Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Такташ, Җәлил фатихасы белән…

Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә Уфа губернасы, Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. "Әтигә - 7, энесе Кадригә 1 яшь тулганда, әтисе Мөхәммәтҗан Мәхмүтҗанов вафат булган. Әнисе Хафса ярлылыктан, тормыш авырлыгыннан йончыгач, өч баласын да ташлап, Бадрак авылы кешесенә кияүгә...

Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә Уфа губернасы, Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. "Әтигә - 7, энесе Кадригә 1 яшь тулганда, әтисе Мөхәммәтҗан Мәхмүтҗанов вафат булган. Әнисе Хафса ярлылыктан, тормыш авырлыгыннан йончыгач, өч баласын да ташлап, Бадрак авылы кешесенә кияүгә чыгып киткән. Бер улы Хәнифне балалар йортына илтәләр, ул шунда вафат була. Әтиемне беркадәр вакыт картәтисе тәрбияли, тик 1924 елда ул да китеп бара. Энесе Кадри һәм әтием картәтинең энесе Хәкимҗан Мәхмүтҗанов тәрбиясендә калган", - дип искә ала Бәдрүш Мокамайның кызы Линария Батырова.
...Кечкенә Бәдретдин елга буенда, наратлар арасында җырлап йөрергә яраткан, бала-чагалар белән ындыр артларында качышлы уйнаган. Малайлар аны таба алмагач: "Бәдри, Бәдрүш, кайда качтың? Чык инде", - дип чакыра торган булган. Ә шук малай шулай, көлә-көлә, "Бәдрүш" кушаматына да ризалыгын биргән.
Ул Иске Баеш җидееллык мәктәбендә укый. Мөгаллим Хатмулла Салихов малайда китапка һәм әдәбиятка мәхәббәт уята. Бәдрүш Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Һади Такташ шигырьләрен ятлый. "Мокамай" поэмасын сәхнәдән сөйләгәндә авыл халкы аңа: "Син үзең Мокамай!" - дип кул чаба, ә Бәдрүш кызара төшеп: "Минем кешегә зыян иткәнем юкла", - дип җавап кайтара. "Синең тормышың һәм яшәү юлың Мокамайныкы кебек", - ди өлкәннәр. "Мокамай" кушаматы Бәдрүшкә бик ошый. Ул 1928 елда тәүге шигырьләрен яза һәм, Һади Такташка ияреп, Бәдрүш Мокамай дип имза куя башлый.
Шагыйрь мәктәптә укыган чакта ук комсомолга керә, колхозның ячейка секретаре булып сайлана. Кышкы салкын көннәрдә дә, башына кепка киеп, Дүртөйлегә йөри. Егетнең кыюлыгы район комитеты хезмәткәрләрен хәйран калдыра. Райком шагыйрьне укырга җибәрә. Бәдрүш Мокамай 1928-1931елларда Б.Нуриманов исемендәге "Башпедрабфак"та укый, математика укытучысы һөнәре алып чыга. 1931-1932 елларда Чишмә районының Бозаулык авылында укыта. 1932 елның июленнән 1933 елның мартына кадәр Уфада "Яшь коммунар" һәм "Яшь юксыл" газеталарында авыл хәбәрчеләре секторы мөдире булып эшли. Аннары Дүртөйле районының "Ярыш" газетасында җаваплы секретарь. Аның әдәби осталыгы үсә, илдә барган вакыйгалар турында шигырь, мәкаләләр бастыра.
1934 елның 20 ноябреннән 1936 елның 15 октяб­ренә кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә. Хәрби бурычын Ерак Көнчыгышта үти. Кайткач, 1936 елның ноябреннән Бәдрүш Мокамай - янә Дүртөйле районының "Ярыш" газетасында җаваплы секретарь. Газетаны эчтәлекле итү өчен күп көч сала. Бу елларда ул коллективлаштыру идеяләрен пропагандалауда актив катнаша: районның беренче колхозлары эшчәннәре турында мәкаләләр һәм бер үк вакытта шигырьләр иҗат итә, аларны Уфа һәм Казанда чыккан газета-журналларда бастыра.
Бәдрүш Мокамай РОНО каршындагы комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана, ВКП(б) тарихын өйрәнү буенча пропагандист булып йөри. 1939 елда ул Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. Шушы ук елны Уфада "Шигырьләр" җыентыгы чыга, Совет язучылары союзына әгъзалыкка кандидат итеп алына. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан аның шигъри җыентыгына уңай бәя бирелә.
Бәдрүш Мокамайның авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә багышланган беренче шигырьләре 1928-1931 елларда татар телендә "Яңа авыл", "Яшь коммунар", "Яшь юксыл", "Әдәби удар", Чишмә районының "Сталинчы" газеталарында басыла. Исеме урынына "Мокамай" псевдонимын куярга ярата.
"Язсаң, язсаң, Тукай, Такташ кебек язарга кирәк! Мин Такташ әсәрләренә, аеруча "Мокамай" шигыренә гашыйк. Такташны яратканга күрә, үземә "Бәдрүш Мокамай" дигән кушамат алдым. Җитмәсә, Такташны күреп тә беләм. Минем басылган шигырьләрем хакында Такташ матбугатта язып чыкты... Яшь шагыйрьләрдән Зыя Мансур ошый... 1934 елда без, әдәбият түгәрәге әгъзалары, "Атака" дигән әдәби җыентык бастырып чыгардык. Аның хакында Муса Җәлил рецензия язды. Мин Җәлилне дә күреп беләм", - дигән Бәдрүш Мокамай Самат Шакирга, Казанда очрашкач.
Чыннан да, Дүртөйле районының "Ярыш" газетасы каршында башлап язучы шагыйрьләр һәм журналистларның әдәби түгәрәге оеша. Шагыйрь Бәдрүш һәм "Советская Башкирия" газетасының элекке баш мөхәррире урынбасары Габделхәмит Габделмәҗит улы Вахитов (1910-1976) түгәрәкне оештыручы һәм аның җитәкчесе була. 1934 елда түгәрәк үзенең "Атака" дигән беренче әдәби альманахын чыгара. Бу зур булмаган татар телендәге журнал Бөре шәһәрендә 1 мең данә тираж белән дөнья күрә. Аның әдәби материалларын туп­лауда һәм мөхәррирләүдә партия райкомының ул вакыттагы бүлек мөдирләре Шәймәрданов, Юнысов, Гыйрфанов, район Советы башкарма комитеты рәисе Ирмашев, газета мөхәррире Вахитов, Дүртөйле колхоз яшьләре мәктәбенең тел һәм әдәбият укытучысы Исхаков һәм район халык мәгарифе бүлеге мөдире Алкин катнашкан. Альманахның басылуы Дүртөйле районы мәдәни тормышында зур вакыйгага әйләнә.
"Атака"ның тәүге битендә Күккуян колхоз яшьләре мәктәбе укытучысы Касыйм Гомәровның "Кем эшләсә, шул ашый!" дигән шигыре урнаштырылган. Каеш авылы егете комсомолец Бәдрүш Мокамайның "Ике очрашу" шигырендә элекке ятим, ярлы кресть­ян хатынының тырыш хезмәт аша колхозда мул тормышка чыгуы тасвирлана.
Океаннардан менгән пар шикелле
Идән ярыгы сан пар менә.
Шул идәндә сикереп уйнап йөри
Гөлнур апа улы Ярулла.
Мин кергәч тә,
Ашыгып апам Гөлнур,
Самавырга салды күмерен.
Ә олы улы
Кружкасын тотып
Күршеләргә сөткә йөгерде...
Бәдрүш Мокамайның Күккуян авыл Советына караган "Шланды" колхозыннан язылган "Яшәсен намуслы хезмәт!" исемле репортажы да ашлык, ит, сөт муллыгы өчен киеренке хезмәткә чакыра.
Альманахка татар шагыйре Муса Җәлил игътибар итә, ул "Коммунист" үзәк газетасында "Атака"га рецензия бастыра:
"Башкортстан. Дүртөйле район "Ярыш" газетасы редакциясе "Атака" дигән исем астында үзенең тәүге җыентыгын бастырды. Анда 8 яшь иптәшнең 15 шигыре һәм очерклары урнаштырылган. Бу иптәшләр барысы да (Бәдрүш Мокамайдан башкалары) шушы "Атака" аша беренче тапкыр киң укучы масса алдына чыга. Шунлыктан аларның язган әйберләрендә җитешсезлекләрнең күп очравы гаҗәп түгел. Шулай булса да, башлангыч язучыларыбызга үсәргә ярдәм итү теләге белән, җыентыкта иң күп күзгә бәрелә торган кытыршылыкларны күрсәтеп үтәргә кирәк".
Арытаба Муса Җәлил яшь авторларның әсәрләрендәге кимчелекләрне саный, тема өстендә җитәрлек уйланмауны, тел һәм стиль төзеклеге булмавын алар хезмәтендә төп кимчелек итеп исәпли. Аның фикеренчә, кайбер шигырьләр һәм очерклар тиешенчә грамоталы түгел, урыны белән ничектер шыксыз.
Муса Җәлил уңышлы әсәрләрне мактап телгә ала. Һилал Камалның "Колхоз, ул колхоз" һәм Бәдрүш Мокамайның "Ургыл, яшьлек" шигырьләрен уңай билгеләп үтә. "Теле шома, сүзләре матур, сурәтләре җанлы Бәдрүш Мокамайның. "Ургыл, яшьлек" шигыре матур гына чыккан", дип яза Муса Җәлил. Азактан шагыйрь Дүртөйле яшьләрен әдәбият дөньясында бу яхшы, кыю башлангычлары белән котлый һәм аларга иҗат уңышлары тели.
1941 елның 22 сентябрендә Бәдрүш Мокамай үз теләге белән фронтка китә, Башкортстанның Благовещен шәһәрендә хәрби күнегүләр үткәннән соң фронтка җибәрелә. Ул башта - Көнбатыш, аннары Калинин фронтларында хәрәкәт итүче гаскәрләр белән Вязьма, Можайск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә радист булып катнаша. Туган ягы белән даими элемтәдә тора. "Ярыш" газетасында, 1942 елның 1 санында аның райондашларына язылган ачык хаты басыла.
Фронтта, лирик шигырьләр белән беррәттән, Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяга багышланган "Таня" поэмасын, "Линарияга хатлар" дигән проза әсәрен, "Кан өчен кан" пьесасын яза. Фронтта ул Константин Симонов белән очраша, фронт газетасында басылып чыккан Алексей Сурков шигырьләрен укып, үзенә рухи азык ала. Василий Лебедев-Кумач шигырьләрен күчереп, күңелдән өйрәнә. Бәдрүш Мокамайның кыр сумкасында Байрон, Тукай, Такташ һәм Сәйфи Кудаш китап­лары йөри. Ул аларны сугыш тынып торган вакытларда, кыска ял сәгатьләрендә укып рухлана. Бу турыда хатларында да яза.
1943 елда Бәдрүш Мокамайның фронт вакыйгаларын сурәтләүче, совет сугышчысының Туган илен сөюенә дан җырлаучы, дошманга нәфрәт уятучы "Урал егете" дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басылып чыга.
Якташыбыз Бәдрүш Мокамай фронтта ике тапкыр яралана. Халык шагыйре Сәйфи Кудашка язган хатыннан:
"Сәйфи абый! 21 февральдә, 1944тә кич белән яраландым. Шунда язучылар союзына әгъзалыкка кандидат карточкасын югалттым. Минем "Хикәяләр" ни хәлдә?.. Хушыгыз. Сәлам белән: Бәдрүш Мокамай. 29 февраль, 1944 ел".
Бәдрүш Мокамай дәвалангач, сапёрлар взводы командиры булып хезмәт итә.
"Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй,
Данлы җиңү белән кайтырмын",
дип язса да, Бәдрүш Мокамайга туган ягына, хатыны һәм кызлары янына кайту насыйп булмый. Шагыйрь 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен азат итү буенча барган сугышларда һәлак була. Аның кыр сумкасыннан пуля тишеп үткән шигырьләр дәфтәре һәм язылып бетмәгән хаты табыла.
"Башкортстаннан килгән шагыйрь-сугышчы җырларын дәвам итә алмыйча һәлак булды. Аның өзелеп калган җырын яшь буын шагыйрьләр дәвам итәр! Сөекле старшина һәм батыр сугышчы-шагыйрь үчен дошманнан өчләтә алырбыз!" - ди рота командиры, Бәдрүш Мокамайны җирләгәндә.
Якташыбыз җирләнгән туганнар каберлеге Латвиянең Сидрабенес волостенә караучы Елгава шәһәреннән ундүрт чак­рымдагы Салгалес скола хуторы янында, чыршы урманы эчендә урнашкан. Биредә 482 совет солдаты җирләнгән, барысының да исемнәре билгеле. Каберләргә яугирләрнең исем-фамилияләре язылган истәлекле унбиш таш һәм бер билге куелган.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
.Бәдрүш Мокамай
.Бәдрүш Мокамай җәмәгате Клавдия Архипова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев