Шәйхразиев, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәи­се К.Идрисова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Габбасова, “Ак калфак” оешмасының Ижау бүлеге рәисе Б.Абдрахманова, Удмуртия татар хатын-кызлары берлеге рәисе А.Абдуллина сәламләде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев