Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Тере “посылка”

1913 елның 1 гыйнварыннан АКШ Почта хезмәте хатлар гына түгел, авырлыгы 5 килограммга кадәр булган посылкалар да кабул итә башлый.

Хәтта җан ияләрен җибәрү дә рөхсәт ителә. Әлбәттә, әлеге карарны чыгаручылар тавык, мәче, умарта кортларын күз алдында тота. Әмма норма тиешенчә аңлатылмый, шунлыктан кешеләр... балаларын да почта аша җибәрә башлый. Чөнки сабыйның киеменә ябыштырыла торган почта маркасы поезд билетыннан шактый арзангарак төшә: 15-29 цент түлисең дә, тере “посылка” инде әби-бабасы янына барып та җитә. Иң беренче шундый очрак гыйнварда ук теркәлә. Батавия шәһәрчегендә хат ташучы, сигез айлык нарасыйны әти-әнисе өеннән алып, чакрым ярым арада яшәгән әбисенә илтеп бирә. “Посылка” әле 50 долларга иминиятләштерелгән дә була. Ничек инде сабыйны ниндидер хат ташучыга биреп җибәрсеннәр, дисезме? Ул вакытта кечкенә шәһәрләрдә хат ташучыны бөтен кеше таный торган булган, аңа ышанганнар, аның белән дуслашканнар. Һәм сабыйны, әлбәттә инде, баштарак белгән кешегә генә ышанып биреп җибәргәннәр. Бу турыда газеталар яза башлагач, идея кисәк популярлашкан. А пунктыннан Б пунктына җәяү һәм поездда бала җибәрүнең берничә очрагы теркәлгән. 1914 елның февралендә дүрт яшьлек Мэй Пьерсторфны поезд белән хәтта икенче штатка җибәрәләр, ул вакытка посылканың авырлыгын 20 килограммга кадәр җиткезү рөхсәт ителә. Пальтосына маркалар ябыштырылган кыз 120 чакрым үтә. Дөрес, хат ташучы аның туганнан-туган абыйсы була... Саран ата-аналарның баланы шулай җибәрү очраклары арта башлагач, кагыйдәләргә төзәтмә кертелә һәм 1920 елдан сабыйларны почта аша җибәрү тыела.

(“The Mirror”).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев