Мәдәни җомга

ТУФАН – ТУФАН ИНДЕ УЛ...

Әле күптән түгел генә безнең арада иде ул. Сәхнәләрдән, трибуналардан аның яңгыравык тавышы, туры сүзе ишетелеп торды. Театрларыбыз сәхнәләрендә ул иҗат иткән пьесалар буенча яңадан-яңа спектакльләр куелды, театр сөюче халык аның һәрбер әсәрен көтеп алды. Әмма язмыштан узмыш юк, диләр. Адәм баласына иртәме-соңмы бакыйлыкка күчәргә язган. Ә замандашларга Т.Миңнуллин әсәрләрен...

Әле күптән түгел генә безнең арада иде ул. Сәхнәләрдән, трибуналардан аның яңгыравык тавышы, туры сүзе ишетелеп торды. Театрларыбыз сәхнәләрендә ул иҗат иткән пьесалар буенча яңадан-яңа спектакльләр куелды, театр сөюче халык аның һәрбер әсәрен көтеп алды. Әмма язмыштан узмыш юк, диләр. Адәм баласына иртәме-соңмы бакыйлыкка күчәргә язган. Ә замандашларга Т.Миңнуллин әсәрләрен кат-кат тамаша кылып, кинокадрлардан аның ялкынлы чыгышларын, тормыш турында салмак уйлануларын тыңлап, үзен сагынырга гына кала.


"Туфан - Туфан инде ул..." дигән документаль фильмны Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең сценарие буенча режиссер Илдар Матуров төшергән иде. Ул "Мотор" продюсерлык үзәге тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм "ТАТАРКИНО" оешмасы химаясендә эшләнде. Үзе исән чакта ук классикка әверелгән мәшһүр драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинга багышланган бу фильмда аның туган йорты бусагасыннан башлап Мәскәүдәге М.Щепкин исемендәге театр училищесына, Югары әдәби курсларга кадәр узган тормыш юлы, телевидениедә, гәзит-журнал редакцияләрендә, Язучылар берлегендә эшләве, күпкырлы иҗаты һәм җәмәгать эшчәнлеге чагылыш тапкан. Анда Туфан Миңнуллин үзе һәм иҗаты турында ихлас уй-фикерләре белән уртаклаша, аның турында сабакташлары, иҗатташлары, дуслары, туганнары, җитәкчеләр сөйли. Әйтергә кирәк, күренекле драматург бакыйлыкка күчкәч, депутатлар аның истәлеген мәңгелләштерү турында карар кабул итә. Анда әдип хакында кино төшерү кирәклеге дә искәртелгән була. Ул карар уңышлы гына тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Казаныбызда Туфан Миңнуллин исемен йөрткән урам бар. Ул бөек режиссер Марсель Сәлимҗанов исемен йөрткән урам белән кисешә. Белүебезчә, алар иҗатта гел бергә булды. Шулай ук Түбән Кама шәһәренең Татар дәүләт драма театрына драматург Туфан Миңнуллин исеме бирелде, Казаныбызның 12 нче гимназиясендә аңа багышланган музей ачылды. Әйтергә кирәк, "Туфан - Туфан инде ул..." фильмы җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Аны шыгрым тулы залларда берничә тапкыр күрсәттеләр. Ә быел фильмны республикабызның төрле районнарында күрсәтү каралган. Бер караганда, документаль фильмда драматург Туфан Миңнуллинның шәхесе бар яклап ачылмый да кебек. Әмма аны төшерүчеләр андый максат та куймаган. Чыннан да, Туфан Миңнуллинның тормышы вә иҗаты шундый киңкырлы иде ки, аның эшчәнлегенең һәрбер өлкәсенә аерым фильм багышларга мөмкин. Билгеле булганча, "Туфан - Туфан инде ул..." фильмы быелның августында Татарстан мәдәнияте көннәре уңаеннан Мәскәүдә күрсәтелде. Ә сентябрьдә ул халыкара Казан мөселман киносы фестивалендә жюринең махсус бүләгенә лаек булды. Моннан бер ай элек исә әлеге фильмга Уфада беренче тапкыр үткәрелгән "Акбүзат" этник кино фестивалендә 11 илдә төшерелгән 43 фильм арасында режиссер эше өчен Әмир Абдразаков исемендәге "Милли рух" бүләге бирелде.

Шушы көннәрдә без "Туфан - Туфан инде ул..." документаль фильмының режиссеры Илдар Матуров белән әңгәмә кордык.

- Илдар әфәнде, моннан 20 ел элек сез Туфан Миңнуллин турында "Без бит авыл малае" дигән бер фильм төшергән булгансыз икән инде. Бу шәхескә кабат әйләнеп кайтырга сезне нәрсә этәрде?

- Ул вакытта миңа шактый дәрәҗәдә Туфан абыйның теләгенә буйсынырга туры килде. Һәм минем үземнең карашымны чагылдыру теләгем калды. Аннары 20 ел эчендә илебезнең сәясәте, җәмгыять нык үзгәрде, милли мәсьәләгә караш та бүтәнчә хәзер. Милләтебезнең рупоры Туфан Миңнуллинга да яңа күзлектән карау кирәк иде. Моннан берничә ел элек мин бу теләгемне Туфан абыйның үзенә әйттем. Ул озак кына җавап бирмәде. Инде китәргә дип кузгалгач, туктатып, төшерерсең әле, Илдар, дип җавап кайтарды. Баштарак мин аның сүзләренә зур әһәмият бирмәгән идем. Ә инде үзе бакыйлыкка күчкәч, алар кылт итеп исемә төште. Тагын бер кино төшерү теләге артканнан-арта барды. Ниһаять, мин Туфан абыйның якын дусты, хезмәттәше, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән бу хакта фикерләремне уртаклаштым. Баштарак күңелдә бераз шикләнү да бар иде кебек, чөнки Разил абый, дәүләт эшлеклесе буларак, миңа үз фикер-карашларын көчләп такмасмы икән, дип тә уйладым. Әмма юкка борчылганмын. Киресенчә, Разил абыйга мөрәҗәгать итеп оттым гына, чөнки кино һәм шигърият бер-берсенә бик якын тора. Шигърияттә эчке монтаж бар. Шагыйрьләр дә, кино төшерүчеләр дә образлар белән фикер йөртә. Бәхетебезгә, кулыбызга Туфан Миңнуллин үзенең тормышы, иҗаты турында кайта-кайта уйланып, нәтиҗә ясап сөйләгән язма эләкте. 6 сәгатьлек бу язманы үзенең соравы буенча журналист Әнзия Ханнанова яздырган булган.

- Белүемчә, әңгәмә 2011 елда яздырылган. Әмма титрларга игътибар итмәсәң, сезнең фильмда Туфан абый кабат безнең яныбызга кайтып сөйләшә дигән тәэсир кала. Сез моңа ничек ирештегез?

- Мин сезгә серләрнең берсен чишәм. Игътибар иткән булсагыз, фильмның башында Туфан Миңнуллинның "Давай, әйдә, сөйләшик", дигән сүзләре бар. Чынлыкта, бу сүзләрнең әңгәмәгә бернинди катнашы юк. Язма яздырылган вакытта телефон шылтыраган һәм Туфан абый сөйләшүен әнә шулай тәмамлаган. Очраклы рәвештә язмага килеп кергән бу сүзләр кинофильмның рәвешен хәл итте. Ә барыннан да бигрәк мине Туфан Миңнуллинның алдан күрүчәнлеге шаккатырды. Әйтерсең лә, ул озакламый арабыздан китәсен алдан белеп, безгә энәсеннән җебенә кадәр үзе турында барысын да ничек бар шулай сөйләп калдырган.

- Эш бик тигез, шома барды, димәк...

- Киресенчә, фильмны төшерүдә кыенлыклар шактый булды. Беренчедән, әзер материал кулга килеп кергәнгә баштарак шатланган булсам , тора-бара материалның күп булуы куркыта башлады, чөнки аны мантыйкый рәвештә бер җепкә тезү кирәк иде. Фильмда катнашучы геройларның күп булуы да кыенлык тудырды. Аларның барысының да озаклап сөйлисе килде. Без исә берсен дә үпкәләтмәскә тырыштык. Аннары яңа гына бакыйлыкка күчкән шәхесләр турында бәян итү, ерак үткәндә калганнар белән чагыштырганда һәрвакыт кыенрак. Башта фильмны 3 айда төшереп бетерергә дигән максат куелган иде. Әмма бу кыска вакыт эчендә җитди кино төшереп булмый. Эш 1,5 ел вакытны алды. Фильмда Туфан Миңнуллинга карата тәнкыйть тә ишетелә. Гомумән, Туфан абый, әйтерсең лә, фильм геройларының үзе турында әйткән сүзләренә җавап биреп бара. "Мин тәнкыйтькә әлләни әһәмият бирмәдем", - дип әйтеп куя ул танылган актерыбыз Равил Шәрәфинең тәнкыйтенә карата. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Туфан Миңнуллинны "бөек шәхес" дип атый. "Мактауларга беркайчан да эреп китмәдем, әйтерсең, минем хакта түгел, чит бер кеше турында сөйлиләр", - дип әйтеп куя Туфан абый. Менә шушы алымнар нәтиҗәсендә фильмда Туфан Миңнуллин каяндыр югарыдан карап безнең белән сөйләшә дигән тәэсир тугандыр да инде.

- Бу фильмнан канәгать калдыгызмы?

- Тамашачы бик ихлас килеп чыккан, аны диде. Анда катнашкан бер геройны да алдан әзерләмәдек. Бер нәрсәгә игътибар иттем: милләтебезнең йөзек кашы булган зур шәхесләргә килгәндә гап-гади авыл кешесеннән башлап Илбашка кадәр барысы да бер карашта тора. Беренче фильмны төшергәннән соң, мин Туфан Миңнуллинны беләм, дип уйлый идем. Әмма бу киноны төшергәндә аның шәхесенә карата сорауларым җавапларга караганда күбрәк булып чыкты.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: