Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

«Татар кызы»ның «атасы»

Кылкаләм остасының гомере нибары 61 яшендә өзелә. Әмма ул үзеннән соң республикабызның гына түгел, бөтен Россиянең күрке булган мирас калдыра.

Казаныбызда кем иң күп монументаль эшләр башкарган? Беренчеләрдән булып кайсы рәссам тарих темасына керешкән һәм дивар зурлыгында картиналар иҗат иткән? Рәссамнардан кайсысы иң күп портрет ясаган? Бу сорауларга, әлбәттә, Виктор Федоров, дип җавап бирәбез. Кылкаләм остасының гомере нибары 61 яшендә өзелә. Әмма ул үзеннән соң республикабызның гына түгел, бөтен Россиянең күрке булган мирас калдыра. Былтыр 80 еллыгы уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Сынлы сәнгать музее, рәссамның гаиләсе һәм «Заман» нәшрияты альбом-каталог чыгарырга тиеш иде. Әмма эш озаккарак сузылып, затлы басма әле яңа гына табадан төште. Милли китапханәдә аны сәнгать сөючеләргә тәкъдим иттеләр.

Басманы сәнгать белгечләре Фәридә Миңнегулова, Ольга Улемнова һәм рәссамның хатыны Антонина Федорова төзегән. Мәкалә авторлары арасында сәнгать белгечләре Динә Вәлиева һәм Динә Әхмәтова да бар. 288 битлек альбомда Казан музейларында сакланган иҗат әсәрләре генә түгел, Чабаксар, Владимирда, шәхси тупламаларда һәм кылкаләм остасының гаиләсендәге картина-рәсемнәр дә бастырылган. 

Биредә 1967 елда С.Бубеннов белән бергәлектә иҗат ителгән һәм алтмыш елга якын тимер юл вокзалында башкалабыз кунакларын каршы алган «Казан – Татарстанның башкаласы» панносындагы татар кызы лаек­лы рәвештә түр урынны алып тора. Ни кызганыч, рәссамның байтак монументаль эшләре юкка чыккан. Адәм баласының гасыр­лардан килгән бер яман чире бар – яңаны төзү өчен ул элек бар ителгәнне юкка чыгара. Мәсәлән, сәламәтлек комбинаты белән бергә Федоровның монументаль эше дә юкка чыкты. Шулай да Яшел Үзән вокзалындагы мозаика панносы, Казаныбызның Горький һәм Шаляпин музеендагы витражлары, «Оргсинтез» бассейнында, янгынга каршы хезмәт музеенда, Киров районындагы бер йорт фасадында монументаль әсәрләре сакланган. Элек Төзүчеләр, хәзер исә Сәйдәш мәдәният үзәгендәге витражларны да хатыны Антонина Ивановна һәм җәмәгатьчелек тавыш куптарып кына саклап калды. Альбомда аларны гына түгел, вәхшиләрчә юкка чыгарылган эшләрне дә күрергә мөмкин. 

Татар халкы Федоровны барыннан да бигрәк үткән гасырның сиксәненче еллары башында ук иҗат ителгән «Пугачев һәм Бәхтияр Канкаев» картинасы, Җәлилчеләрнең батырлыгын тас­вирлаган «Кызыл карлыгачлар» сурәте, «Габдулла Тукай һәм «Сәйяр» труппасы» киндере, драматург, режиссер К.Тинчурин, танылган артистка Рәшидә Җиһаншина портретлары, Ә.Фәйзинең «Тукай» романына иҗат ителгән иллюстрацияләре аша белә. Виктор дәдәйнең Европа артистлары рәвешендә зурлап, яратып сурәтләнгән җырчыбыз Ринат Ибраһимов портретын ничек онытасың?! 

В.Федоров майлы буяулы картиналарны да, акварельләр сыман, бик җиңел, виртуозларча иҗат иткән. Бу аның җитди мәктәп үтүен күрсәтә. Альбомда беренче тапкыр рәссамның графикасына зур урын бирелгән. Бу бүлектә В.Федоровның 1960-1980 елларда «Татарстан» китап нәшрияты өчен иҗат ителгән китап иллюстрацияләре дә туп­ланган. Арада рәссамның үзе язган «Мишин колосок» китабы да бар. Шуның өстенә, рәссам 400 дән артык шигырь иҗат иткән һәм 1997 елда алардан «Миг» дип исемләнгән китап та нәшер ителгән иде. Барысына да ничек җитешкән ул?! 

Альбом-каталогны тәкъдим итү тантанасына килгән рәссамнар, артистлар, туганнары барысы да В.Федоровның зыялылыгы, киң күңеле булуы, портретларындагы галим, язучыларны, күргәзмәсенә килгән министр, директорларны гына түгел, гап-гади кешеләрне дә ярата белүе турында искә алды. Бервакытта да тавышын күтәрмәс, урамнан барганда юлында очраган әби-бабайның хәл-әхвәлен сорашмыйча, бала-чагага сәлам бирмичә узмас иде, диештеләр. 

Иренең мирасына сакчыл булганы өчен хатыны Антонина Ивановнага рәхмәт. Шәһәр буенча монументаль эшләрне барлап йөрүче дә, җимермәгез, дип чаң кагучы да, альбом-каталогка шул хакта зур мәкалә әзерләүче дә ул! Газетабызда В.Федоров турында мәкалә чыккач редакциягә килүен һич онытырлык түгел. Аның, балам, русчага тәрҗемә итче, ирем турында һәр мәкаләне җыеп барам, һәр сүзне мәгънәсенә төшенеп укыйсы килә, дип ялваруында иренә, аннан калган мираска чиксез ихтирамы, табынуы сизелә иде...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев