Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Тормыш язган хикәяләр

Сабакташым Роза Мулланурова белән без әдәбиятка балалар язучылары булып кердек. 17 яшебездә Җәвад ага Тәрҗеманов редакцияләвендә “Тылсымлы таяк” исемле уртак китабыбыз дөнья күрде. Соңрак дөнья күргән китапларыбыз да сабыйлар өчен булды. Аннары Роза белән безнең юллар аерылды, мин аның иҗатын читтән генә күзәтеп яшәдем. 

Бервакыт “Социалистик Татарстан” (“Ватаным Татарстан”) газетасында  аның өлкәннәр тормышын сурәтләгән “Таһир хатыны” исемле хикәясе басылды, ул мине сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Без – сугыштан соң туган буын. Ә бу хикәядә ире сугышка китеп, авыр тормышны ялгызы сөйрәгән, ни күрсә дә, иренә тугры булып калган хатынның аянычлы язмышы сурәтләнә. Роза төп геройны да, андагы вакыйгаларны да  шулкадәр җанлы, тетрәндергеч  итеп сурәтли, гүя ул үзе шул вакыйгалар эчендә кайный. Соңрак, аның өлкәннәр өчен язылган башка хикәяләре,  “Сөембикә” журналында эшләгәндә төрле язмышларга багышланган пуб­лицистик язмалары белән танышкач аңладым: ул бернәрсәгә дә өстән-өстән генә якын килми, һәр фактны бөртекләп җыя, тирәнтен өйрәнә, һәр вакыйганың төбенә төшеп иҗат итә. Шуңа күрә дә аның  әсәрләрендә авторның барлыгын да тоеп укыйсың, һәр героен үзенең җаны аша үткәрүен сизәсең. Ә шулай да аның әсәрләрендә төп герой – мәхәббәт. Кеше тормышындагы иң якты нур, җан сөенече, илаһи хис. Сөйгәнеңә, газиз балаңа, кадерле әти-әниеңә, туган җиреңә мәхәббәт...

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында Роза Мулланурованың “Җан сөенече” исемле хикәяләр китабы дөнья күрде. Шул илаһи көч – мәхәббәт хисе әлеге китапның да башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып бара. Язучының бу хикәяләрендә дә мәхәббәт могҗиза тудыра,  тормышны тулыландыра, аны мәгънәлерәк, баерак итә, хәтта авыр сынауларга дучар булып, яшәү тәмен җуеп баручыларда да киләчәккә өмет уята.

Китапның бер бүлеген автор “Тормыш язган хикәяләр” дип атый. Минемчә, аның башка хикәяләре дә тормышның үзеннән алынган, берсе дә бармактан суырып алып язылмаган. Ул күп йөрергә ярата, күпне күрә, яңадан-яңа танышлар белән очраша, аларның язмышлары белән таныша – болар берсе дә аның күңелендә бикләнеп калмый, ул аларны кәгазь битенә төшерергә ашыга.  Кайсылары турында публицистик язма  әзерли, кайсылары хикәя булып шыта. Һәрбер кешенең тормышы бер китап була алыр иде, аларны күрә белергә, башкаларга гыйбрәт, сабак булсын өчен кәгазь битләренә төшерә белергә кирәк шул. 

“Җан сөенече”ндәге хикәяләр дә  Розаның әнә шул осталыгын раслый.

“Гамәл дәфтәре”ндәге тормыш күпме генә каккалап-суккалап интектерсә дә, сөеклесенә булган мәхәббәтен (үзенә белдертмәгән  хәлдә!) гомер буе сак­лап йөрткән татар хатыны, “Миләш кагы”ндагы эчкерсез мәхәббәте хакына иренең хыянәтен кичерергә дә көч тапкан Бибисара, “Кышкы талпыну”да балачак мәхәббәтләрен еллар аша сак­лап килеп, олыгаеп барган көннәрендә язмыш кавыштырган Зәрия белән Рафис, “Өрәңге өрәге”ндә гомер буе яратып яшәп, урын өстендә калган ире өчен таш кисәргә дә әзер булган Кәримә, “Тылсымлы түгәрәк”тә ананың – балаларына, укытучының укучыларына чиксез мәхәббәте, “Мәхәббәт кыры”нда – “мәхәббәт яшьне сорамый” дигән гыйбарәне раслаучы Тәгъзимә белән Рәфкатьнең язмышларын бәйләүче олы хис, “Кулъяулык” тагы кияүгә чыгып, ай ярым гына яшәп калган Рәхимәнең сугышта хәбәрсез югалган иренә тугрылыклы калып, җитмеш ел буе аны көтеп яшәве һ. б.

Розада тормыш материалы да күп, тел байлыгы да зур. Һәр сүзнең тәмен белеп, аны төрледән-төрле мәгънәгә төреп бирү осталыгы сокландыргыч. Олпат язучыларыбыз Әмирхан Еники, Фатих Хөсни иҗатларына табынып, алардан өйрәнеп, һәр образны тоемлап, җаны аша үткәреп яза белә ул. Мин аның тасвирламаларын, сыйфатламаларын, чагыштыруларын да әлеге олуг әдипләрнеке белән чагыштырам. Күп яшәлгән, күп күрелгән, шактый гына тормыш тәҗрибәсе тупланган – хикәяләрендә урынын белеп кенә мәкаль-афоризмнар кертеп җибәрүе дә зур осталык сорый: “Үзең казганган җир кадерле, үз көчең белән тапкан мал бәрәкәтле”, “Ата малы белән бала көн күрмәс”, “Утыз ике теш арасыннан чыкканны кемнең җыеп алганы бар?”, “Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә күркәм сабырлык бирсен”, “Тартар үз сазлыгын мактар, бала сабый чагын сагыныр”... 

Китапның публицистик язмалар тупланган икенче бүлеге милләтебезнең олуг шәхесләре турындагы уйлануларга багышланган. Татарның беренче шагыйрәләреннән Гыйффәт туташ, күренекле сынчы Бакый Урманче, татар хатын-кызлары арасыннан беренче музыка белгече Хәлимә Терегулова, танылган балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева, күренекле актриса Гөлсем Исәнгулова... Дөрес, бу шәхесләр турында күп язылган. Әмма Роза Мулланурова язмалары аша аларны өр-яңадан ачасың. Чөнки, алдан әйткәнемчә, ул алар турындагы мәгълүматларны тегеннән алып, моннан җыйнап кына язмый, гаять кызык­лы “энҗе бөртекләрен” укучыларына тарихта казынып, бөртекләп өйрәнеп, җентекле анализлар ясап тәкъдим итә. 

Ә чын-чынлап “тормыш язган хикәяләрен” – “Мунча хакы”, “Кара чемодан кыйссасы”н мин көлә-көлә, елый-елый укыдым. Әйе, аларда безнең бүгенге чынбарлыкның ачылы-төчеле яклары  искиткеч нечкә юмор аша сурәтләнгән. Ул аны үзе дә яшь аралаш көлеп  язгандыр, мөгаен.

Роза Муллануровада язу өчен тормыш материалы күп, әмма дөньяга чыгармаган әсәрләре дә бихисап. Юкса, кайберәүләр кечкенә генә бер шигырь кисәге, чиле-пешле хикәя язды исә, шундук аларны тотып, редакцияләргә йөгерә. Розага шундый активлык җитми. Дөресрәге, ул үз иҗатын “вак иләктән” или, әсәрләрен кабат-кабат чистарта, тәмам җиренә җиткерми торып, дөньяга чыгарырга ашыкмый.

Розаның хикәяләре ихлас, сами­ми, аларда бернинди ясалмалылык, уйдырма юк – бу, бәлки, үзенең сикәлтәле язмышы да гадилек, ихласлылык белән сугарылгангадыр? 

Ләлә ГЫЙМАДИЕВА. 
                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев