Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

“Әткәй кайчан кайта?

(Истәлекләр)

1941 ел. Гаиләбезгә зур шатлык булып, сеңлебез Фәймә туды. Аңа бер атна булгач, әткәй белән шомыртка киттек. Әй, шомырт уңган иде дә соң! Ике чиләкне һәм биштәрне тутырдык. Әткәй талдан көянтә ясап, чиләкләрне тал кайрысы белән бәйләде. Көянтәләп алып кайту бик җиңел булды. Авылга җиткәндә әнкәебез су буенда көтеп тора иде. Әнкәйнең күзләре яшьле, әткәй шундук аңлап алды. “Фатыйха! Әллә миңа да хәбәр бармы?” – ди. Бәбәйдән өзлегеп калган әнкәй көч-хәл белән мунча яккан, коймак пешергән иде. Йөзе агарып, ятакка барып яткан иде, үзе миңа “Кызым, беркөн киптереп куйган сохариларны өстәлгә керт әле”, – ди. Шулчак энем Вәфи әйтеп куйды:

– Их, әткәебез шушы сохариларны гына кимереп йөрермени? – ди!..

Әткәйнең сугышка китәсен белгәч, сеңлем Фагыйлә дә кырык сорау яудыр­ды. Әткәй безне кочагына алып юатты.

– Тиздән фашистларны җиңеп кайтырбыз, әнкәегезгә булышыгыз, сеңлегезне әйбәт карагыз! - дип аркабыздан сөйде.

Икенче көнне Хөснимәрдән бабай җиккән атын безнең янда туктатты. Чыгып, арбага утырыштык. Әнкәй авыр сулап, елый-елый әткәм белән хушлашты. Аның бавыр чире бик көчәйгән иде. Өйдән яшь бәби тавышы үзәкләрне өзәрлек итеп ишетелә. Безнең әткәйне район үзәгенә чаклы барып озатып каласы килә, мәгәр авыр хәлендә елап калган авыру әнкәй дә бик кызганыч. Ярый әле, күршедән әбекәй йөгереп кереп әткәйне кочты да, сабый янына ул ашыкты.

– Фатыйха! Сине алып бармыйбыз, өзлегерсең, - дип, әткәй әнкәйнең районга бару теләген кырт кисте. Әнкәебез капка баганасына сөялеп елап калды...

Уразай авылыннан Вәкил, Зарип, Шәйхелимам, Шәйхелислам абыйларны һәм әткәебез Габделганине озатып, Актаныш военкоматына киттек. Авыл халкы елап озатты...

Актанышта мәхшәр. Кемдер гармунда уйный, кем җырлый, елашалар. Сугыш дигән афәт бөтен халыкны өнсез ­калдырган...

Чират торып, кешеләр фотога төшә. Сеңлем Фагыйлә дә “Әткәй, сурәткә төшәбез, әйдә”, дип аптыраткач, әткәй, авыр көрсенеп, “Әнкәеңнең хәтере калыр, кызым, аннан башка төшмәек”, дип туктатырга мәҗбүр булды.

Яшел арбаларны пар атларга җиккәндә, әткәй миңа “Кызым, әнкәеңә әйт, күк алаша минем белән китә”, – диде.

Команда тавышы ишетелде. Шул тавыш безнең әтиләрне амбарга басудан икмәк ташу өчен тактадан тирән итеп ясалган озын ат арбасына (безнең якта аны бричке дип йөртәләр) төяп алып китте. Әткәй кул изәде, минем сул як күкрәк турысы яман чәнчеп куйды. Фагыйлә белән Вәфи: “Әткәй, әткәй, китмә!” дип елап, озын арба артыннан йөгерә башлады. Курчак кебек матур сеңлем кинәт абынып егылды да, тузанга буя­лып бетте. Аның “Әткәй, китмә”, дип ачыргаланып кычкыруы халык төркеменең елавын тагын да көчәйтте. Их, бигрәкләр дә бәгырьләрне өзә икән бу аерылышулар!..

Хөснимәрдән бабай безне, балаларны, юатып, сугышның бетәсенә, фашистларны дөмектереп, әткәйләрнең бик тиз әйләнеп кайтасына өметләндереп, янә Уразайга алып кайтты...

Өй эче бушап, ятимләнеп калган, газиз әнкәй авыр сулап ята. Иң беренче Вәфи телгә килеп, “Сугыш кайчан бетә, әткәй кайчан кайта?” – дип сорау арты сорау яудыра башлады. Мин әнкәйне тынычландырмакчы булып, хәрби комиссар әйткән сүзләрне кабатладым: “Кайгырма, әнкәй, безнең әткәй фронтка китте, сугышка китмәде”. Ул чакта әле мин фронт белән сугышның аерылгысыз икәнен белми идем шул...

Әткәйдән 1 нче хат.

“Фатыйха, без Саратовка килдек. Сугыш киемнәре бирделәр, корал тараттылар. Мине атлы кухняга повар итеп билгеләделәр, солдатларга аш пешерергә. Безгә сугыш өйрәнәсе юк, алгы сызыкка киттек. Догада булыгыз!”

2 нче хат.

“Без алгы сызыкта барабыз. Фашистларны атабыз. Уйлама, мине аш пешереп кенә йөри, дип. Мин элекке стрелок бит, әллә ничә фрицны мушкага утырттым”. Шул сүзләрне укыгач, әнкәй: “Кеше үтергән әтиегез, чит-ятка сөйләмәгез”, - дип елады.

3 нче хат.

“Фатыйха, хәер-фатыйхаңнан калдыр­ма! Урманнарны чыктык, кыр-яланнан алга барабыз. Җир-күк тетрәп тора, бомбага тоталар. Өметегезне өзмәгез, Җиңеп кайтырбыз!..”

...Хәким абзыкай авылга кайтып, ярасы бераз төзәлгәч, сыңар таяк белән трудовой армиягә алынды. Чибәр җиңги (Уразайдан Сафия Гафурова) шәкерт абзыкайны Әҗәкүл пристанена илтте. Әле дә күз алдымда. Җигүле атта җыр­лап китүләре авылга моң тутырды. Әткәемне күреп сөйләшсә ярар иде, дип теләк-өметләр белән озаттык...

4 нче хат.

Ул командир Шлиговтан иде. Гафуров Габделгани авыр хәлдә, каты яралы, гос­питальгә озаттым... диелгән. Исән генә була күр, әтикәем?!.

...Өебез авыл очында булгач, без елашып, җырлашып киткән авылдашларны гел озатып кала идек. Ә Фагыйлә, ат артыннан җәяү ияргән кешеләргә кушылып, авылны чыккач, сулы күпергә кадәр, яланаяк җырлап бара иде. Атлар күздән югалгач, өйгә йөгереп кайта да, үзенең яңа гына отып алган җырын әнкәйгә сузып күрсәтә: янәсе, өр-яңа җыр откан. Әйе, ул бала чактан бирле җырчы булырга хыяллана иде шул. Әнкәй аның җырын тыңлап тора да, сеңлем Фәймәне күкрәгенә кысып, чыбылдык эчендә тын гына елый. Их, әнкәем, хәлләреңне хәзер генә аңлыйм. Эчеңдә утлар янган, үзәкләрең бик тә өзелгәндер...

Төнлә белән тәрәзә кагып уяттылар. “Балалар, килен, тиз генә безгә керегез, Хәким абзыкай таңга кадәр дип кенә өйләренә кайткан”. Ул сугыш турында сөйләде. Аксак булганга, коралларны сугыш кырына кадәр илтеп тапшыра да, аннары алар су юлы белән тагын фронтка китә икән... Тын да алмыйча, аның сугыш турында сөйләгәннәрен таңгача тыңладык... Хәким абзыкайны озаткач, Волгоград янында пароходларын бомбага тотулары турында хәбәр ишетелә... Аннары безнең гаиләгә дә бер авылдаш сырмалаган бер хат килеп төште. Ул Волхов сазлыклары тирәсендә сугышканда әткәебезне землянкада очратуы турында язган. Бу абзый анда яраланып яткан. Бервакыт землянкада ютәл ишетелә. Ютәленнән танып, ул авылдашы әткәйне эзләп таба һәм тиз генә гимнастеркасын салып, күлмәген ертып, аның ярасын бәйли. Әткәй авылдашларга да, безгә дә сәлам әйтеп җибәргән. Әнкәем намаз саен озаклап дога кыла, әткәебезнең кайтуына өметләнә идек...

