Мәдәни җомга

Тарихыбыз – «Миллият сүзлеге”ндә

Декабрь аенда Татарстан китап нәшриятында Адлер Тимергалин әзерләгән "Миллият сүзлеге" өч томлыгының беренчесе дөнья күрде. Белешмә басма "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә тәкъдим ителде. Анда Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, шагыйрь, пуб­лицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе...

Декабрь аенда Татарстан китап нәшриятында Адлер Тимергалин әзерләгән "Миллият сүзлеге" өч томлыгының беренчесе дөнья күрде. Белешмә басма "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә тәкъдим ителде. Анда Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, шагыйрь, пуб­лицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Морат, язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Кәримов, Татарстанның халык язучылары Рабит Батулла, Марсель Галиев, язучының кызы, Татарстанның атказанган рәссамы Алсу Тимергалина катнашты һәм чыгыш ясады.
Татар халкы Адлер ага Тимергалинны фантастик әсәрләре, фәнни хезмәтләре, әкият­ләре, юмористик хикәяләре, башваткычлары, мантыйкый мәсьәләләре аша белә. Аның "Роберт, уян, сөеклем!" хикәясе, "Пәһлеван кабере", "Ике хикәя, бер хыял", "Ерак планетада", "Мәңгелек хатирәләр", "Кохау ронго-ронго", "Космостан кунак­лар", "Адашкан йолдыз", "Таш алиһә", "Фәтхулла хәзрәтләре", "Кайтыр юллар" дигән фантас­тик әсәрләре белән күпләребез могҗизалар диңгезендә йөзде, киләчәк хикмәтләрен күзаллады.
Аны КДУның физика-математика факультетының икенче курсында укыганда Советка каршы пропаганда алып баруда гаепләп кулга да алалар. Егетнең шул чордагы хакимиятнең, коммунистлар партиясенең халыкны бөлгенлеккә төшергән икейөзле, шовинистик сәясәтен тәнкыйть­ләве, хезмәт хакларын арттыруны, салымнарны киметүне, азык-төлек бәяләрен төшерүне таләп иткән листовкалар таратып йөрүе дә мәгълүм. Адлер ага да репрессия корбаннарына хас булган күп җәбер-золымны татый, әмма намусына тап төшерми. Фантаст язучы колхозлашу, Совет хакимияте сәясәтен мактаган әсәрләрне беркайчан да язмады. Бәлки, аның дәүләт бүләкләре белән зурланмавының да сәбәбе шундадыр.
Адлер Тимергалин - бик оста тәрҗемәче дә. Иван Ефремовның "Елан йөрәге" исемле повесте һәм башка рус фантаст-
язучыларының хикәяләре тупланган "Тау күленең серләре" җыентыгы (1969), Александр Романовның "Космик кораблар конструкторы" (1983) дигән документаль әсәре, мәктәп­ләр өчен физика дәреслекләре дә Адлер ага тырышлыгы белән татар теленә тәрҗемә ителде. Язучы шулай ук "Русча-татарча техника терминнары", "Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары", "Русча-татарча астрономия терминнары", "Русча-татарча физика терминнары" кебек сүзлекләр төзегән галим буларак та билгеле. Ул замандашлары, хезмәттәшләре хәтерендә исә үтә дә җитди, баш күтәрми эшли торган кеше буларак кереп калган.
"Миллият сүзлеге" - Адлер ага Тимергалинның иң зур хезмәте. Адлер ага милләт тарихына кагылган әһәмиятле һәм кызыклы фактларны, күренекле шәхесләр турындагы мәгълүматларны, хикмәтле сүзләр, төшенчәләргә аңлатмаларны, хикәя-риваять­ләрне сүзлек-энциклопедиягә гомере буе бөртекләп туплаган, системага салган. Автор үзе белешмә басмага кереш сүзендә искәртеп үткәнчә, милләтебез рухы тупланган бу сүзлек "...практик максатларны күздә тота, хәзерге заман укучысын - гади укучыны - язма чыганакларга, тарихыбызга һәм иманыбызга якынайтуны, артык вакыт сарыф итмичә генә күпчелек тарихи, дини, фәлсәфи әдәбиятны зиһенгә салу эшен җиңеләйтүне максат итеп куя." Моннан тыш, Адлер ага "Миллият сүзлеге"нең бүгенге сүзләр язылышындагы чуарлыкны, төрлелекне бетерер­гә дә булышачагын әйтә.
Конференциядә катнашкан әдипләр, галимнәр фикеренчә дә, фантаст язучы берничә институт башкарырдай эшне бер­үзе үтәп чыккан, шул ук вакытта сүзлектәге һәр мәкалә нечкәләп язылган. Басма милләтебезнең үткәннәре - төрки-татар тарихы белән дә таныштыра. Сүзлек чын-чынлап, кем икәнлегебезгә карамастан, һәркайсыбызның өстәл китабы булырлык. Бу фундаменталь хезмәт үзе генә дә Адлер аганы Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Нәкый Исәнбәт, Һади Атласи кебек мәшһүрләребез белән янәшә куя.
Белешмә басманың беренче томына А дан И хәрефенә кадәр сүзләр кергән. Ул 3000 данә тираж белән дөнья күргән, аның 1700е республика китапханәләренә таратылган. "Миллият сүзлеге"нең фәнни консультанты - профессор Гамир Дәүләтшин. Тышлык рәссамы исә Алсу Тимергалина. Сүзлекнең икенче томын - быел, өченче томын исә 2018 елда нәшер итү күздә тотыла.
Басманы Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Киләчәктә исә "Миллият сүзлеге" Татарстан китап нәшриятының электрон кибетенә дә урнаштырылачак.
Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: