«Тыңлагыз, Казан сөйли!»
Татарстан радиосына 90 ел Фән һәм техника алгарышына тәмам күнегеп беттек. Хәзер инде өлкәнрәк яшьтәгеләрне дә гаҗәпләндереп булмый. Әмма 90 ел элек язучы, җәмәгать эшлеклесе, Гражданнар сугышы ветераны Шамил Усманов һәм аның фикердәшләренең тырышлыгы белән эфирда беренче тапкыр "Тыңлагыз, Казан сөйли!" дигән сүзләр яңгыраган вакытта алай булмый. Радио аша тавыш...

Фән һәм техника алгарышына тәмам күнегеп беттек. Хәзер инде өлкәнрәк яшьтәгеләрне дә гаҗәпләндереп булмый. Әмма 90 ел элек язучы, җәмәгать эшлеклесе, Гражданнар сугышы ветераны Шамил Усманов һәм аның фикердәшләренең тырышлыгы белән эфирда беренче тапкыр "Тыңлагыз, Казан сөйли!" дигән сүзләр яңгыраган вакытта алай булмый. Радио аша тавыш ишетү ул заманда ат җигеп, җир сукалап гомер иткән халык тарафыннан бер могҗиза буларак кабул ителә һәм, озак та үтми, аның рухи тормышының бер аерылгысыз өлешенә әверелә.
Катлаулы хәлдән чыгу
Бүген Татарстан радиосы Россия Дәүләт телерадиокомпаниясе составында эшли. Ул - төбәкләрдәге 94 филиалның иң зурысы. "Татарстан" ДТРКсы - дистәләрчә еллар дәвамында сыналган, аларның халыкка кирәкле булуын тормыш үзе раслаган тапшыруларны саклап кала алган бердәнбер компания дә.

Мәскәү юристы сорауны шундук кабыргасы белән куя. Янәсе, Россия телерадиокомпаниясенә филиал буларак теркәлмәсәгез, Россия Президенты карарын үтәмәү булып чыга. Ризалашмасагыз, без бүген үк мәхкәмәгә гариза язачакбыз. Аны берсекөнгә иртә белән карыйлар да, көн уртасына тапшырулар алып баруны тыю турында карар чыга...

Барысын да кадрлар хәл итә
Аннары тапшыруларны саклау мәсьәләсе калка. Элек иртәнге алтыдан шаулатып тапшырулар алып барсалар да, алар хәзер Мәскәү (Россия Дәүләт телерадиокомпаниясе) расписаниесенә кертелмәгән икән. Татарстанлылар яратып тыңлый торган иртәнге тапшырулар, әлбәттә, булырга тиеш. Татарстан радиосы чигенми, Мәскәү белән сөйләшкән саен, тапшыру вакытлары арта гына бара. Нәтиҗәдә ул бүген дә һәр көнне иртәнге сәгать алтыда үз тапшыруларын Татарстан Гимны белән башлап җибәрә. Аннары "Соңгы хәбәрләр", "Музыкаль мизгелләр" һәм "Һава торышы"ннан соң, иртәнге сигезгә кадәр җаваплы җитәкчеләр белән әңгәмәләр башлана. Бу вакытта радиотыңлаучыларның һәркайсы, студиягә шалтыратып, җитәкчегә үзен кызыксындырган сорауны бирә ала. Радио шулай итеп кешене борчыган төп мәсьәләләргә иртәдән үк игътибар юнәлтә.

Мәсьәләне тәҗрибәле хезмәткәрләрне саклап калу хәл итә. Шушы ук җиде редактор арасында балалар өчен "Гөлбакча", "Язучылар - балаларга", "Табигать дуслары", мәктәп укучылары тормышын чагылдырган, талантлы балаларның иҗатын ачып салган, түгәрәкләр эшчәнлеген күрсәткән "Көмеш кыңгырау", атнаның сишәмбе көнендә "Татарстан дулкынында" тапшыруларын алып баручы Дания Гайнетдинова кебек үз эшенең осталары да, Гөлназ Гыйльми сыман музыка белгечләре дә бар. "Татарстан дулкынында" программасының якшәмбе чыгарылышын һәм 40 елдан артык тарихы булган "Тел күрке - сүз" тапшыруларын журналист Нәсим Акмал әзерли. Журналистлык хезмәтен "Соңгы хәбәрләр"дә башлаган, соңрак "Пар канатлар"ны да алып барган Рәзин Нуруллин еллар дәвамында күп матур язмышлы кешеләрне эфирга чыгарды. Рөстәм Фәйзуллин сәнгать белгече буларак танылды. Ул эфирга биргән радиоспектакльләр, постановкалар - милләттәшләребезнең көтеп ала торган тапшыруы. Аларны театрларыбыз барып җитә алмаган төбәк-авылларда аеруча яратып тыңлыйлар. Бу спектакльләр якшәмбе көннәрне 15.10, һәм 16.10 сәгатьләрдә, дүшәмбе көннәрне 10.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә эфирга чыга. Республикада барган әдәби-мәдәни тормышны яктыртуга да зур игътибар бирелә. Кыска гына тапшырулар күп вакыт вакыйганың эчтәлеген ачып бетерә алмый. Шуңа күрә зур бәйрәмнәрдән, танылган кешеләрнең юбилей кичәләреннән репортажлар, сәнгать кешеләренең иҗат портретлары өчен 50 минутлык вакыт бирелә.

Татарстан радиожурналистлары осталыгын аларның төрле конкурсларда яулаган җиңүләре дә раслый. Әйтик, "Иң яхшы тапшыру" Бөтенроссия конкурсы Татарстан радиосында уза. Анда Россиянең 62 шәһәреннән килгән радиожурналистлар катнаша. Бу бәйгедә җомга көнне иртә белән бара торган "Иртәнге нур" тапшыруы җиңүче булып таныла, "Идел белән Урал арасында" исә махсус призга лаек була.

Гимн яңгырарга тиеш
Татарстан радиосы үз эшен "Үзәк" эфирыннан Татарстан Гимны белән башлап җибәрә. Бу хәл, "Россия" дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләүчеләрнең ачуын кабарта. Коровин фамилияле урта кул җитәкче, шалтыратып, казанлыларның тынычлыгын аеруча бозып тора. Аңа "бу безнең традиция, гомер-гомергә шулай булды", дип аңлатып караулар да ярдәм итми. "Ярар, миңа шелтә белдерерсез, ул гына ярдәм итмәсә, эштән куарсыз. Пенсия алам, димәк, ипи-тозым бар, әлегә Гимныбыз яңгырап торсын", - дип, Тәүфыйк Сәгыйтов җаваплылыкны үз өстенә ала. Беркадәр вакыт үткәч, Казанга югарыдагы телерадиокомпаниядән зур җитәкче килеп төшә һәм мәсьәлә уңай якка хәл ителә. Янап шалтыратулар туктала. Тора-бара Гимнга да күнегәләр. Ул беркемне дә борчымый башлый.
Музыка фонды - зур байлык

Татарстан радиосы республика мәдәниятен һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән оешмаларның берсе, дип әйтәләр икән, бу сүзләрдә зур хаклык бар. Радиодагы киңкырлы эшчәнлек соңыннан республика данын еракларга ишеттерердәй ансамбль-оркестрларга нигез сала. Әйтик, 30 еллар башында Татарстан радиосының үз эчендә "Татарстан" радиосы хоры барлыкка килә. Соңыннан ул Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хоры булып үсеп китә. 30 еллар ахырына Салих Сәйдәшев, Садри Җәләл, Нәҗип Җиһанов радиокомитетта оештырган оркестр соңыннан М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының оркестры булып үсеп китәчәк. Татарстан радиосы 30 еллар ахырында филармония ролен дә үти. Музыка, сәнгать белгечләре, радио штатында торып, акча алып эшли. Ә инде игелекле эшләрнең барысының да башында Шамил Усманов тора.
FM дулкынына күчү
Без барыбыз да радио тыңлап үскән кешеләр. Ул, гадәттә, кухняда тора, аның сөйләвен бар кеше дә тыңлый. Ләкин чыбыклар әкренләп туза, радиокомитетка да, "ишетелми," дип күп шикаятьләр килә. Анда хезмәт куючылар гаепнең үзләрендә булмавын, элемтәчеләргә акчаның даими күчерелүен аңлатырга тырыша. Әмма хатлар язу кимеми, атна саен дистәләрчә халык радионы тыңлаудан мәхрүм булуын, ишетелмәвеннән зарланып шалтыратуын дәвам итә, шикаятьләр арта гына бара. Монтерлар да линияне төзәтә алмый. Элемтә чыбыклары барысы да җир астына күмелгән, хәзер ике-өч йортлы авылларга беркем дә чыбык сузып йөрмәячәк. Шуннан соң "Татарстан" радиокомпаниясендә эшләүчеләр FM ешлыгына күчәргә дигән карарга килә. Билгеле ки, тавыш сыйфаты әйбәтләнә, тапшыруларның радиусы, географиясе киңәя. Хәзер иртәнге тапшыруларга илнең теләсә кайсы почмагыннан шалтыраталар.
"Хамить" ярамый
Татарстан радиосы алып барган тапшыруларын тыңларга рәхәт булуы турында искәртүчеләр күп. Бу аның данлы дикторлар мәктәбе булуыннан да киләдер. Беренче профессиональ диктор Гадел Кутуйдан башланып киткән традицияләрне Айрат Арсланов, Камал апа Саттарова, Эльс Гадел, Мәрьям Арсланова тагын да үстерә. Алар күп кенә дикторларның остазлары да була. Конкурс аша кабул ителгән кабатланмас тавышлы диктор Фоат Галимуллинны радиода бүген дә ихтирам белән искә төшерәләр.
Элек-электән шулай килә: Татарстан радиосында сүзләрнең дөрес әйтелеше, җөмләләрнең төзелеше, телебезнең бозылмавы төп таләпләрнең берсе. Бу бүген дә шулай. Кайвакыт яшьрәк журналистлар "һәм" сүзен "хам" дип әйтеп җибәрә икән, Тәүфыйк абыйларының шалтыратуы озак көттерми. "Хамить" итәргә ярамый, - ди ул. - Ялгышырга хакыбыз юк, без - дәүләт каналы. Әдәби тел бозылырга тиеш түгел". Аннары "Татарстан" - диктор вазифасын саклап калган бердәнбер радио. Биредә бүген үз һөнәрләренең остасына әверелгән Тәлгать Хаматшин, Наталья Гуляева хезмәт куя.
Радионың әтисе
"Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Сәгыйтов 1960 елдан бирле радиода хезмәт куя. Ул - барлык баскычларны үткән җитәкчеләрнең берсе. Аңа кемгә ничек сүз кату, теге яки бу кеше күңеленә нинди сүзләр белән юл табу кебек асыл сыйфатлар хас. Ул бик шәп дипломат, яшьләргә - остаз, коллективның аталар кебек кайгыртучысы. Әлбәттә, хезмәт сукмаклары буйлап атлаганда аңа күп кызыклы язмышлар белән очрашырга, дөнья бәһасе торган кешеләр белән эшләргә туры килгән. Аның журналистлык хезмәте "Татарстан яшьләре"ндә башлана. Бу удар төзелешләр кузгалып киткән еллар була. Яшь хәбәрчегә, Зәй ГРЭСын Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрен, Миннебай газ заводы корылмаларын торгызганда, шул яклардан кайтып кермичә эшләргә туры килә.
Тәүфыйк ага радиодагы күркәм традицияләрнең электән үк килүен әйтә. Үзен эшкә алган, 1960-1982 елларда Татарстан телерадиотапшырулар комитеты рәисе Фаик Надыйровны, шушы җаваплы вазифаны башкарып, элгәрләрнең данлы эшен дәвам иткән Михаил Долгов, Илгиз Хәйруллин, Наил Хөснетдинов һәм башкаларны аеруча җылы хисләр белән искә төшерә. Радио тарихында Әлмәт районында яшәп эшләгән Габдрахман ага Маннапов, гомер буе радиода хезмәт куйган Галия апа Гаязова, Оркыя апа Юнысова турында да җылы истәлекләр саклана. Элеккерәк елларда авыл хуҗалагы темасын алып барган Роберт Гатауллин, Карл Фәизов, Фарсель Зыятдинов, "Яшьләр" тапшыруын гөрләткән Рәкыйп Гаффар (хәзер дини тапшыруларны да алып бара) бүген дә журналистлар өчен үрнәк. Тәүфыйк ага танылган журналист Мидхәт Миншин, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминовның әтисе Юныс ага белән дә бергә эшли.
Радио күренекле шәхесләр белән бәйле күп хатирәләрне саклый. Биредә үз вакытында Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Гариф Гобәй, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Фасил Әхмәт, Зиннур Мансуров, Әхмәт Рәшит, Рафаэль Ильясов кебек күренеклеләребез хезмәт куйган; Фоат Галимуллин, Фоат Ганиев, Вахит Хаков, Илдар Низамов кебек галимнәребез хезмәттәшлек иткән.
Радио - тәҗрибә мәктәбе
Күптәннән игътибар итәм: Татарстан радиосы - яшьләр өчен әйбәт тәҗрибә мәктәбе. Гадәттә, алар бирегә студент эскәмиясеннән үк килә. Студентларны иртәнге тапшыруларның җанлылыгы, көндезгеләренең кешелеклелеге, дөрес сөйләргә өйрәнү теләге тартып китерәдер. Алар радиога педагогика институтыннан да, Казан федераль университетының Социология һәм журналистика факультетыннан да, хәтта театр училищесыннан да киләләр. Радиода исә яшь хәбәрчеләргә эшләү, иҗат итү өчен мәйдан киң, мөмкинлек күп, ялгышсалар, төзәтеп җибәрергә әтиләре кебек кайгыртучан Тәүфыйк, Нәсим, Фәнис (Мөхәммәтов) абыйлары, Дания, Гөлназ апалары бар. Радио коллективы яшь журналистлар Батыр Харисов, Раил Садертдинов, Ания Гыйбадуллина, Ләйсән Алексеевадан уңган. Алар әзерләгән язмаларга матур кайтавазлар килә, шалтыратулар күп. Моннан тыш Татарстан радиосы хезмәткәрләре эш көннәрендә көн саен телевидениегә яңалыкларны татар телендә әзерләп бирүне дә гадәт иткән, монда да яшьләр дилбегәне үз кулына ала.
Сөембикә КАШАПОВА.
.Тәүфыйк Сәгыйтов.
."Татарстан" радиокомпаниясе коллективы. 2016 ел.
.FM ешлыгына күчкән тарихи мизгел.
.Мәшһүр дикторлар Камал Саттарова һәм Эльс Гадел.
.Бөтен җиһан бер тартмага сыйган.
.Радиодан концерт башлана.
Фотолар радио арихивыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз