Чыңгыз Айтматовның бөеклеге өстәмә шәрехләүгә мохтаҗ түгел, ул дөньякүләм мәшһүр әдип. Әсәрләренең укылышы, таралышы ягыннан ул Шекспир һәм Толстойдан гына калыша.
Ч.Айтматов, нигездә, урыс телендә иҗат итсә дә, җиһан укучысына кыргыз язучысы буларак билгеле. Казах әдибе Мохтар Ауэзов үзенең "Абай" эпопеясе белән казах халкын бөтен дөньяга танытты. Шуның кебек, Ч....
Чыңгыз Айтматовның бөеклеге өстәмә шәрехләүгә мохтаҗ түгел, ул дөньякүләм мәшһүр әдип. Әсәрләренең укылышы, таралышы ягыннан ул Шекспир һәм Толстойдан гына калыша.
Ч.Айтматов, нигездә, урыс телендә иҗат итсә дә, җиһан укучысына кыргыз язучысы буларак билгеле. Казах әдибе Мохтар Ауэзов үзенең "Абай" эпопеясе белән казах халкын бөтен дөньяга танытты. Шуның кебек, Ч. Айтматов та кыргыз кавемен, аның гореф-гадәтләрен, асылын җиһан укучыларына җиткерде, төрки-кыргыз образларын, яшәешен сурәтләү аша гомумкешелек кыйммәтләрен дә яктыртуга иреште. Ул Европа, урыс әдәби-интеллектуаль казанышларын мул файдалана. Әмма шулай да аның төп таянычы - төрки мифологиясе, фольклоры, "Манас"лары, күпгасырлык язма әдәбияты, Шәрык классикасы. Болар аңа ата-анасының теле, җыр-моңнары, кавеменең яшәү рәвеше аркылы кечкенәдән үк сеңгән, күңел хәзинәсенә әверелгән.
Ч.Айтматов, гәрчә ул дөньяга кыргыз язучысы буларак танылса да, безгә - татарларга аеруча якын һәм үз. Чөнки аны татар кызы - Нәгыймә ханым тудырып-үстергән. Бу бөек Ананың бөтен нәсел-нәсәбе исә Казан артының Кукмара, Балтач төбәкләре белән бәйле.
Шунысын да искә төшерик: бездә Ч.Айтматовның татар белән бәйләнеше, аеруча әнисе хакында язылган шактый гына материаллар, хәтта әдәби әсәрләр дә бар. М.Госманов, А.Юнысова, Л.Дәүләтшина, Г.Галимҗанова, Ф.Галимуллин, Г.Морат, М.Сафин һәм башкаларның язмалары - әнә шундыйлардан. 2015 елда Фәүзия Бәйрәмованың Нәгыймә ханым турында "Ана" исемле фәнни-популяр характердагы китабы да басылды. Без фәкыйрегез дә Ч. Айтматов тематикасын өйрәнүгә аз гына булса да үз өлешен кертеп килә. Мәгълүм ки, 1965 елда әдипнең 4 повесть-бәянын ("Беренче мөгаллим", "Җәмилә", "Анам кыры", "Кызыл яулыклы гүзәлкәем") туплаган җыентык татар телендә нәшер ителгән иде. Шул уңай белән "Казан утлары" журналы үзенең 1966 ел 6 нчы санында безнең "Гади кешене олы итеп" дип исемләнгән мәкалә-рецензияне бастырып чыгарды. Анда әдип әсәрләренең татар телендә дөнья күрүе зур вакыйга рәвешендә билгеләп үтелә, авторның гади кешеләрне, гадәти хәл-вакыйгаларны үтемле, тиешле яңгыраш алырлык итеп тасвирлавы искәртелә. Әдипнең тууына 85 ел тулу уңае белән безгә берничә мәкалә язарга, доклад-чыгышлар ясарга туры килде. Аларның кайберләре безнең 2014 елда дөнья күргән китапларда да урын алган.
Бүгенге татар укучысы Ч. Айтматов иҗаты белән урыс теле аша таныш. Шунысы куанычлы: бөек әдипнең төп һәм күпчелек әсәрләре, татар теленә тәрҗемә ителеп, кат-кат басылган, алар нигезендә татар театрлары дистәләгән спектакльләр куйган ("Гүзәлем Әсәл", "Ахырзаман", "Анам кыры"...). Әдәбият галимнәре кыргыз язучысының соңгы дәвер татар сүз сәнгатенә шифалы йогынтысы булуын да искәртә. Ч.Айтматовның төрки дөньяда татар әдәбиятының зур роль уйнавы, М.Җәлил, Г.Тукай, Г.Ибраһимов хакындагы фикерләре дә безнең өчен кыйммәтле. Кыскасы, соңгы дәвер татар рухи тормышын бу бөек әдиптән башка күз алдына китерү дә кыен.
2018 ел "ТЮРКСОЙ" карары белән "Чыңгыз Айтматов елы" дип игълан ителгән иде. Аның тууына 90 ел тулу уңае белән халыкара, илләр һәм төбәкләрнең үз эчләрендә күп төрле чаралар уздыру каралган. Шундыйларның берсе Истанбул каласында үткәрелде. "Россия - ислам дөньясы" химаячелегендә уздырылган бу мәҗлеснең ("Түгәрәк өстәл"нең) көн тәртибендәге төп мәсьәлә Ч.Айтматов мирасын медәниятләр багланышы яссылыгында карау иде. Аның төп оештыручы-координаторлары Вениамин Попов һәм Халит Ирен булды. Бу халыкара чарада Россия, Төркия, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм кайбер башка илләрнең 50 дән артык галиме, әдибе, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, шулай ук дипломаты катнашты. Болар арасында Төркия, Россия, Кыргызстан Язучылар берлеге рәисләре, аерым министрлар, президент киңәшчеләре бар иде. Бишкәктән озак еллар буе Айтматов мирасын өйрәнүче, күп хезмәтләр авторы академик Абдуллаҗан Акматалиев та катнашты.
Семинар, нигездә, төрек һәм урыс телләрендә барды. Докладларда, Ч.Айтматов эшчәнлегенә нисбәтән, күп төрле иҗтимагый, тарихи, мәдәни мәсьәләләр күтәрелде. Чыгышларда олуг язучының иҗатына, аның чорыбызга аваздаш якларына басым ясалды. Ч.Айтматов халыкларны, кешеләрне якынайтучы, адәм балаларын инсани рухта тәрбияләүче феномен, кодрәтле көч рәвешендә каралды. Ч.Айтматовның дипломатия өлкәсендәге эшчәнлеге дә читтә калмады. Кыргызстан вәкилләре тарафыннан олуг язучыга багышланган рәсем-картиналар күргәзмәсе дә семинарның дәрәҗәсен күтәрде.
Мәҗлестә Татарстан, татар тематикасы да еш яңгырады. Әдипнең улы Әскәр әфәнде үзенең Казанда, әби-бабаларының туган якларында булуын, республика җитәкчесе, татар язучылары белән очрашуларын сокланып сөйләде. Президент ярдәмчесе Радик Гыйматдинов Рөстәм Миңнехановның семинарда катнашучыларга мөрәҗәгатен җиткерде. Татарстан делегациясе әгъзаларының докладлары да тыңланды һәм уңай бәяләнде. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Ч.Айтматов иҗатының милләтара тәрбияви ягына төп игътибарын юнәлтте, әдипнең халкыбыз өчен бик тә кадерле зат булуына басым ясады. Республикабызның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева шактый еллар буе рус теле һәм әдәбиятын укыткан. Үзенең педагогик тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул Ч.Айтматов әсәрләренең яшь буынны тәрбияләүдәге ролен яктыртты.
Кукмара төбәк музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина инде дистә елдан артык Нәгыймә ханымның, аның улы Чыңгызның Казан, татар белән бәйләнешләрен өйрәнә. Үзенең чыгышлары белән ул Бишкәк җәмәгатьчелеген дә шаккатырып кайткан иде. Истанбул мәҗлесендә дә Ләбүдә ханым кызыклы доклад ясады, Татарстанда, аеруча Кукмара якларында Ч.Айтматовны зурлауларын сөйләде, Айтматовларның татар белән бәйләнешле нәсел шәҗәрәсен Әскәр әфәндегә бүләк итте.
"Ч.Айтматов татар дөньясында" дип исемләнгән докладымда мин дә әдип иҗатының аерым үзенчәлекләре, халкыбыз арасында ничек, ни рәвешле таралуы, тәрҗемәләре, әһәмияте хакында сөйләдем, арага төрек-татар әдәби бәйләнешләре дә кертеп җибәрдем. Соңгы елларда А.Гыйләҗев әсәрләренең төрекчәгә тәрҗемә ителүен, бу өлкәдә Фатих Кутлуның бик тә нәтиҗәле эшләвен дә телгә алдым.
Төркиядә уздырылган мәҗлес Ч.Айтматовны өйрәнүдә генә түгел, ә илләр, халыклар, кешеләр арасындагы хезмәттәшлекне, аңлашуларны көчәйтүдә дә мөһим чара булды. Аның алдагысын ноябрь аенда Мәскәүдә уздыру планлаштырыла.
Әлеге сәфәрдән кайтып, бер атна узуга ук янә Истанбулга юнәлергә туры килде. Анда хәзер инде Гаяз Исхакый тууга 140 ел тулу чараларында катнашып һәм бөек әдибебез өчен горурлану хисләре кичереп кайттык.
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ.
28. 03. 2018.
Нет комментариев