ӘТКӘЕМ ТУРЫНДА

Уразай авылында 1900 елда дөньяга килә ул. Ярлы баласы булгач, аны – Габделгани Гафуровны Совет властеның беренче көннәрендә, 18 яше тулганчы ук, армиягә алып китәләр. Башта Петербургта хезмәт итә. Аннары казах далаларында властька каршылар белән сугыша. Мылтыктан оста ата, таза гәүдәле, кара, чибәр, мыеклы, киң җилкәле, җитез солдат була. Алты ир туганы, бер сеңлесе аны көтеп җиткерә. Әнкәй белән тормыш коргач, әткәй колхозда эшли. Ауга йөри, үзе чаңгы, чана, арбалар ясый иде. Әткәй кайчак мине дә ауга ияртеп бара, анда куян, төлке эзләрен күрсәтеп сөйли иде. Табигатьне бик ярата, һәр агач турында сөйли белә иде. 1932 елда энем Вәфи тугач, әткәйнең куанычына чик-чама булмады. Энем әткәемә бик охшаган иде. Колхозлашу елларында әткәй колхозга 2 ат һәм келәт, арбалар биргән. Сугыш башланганчы, әткәй атларының колыннары колхозда 17 башка җиткән. Аты колынлау белән аннан исемне (атка) ничек кушыйк, дип килә торган булганнар.

Бервакыт ул әнкәйгә “Давай, совет власте кушканча язарга өйрәтәм”, дигәч, әнкәем “Мин гарәпчә генә язармын инде” дип бәйләмен алды да йомылды... Без умарталар да тоттык. Ул агачны чокырлап, шуның эченә кәрәз өчен рамалар куярга мине дә өйрәтте. Вәфи кечкенә булса да, аны да мылтык яки балык чистартырга еш өйрәтә иде. Фагыйлә чигүгә бик оста булды, шуңа аны “син - уң кулым”, дип үсендерә иде.

Әткәй тимерчелеккә, атлар дагаларга бик атлыгып йөрде. Кулларында тимерләрне тал агачы кебек бөгеп торган чаклары күз алдыма килә. Язын сабан сөреп, иген чәчкәндә бик соң кайталар, мин апайларны карыйм, өй, бакча эшләрен, кош-кортны карыйм. Барысы да күз алдымда...

СУГЫШ ҮТКӘЧ

Авыр сугыш чорының ямьсез көннәре үтә тора. Әнкәебез ята-тора йөри, сеңлебез бик елый. Әнкәй мине ФЗОга җибәрмәскә тырышты, силсәвиткә барып, кул арасына керә торган баш баламны алмагыз, башкаларын алыгыз, дип ялынып карады, хәле бик авыр иде шул газиземнең...

Михнәтле еллар. 1945 елның гыйнвар аенда повестка белән Казанга киттем. Хәрби җитен комбинатында брезент суктык, танклар ябарга, солдатларга кием, капчык-палаткалар тегү өчен брезент кирәк иде. Бездән “Нәрсә эшлисез?” дип сорасалар, арбалар ясыйбыз, дияргә куштылар. Талонга биргән ипиләремне, базарга чыгып, синькаланган простыня, кәтүк, иске чүәк, башка аяк киемнәренә алышам, шул чүпрәкләрдән сеңелләремә, энемә күлмәкләр тегәрбез, дип өметләнәм. “Суп” дигән талоннарымны гына тотам, тамак та туймый шулпадан. Ләкин ипиемнең бер валчыгын да капмадым. Хәлсез эшләве бик авыр иде. Бер станокта 100 кәтүк әйләнеп тора, өздертергә ярамый, гел ялгап торасың, ничә сәгать аяк өсте эшлисең. Буем да бәләкәй булгач, үрелеп эшләдем...

Зәмһәрир суык көннәрдә әнкәемнең вафаты хәбәре килде, аны соңарып кына кеше аша ишеттем... Әмма мине авылга җибәрмәделәр, сугыш чорының законы каты – качсаң, төрмә көтә... И, шул вакыттагы өзгәләнеп, әнкәемне кызганып, ятим эне-сеңелләремне сагынып, сөяккә калуларым, тамактан ризык үтмәде, күзләремә йокы кермәде.

Май җитеп, беренче пароход төшкәч кенә, ятимнәрне алып килү өчен кайтарып җибәрделәр...

Капчыгым шактый авырайганга сөенеп, балаларны бераз киендерәм дип кайтырга чыктым. Халык бетләгәнлектән, Казан пристаненда “кайнар камера” аша үтмәсәң, пароходка кертмиләр. Киемнәрне салып камерага керер алдыннан яныма бер хатын килде дә: “Үзем карап торам капчыгыңны”, дип кертеп җибәрде. Чыгуыма капчык та, ул яшь хатын да юк иде. Катыргы талонны тотып елый-елый эзләдем, ә пароход кычкырта да кычкырта. Пароходка кергәч тә, халык арасыннан шул хатынны эзләдем. Күрәсең, минем шикелле беркатлы авыл балаларына шактый күз яше түктергәндер ул карак хатын. Шулай итеп, ярты ел буе авызыма бер валчык ипи капмыйча, ачлы-туклы эшләп җыйган әйберләремне биш минутта җуйдым...

Юл буена елап, башым тубалдай шешенеп, ач кайттым авылыма. Җыелышып әнкәемнең каберенә бардык. Их, әнкәем, шундый авырлыклар белән яшәп, 2-3 айдан соң Җиңү киләсен белсәң икән! Әнкәемне 5-6 хатын-кыз күршеләр кич-кырын, караңгы төшкәндә генә җирләгән. Иске капчыкны урталай ярып, төреп күмгәннәр. Юклык заманы шул...

СЕҢЛЕМ ФАГЫЙЛӘ 

Гаиләбездә сеңлем Фагыйлә (1929 елгы) аеруча матур, сөйкемле иде. Моңлы икәнен белүгә, күрше әбиләр чиратлап, кич утырганда аны җырлата иде. Фронт өчен оекбаш-бияләй бәйләүче, йон эрләүче әби-апалар сугышта йөргәннәрне сагынып елап та ала.

Менә беркөнне Башкортстанның Кабан дигән авылыннан үги әнисе белән (әтисе сугыштан кайтмады) Әлфия килде. Алар Яннар абый белән Мәгъсүрә апаларның әнисенә килеп сыенды. Әлфия Фагыйлә белән дуслашып йөрде, икесе дә җырлый, икесе дә җор телле. Концертта Фагыйлә катнашамы, дип сорыйлар иде. Әдәби кичәгә клубка чыкканда, ап-ак оекбашларын кулына тотып бара да клуб баскычында гына киеп керә иде. Шулкадәр чиста-пөхтә иде ул сеңлем! Спектакльләрдә җырлы, шаян рольләрне бик оста башкара иде. “Гөлҗамал”, “Шомыртым”ны яратып җыр­лый. Риза Ишморатның “Кайту”ында Фатыйма ролен уйнады. Ә биегәндә, чабатасын яхшылап бәйләп, барабан сугып бии иде. Беркөнне Казаннан концерт куярга килгән артистлар Әлфия белән Фагыйләне җырлатып карый, аларның бу кадәр моңлы җырлавына шакката. Үзләре белән чакыргач, сеңлем: апага авыр булыр, дип каршы килә, бармый.

1947 елда беренче тапкыр Сабан туе буласы көнне Фагыйлә иртүк торып көтүгә китте. 40 бозауны ашатып алып кайтып, салам утарына ябып куя да, киндерә белән капкасын бәйләп, чәй эчәргә өйгә кайта. Ферма өендә Зәкия апалар тора иде. Кызлары Бания, Нурлыгаян, бозаулар янына кереп, башак ашап торган. Әллә ул балалар капканы япмый калдырган, әллә бозаулар үзләре чыккан? Ташу суы күп, Агыйделдән ярлар тулып су килә иде. Урманнардан тулып аккан суда бүрәнә саллар да йөзә иде. Бозаулар югалган! Бу коточкыч хәлдән куркып елый-елый, тегермән яланын, кирәмәт тау, зират артларын, болыннарда йөреп, эзләнеп төн уздырдык. Биш бозау суга аккан булып чыкты. Ферма мөдире Хәтбулла абзый безгә “Сыерыгызны бозавы белән китереп бәйләгез, югыйсә Себер китәсез!” дип яный. Икенче көнне дә Фагыйлә белән үзебезне кая куярга да белмәдек, әти-­әниебез юк, ятимлек әчесе өстенә авыр эштә эшлибез, фермадан кайтып кермибез, кая инде безгә сабан туе. Әле җитмәсә, сулышым каба... Уразай урамын чыкканчы, әкрен генә үт әле, абый, дип сөйләшкән булган икән Фагыйләкәем. Аммоний йөзеген, сәйләнен бер кулъяулыкка төреп, “Апа, сиңа истәлегем”, диеп ыргытты да, сузып җибәрде:

Ян, йөрәгем, ян, йөрәгем,
Ян, йөрәгем, чыдарсың.
Төшсәң хәсрәт күлләренә,
Дулкын кагар, чыгарсың...

Яшьләр, бала-чагалар машинаны клуб яныннан зиратка кадәр озата китте. Хәлем бетеп, елап артта калдым. Шул китүдән туган җиргә бик озак кайта алмады ул. Яшьләрне Кемерово, Осинники, Прокофьевкага бүлеп, эшкә билгеләгәннәр икән. Фагыйлә шахтада вагонеткалар этеп, күмер чыгаруда эшли башлаган. Аннан Ворошилов районыннан шахтер егет Мәүҗетдин белән гаилә корып, Мөҗәһит, Мөҗәллия, Мөнҗия исемле балалар үстерделәр. 1957 елда Фагыйлә үзе генә, сагынуына түзә алмыйча, пароход белән Уразайга кайткан (мин Илчебайда яшим). Туган нигезебезне күреп, тау буйларында йөргәч, Илчебайга, минем яныма килде. Сөенеп күрештек. Авылда һаман ачлык, дип куркып яшәгән сеңлем арыш, бодай оны салынган тартмаларны карап йөрде. “Бу бодайлар сезнекеме, апа, җизни?” – дип, битләренә кушучлап тидереп, Аллаһка рәхмәтләр әйтеп елады... 

Фагыйләнең моңлы җырларын сагынган уразайлылар кунакка чакырып җырлатты... Осинники шахтасында мактаулы рәвештә лаеклы ялга чыкты, гомере буе донор булды, шахта хорында җырлап йөрде. Шунда яшәгән татар гаиләләре белән аралашып, дин тотып, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатып яшәде. Хәзер инде сеңлем Фагыйлә дә, детдомда үскән, сугыш чорының әчесен-төчесен күреп, Целиноград шәһәрендә уран шахтасында (ФЗО җибәрде) эшләп, 42 яшендә өч кызын ятим, хатынын тол итеп бакыйлыкка күчкән Вәфи энем дә йөрәгем түрендә генә...

ӘТКӘЙЛӘР ЮГЫНДА

Минем исемемә атап бурыч кайткан. 280 сум – бездетность өчен (18 яшьлек кызга)! Моның хакына бер тире, 100 йомырка, 360 литр сөт, 40 кг ит, күпме бәрәңге, гөлҗимеш җыеп, май язып китерергә кирәк. Базарга чабатага баргач, бер кадак майны (400 г) сатып, акча бурычы түлибез. Сепараттан калган сөттән катык оетабыз.

Әҗәкүл кешесе бигрәк тә усал иде, туймыйча акча җыя. Сиңа биш минут вакыт, акча алып килмәсәң, ди. Башны аска иеп озак басып торасың, акча тап, диеп ачуланып чыгарып җибәрә.

Ул ат өстендә йөри иде, кешеләрне саклап тора да туктатып сорый башлый. Бәрәңге буразнасы арасына качып ятам, аркага чык төшә, ә атлы кеше гел саклап йөри, мин ул киткәч кенә өйгә керә идем. Акчаны каян табасы? Аһ, ул елларның үзәккә үткән зәһәрлеге!.. Минем бәрәңге арасында төн уздыруларны белгәч, детдомдагы энем Вәфи силсәвиткә барып: “Налог нигә күп? Безгә льгота тиеш! Сез убырлар өчен безнең әткәй сугыштан кайтмый калды”, – дип елап та караган. Этнең өрүе дуңгыз колагына ишетеләмени?! Льгота дигәннәре әллә ничә еллар үткәч кенә кайтты, дүрт ятим кочаклашып еладык...

ДЕТДОМДА...

Бик бәләкәй дип, Фәймәне башта ятимнәр йортына алмадылар. Үз янымда булгач, сөенә идем. Сыер сауган вакытта кружкасын тотып янда тора иде сабыйкай. Миңа Свердловск якларына урман кисүгә барырга дигән повестка килгәч, Такталачыктан кечкенә сеңлебез Фәймәнең сәламәтлегенә белешмә алдык. Әлемгә сеңлемне Сафия җиңги илтте. Ә балалар йортында Фәймәбез җәбер-золым күреп яшәгән. Пешекчегә аш пешерергә ярдәм итеп бәрәңге әрчегән, утын яккан. Су ташырга коега чыккач, тимер кыршау­лы авыр агач чиләк коега төшеп китә. Көче җитмәгән кыз куркудан калтырый башлый. Җитмәсә, директор Газизов, үз кабинетына өстерәп кертеп, типкәләргә тотынган. Кирза итекләрнең табаны мәңге күз алдыннан китмәде, дип ачынып сөйли иде бәгырь кисәгем. Аңын югалткан, астына сиеп бетергән сабыйны ерткычтан аралап алган апага мәңге рәхмәтле булды ул. Кое янында суга чыланган ябык кызчык, үпкәләре шешеп, бик озак чирләп ята. Савыгып аягына баскач, Әлемдә кирпеч сукканнар, норманы үтәмәсәң, җир астындагы чокырдан чыгармаганнар. Ач, хәлсез балаларны,  ­7 нче­не бетергәч, Казанга озатканнар.

Фәймәне чирәм күтәрүгә Казахстанга җибәрделәр. Ул сеңлем хәзерге көндә Үзбәкстанның Навои шәһәрендә гомер итә.

УРМАН КИСҮДӘН КАЙТКАЧ 

Урман кисүдән кайткач, тагын хезмәт. Чүп утау, тырма белән печән җыябыз, су буенда печән чабабыз. Анда ашаталар. Ә көзләрен амбарда, икмәк кертү эшендә эшләдек. Көздән кәбестә күчәнен яшелчәдән җыеп базга сала идек, кеше саен берәр күчән пешерәбез. Бик хөрмәт белән Нәкыяттәйне искә алам, догалар кылам. Бик дус яшәдек аның белән, гел ярдәм итеп торды. Төннәр бик караңгы, сипарат чиратына барабыз.

Җәен көлтә бәйлибез. Ерактан бер генә җиргә, амбар янына ташыйлар да көлтәне кибән итеп өяләр. Әвен ясап, шуның эчендә төнен кунып эшли идек, сентябрьдә генә кайтаралар иде. Көлтә сугу башлангач та, амбар янында эшлибез.

КОЯШ ТОТЫЛУ

Районнан кояш тотыла дигән хәбәр кайтты. (Ватык пыялаларны сукыр лампада ыслап чиратлап карадык) кисәк кенә бөтен җир караңгыланды. Кояш тотылды. Әбекәй безне базга кертеп үзе дә керде. Әз генә ут, лампа яктысы калды, кешеләр елап кайгырды. Картлар өй җимерелер дип курыкты. “Аллаһы Әкбәр! Аллаһы Әкбәр! Ләә иләһе илләллаһ!” диеп укындык. Олылар елагач, без дә куркып еладык. Көн яктырмас кебек тоелды. Атлар чаптырып кайткач, базлардан чыктык.

ӘТКӘЙЛӘРНЕ КӨТТЕК

Сугыш беткән! Бу хәбәрне ишетүгә урамга йөгерешеп чыктык. Заводлар кычкыралар, бөтен халык урамда. Бергә эшләп йөргән дус кызыбыз кинәт кенә егылып китте. Бу шатлыкны йөрәге күтәрә алмады, шунда ук үлде. Урамдагы кешеләр елый, гармун уйнап җырлый, бииләр: дөнья селкенә диярсең.

Сугыштан кайткан һәр кешедән «Әткәйне күрмәдегезме? – дип сорап йөрдек. Солдат киемендәге кешене күрсәк, әткәй кайтып керер кебек иде, еладык, көттек, өметләндек. Әтиләре кайтканнарга кызыгып яшәдек. Балалары урман да кисмәде, авыр хезмәткә дә йөрмәде, ятимнәрнең яклаучылары булмады шул. Коточкыч сугышта хәбәрсез югалганнарның данын кайтарасы иде. Сугыш чоры балаларына кәгазьдә, открыткада гына түгел, хөкүмәт тарафыннан зур хөрмәт, социаль яклау һәм картлык көннәрендә зур ярдәм булсын иде, дигән теләк белән яшим.

Халисә әбиегез ХАҖИЕВА. 

93 яшь.

Актаныш районы, Илчебай авылы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев