Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергига 55 яшь
Вячеслав Витальевич Ар-Серги белән танышуыма да дистә еллар узган. Ә ул танышуга удмурт шагыйре, хәзер инде мәрхүм Владимир Романов сәбәпче булды. Әле сиксәненче елларда ук, мин "Яшь ленинчы" газетасында эшләгәндә, хат белән бергә яшь бер язучы Слава Сергеевның хикәясен дә салып җибәргән иде...
Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергига 55 яшь
Вячеслав Витальевич Ар-Серги белән танышуыма да дистә еллар узган. Ә ул танышуга удмурт шагыйре, хәзер инде мәрхүм Владимир Романов сәбәпче булды. Әле сиксәненче елларда ук, мин "Яшь ленинчы" газетасында эшләгәндә, хат белән бергә яшь бер язучы Слава Сергеевның хикәясен дә салып җибәргән иде ул. Егетнең талантлы булуын, удмурт әдәбиятының өмете икәнен әйткән, әлеге хикәяне тәрҗемә итеп, бастырып чыгаруыбызны үтенгән. Володя Романов үзе - Баулы районының Удмурт Ташлы авылы егете. Танышканда мин әле студент кына, ул инде удмурт балаларының "Дась лу!" газетасында эшли иде. Туган авылына да еш кайтып йөри. Кайтканда-киткәндә минем янга керми китми торган иде...
Без Ар-Серги белән очрашкан саен Володяны искә алмый калмыйбыз. Ул үзенең өлкән дустын, әдәбиятка җитәкләп алып кергән остазы турында һәрвакыт сагынып, канатланып сөйли. Шуңа күрә дә мин Володя Романовны һәрвакыт үзебезнең арада кебек хис итәм.
Ә теге хикәя, әлбәттә инде, басылып чыкты... Менә шуннан бирле таныш без ул чактагы яшь язучы Вячеслав Сергеев, хәзер инде күренекле удмурт әдибе Вячеслав Ар-Серги белән. Еллар узды, без инде танышлар гына түгел, сыналган дуслар да, фикердәшләр, теләктәшләр дә.
Ә Ар-Серги хәзер - бүгенге удмурт әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе. Ул - коеп куйган шагыйрь дә, роман, повестьлар язучы прозаик та, журналист-публицист, киносценарист та... Ул бик күп документаль фильм сценарийларының, шул исәптән "Алангасар күләгәсе" исемле беренче удмурт нәфис фильмының да сценарий авторы. Әсәрләре удмурт театрларында куелган драматург, чуваш язучысы М.Юхманың "Зәңгәр ук" романын, яһүд классигы Шолом-Алейхемның "Тевье-сөт сатучы", А. Островскийның "Гаепсездән гаеплеләр" пьесаларын, "Венгр әдәбияты антологиясе"н, Черногория шагыйре Душан Джуришичның "Ничек үсәргә" исемле балалар китабын һ.б. бик күп телләрдән тәрҗемә итүче. Чагыштырмача яшь булуына да карамастан, инде күптән "Удмуртиянең халык язучысы" дигән мактаулы исемне йөртә. Әдәби премияләре дә җитәрлек. "Дружба народов" журналының редакция советы әгъзасы булуы да Ар-Сергиның әдәби һәм иҗтимагый абруе турында сөйли. Аның аерым китаплары Эстониядә, Чехиядә, Венгриядә, Черногориядә, Чувашстанда чыкты, шигырь-хикәяләре, әдәби әңгәмәләре Франциядә, Швециядә, Польшада, Беларусьта, Дагстанда, Башкортстанда, Марий-Элда чыга торган газета-журналларда басылып тора.
Ар-Сергиның исеме һәм иҗаты татар укучысына да шактый таныш. Ул Ижауда яшәүче татар җәмәгатьчелеге, татар язучылары, журналистлары белән тыгыз элемтәдә яши. Татарлар арасында бик тә популяр булган "Яңарыш" газетасының даими авторы да. "Казан утлары" журналында, "Мәдәни җомга" газетасы битләрендә дә аның шигырьләре Мөдәррис Әгъләмов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах тәрҗемәләрендә басылганы бар.
Ар-Серги - ирекле әдип, моннан күп еллар элек "Кизили" исемле балалар журналының баш мөхәррире вазифасыннан киткәннән соң фәкать әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә. Тиктормас, тынгысыз җан. Ул һәрвакыт төрле төбәкләрдә яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче һәм иҗат итүче каләмдәш дуслары янына ашыга. Бер карыйсың, ул Себердән, Ханты-Мансида яшәүче ненец шагыйре Юрий Вэлланың боланнар көтүлегеннән шалтырата, икенче айда, Дагстанда, Махачкалада яисә Гунибта, дусты Могамед Әхмәдов янында, өченче карыйсың, ул - Беларусьта, дусты, полкташы, күренекле язучы Алесь Карлюкевичта кунакта... Узган елны ул халык шагыйре Сабир бей Рөстәмханлы чакыруы буенча Әзәрбайҗанда булып кайтты, аннан алдарак Черногориядә чыккан китабын тәкъдир итү өчен дустыбыз Душан Джуришич тарафыннан иҗади сәфәргә чакырылган иде.
Без аның белән берничә тапкыр Чабаксарга да барып кайттык. Беренчесендә К.Б.Бельман исемендәге халыкара шигърият фестивалендә катнашу өчен барган идек. Шунда ук Ар-Сергиның Чабаксарда чыккан "Засечки на тамге" исемле русча китабын тәкъдим итү дә булды. Икенче тапкыр баруыбыз - Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер тәрҗемә иткән "Пылак сапантуй" исемле балалар китабым чыгу уңаеннан иде...
Тукай бәйрәмнәренең берсендә Арчага баруыбыз да истә калган. Ар-Серги аннан аеруча дулкынланып, тирән хисләр белән кайткан иде. Бу аңлашыла да, чөнки Арча (удмуртча да Арча) көньяк удмуртларының борынгы башкаласы булган бит. Үз халкының тарихы белән тирәнтен кызыксынучы, өйрәнүче буларак, Арча турында, ар кенәзләренең язмышы, удмуртларның татарлар белән тарихи элемтәләре, бергәлекләре турында тарихи әсәр язасы килүен дә кат-кат әйткәне бар аның.
Ә инде Казанга ул сагынган саен килеп җитә, чөнки татар телен дә, татар әдәбиятын да, татар язучы-шагыйрьләрен дә якыннан белә, алар белән аралашып яши. Килгәндә дә буш күңел белән, буш кул белән килми. Казанның 1000 еллыгына ул күренекле татар шагыйрьләре Илдар Юзеев, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Зиннур Мансуров һәм Роберт Миңнуллинның шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә итеп, "Удмуртия" нәшриятында "Салават күперенең татар төсләре" (2005) исемле китап бастырып чыгарды. Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган тантаналарда да бик теләп катнашты. Ул Казанга бөек шагыйребезнең удмуртчага үзе тәрҗемә иткән "Габдулла Тукай. Шигырьләр" (2011) китабын бүләк итеп алып килгән иде. Шушындый игелекле эшләре өчен удмурт туганыбызга рәхмәт, билгеле!
Моннан берничә ел элек без Вячеслав белән бергәләшеп Казаннан Уфага сәфәр кылган идек. Соңыннан сәфәребез вакытында булган бик күп очрашулар, аралашу, әңгәмәләр тәэсирендә ул "Шагыйрь Роберт Миңнуллин белән Казаннан Уфага сәфәр..." (2008) исемле шактый калын китап та язды. Ул анда минем туган якларым белән, туганнарым, якташларым, дусларым белән танышты. Юл уңаеннан авылыбызга күрше генә удмуртлар яши торган Кенәз-Елга авылына да сугылып чыктык. Ләкин соңыннан ник кергәнебезгә үкенеп тә куйдым. Чөнки андагы арларның күптән инде үз телләрен онытканнарын, үзара бары тик татарча гына сөйләшкәннәрен белә идем бит, югыйсә. Авылга кергәч, беренче очрашкан Борис Алексеев белән дә аңа башта русчалап хәл-әхвәл белешергә, аннары татарчага күчәргә туры килде. Вячеславның кәефе китте. Кузгалуга ук башта үз удмуртларын тиргәп ташлады, "бездә әле тагын берничә ар авылы бар, алар удмуртча беләләр", дигәч кенә бераз тынычланды. Шулай инде, удмуртларның хәлләре безнекенә караганда да мөшкелрәк. Ар-Серги аны яхшы белә, яхшы белгәнгә күрә дә аның җаны татарныкына караганда да ныграк өзгәләнә. Шулай булса да ул сер бирергә уйламый: "Сез бит күбрәк мактанырга яратасыз, ә без тыныч кына яшәвебезне беләбез. Удмурт милләте татарга караганда да озынрак гомерле булачак әле!" - дип мине үртәп тә ала.
Вячеслав Ар-Сергиның "Ә сез сорамадыгыз бит..." исемле бер этнографик эссе-язмасы бар. Ул "Дружба народов"та басылып та чыкты. Удмуртларның кем икәнен, нинди икәнен беләсең килсә, шуны укып чыгарга кирәк. Анда милләтнең тарихы да, бүгенгесе дә, милләтнең холкы, яшәеше дә, күңеле-рухы да - барысы да ачыктан-ачык бәян ителгән. Бернинди сәясәтсез-нисез, читкә тайпылуларсыз, бернинди мескенләнүсез яисә шапырынусыз, хәтта бераз гына киная белән һәм көлемсерәбрәк язылган әлеге эссены укыганнан соң ут күршеләребез удмуртларга ихтирамым тагын да арта төште. Мин инде, әлбәттә, бик тә кызыксынып, иң элек авторның үзен күз алдына китерә-китерә, үзебезнең Кенәз-Елга арларын искә төшерә-төшерә, урыны белән елмая-елмая, урыны белән моңлана-моңлана укып чыктым. Безнең Ар-Сергиебыз, чыннан да, удмуртларның типик бер вәкиле икән ләбаса. Шактый беркатлы табигать баласы, бер дә кабаланмас, ашыкмас, әмма үз урынын, үз дәрәҗәсен белеп йөрер. Үзе язганча, ул башка милләттәшләре кебек үк, башкалардан артык та, ким дә түгел, бары тик башкалардан үзенең "башкалыгы" белән генә аерылып тора... Әмма шунысы кызык, Ар-Серги үзе язган удмуртлардан барыбер шактый гына аерылып та тора. Ул, миңа калса, чын удмурт кебек булганына канәгатьлек тоеп, горурлык хисләре кичереп яшәүче тыныч, басынкы холыклы булса да, үз дөньясына бикләнеп яши торган йомыкый удмурт түгел...
Ар-Сергиның тагын бер игелекле гамәле турында әйтәсем килә. Аның тәкъдиме һәм тырышлыгы белән Ижауда "Известия Удмуртии" газетасы китапханәсе" булдырылды. Әлеге "Ераклашкан чишмәләр" сериясеннән менә ничә еллар инде арзанлы, кечкенә күләмле, әмма бик тә кирәкле һәм тансык китаплар чыгып килә. Иң мөһиме шунда ки, проектның авторы Ар-Серги узган гасырда иҗат иткән, әмма күптән инде онытылган, гомерләре иртә өзелгән удмурт язучыларының, шагыйрьләренең иҗатларын барлап, укучыларга китап итеп тәкъдим итә... Шулай ук әлеге китапханәнең "Якындагы чишмәләр" исемле сериясе дә пәйда булды. Алар арасында, удмурт язучыларыныкы белән беррәттән, Пыть-Ях шәһәрендә яшәүче шагыйрь Княз Гочагның, Көнбатыш Себердә гомер кичерүче ненец шагыйре Юрий Вэлланың әле яңарак кына чыккан китаплары да бар... Күрәсез, Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергиның игелекле һәм ихлас күңеле киң дә, иркен дә, ул удмурт күңеле үзенә бөтен кыйтгаларны да, милләтләрне дә, әдәбиятларны да, каләмдәшләрен дә сыйдыра...
Роберт МИҢНУЛЛИН.
.В.Ар-Серги, В.Имамов, Я.Шәфыйков, Р.Миңнуллин, Р.Нәҗипов.
Нет комментариев