Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ТЫЙНАК ТАБИГАТЬЛЕ, ТЫНГЫСЫЗ ҖАНЛЫ

Инде озын-озак дип әйтерлек бу гомердә өлкәннәрне, аксакал әдипләрне күп күрдек без. Һәм ниндиләрен генә әле! Г.Бәширов, А.Шамов, С.Кудаш, Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни, Ә.Еники кебек колоритлы зур шәхесләр, затлы каләм ияләрен белеп, хәтта аралашып яшәдек, шөкер. Һәрберсе бер җанлы тарих, әдәби бер мәктәп иде аларның, дисәм дә, замандашларым килешер, мөгаен. Хәер,...

Инде озын-озак дип әйтерлек бу гомердә өлкәннәрне, аксакал әдипләрне күп күрдек без. Һәм ниндиләрен генә әле! Г.Бәширов, А.Шамов, С.Кудаш, Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни, Ә.Еники кебек колоритлы зур шәхесләр, затлы каләм ияләрен белеп, хәтта аралашып яшәдек, шөкер. Һәрберсе бер җанлы тарих, әдәби бер мәктәп иде аларның, дисәм дә, замандашларым килешер, мөгаен. Хәер, без үзебез дә бүген нәкъ шул остазлар яшенә җитеп киләбез түгелме соң? Ә нигә соң әле күңел һаман киңәшер, мәслихәтләшер өчен үзеңнән өлкәнрәк каләм әһелләре ягына карый. Терәк булыр абыйлар - милли тирәкләр гомер буе кирәкме аңа? Ә абыйлар, аксакал агайлар, шөкер, арабызда бар әле. Һәм сөенечлесе шул: алар югарыда санап үтелгән олуг шәхесләрнең мәктәбен, яшәү, иҗат сабакларын алып, милли һәм иҗади омтылышларын эстафета иткән әдипләр. Һәм безгә дә киңәшче, дус, ихлас күңелле ага булган каләмдәшләр! Хисам Камал, Әхсән Баян, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Миргазиян Юныс, Адлер Тимергалиннар әнә шундыйлардан. Аннары инде хөрмәтле Батулла кебек, эше, иҗат омтылышлары белән аларга ялганган тынгысыз әдипләр бар. Һәм иң кадерлесе шул: бу агайларның иҗади дәрте көчәя генә бара кебек. Ә бу гасырда, яңа вазгыятьтә өр-яңа табигый бер сулышлары да ачылды аларның! Һәм ул шифалы сулышның исеме - Милли гамь, милли аң, милли хәтерне яшәтү, исән-сау килеш киләчәккә барачак яшь буынга тапшыру бурычы!

Әйе, шушы омтылыш, янулар белән яшәгән олпат абыйларыбызның берсе итеп мин танылган әдип һәм тәрҗемәче, әдәбиятебез, мәдәни тарихыбызның өлкән гашыйгы, барлаучысы һәм белгече, татар дөньясының бер өлкәсенә дә битараф булмаган гамьле җанлы һәм каләмле Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллинны да атар идем. Лирон ага - күпләребез кебек, урау юллар үтеп, ерак җирләр күреп, әмма кыйбласын ачык белеп, пайтәхетебез Казанга чит өлкәдән килгән әдип. Биографиясе дә кызыклы аның: ул туган Яңа Малыклы районы әле Ульян (Сембер), әле Куйбышев (Самара) өлкәсенә керә... Ә Төгәлбуга авылы - атаклы гармунчы Фәйзулла Туишев туган җир дә икән. (Туган төбәге, балачагы турында әдипнең "Бәр, мылтыгым, бәр!" исемле автобиографик бәяны бар - "Казан утлары"нда да басылды ул. Бик кызыксынып укыдым...)

Атасы сугышта һәлак булган, әнисе тәрбиясендәге Лирон, авылында 4 нче сыйныфны тәмамлагач, Оренбур өлкәсенең Яңа Сергиевка районы, Искеавыл (Иске Белогор) авылында җидееллык мәктәптә укый, аннан соң Казахстанның Актүбә шәһәрендәге тимерьюлчылар техникумында белем ала, армиядә була, өзелгән укуын дәвам итеп, аны 1956 елда тәмамлый һәм Орски шәһәренә эшкә килә - 1960 елга кадәр тимер юл участогы бригадиры һәм мастеры булып эшли. Менә шулай, "бәхет эзләгәндә"ге юл бу! Әмма онытмыйк: ул авыл - "буржуаз" тарихчы, мөхәррир, эмиграциядә вафат булган атаклы Г.Баттал эзләрен саклаган җир; ә инде мәгълүм Орски шәһәре - Ә. Исхакның китап сәүдәсе, уку йортлары белән мәшһүр, күп мәдәният, сәнгать кешеләрен тәрбияләп, Казанга озаткан татар милли учагы; һәм, ниһаять, бөек шагыйребез Дәрдемәнднең соңгы төяк тапкан урыны... Ә Оренбур турында әйтеп торасы да юк. Менә нинди мохит, җирлек җилкеткән икән яшь Лиронның - гамьле, уйлы, белемгә, әдәбияткә омтылучы яшь егетнең ашкын күңелен!

Һәм ул, бу ерак җирләрдә "бәхет, дәүләт кошы үз түбәсенә кунмасын" аңлап, 1960 елда Шәрәф Әхмәмәтов дигән дусты белән Уфага китә. Бераз вакыт анда яшәп, эшләп тә алгач, инде Казанга - хыялы тарткан изге шәһәргә килә. Бу урында шуны да әйтеп китим әле: ул чакта мин дә Уфа университетында укый идем. Лирон белән Уфада никтер очрашмадык, ә менә Шәрәф дусты белән аралашып яшәдек. Орскидан килгән бу егет әйбәт шагыйрь иде; холкы-табигате белән хыялый, сәер, әмма шигырьгә җаны-тәне белән бирелгән фанатик адәм иде. Без хәтта бер үк гүзәлгә дә гашыйк булып йөргәнбез икән - бусы сүз җаеннан. Ә Шәрәф күптән мәрхүм инде. Аның берничә шигырь җыентыгы чыкты; соңыннан белдем: башкорт шигърияте антологиясенә дә кергән икән аның исеме. Моны белгәч үк, Лирон ага белән сөенеч уртаклаштым, истәлекләр сөйләнде...

Ә Лирон ага белән без (1961 елда икебез дә Казанга күчеп килгән булып чыктык!) Хәсән Сарьян өендә таныштык - ул финанс институты артындагы агач йортта яши иде. Лирон, минем кебек үк, Сарьяннарга еш килә: Фирүзә апа да бик ачык, кунакчыл ханым... кыскасы, Лирон аларның чын гаилә дустына әверелде. Гомер буена. Уйлавымча, Казанга инде ияләшеп, яшьләр гәзитендә хикәя-очерклары басылып, таныла башлагач, трамвай-троллейбус идарәсендә инженер булып эшләгән җиреннән аны Татарстан язучылары әдәбият фонды директоры вазифасына да шул ук Сарьян ага кодалады. Чөнки берничә ел үзе шунда эшләп, ул инде арыган иде кебек, профессиональ әдип булып бик тә язасы килә иде аның. Әйе, менә шул бик җаваплы урында - безнең кебек яшьрәк язучыларның да бәхетенә! - Лирон ага 1967 елдан 1983 елга кадәр "утырды" һәм - шәп директор, тәртипле, әдипләргә, яшьләргә бик игътибарлы булды. Югыйсә, гаять капризлы, хәтта үзен бала кебек "көйләтергә" яратучылар да бар иде язучылар арасында, бигрәк тә өлкәннәрдән, классиклардан. Көйли-көйли арыгандыр да (кеше бит ул да!), бәлки, Лироныбыз бер көнне Татарстан китап нәшриятенә мөхәррир булып күчте, шулай итеп, Ф.Миңнуллин, Р.Даутов, К.Миңлебаев, Т.Нурмөхәммәтов, Я.Халитов кебек, һәрберсе зур абруйлы, стажлы, белемле редакторлар "гвардия"сенә уңган, дисциплиналы, тыйнак табигатьле Лирон Хәмидуллин өстәлде... Аннары ул (1998-2005 елларда) Татар энциклопедиясе институтында хезмәткәр булды. Хәзер дә алар белән тыгыз элемтәдә тора. Чөнки энциклопедик белемгә, күпне аңларга, аңлатырга, төгәллеккә омтылыш - аның үз табигатенә һәм иҗатының һәр тармагына да хас. Башта без аны хикәяче, хезмәт кешеләре турында очерклар авторы буларак белдек. 1960 еллар ахырында "Юлда" дигән исем белән хикәяләре һәм "Дала иртәсе" повесте аерым китаплар булып басылгач, җитди тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин һәм тел остасы Х.Сарьянның аны хуплап, җылы итеп язып чыгуы истә. Сарьян ага, гадәтенчә, тел-стиль мәсьәләләрендә бик таләпчән, ә дустына карата ярдәмчел булып, аңа киңәшләрен дә бирде. Ә осталыгын ул елдан-ел арттыра барды: бу бигрәк тә аның ул еллардагы тәрҗемә әсәрләрендә яхшы күренәдер, мөгаен. Төрле халыклар белән аралашып, аларның телен, мәдәниятен белеп үсү аны бу өлкәдәге эшләренә этәргәндер, дип уйлыйм. Ә хезмәте байтак икән, күп эшләгән агабыз.

Әйтик, Ә.Әлимҗановның "Отрар хатирәсе", С.Моратбәкевнең "Әрем исе" повестьлары казахчадан турыдан-туры тәрҗемәдә 1974 һәм 1986 елларда басылды. Соңрак казах повестьлары тупламы - "Җәйләүдә" (1993) дөнья күрде. Бөек Абайның татарча сайланмасында (1981) да нәсер өлеше - "Хикмәтле сүз"ләре - Лирон ага эше иде. Ә инде үзбәкчәдән тәрҗемәсе - Ә.Мохтарның "Чинар" романы басылу (1976) күркәм әдәби вакыйга булып чыкты. Каракалпак әдипләренең хикәяләре китабы - "Арал дулкыннары" (1981), башкорт әдибе Я.Хамматовның "Бөртекләп җыела алтын" романы басылу да (1996) шундый тәэсир калдырган иде. Бу урында Лирон Хәмидуллинның татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләрен төзеп, үзбәк, каракалпак, казах телләрендә китап итеп чыгару эшен дә искәртеп узу кирәк. Матур чор иде ул! Юкка гынамы Лирон ага тәрҗемә мәсьәләләренә багышлап, әледән-әле мәкаләләр бастыра, элекке вакытлар белән чагыштыра, багланышларны өзмәскә чакыра, - ул мәсьәләне бик белеп яза, дәвамчылар эзли һәм әлеге традицияләрне сагына да... Барыбыз да уйланасы, борчыласы мәсьәлә бу! Аксакаллар, узаманнар чоры мәктәбенең чагылышын күрәм мин бу януларда! Әйе, Язучылар берлегендә Лирон ага эшләгән еллар - истәлекле, кызыклы чор! - әдәби мохитнең бик җанлы булуы, Тукай клубындагы төрле әдәби кичәләре белән күпләрнең хәтерендәдер. Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Зәки Нури, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллиннар белән бергә эшләгән еллары бу Лирон аганың...

Җәмәгать эшләрендә дә чыныга иде ул чакта әдипләр, күпсанлы (партия, профсоюз, секцияләр) җыелышларда да. Лирон күпвакыт президиумда була, протоколлар да яза иде кебек, ә менә резолюцияләрне укуы гел хәтердә тора - һәрчак эш, кешеләр, мәшәкатьләр арасында күрә идек без, аны һәм бу мәшәкатьләрне җәмәгате Дания ханымның даими бүлешүе дә истә: ул да Язучылар берлегендә эшли, бер бүлектә баш бухгалтер иде. Үткен, җитез, зифа гәүдәле бу ханым һәр әдәби вакыйга, яңалыкның үзәгендә булып, Лирон агага һәр яктан булышчы, киңәшче, күз-колак һәм ныклы терәк дип беләм. Лирон аганы хөрмәт иткән Гариф ага Ахунов, Шаһидә ханым белән гел гаилә дуслары булып яшәде алар һәм Сарьян ага гаиләсе белән аеруча дус иделәр. Казанның Р.Зорге урамындагы бер йортта без Сарьяннар белән күрше яшәгән елларда Лироннар анда еш килә иде. 70 нче еллар башы бу. Әле ул чакта тирә-юньдә урман-куаклар да күп иде - шунда сәйранга чыккач, рәсемгә төшкәнбез: Сарьян ага, Фирүзә апа, Дания, Лирон ага һәм аларның биләүдәге нәни кызларын күтәреп, мин дә торам… Әй, гомерләр! Сарьян ага бик күптәннән инде фани дөньяда юк. Мин күтәргән сабый - хәзер үзе малай үстерүче ханым булган (таможня хезмәткәре, әфисәр чинлы). Бу фотога эләкмәгән уллары Булат инде ир уртасы кеше, тарихчы, галим, язучы, күп китаплар авторы, билгеле шәхес. Хатыны да - шагыйрә ханым, җаваплы урында эшли. Менә бер фото никадәр уйлар кузгатты. Исәннәр генә шулай хатирә саклый.

Ә әдәбият тарихын, милли шәхесләребезнең тормышын белүче, өйрәнүче, төпченеп барлаучы, эзләнүче буларак, 1979 елда Лирон аганы мин "яңадан ачтым". Дәрдемәндне искә алу кичәсендә. Ул Тукай клубында узды. Мин, шигърият секциясе җитәкчесе буларак, кичәне алып бардым. Кичәдә Хатыйп ага Госман, Нурмөхәммәт Хисамовлар сөйләде, Ренат Харис һәм башка күп шагыйрьләр. Һәрвакыттагыча һәр кичәдә Дания ханым белән бергә залда иң алгы рәттә утыручы Лирон ага кичәнең бик кызган бер өлешендә сүз сорады. Сөйләп китте бу: Орски. Дәрдемәнд каберенең анда салынган завод астында калуы. Рәмиевләр нәселеннән кешеләр һәм башкалар. Мин шаккатып калдым. Агабыз үз вакытын гына көткән икән. Лиронда - тикшеренүче, биограф һәм әдәбият әһелләре тормышын барлау, ачыклау таланты! Һәм шул көннән алып, бу өлкәдә аның эшчәнлеге дә ачылып китте, ахры: гәзит-журналларда мәгълүм шәхесләр, милли ядкәрләр турында язмалары басыла башлады, азак алар китапларына да күчте. Барысы да кызыклы, яңа, кирәкле материаллар! Мин аларны комсызланып укып барам. Әйе, шул ук Дәрдемәнд, аның хатыны, кызлары, уллары язмышы. Җиргән, Юлык төбәкләре. Шунда ук драматург М.Фәйзинең Күкшел, Юлыктагы тормышы, ул яраткан, әсәрләренә прототип булган замандашлары. Әле исән булган кешеләрдән хатирәләр белән юлъязмалар яки Галимҗан Ибраһимов тормышындагы "ак таплар". Әйтик, аның беренче хатыны язмышы. Аның Мәстүрә исемле икәнен әйтеп, соңыннан башка язмалар да чыкты. Ә Лирон ага әле 60, 70 нче елларда ук әдипнең башка хатыннары - Өммегөлсем һәм Хәдичә ханымнар белән дә сөйләшеп, истәлекләрен алып калган, Афзал ага Шамовлар белән дә уртаклашкан икән. Җөмләдән, Афзал аганың шәкерт чагында вәисевчеләрнең "Божий полк"ында "солдат булуы" турында Лирон Хәмидуллин язмасы бик кызыклы. Укучыларга бу бабта әдипнең "Офыктагы рәшәләр", "Кичке шәфәкъ", "Күңелдә калганнар", "Ак төннәр хәтере" кебек китаплары күп күңел азыгы алып килгәндер, дип ышанам. Ә "Дәрдемәнд" альбомы? "Шәхесләребез" сериясендә чыккан "Бертуган Рәмиевләр" китабы? Төзүчеләрдән берсе - шул ук Лирон ага бит. Затлы басмалар, уникаль китаплар болар!

Әдипнең иҗат эшчәнлегенә матур бәяне каләмдәшләре, замандашлары күптән биреп килә инде. Кайберләрен искә төшерик әле. Менә Афзал Шамовның аны Язучылар берлегенә тәкъдим иткән мәкаләсе ("Казан утлары", 1978, 3 нче сан); Кыям Миңлебаевның "Камиллеккә омтылу" дигән язмасы да шунда ук; Гариф Ахуновның "Ихтирам нигезләре" исемле җылы мәкаләсе ("Ватаным Татарстан", 1992, 6 ноябрь); Миркасыйм Госмановның "Тыйнак табигатьле каләмдәшебез" ("Гасырдан-гасырга" китабында әдәби портрет); ниһаять, Равил Фәйзуллинның "Аксакал әдипләребезнең берсе" ("Казан утлары", 2007 ел, 11 нче сан) исемле, тәфсилле эссесы һ.б. Г.Исхакый премиясе лауреаты булуы белән котлап язганнарыбыз да булды. Шулай, "ихтирам нигезләре" ныклы Лирон Хәмидуллинның.
Менә шундый абыйларыбыз бар безнең!

Рәдиф ГАТАШ,
Татарстанның халык шагыйре.

.Лирон Хәмидуллин хәләл җефете Дания ханым белән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев