Мәдәни җомга

ТАНЫЛГАН ҺӘМ... ОНЫТЫЛГАН ӘДИП

Татар әдәбиятенең күп гасырларга сузылган гаять бай тарихы бар, ди-без. Әдәбият гыйлемебезнең байлыгы һәм күптармаклы булуы белән дә горурланабыз. Әмма, ни кызганыч, аерым сәбәпләр аркасында безнең әле шактый әдипләребезнең иҗаты, шәхесе һаман да өйрәнелми, күләгәдә кала бирә. Кемнәрдер чор, идеология таләпләренә туры килмәгәнлектән онытыла, иҗаты дөрес бәяләнмәгән каләм әһелләре, җитәрлек,...

Татар әдәбиятенең күп гасырларга сузылган гаять бай тарихы бар, ди-без. Әдәбият гыйлемебезнең байлыгы һәм күптармаклы булуы белән дә горурланабыз. Әмма, ни кызганыч, аерым сәбәпләр аркасында безнең әле шактый әдипләребезнең иҗаты, шәхесе һаман да өйрәнелми, күләгәдә кала бирә. Кемнәрдер чор, идеология таләпләренә туры килмәгәнлектән онытыла, иҗаты дөрес бәяләнмәгән каләм әһелләре, җитәрлек, ә кайберәүләр тормыштан бик иртә китеп бару сәбәпле өйрәнү-тикшерелү бәхетеннән мәхрүм кала.

Газиз Кашапов дигән язучының онытылуын мин үзем шәхсән әнә шул соңгы сәбәп белән бәйләп карыйм. Әдәби эшчәнлеген чагыштырмача соң башлап җибәргән талантлы әдип бакыйлыкка бик иртә - нибары 49 яше тулган көннәрдә китеп бара. Көн кебек ачык: иҗатта ул һич кенә дә үз сүзен әйтергә өлгерми китә.

Дөресен әйткәндә, Газиз Кашапов турында бүгенге татар укучысы инде белми дә. Булган мәгълүматыбыз да "Әдипләребез" дигән биобиблиографик җыентыктагы 1,5 битлек белешмә белән чикләнә. Ярый әле Газиз абыйның якын дусты, сердәше, танылган журналист һәм мәзәк остасы Тәлгат Нәҗмиев бар. Гәзит-журнал битләрендә ул һәрдаим әдипне телгә алып, аның хакында истәлекләре белән уртаклашып тора. 2002 елда, сабакташы әле исән чагында ук тупланган, ләкин дөнья күрә алмый яткан "Мәхәббәт сүрәләре" дигән җыентыкны әзерләп дөньяга чыгаруга да ул зур өлеш кертә, әлеге мәҗмуга моңарчы прозаик буларак танылган Г.Кашаповны шагыйрь буларак та ача. Шулай ук Чаллыда чыга торган "Мәйдан" журналы 2002 елның август аенда тулы бер санны Г.Кашаповка багышлый.

Газиз Кашапов 1942 елның 21 августында Татарстанның Аксубай районы, Яңа Үзи авылында дөньяга килә. Кызганыч, Газизгә, якты дөньяга аваз салган көннән башлап диярлек ятимлектә үсәргә туры килә. Әтисе Салихҗан абзый белән әнисе Бану апа икесе дә Мәскәүдә эшли, шунда ук өйләнешә дә. Әтисе сугышка киткәч (Польшага кадәр барып җитеп, шунда һәлак була), әнисе авырлы килеш тауар вагоннарына утырып, иренең авылына кайта. Газизгә 4 яшь тулганчы ул иренең әнисе белән яши. Ләкин берзаман Бану апа колхоз кәнсәләрендәге шкафтан заемнар урлауда гаепләнә. Ул әлеге нахакны күтәрә алмыйча, Таҗикстан якларына китә. Еллар узгач, бу эшне оештыручылар Банудан гафу сорарга шул якларга ук барып чыга. Газиз исә әбисе Маһруй тәрбиясендә үсә. Кызганыч, күпме генә тырышса да, ул әнисен күрә алмый кала. Бану апа, Таҗикстанда кияүгә чыга, 5 бала табып үстерә. Г.Кашаповның анда барып, ул балалар белән танышканлыгы, аларга хәтта Чаллыга кайтып төпләнергә булышканлыгы да мәгълүм.

Әтисе офицер булгангадыр инде, Газиз абыйның үзенең дә офицер шинеле киясе килә. 1962 елның көзендә ул армиягә алына. Башта курсант, аннары гаскәри частьтә механик булып хезмәт итә, хәрби училище тәмамлый. Әмма 1969 елда һәлакәткә очрый, алган җәрәхәтләреннән каты авырып китә, бик озак госпитальдә дәвалана һәм, ахыр чиктә, хәрби хезмәттән китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, балачактан килгән ике хыялның берсе челпәрәмә килә.

Ләкин Газизнең тагын бер мөкатдәс хыялы була. Мәктәптә укыганда ук каләм тибрәткән егет язучы булу теләген тормышка ашыру өчен 1973 елда КДУның татар теле һәм әдәбияте бүлегенә читтән торып укырга керә. Шулай итеп, авыр җәрәхәтләр алып, үлем тырнагыннан көч-хәл белән котылган офицер язучы, шагыйрь булып китә. Моннан берничә ел элек Туфан Миңнуллин язганча: "Газиз, биюче бии-бии остарган шикелле, әсәреннән әсәренә остара барды. Әгәр 10-15 ел яшәсә, ул безнең әдәбиятебезгә менә дигән әсәрләр дә калдырган булыр иде. Нишләтәсең, безнең гомер Ходай иркендә. Газиз иҗат эшенә соңлап тотынуын аңлап, югалган вакытны куып җитәргә омтылды, ашыкты, кабаланды, өлгерергә тырышты. Әмма өлгерә алмады". Г.Кашапов 1991 елның 30 августында йөрәк өянәгеннән вафат була, үзенең васыяте буенча туган авылында җирләнә.

Газиз Кашаповның әдәбияткә килеп керүенә нык тәэсир иткән бер вакыйганы да искәртеп үтәргә кирәктер. 1956 елда "Татарстан яшьләре" гәзитендә шул чорның күренекле язучысы Габдрахман Әпсәләмовның Аксубай районы, Яңа Үзи җидееллык мәктәбе укучысы Газиз Кашаповка атап язылган "Ничек язучы булырга?" дигән ачык хаты басыла. Әлеге хат-фатихада мондый юллар бар: "Әдәби әсәр язу, ул бит, Газиз дус, самолет йөртүдән дә читенрәк, катлаулырак эш. Әдәби әсәрләр кешеләрне яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, кешеләргә тәрбия бирә. Язучының тормыш тәҗрибәсе, белеме бай һәм тирән булырга тиеш. Әгәр сезнең, яшьлегегез сәбәпле, тормыш тәҗрибәгез бөтенләй юк икән, белемегез кечкенә икән, сез кешеләрне нәрсәгә өйрәтә аласыз? Иң элек, Газиз дус, сезгә укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга кирәк. Уку белән беррәттән, тормышны, кешеләрне күзәтегез, тел җәүһәрләрен - халык җырларын, мәкальләрен, әйтемнәрен җыйнагыз, өйрәнегез...". Танылган әдип язган 2,5 битлек ошбу хатның гап-гади авыл малаена никадәр тәэсир ясаганлыгын чамалау кыен түгелдер.

1976 елда Г.Әпсәләмов "Социалистик Татарстан" гәзитендә "Икенче ачык хат"ын бастыра. Бу юлы инде ул Г.Кашаповның яңа гына "Казан утлары" журналында басылган "Сәмум җиле" повесте турында фикер йөртә, әсәргә "карт солдатның йөрәген айкап җибәрде" дип, үзенең җылы бәясен бирә, шунда ук әсәрне камилләштерү юлында киңәш-теләкләрен дә җиткерә.

Әйе, Газиз Кашаповның иҗат гомере озын түгел, нибары 15 еллап вакытны үз эченә ала. Ул үз иҗатында беркемне дә кабатламый, үзенә генә хас тематикасы белән аерылып тора, образ-геройлары да үзгә. Беренче чиратта, отставкадагы офицер Г.Кашапов татар әдәбиятендә Г.Әпсәләмов, Х.Камалов, Ш.Рәкыйповлардан соң бераз онытылып торган хәрби теманы яңартып җибәргән язучы буларак танылу ала. Ватан сугышы темасына өстенлек биргән әлеге язучылардан аермалы буларак, аның әсәрләре үз чорының армиясе хакында, әсәрләрендә хәрби тормыш та бөтен каршылыгы белән сурәтләнә. Аның "Әти йолдызы", "Әтием хатирәсе", "Сәмум җиле" кебек хикәя-повестьларын, гомумән, автобиографик характердагы әсәрләр дип атарга була.

Г.Кашаповның вакыйга һәм геройларны тормыштан алып язуына игътибар итеп, язучының университеттагы укытучысы, әсәрләре турында тәүге фикер әйтүче Мөхәммәт Мәһдиев болай дип яза: "Солдат тормышын ул күргәннәреннән чыгып яза. Газиз - шинельне кайсы яктан төймәләсен, винтовканы яки автоматны пирамидага ничек куясын, иртәнге "подъем" командасында ятагыңнан сикереп төшкәч, иң башта нәрсә киясен яхшы белә. Китаплардан укып түгел... Дилетантлыкны теләсә кайсы өлкәдә гафу итеп була, ләкин әдәбияттә - булмый". М.Мәһдиевнең әлеге фикерләре белән икенче бер олпат язучыбыз, шулай ук Газиз абыйның сирәк дусларыннан берсе Аяз Гыйләҗев тә килешә: "Безнең язучылар күргәннәре әзлектән, кичергәннәре сайлыктан җәфа чигә. Язучының иҗат биеклеген үзе кичергән язмыш та, әлеге кичерешләренә бирә алган бәянең гаделлеге дә билгели. Газиз үз чордашлары арасында иң бай тормыш кичергән шәхес иде", - дип яза ул.

Әдип башлыча хәрби темага багышланган әсәрләре белән танылу алса да, шәхсән үзем язучының иң уңышлы әсәре дип "Убырут" повестен (1982-83) атар идем. "Убырут" - Г.Кашапов иҗатында сыйфат үзгәреше барлыкка килүен раслаган әсәр. Әсәр советчыл идеологиянең бөтен кимчелекләрен, кире якларын, халыкка китергән афәтен фаш итеп язылган. Әлбәттә, 80 нче еллар башында болар турында язу - зур батырлык. Язучы архивында әсәрнең кулъязмасы сакланган папка тышына болай дип язылган: "Казан утлары"ннан: "Яхшы, ләкин хәзер түгел, бәлки, 15-20 елдан соң басарбыз", - дип кайтты".

Үткәндәге гаепләре өчен шартлы образ - Ят Тавыш-Вөҗдан тарафыннан хөкем ителгән Мәүләви образын үзәккә алган "Убырут"та (мишәрләрдә шайтан таягын шулай атый) беренче планга психологизм чыга. Әсәрдә төрле әдәби детальләр, символлар мулдан кулланылган. Әйтик, песи образы, давыллы-яңгырлы төн, имән символы һәм әлеге йөзьяшәр агачның урталай сыну күренеше, Вөҗдан образы, үләт базы - бар да кичәге гөнаһлары өчен вөҗдан газабы кичерүче төп геройның холкын ачу өчен файдаланыла. Әлеге әсәрдә гөнаһ-җәза-тәүбә итү эволюциясе аша рухи чистарыну мотивы беренче планга чыга. "Образлары автор ихтыяры буенча әзер фикер калыбы хәлендә генә калмыйча, катлаулы һәм җанлы шәхес дәрәҗәсенә җиткерелсә, вакыйгалары тормыш хакыйкатенә хилафлык китермәсә, мондый әсәрләр укучы күңелен били, аны сызландыра, шатландыра яки нәфрәтләндерә. Газиз Кашаповның "Убырут" повесте исеме белән дә, бөтен эчке рухы белән дә нәкъ менә шундыйлар исәбенә керә", - дип яза Тәүфикъ Әйди заманында әлеге әсәр турында.

Г.Кашапов иҗатындагы тагын бер юнәлеш - Хәсән Туфан образын гәүдәләндерү. Иң элек әдип "Җилләр улы" дигән поэма иҗат итә (шөкер, машинкада басылган варианты Тәлгат Нәҗмиевтә сакланган икән, ул аны укырга һәм анализларга, "мөмкинлегең булса, тулысынча бастырырсың да", дип, миңа бирде). "Киек каз юлы" романы исә ике китаптан торырга тиеш була. Кызганыч, романның беренче өлеше - шагыйрьнең бала-чагын сурәтләгән китабы гына дөнья күрә алды, анысы да язучы үзе вафат булгач. Аяз Гыйләҗев шуңа үкенеч белдереп: "Бу әсәр Хәсән Туфанга һәйкәл буласы иде... Ул аның үзенә дә һәйкәл булыр, дип кем уйлаган?"- дип яза.

Шушы уңайдан тагын бер фактка игътибар итәсем килә. Газиз Кашапов һәм Хәсән Туфан турында минем күп кенә әдипләр, галимнәр белән сөйләшкәнем бар. Әлбәттә, алар язучының сөекле шагыйребез образын ачуда титаник эш башкаруын таный. Шул ук вакытта китапның икенче кисәгенә кагылышлы материаллар язмышы хакында төрле фаразлар да белдерә. Кайберәүләр хәтта Газиз абыйның хатыны Фәһимә апаны пычратудан да тартынып тормыйча, аның барлык әдәби материалны чыгарып ташлавы, хәтта ки, Чаллының бер язучысына сатуы турында да гөманлый. Андыйларга Газиз Кашаповның Яңа Үзидәге музеена барып, әдипнең архивы белән танышырга киңәш итәр идем. Юк, беркая да югалмаган әлеге материаллар, калын-калын папкаларда, блокнотларда саклана алар.

Гомумән, Г.Кашаповның музейдагы архивы гаҗәеп дәрәҗәдә бай һәм төрле. Музей Яңа Үзи авылы мәдәният йортында урнашкан. Урамда ук Бакый Урманченың шәкерте Альфред Әбдрәшитов ясаган Г.Кашапов сыны куелган.

Язмамда әдип турында үз итеп Газиз абый дип язуым очраклы түгел. Ул - минем авылдашым, хәтта туганым да. Дөрес, миңа аның белән аралашырга туры килмәде, ул вафат булганда кечкенә идем шул әле. Әмма соңгы 15 еллар дәвамында Газиз Кашапов исеме, аның рухы гел янәшәмдә булды, дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәмдер. Студент елларында фәнни җитәкчем профессор Тәлгат Галиуллин "Г.Кашапов иҗатында Туфан образы" дигән темага курс эше язарга бирде. Әнә шул көннән мин Газиз Кашаповның иҗаты белән ныклап кызыксына башладым.

Радик САБИРОВ,
КФУ доценты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: