Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ТАУГА БЕЗ БАРЫБЕР МЕНӘРБЕЗ

Вакыт, бармак арасыннан аккан ком кебек, ни арада узып бара соң? Шушы арада Мөдәррис Вәлиевкә 60 яшь тула бит, дигән сүзне ишеткәч, бераз аптырап та калдым. Әле кайчан гына яшь шагыйрь, тәнкыйтьче булып йөргән бу каләмдәшебезнең үткән юлына әйләнеп карасаң, авылдан килгән малай өчен бик күп үрләрне егетләрчә яулаган кеше...

Вакыт, бармак арасыннан аккан ком кебек, ни арада узып бара соң? Шушы арада Мөдәррис Вәлиевкә 60 яшь тула бит, дигән сүзне ишеткәч, бераз аптырап та калдым. Әле кайчан гына яшь шагыйрь, тәнкыйтьче булып йөргән бу каләмдәшебезнең үткән юлына әйләнеп карасаң, авылдан килгән малай өчен бик күп үрләрне егетләрчә яулаган кеше бит ул, дигән нәтиҗәгә киләсең. Аның "Татарстан яшьләре"ндә әдәби хезмәткәр, "Казан утлары"нда баш мөхәррир урынбасары, Татарстан китап нәшриятендә баш мөхәррир булып эшләү еллары барыбызга да мәгълүм. "Мәгариф" китап нәшриятен оештырып, юлга салып җибәрүе, мәктәпләрне һәм башка уку йортларын яхшы сыйфатлы дәреслекләр белән тәэмин итүдәге эшчәнлеге үзе аерым бәяләнергә тиешле зур сәхифә. Бүген исә ул Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бүлек мөдире, ягъни фәнни эшчәнлеккә җитәкчелек итүче. Аның "ХХ гасыр ахыры татар балалар әдәбияте һәм балалар китабы" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклавы минем күз алдында булды, хезмәт югары бәяләнде. Ул ТДГПУда доцент вазифасында да эшләп, студентларга "Нәшрият эше һәм редактор хезмәте" дигән темага лекцияләр укыды һәм гамәли дәресләр алып барды.


... Язмыш Мөдәррискә дә авыр сынауларны әзерләп кенә торган. Әтисе Харис 28 яшендә - сабыена 2 ай тулган көннәрдә - вафат булган. Сәбәбе - алар буынына туры килгән сугыш афәте. Җиңү белән кайтканда, аңа әле нибары 20 яшь кенә була. Фәрдия исемле кыз белән кавышып, матур гына тормыш корып та җибәрәләр. Әмма фронтта алган яралары да бик җитди була шул. Тыныч тормышта 8 генә ел яшәү насыйп була аңа. Мөдәррискә туган Мәүләшә (Яңа Камка)авылында түгел, Татар Мулласы авылында көн итүче Мәгыйз бабасы (әнисенең әтисе) гаиләсендә үсәргә туры килә. Монда Мәгыйз абыйның улы Шамил дә бар. Ул - киләчәктә танылган шагыйрь булачак Шамил Маннапов. Мөдәррис өчен шушы абыйсы һәрвакыт үрнәк булып тора. Соңыннан да ул күп яктан аның тормыш баскычларын кабатлый. Абыйсы аңа бу юлда киңәшче һәм остаз да була.

Бу каләмдәшебез иң әүвәл тәнкыйтьче буларак, Салих Маннапов тәхәллүсе белән танылды.Әлеге уңай белән Равил Бохараев болай дип язган иде: "Ул Игезәкләр йолдызлыгында туган. Ихтимал, шуңадыр, әнисенә бердәнбер малайның кече яшьтән үк "игезәге" була. Әлеге бер үк кешене тормышта Салих Маннапов дип, ә документлар буенча Мөдәррис Вәлиев дип белеп килделәр. Ул М. Вәлиев булып мәктәптә, аннан соң университетта укыды, ә аның "игезәге" С. Маннапов яшь шагыйрь булып танылды, үзенең шигырьләр китабын басмага әзерләде... Көннәрдән бер көнне ул үз асылын тагын да тулырак ачып җибәрде - татар әдәбиятендә яңа әдәби тәнкыйтьче пәйда булды. Аның әйткәннәренә китап укучылар колак сала башлады. Шул ук вакытта язучылар мохите дә игътибарсыз калдырмады: әле беренче китабы чыкканчы ук, Салих Маннапов иҗат берлегенә кабул ителде. Хезмәтеннән буш вакытларда Мөдәррис Вәлиев, Салих Маннапов булып әверелеп, үзе булып кала һәм чиста кәгазь битләренә күңел серләрен түгә. Аның тәнкыйть язмаларында ике башлангыч очраша: дөньяны шагыйранә күрү һәм әдәби күренешләрне аналитикларча бәяләү. Бәян итүдә лирик дип әйтерлек йомшак тон, әмма үз карашларын катгый һәм эзлекле яклау".

Мөдәррис үзенең беренче шигырен кайчан язганын хәтерләми дә. Хәреф танып, яза башлауга ук аның каләме очыннан шигырь түгелә сыман. Әмма ул аларны матбугатка бик талымлап кына, кат-кат карап-төзәтеп чыккач кына бирә. Алар басыла тора. Бездә "кемнең кулында, шуның авызында" дигән әйтем бар. Бу һәркемгә дә карамый, күрәсең. Әйтик, М. Вәлиевнең шигырьләре "Казан утлары" журналында иң әүвәл 1982 елда урын алган. Шуннан соң 16 еллык тәнәфес. Шушы арада ул 10 ел буена әлеге журналда эшләгән. Теләсә, әллә ничә тапкыр шигырьләренә урын тапкан булыр иде. Ул шигырьләрен укучыларга кабат тәкъдим итәргә янәдән 1998 елда гына җөрьәт итә.

"Яшьлегемнән хат" дигән беренче шигырь җыентыгының тәүге битенә ул "Хат башы" дигән кечкенә генә язмасын урнаштырган. "Бу китапта, - ди ул, - "шагыйрьлеккә" дәгъва юк. Бар булганы - бары тик күңел халәте, җан хәрәкәте генә". Бер каләмдәшебез, бу юлларны укыгач, сагаеп, ничек инде ул, үзе шигырь китабы чыгара, ә үзе "шагыйрьлеккә" дәгъва итми, дигәнрәк фикер белдергән иде. Аның сүзендә дә хаклык бардыр. Әмма укучы өчен зур амбицияләргә ирешүне күздә тотып түгел, бәлки, табигый рәвештә "күңел хәрәкәте, җан хәрәкәте" нәтиҗәсе булып туган шигырьләр кадерлерәк түгелме икән? Яшьлектә шигырь чишмәсе үзеннән-үзе, каршылыкларны бар дип тә белмичә генә ага бит ул. Башыңа дөнья гаме кергәч кенә, болай әйтсәм, ярармы,тегеләй әйтсәм, ничек аңларлар, дип, як-якка каранасыңдыр.

Мөдәрриснең бер зур гына шигырьләр шәлкеме "Ак яулык" дип атала. Ул әниләргә багышланган. Сүз сөрешеннән "Әнием" сүзен кайбер очракларда "халкым", "милләтем" мәгънәсендә аңларга да урын кала. Күбрәкне күргән, белгән саен, аның әсәрләрендә бу ике кадерле төшенчә якыная бара.

- Ничек түздең, Әнкәй, иңгә баскач,
Кара төндәй кайгы-авырлык?
- Үткәнемнән якты саркып килде,
Саклап калды хәтер-сабырлык.

Иртәгәсе көннең бәхет китерәчәгенә шикләнүчеләр дә бар, андыйлар бу очракта үткәннең якты хатирәләреннән булса да рухи көч таба. Ләкин шагыйрьнең күзләре шулай да киләчәккә төбәлгән, "якты көннәр теләве" шуннан килә.

Без дога укыганда, иң гадәти һәм шул ук вакытта мөкатдәс теләкләребезне Аллаһыга ирештерергә телибез. Ул сүзләр безнең омтылышларыбызны, алдагы тормышыбызда ирешергә теләгәннәребезне чагылдыра.Аның күп төрле булуы да табигый. М. Вәлиевнең "Нигез" шигырендәге менә бу мәгънәле юлларга салынган теләкләр әнә шундый догаларның берсе булып тоела:

Бусагадан ачы күз-яшь үтми калсын,
Түбәләрдән
күкләр аязлыгы яусын.
Учагының ярсу ялкынында
буш хыяллар, авыр уйлар янсын!
Кайгы-хәсрәт,
мич авызыннан кайтарылып,
күңелләргә ягылмасын,
корым-сөрем булып җанга сарылмасын,
сыек зәңгәр моңга әверелеп,
җил иркенә калсын.

Инде килеп М. Вәливнең тәнкыйтьче буларак үзенчәлеге турында, Р. Бохараев әйткәннәргә өстәп, киң карашлылыгында, һәм, шуңа нигезләнеп, тәфтишләп, төпченеп фикер йөртүендә, дибез. Дөресен әйткәндә, әлеге сыйфат аның әлеге өлкәдәге эшчәнлегенең башында ук ачыкланды. Бу нилектән килә? Әлбәттә, иң әүвәлге шарт - тәнкыйтьченең шәхес булып шулай иртә өлгергәнлегендә һәм бер үк вакытта киң дә, тирән дә белемендә, мәгълүматлылыгында.

Шулай да була: каләм иясе үзенең кемлеген һәм киләчәктә үзеннән нәрсә өмет итәргә мөмкин икәнлеген беренче китабы белән үк күрсәтә, сиздереп куя. Әйтик, Рәдиф Гаташның хәзергә кадәр бик күп китаплары чыкты. Әмма мине аның 1966 елда басылган юка гына беренче китабы сагындыра. Ул "Гөлләр су сорый" дип атала. Андагы 50гә якын шигырь арасында мин бер генә дә фикерсез, ныклы үзәге булмаганын очратмаган идем. Инде 50 елга якын вакыт үтсә дә, һаман да шул карашым үзгәрмәде. 25 яшьлек шагыйрь үзенә зур ышаныч белән әйтә: "Тауга без барыбер менәрбез!" Ягъни иҗат үрләрен яуларбыз. Үз-үзенә булган мондый тәвәккәл ышаныч һәркемгә дә кирәк, иҗат кешесенә исә бигрәк тә.

Ни өчен әле каләмем Р.Гаташ ягына салулап алып китте? Сәбәбе бар. Шагыйрьнең эстетик эзләнүләрендәге хәрәкәтне М.Вәлиев тә җентекләп күзәткән икән ич. Минем кебек сокланып кына калмаган, бәлки, бу тирбәлешләрнең сәбәпләре турында да уйланган. Шигърияткә "беренче адымны сәйях җанлы малай ясый. Ул үзенең киләчәгенә илтәсе юлларны әле "туган йорт тәрәзәсеннән" генә күрә. Икенче адымда - инде шактый озын юллар узарга өлгергән ир-егет, аның дөньяны "халык урамыннан" күрергә омтылуы. Өченче адым - Эйфель манарасыннан яңгыраган сагышлы һәм горур җыр. Бу - үз башыңнан кичереп, үз җаныңнан үткәреп табылган хакыйкать".

Чынлыкта М.Вәлиев тә беренче тәнкыйть китабы белән үк җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Ул "Сезгә ышанам" дип атала. Укучыларына ышана икән, димәк, язучы үзендәге каләм көченең җегәрен белә. Бу, үз чиратында, тормышның һәм әдәбиятнең нинди катламнарында иркенрәк эш итә алуыңны да чамалау, дигән сүз. Менә шушы тәүге мәкаләләр җыентыгында бүгенге гуманитар фәннәр җирлегендә пәйда булган бер тенденциянең башлангычын да төсмерләргә була. Хәзер кайбер диссертацияләрне дә аерым бер төшенчә (аны концепт дигән ят телләрдән кергән сүз белән атадылар) тирәсендә фикерләп, шуны үзәккә куеп яза башладылар. Әйтергә кирәк, андый хезмәтләр арасында, сирәк кенә булса да, шактый мәгънәлеләре дә очраштырып куйгалый. Безнең М. Вәлиев фикерләүнең мондый алымын әле 70-80 нче елларда ук куллана башлаган икән. Әйтик, әлеге китаптагы бер мәкаләнең исемен ул әнә шундый бер сүз белән атаган - "Хәтер". Ягъни бу төшенчә биредә хәзер модада булган концепт оясын тәшкил итә. Яшь тәнкыйтьче татар, урыс, дөнья әдәбиятләрендә сурәтләнгәннәр нигезендә шушы сүзнең асылын, аның кайсы әсәрләрдә нинди мәгънәне белдереп һәм көчәйтеп килүен төрле яклап ача. Ә. Еникинең "Онытырга хакыгыз юк, аңлыйсызмы?" дигән кисәтүле сүзләре эпиграф итеп китерелү мәкалә белән кызыксынуны тагын да көчәйтә.

Сорау туа: нәрсәләрне онытырга хакыбыз юк? Автор менә шуңа җавап эзләү белән мәшгуль. 70 нче еллар ахырында Ч. Айтматов тарафыннан кулланылышка кертеп җибәрелгән манкорт төшенчәсе ни өчен шунда ук телләргә керде дә, ни өчен күп халыклар өчен үз хәлләрен күрергә ярдәм иткән көзге булды? Сәбәбе гади - басып алучылар, хаким даирәләр һәрвакыт халыкның хәтерле булуыннан курыккан һәм үткәндә булган хәлләрне оныттырырга омтылган. Ерак барасы юк, 30 нчы елларда илебездә җәелдерелгән геноцид сәясәте үзе генә дә ни тора! Ул шартларда бер дә исереп, азып-тузып йөрүче, болай да хәтерләре зәгыйфь бәндәләргә кагылучы булмады, ә бәлки җәмгыятьнең иң акыллы, эшнең кая таба барганын аңлаучы һәм аңлата алучыларны юк иттеләр. 1944 елда "Идегәй" дастанын тыюлары да халык хәтереннән куркудан килеп чыкты. 60 нчы елларда милли мәктәпләрне бетерү сәясәте дә шул ук юнәлештәге эш түгел идемени? Татар халкы тарихын уку йортларына якын китермәүне башкача ничек бәяләргә? Хәтер метафорасының гаять сыйдырышлы булуы ул елларда татар язучылары иҗатында аеруча гыйбрәтле хәлләрдә күренде. М.Вәлиев, бу хәлне гомумиләштереп, болай дип яза: "Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять", Ш.Хөсәеновның "Әни килде", А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәрләре кыска хәтерле балаларны гаепләү" ул. Әмма төп гаепләнәсе нәрсә - ул да булса әнә шул хәтерсезлекнең киң таралуын китереп чыгарган җәмгыять. М.Вәлиев шулай ук "Ватан", "Ана" кебек төшенчәләр тирәсендә дә чынбарлыктагы хәл-әхвәлләрнең әдәбиятебездәге чагылышы уңаеннан үз уйлануларын бәян итә.

"Дәвам" дип исемләнгән аналитик мәкаләнең үзәгенә "сугыш" төшенчәсе куелган. Тәнкыйтьче, күп кенә әдәби фактларга таянып, әлеге сүзнең байтак төсмерләрен ачыклый. Хәер, фикер тирәнлеге, гомумиләштерү осталыгы М.Вәлиевнең "Туфан тәрәзәсе", "Язылмый калган җыр сагышы" (С. Хәким), "Без бик якынбыз" (Н.Нәҗми), "Утны күчер!" (Х.Камалов), "Тынгысыз йорт хуҗасы" (Н.Дәүли) кебек аерым язучы-шагыйрьләргә багышланган хезмәтләренә дә хас. Иң мөһиме - алар бүген язылган кебек заманча яңгырый.

Шушы урында минем Мөдәррис Вәлиевнең авылдашы Нәби Дәүлигә булган мөнәсәбәте хакында аерым әйтәсем килә. "Кече Чирмешән буендагы бәләкәй генә Мәүләшә авылы. Телгә, җырга кермичә, тыйнак кына гомер сөргән, игелекле төбәк", ди бу авыл турыда М.Вәлиев. Дөрес, алар аралашып үсмәгән. Язмыш Н.Дәүлине, туган авылы бишегеннән аерып алып, бик еракларда йөрткән кебек, М.Вәлиев тә Мәүләшә сүзен читтән генә ишетеп үскән. Н.Дәүлине дә ул, башкалар кебек үк, нигездә әсәрләре аша белгән, шуларны укып, авылдашы белән горурланган. Кирәк икән, аның хакында үз сүзен кистереп әйткән дә. "Безнең кайбер тәнкыйть мәкаләләрендә, ике әсәрне каршы куеп (сүз "Яшәү белән үлем арасында" повесте һәм "Җимерелгән бастион" романы турында бара - Ф.Г. ), "Яшәү белән үлем арасында" әсәре фашист концлагерьларында авыр тормышны гына тасвирлый, әсирләрнең илбасарларга каршы көрәшен күрсәтми, дигәнрәк фикерләр ишетелгән иде. Хәлбуки, көрәшне кулга корал алу гына дип күз алдына китерү бик берьяклы түгелме соң?" - дип, ул Н. Дәүлинең, укучы тетрәнеп укыган әлеге әсәрләрне язып, бик тә мөһим мәсьәләләрне халык хөкеменә куйганлыгын, авторның әдип булып шулай киң танылуында аларның әһәмиятен дәлилли.

"Көндәлек сәхифәләр" исемле циклында М.Вәлиевнең шагыйрьләр Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Ф.Сафин, З.Мансуров һ.б.ларның иҗади хасиятләренә төгәл эскизлар бирүе дә бик вакытлы булган иде. Ул вакытта башлангыч хәлдә булган ул сыйфатлар алар иҗатында, еллар узган саен, ачыграк төсмерләнә барды. "Тәнкыйтьченең эчендә тагын бер тәнкыйтьче утыра" дигән уйланулары да авторның шактый югары кимәлдә фикерләвен раслый. Алардагы тәнкыйди рух аның кыюлыгын да күрсәтә. Шушы мәкалә-язмаларның соңыннан тагын да тулыландырылып, урыс телендә "Возвращение звезды" исемле китапта басылуы да кирәкле гамәл булды. Алар бүгенге көндә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты студентлары тарафыннан да өйрәнелә, чөнки әлеге хезмәтләр шул еллар татар әдәби тәнкыйтенең тиешле югарылыкта булганлыгын күрергә ярдәм итә. "Бүгенге әдәбиятне культура тарихы, фикер тарихы, халык тарихы җирлегендә - тамырлар аша да аңлау таләп ителгәнен онытмыйк!" - ди ул. М. Вәлиевнең үз алдына да, гомумән, әдәбият алдына да куйган таләбе бу. Шушы омтылышларга бару юлында аның үзенә дә күркәм табышларга юлыгуын телик. Әле аның әдәбиятебездә, фәнебездә җиң сызганып эшләр чагы.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
КФУ профессоры.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев